Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Разработка мероприятия
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Разработка мероприятия

библиотека
материалов

Сыйныф сәгате.”Һәр көнне игелек кыл

әфкатьлелек дәресе)

(башлангыч сыйныфлар өчен)

Максат: 1.Укучыларда кешелеклелек,миһербанлылык,яхшыны яманнан аера белү сыйфатлары тәрбияләү.

2.Иҗади фикерләү сәләте тәрбияләү. Фикер йөртергә,үз фикереңне исбатларга өйрәтү.

3.Әдәплелек сыйфатлары тәрбияләү.

Дәрескә кирәкле материаллар:ситуацияләр язылган карточкалар, мәкаль язылган плакат.

Дәрес барышы.

1.Тема һәм максат белән таныштыру. Укучыларның фикерләрен дәрескә туплау.


Укытучы: Менә тагын яңа көн туды. Димәк, бу җирдә яшәүгә омтылышыбыз, теләгебез артты. Яңа көн тууга,үзебезнең газиз җиребездә бик бәхетле булуыбызга тагын бер кат инандык. Әти-әниләребезнең,туганнарыбызның исән-сау булуына, сөекле туган мәктәбебездә белем алуыбызга тагын бер сөендек. Әнә шундый изге теләк-омтылышлар,сөенеч-шатлыклар белән үзебезнең сыйныф сәгатебезне башлап җибәрик әле.


Балалар, әгәр тирә-ягыбызга игътибар белән карасак, кемнәр генә үтми безнең яннан. Туганнарыгыз,иптәшләрегез,күршеләрегез.Әгәр күңел күзе белән яхшылабрак карасак,алар арасында безнең ярдәмгә мохтаҗ булган олы кешеләр,авырулар яши. Без алар белән көн саен очрашабыз. Ләкин без әүвәл үзебез,аннары гына башкалар турында кайгыртырга,яисә гел үзебез турында гына уйлап, башкаларны искә алмаска күнектек. Шуңа күрә тирә-юньнән ярдәм турында мөрәҗәгатьләр яңгыраганда, аларны ишетмәмешкә салышабыз,булышыр идем дә,мөмкинлек юк бит,дип намусыбызны тынычландырабыз.Сезнең тирәдә ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бармы? Сез аларга ярдәм итәсезме?(балаларның җаваплары тыңлана)

Укытучы:Без андый кешеләрне вакытында күреп, аларга ярдәм итәргә тиеш. Алар белән исәнләшеп,хәлләрен белешкәндә: “Миннән берәр төрле ярдәм кирәкмиме?”- дип сорарга кирәк. Авырып яткан иптәшегез янына барып,аның хәлен сорашу,аңа ярдәм итү зарур.

Укучылар илебездә ятим балалар,караучысыз әби-бабайлар саны һаман кимеми. Аларны карау-тәрбияләү өчен дәүләт байтак акча сарыф итә.Укучылар караучысыз калган карчыклар саны артмасын өчен,сез хәзердән үк әти-әниләрегезнең кадерен белергә аларны киләчәктә карарга, аларны беркайчан да авыр сүзләр әйтеп кимсетмәскә,авырганда тәрбияләргә өйрәнергә тиеш. Сезнең барыгызның да әти-әниләрегез бар. Сез шуның белән бик бәхетле. Ятимнәр йортында тәрбияләнүче балаларның бик тә әти-әниле буласы килә. Шуңа күрә дә дәүләтебез балаларны гаиләдә тәрбияләү мәсьәләсенә игътибар итә.

Кешеләр балалар йортларына Яңа ел күчтәнәчләре,уенчыклар, кием-салымнар,уку әсбаплары,транспорт чаралары һ.б. бүләк итәләр.

Хәзерге вакытта игелекле эшләр эшләүче кешеләр күбәйде.Алар хәтта бу хакта җәмәгатьчелекнең белүен дә таләп итмиләр,чөнки башкаларга яхшылык эшләүдән тәм табалар.

Кешеләргә изгелек эшләүчеләрнең берничәсен,укучылар, сез үзегез дә беләбез. Безнең мәктәпкә,авылыбызга ярдәм итүчеләрне санап үтик әле.(укучылар җавабы тыңлана).

