Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Конспект для классного часа «День матери» на татарском языке
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Конспект для классного часа «День матери» на татарском языке

библиотека
материалов

hello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gifМамадыш, 2012


Н.Г.Йосыпова

Татарча да яхшы бел.

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы башкарма комитетының“ Мәгълүмати – методик үзәге” муниципаль учреждениесеТатарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Мамадыш шәһәренең дүртенче санлы гомуми белем мәктәбе”



(эш тәҗрибәсеннән)










Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы башкармакомитетының

Мәгълүмати – методик үзәге” муниципаль учреждениесе

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Мамадыш шәһәренең дүртенче санлы гомуми белем мәктәбе”





Төзүче :Йосыпова Нурфия Гыйният кызы, Мамадыш шәһәре 4нче гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Р е ц е н з е н т л а р ы :


1.Г.Ф. Каюмова – Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты “ Мәълүмати– методик үзәк” методисты.

2. Р.А. Әгъләмова - МБГБУ “ Мамадыш шәһәренең дүртенче санлы гомуми белем мәктәбе” уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары.

































Эчтәлек.





Кереш....................................................................................................................2

Ана –шәфкать диңгезе (Н.Әхмәдиевнең ”Ана” әсәре буенча).

9 нчы сыйныф, рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан дәрес план-конспекты...............................................................................................................6



Дәрескә презентация............................................................................................13 Исемнәргә тартым кушымчалары ялганганда

тартыкларның чиратлашуы..................................................................................15

Сүз төркемнәрендә кунакта

Морфологик сәяхәт. ( рус төркеме) татар теле................................................20

Бәби карау йоласы (сыйныфтан тыш ачык чара)............................................29



























Татарча да яхшы бел,hello_html_33b275fa.png

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле,затлы тел.

Кереш.

Заман таләбе кушуы буенча, укучыларның компьютерлар технологияләренә булган кызыксынуларын истә тотып, татар теле, әдәбияты дәресләрендә компьютер технологияләрен куллану методикасын эшләдем.     Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп:

  •        Материал югары күрсәтмәле дәрәҗәдә булуы белән отышлы.

  •        Укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар.

  •     Контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары (материалны кабат укып, хатаны шунда ук төзәтергә, проблема чишүнең берничә вариантын файдаланып карарга мөмкин.

  •     Укытуны интенсивлаштыру өчен тестларны нәтиҗәле кулланырга мөмкин. Укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү, белемнәрен бәяләү, ялгышларын  ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү  өчен дә тестлар уңайлы.

  •        Белем һәм күнекмәләрне ныгыту күнегүләрен күпләп эшләргә була.  

 Болар барысы да компьютер технологияләрен кулланганда укытучы өчен алыштыргысыз ярдәм итүче сыйфатлар. Бу инде, һичшиксез татар теле һәм әдәбиятының эчтәлеген безнең әйләнә-тирәбездәге чынбарлыкка бәйләргә, шул мохитта шәхеснең үзенең урынын билгеләргә ярдәм итә. Төп максат укучыларда  фәнни фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерант шәхес тәрбияләү.    Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларда ана телебезгә  карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикъри тирәнлеген ачып бирә; аны мәдәниятле итә; һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Укытучы укучыга тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала. Эссе. Минем методик табышларым.

Бәхет ул нәрсә?

Бәхет ул эзме,

Бәхет ул күзме,

Бәхет ул нәрсә?

Әллә бер сүзме?



Бәхет ул нәрсә

Бүген яуган ак кар?

Ап-ак кар өстендә

Минем дә эзләр бар.



Бәхет ул нәрсә?

Төшәме айдан?

Килә ул кайдан?

Кем күргән,тапкан,

Чыгамы ул әллә

Иң зур китаптан?



Бәхет ул тылсым,

Табыла эзләп.

Табыла эшләп,

Бәхет ул - хезмәт!



Әйе, таныш юлларым аша мәктәбемә ашыгам һәм үз хисләремә биреләм. Һәр яңа көн миңа шатлыклар, рәхәт мәшәкатьләр алып килә кебек. “Мин бәхетле бу җир йөзендә!”- дип бар җиһанга яңгыратасым килә. Минем бәхетем- җирдә, кешеләрне, хезмәтемне өзелеп сөюдә.

Мин-укытучы!Укытучы эше элек-электән иң авыр,иң җаваплы хезмәтләрнең берсе булып саналган.

Мин үз гомеремне балаларны укытырга багышлаган кешеләрнең берсе. Теләсә кем укытучы була алмый. Мәктәптә эшләү өчен балаларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, аларның кайгы-шатлыкларын уртаклаша алырга һәм, әлбәттә, ныклы, төпле белемле булырга кирәк.

Мин - гап-гади укытучы,

Байлыгым юк,юк шул даным да.

Балаларга белем өләшәм мин,

Рәхәт табам шуннан җаныма.

15 ел мин балалар арасында кайнашам.Эшләгән елларымда күп төрле ачышлар да, икеләнүләр дә, уйланулар да, кичерергә туры килде. Мин, чыннан, никадәр җаваплы хезмәткә алынганымны елдан-ел ныграк тоя барам.

Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмимен.

Үз эшеңне яратып башкару ничек кенә авыр булмасын, ул үзе зур бәхет бит. Бу тарафтан үземне бәхетле кеше дип саныйм. Минутлар, сәгатьләр, көннәр, айлар күз ачып йомган арада борчулары, шатлыклары белән бик тиз үтеп китәләр .

Укытучы нинди кыска, әмма үз эченэ күпме мәгънәне сыйдырганын беркем дә санап бетерә алмас Мин кечкенәдән үк укытучы булырга хыялландым!Миңа бу һөнәр бик җайлы булып тоела иде.

Мин - укытучы... Уйларыма чумам... Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым? Педагогия институтына укырга кергәндә, мин бу сорауга, бәлки, “Туган телемне, әдәбиятны яратам”, “Балаларны яратам” дип җавап биргәнмендер. Ул вакытта мин үз өстемә нинди зур җаваплылык алганымны аңладым микән соң? Мөгаен, юктыр. Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен еллар үткән саен төшенә барам һәм хәйран калам... Укытучы һөнәре бик җиңел генә булып тоелса да,минем алга бик күп бурычлар килеп басты.



Мин укучыларым өчен укытучы апа түгел, мин – киңәшче, ярдәмче. Мин аларга менү юлларын күрсәтмим, мин аларга юнәлеш барлыгын әйтәм генә. Ә уңышка ирешү, иң беренче чиратта, максат куюдан башлана. Әгәр максатны укучыларга мин әйтәм икән, бу - минем максат, минем юлым, алар үз юллары өчен максатны үзләре билгеләргә тиеш. Шушы гамәлдән иҗадилыкка бер адым ясала, чөнки син алдыңа максатны куйгансың икән, аңа ирешү юллары да сайлау инде синнән тора.

Иманым камил, сыйныфта ничә бала - өчме, унмы, егерме бишме - бары тик индивидуаль якын килеп эш иткәндә генә укытучы куанычлы нәтиҗәләргә ирешә ала. Үземнең эш тәҗрибәмнән чыгып ясалган бу раслауларның дөреслегенә эшли- эшли инана гына барам. Үзем сайлаган хезмәт юлымда дөрес һәм нәтиҗәле хезмәт куюым, миңа алга таба да эшләргә көч, дәрт өсти, татар теленең киләчәге барлыгына өметне сүндермичә яшәргә дәрман бирә.

Куйган хезмәтем бушка китмәсә иде!..

Мин-укытучы!Бу,минем һөнәрем генә түгел,бу – мин сайлаган язмыш та.



Миңа сорау бирсәләр:

- Сөенечең ни? - дисәләр,

Сөенечем таңнан торып,

Эшкә килгән иртәләр.



Миңа сорау бирсәләр:

- Шатлыгың ни? - дисәләр,

Шушы мәктәп сукмаклары

Шатлыгыма илтәләр.




Ана –шәфкать диңгезе

(Н.Әхмәдиевнең ”Ана” әсәре буенча).

9 нчы сыйныф, рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан дәрес план-конспекты.



Максат. 1. Әдәби әсәр буенча алган белемнәрне билгеле бер системага салу, алдагы дәресләрдә өйрәнелгәннәрне ныгыту, сөйләм телен үстерү;

2. Безнең иң кадерлеләребез булган әниләребезгә карата ихтирам, хөрмәт, көчле мәхәббәт хисләре тәрбияләү;

3. Укучыларда ягымлылык, җылы караш формалаштыру;

4. Эстетик зәвык формалаштыру , гореф –гадәтләргә, йолаларга хөрмәт һәм җаваплылык хисе тәрбияләү.



Дәреснең тибы: Укыганнарны билгеле бер системага салу.

Метод: Фикер алышу, әңгәмә, чыгышлар, сорауларга җавап, шәхескә юнәлдерелгән укыту технологиясе.

Җиһазлау: дәреслек, мультимедиа проектор, компьютер, магнитофон, тест-карточкалар, “Татар халык мәкальләре” китабы.

Дәрес барышы.

I.Кереш :

1.Уңай психологик халәт тудыру.

2. Укытучы сүзе:

Исәнләшү.

-Хәерле көн,укучылар! Бер-беребезгә елмаю бүләк итик тә, дәресебезне башлап җибәрик.

Без бүген актуаль булган темаларыбызның берсе Әниләр турында сөйләшүебезне дәвам итәрбез. DSC03070

II.Актуальләштерү.

-Үткән дәрестә без сезнең белән Нур Әхмәдиевнең ”Ана” хикәясе белән таныштык һәм тәрҗемә иттек.

- Өй эше 3 вариантта бирелгән иде:

1.Хикәяне сәнгатьле итеп укып килергә.

2.Хикәянең эчтәлеген сөйләргә әзерләнергә.

3.Әниләре турында презентацияләр ясарга.

-Иң элек без сүзләрнең һәм сүзтезмәләрнең тәрҗемәләрен искә төшереп үтик. Бу сүзләр хикәяне аңларга ярдәм итәрләр. (1 нче слайд)