Киләчәк тә сез дә зур үсәрсез,төрле урыннарда эшләрсез,үзегезнең туган авылыгызны,белем алган мәктәбегезне,сезгә беренче хәреф таныткан,укырга,язарга өйрәткән, ныклы белем биргән укытучыларыгызны онытмассыз, аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәрсез. Бушлай ярдәм итү өчен,кеше олы йөрәкле,шәфкатьле, ярдәмчел,киң күңелле булырга тиеш.

Шуңа күрә дә менә бу яхшы сыйфатларны үзегездә тәрбияләргә кирәк. Аның өчен шәфкатьлелекнең нәрсә икәнен ачыклап китик. Хәзер тәмамланмаган җөмлә методы белән “Тиз генә уйлап әйтү” уены үткәрербез. Аның кагыйдәләрен искә төшерик:

1.Фикерләр кабатланырга тиеш түгел.

2.Фикерләр күбрәк булган саен яхшырак.

3.Проблеманы чишү юлында төрле яктан килеп фикер йөртергә.

4.Фикерләр бәяләнми дә,тәкыйтьләнми дә.


Мин тактага бер тәмамланмаган җөмлә язам,сез аны, бер-берегезне кабатламыйча, дәвам итәргә тиеш. Һәркем бер тапкыр фикерен әйтәчәк.Ләкин,бер-берегезне кабатламас өчен,запаска берничәне уйлап куегыз. Сезгә 2 минут вакыт бирелә. Башладык:


Шәфкатьлелек-ул минемчә........

1.Игелеклелек

2.Олыларга ярдәм итү

3.Кечкенәләргә ярдәм итү.

4.Миһербанлык.

5. Әти-әнине кайгырту

6. Мәктәптә яхшы уку

7.Олыларның сүзен тыңлау.

8. Авыруларның хәлен белү

9.Мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү.

10.Хәйрия марофонында катнашу

11.Күршедә яшәүче әби-бабайларга эшләрендә ярдәм итү

12. Өмәләрдә катнашу

13.Тәмле телле булу.

(укучыларның фикерләре тыңлана,нәтиҗә ясала)


Укытучы:Хәзер шушы исемлектән өч матур сүзне сайлап алыйк:

Шәфкатьлелек, игелеклелек, миһербанлык.

Шулай итеп, Шәфкатьлелек, игелеклелек, миһербанлык төркемнәренә бүлендек. Өч төркемгә дә ситуация бирелә, сез шуларны башта уйнап күрсәтергә,аннары сорауларга җавап бирергә тиеш буласыз. Эшне башлаганчы,төркем эше белән идарә итү өчен-командир бирелгән сорауларга җавап бирү өчен докладчы сайлыйбыз.(Һәр төркемгә кәгазьгә язылган ситуацияләр таратыла)Аларны сәхнәләштереп куярга кирәк. Сезгә әзерләнү өчен 3 минут вакыт бирелә.

Төркемнәрдә эш.

1 төркемгә.Дәрдемәннең “Өч ул” хикәясе.

Бер кешенең өч улы бар иде. Иң кечкенәсе Гали исемле була. Әтиләре базардан өчесенә дә берәр алма алып кайтты. Алмалар бик пешкән-татлы сулы җимешләр иде.

Беркадәр вакыттан соң әтиләре:”Алмаларны нишләттегез?”- дип сорады, балаларын янына чакырып. Өлкән улы әйтте:

-Әти мин алманы ашадым. Эчендәге орлыкларын җыеп куйдым.Бакчабызга чәчеп,алма агачы үстерергә булдым.

-Яхшы иткәнсең, улым!-диде әтисе.

Уртанчы улы әйтте:

-Мин дә алманы ашадым.Бик тәмле, татлы җимеш икән.Әтиемә Хак тәгалә исәнлек бирсен,дип дога кылдым.

Әтиләре янә:”Яхшы иткәнсең, улым!”-диде.

Өченче улы Гали әтисенә карап әйтте:

-Алманың яртысын ашадым....

Әтисе әйтте:

-Яртысын нишләттең?

Гали куркып кызарып әйтте:

-Күршебезнең улы Вәли авырып ята.Барып яртысын аңа бирдем.Бик куанды,дога кылды.

-Бәрәкалла,углым! Син бигрәк тә яхшы иткәнсең!-дип әтисе Галинең битеннән,күзләреннән үпте.


1.Әти кешенең һәм аның улларының яхшылыгы турында әйтегез.ни өчен Галине әтисе аеруча мактый.?

2.Сезнең кемнәргә нинди яхшылыклар эшләгәнегез бар?


2 нче төркемгә.Ярдәмчел булу.Игелеклелек.

Урамнан агач аяклы Сәлахи бабай килә. Лилия ишегалдын себереп тора иде.

-Исәнмесез, бабакай!-диде ул.-кая барасыз болай ашыгып.

-Исәнме, кызым!- диде Сәлахи бабай.

-Җәмилә әбекәй ни хәлдә?

-Җәмилә әбиегез авырып тора шул,-диде бабай.-Менә даруханәгә дару алырга барам,табиб язу биргән иде.

-Рәхим итеп язуыгызны бирегез,үзем барып килим!- диде Лилия.-Мин тизрәк йөрим.Өегезгә кайта торыгыз.Җәмилә әби борчылмасын,сәламәтләнер,Алла боерса,- диде Лилия.Ул тиз генә бабайдан язуны алды да даруханәгә йөгерде.

-Нинди тәмле телле, шәфкатьле бала!-дип карап калды Сәлахи бабай.

Каршы яктан велосипедка атланган бер малай килеп чыкты.

-Әй син агапч аяк! Юлдан кит әле,күрәсең ич,ашыгам!-дип кычкырды ул Сәлахи бабайга.

Сәлахи бабай аңа юл бирде һәм:

-Агач аяклы булу-бер бәхетсезлек,ә менә агач телле булзур бәхетсезлек,- диде.

Тәмле телле булу,кешегә яхшылык эшләү,ярдәм итү,игелекле булу-алар кешене матурлаучы күркәм сыйфатлар,алар күп очракта бергә дә йөриләр.Аларны аеру да кыен.

1.Сез олылар белән ничек сөйләшәсез?

2.Өлкәннәргә һәм үзегездән кечеләргә нинди ярдәм күрсәткәнегез бар?


3 нче төркемгә.Ул нәрсәне белми?

Юлда бер малай бер бабайны куып җитте.Бабай бик күп әйбер күтәргән иде.

-Әй бабай,-диде малай,-синең бер китабың төшеп калды!

-Минем бар әйберем дә үземдә шикелле,ул минем китап түгелдер,-диде бабай

-Юк-юк, синең китап ул,-диде малай,-мин карап килдем . синең өч китабың , бер портфелең һәм бер төенчегең бар иде,барысы биш кисәк әйбер. Ә хәзер кулыңда дүртәү генә...

-Һи,улым,син математиканы бик яхшы беләсең икән,-дип мактады бабай малайны.-Әмма син бер кагыйдәне начар үзләштергәнсең.

Малай нинди кагыйдәне начар үзләштергән?


4. Укучылар, без сезнең белән ергәләп байтак кына игелекле эшләр эшлибез.Әйдәгез әле, шуларны искә төшерик.(Укучыларның җаваплары тыңлана)

-Тәм-том ярминкәсе үткәрдек.

-Пешереп алып килгән тәм-томнарны сатып, кергән акчага күчтәнәчләр алдык һәм авылдагы ялгыз караучысыз Рәйсә әбигә чәй эчәргә күчтәнәчләр илттек.

-Тумыштан гарип Таһәир абыйга концерт номерлары бүләк иттек,күчтәнәчләр алып керттек.Ул безгә бик сөенде. “Рәхмәт” әйтеп калды. Ә Таһир абыйның әнисе безнең район газетасы”Маяк”ка үзенең рәхмәт хатын язган иде.

-Шулай ук инвалид Алия апаның хәлен белдек,күчтәнәч иттек.

- Әз генә булса да мәчеткә үзебезнең өлешебезне керттек. Анда хәер керттек.

-Балалар бакчасындагы балаларга концерт куйдык


Әйе. Игелек кылудан алган шатлык хисен берни белән дә чагыштырып булмый.Әздән дә күңел була, күңел сөенә, әздән дә хәтер кала.

Ә хәзер начар сүзләрне әйтеп карыйк әле: мәсәлән, игътибарсызлык,миһербансызлык,дорфалык,тәртипсезлек,ялганлау,икейөзлелек,шәфкатьсезлек,ялкаулык,куркаклык,саранлык,үз-үзеңне генә ярату һ.б. Бу ямьсез сүзләр яхшы схзләрне җиңә аламы? Юк шул. Шуңа күрә бу начар сүзләрдән,гадәтләрдән без мәңгегә котылыйк һәм әлеге гадәтләрдән ераграк йөрик.


5.Йомгаклау.Укучылар,сезгә бүгенге дәрес ошадымы? Без нәрсәләргә өйрәндек? Дәрес ахырында мин сезгә Ф.Зыятдиновның бер шигырен укып китәм. Игътибар белән тыңлагыз.

Егылганда иптәшемә сузсам кулым,

Өлкәннәргә хөрмәт белән бирсәм урын,

Я берәрсе,мине сөеп,рәхмәт дисә,

Улы кебек якын итеп кулын бирсә,

И сөенәм,и сөенәм...

Әнкәемне “бишле” алып сөендерсәм,

Күрше картка чишмәбездән су китерсәм,

Ә ул мине сөя-сөя,”улым”, дисә

Битләремә аның олы кулы тисә,

И сөенәм,и сөенәм.


Әйе,яхшылыкны кеше алдында мактану өчен эшләмиләр. Татар халкында “Яхшылык ит тә,диңгезгә ташла,балык белер, балык белмәсә,халык белер” дигән әйтем бар.Сез дә бу сүзләрне исегездә калдырыгыз,һәркөн игелекле гамәлләр кылырга,изге эшләр башкарырга,кешеләргә миһербанлы,шәфкатьле булырга тырышыгыз.

Игелек кылу һәм ярдәм күрсәтү өчен акча кирәк дип уйлау хата. Кайчагында кешеләр гади генә игътибарга мохтаҗ. Республикабызда өлкәннәр көне алдыннан янә хәйрия акциясе уза. Инвалидлар айлыклары уза. Әмма балага яки өлкән яшьтәге кешегә ярдәм күрсәтү өчен махсус чараларны көтәргә кирәк микән? Бәлки күрше пенсионер әбигә кереп,хәл-әхвәлен сорашырга,ярдәм итәргә кирәктер? Үз тормышыгыз мактанырлык булмаса да,янәшәдәгеләр турында онытмагыз.

Изге эшләргә һәрчак урын бар.Игелек кылу, башкаларга ярдәм итә алу-үзе зур бәхет. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр,диләр. Һәрбарчагызга рәхмәтләр ишетеп,мәрхәмәт кылып яшәргә язсын.

Изгелек-кояш нурына тиң.Бер-береңә ярдәм итешеп яшәү,ачык йөзле,тәмле сүзле булу кешеләргә кояшның якты нурлары кебек үк кирәк.

Изгелек ул кеше күңелендә туа,шунда яши.Ул кешедән башка яши алмый.Изгелек җылы сүзләрдән, яхшы эшләрдән кеше кү-ңелендә аткан тылсымлы бер чәчәк ул..Күңелегездәге изгелек чәчәген шиңдермичә саклагыз.Һәрвакыт игелек-ле,мәрхәмәтле,шәфкатьле булырга, намус кушканча яшәргә,гадел булырга сез үзегезне өйрәтергә тиешсез.Үзегезне генә түгел, башкаларны да күрә беле-гез,үзегезне генә түгел,башкаларны да ишетә белегез. Мин сезгә барыгызга да гел яхшылык кына телим.

Кешеләргә без гел яхшылык эшлик,

Эшләмәсәң-гарьлек,

Тик яхшылык эшләү җиңел түгел

Ул-зур фидакарьлек.




Краткое описание документа:

"Описание материала:

Укучыларга изгелек,игелеклелек,мәрхәмәтлеле,шәфкатьлелек, миһербанлылык төшенчәләрен аңлата,бер-берләренә,кешеләргә карата шәфкатьле,миһербанлы булырга өйрәтә.Изгелектән яманлыкны аера белү күнекмәләрен формалаштыра. Явызлык,яманлыкка карата килешмәүчән караш тәрбияли.Укучыларны дөрес фикер йөртергә,үз фикереңне дөрес һәм тулы итеп әйтә белергә өйрәтә. Туган телгә,Туган җиргә,аның кешеләренә мәхәббәт тәрбияли.Әдәплелек сыйфатлары,сөйләм әдәбе тәрбияли.Укучыларда изгелек,яхшылык кылырга теләк тудыра,үзләренең якыннары,дуслары турында кайгыртып яшәү,кешеләрне,дусларны,туганнарны рәнҗетмәү турында аңлата.Гарипләргә,чирлеләргә карата кешелекле мөнәсәбәт тәрбияли. Балаларның зиһенен баета.

Автор
Дата добавления 17.03.2014
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров274
Номер материала 34899031753
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх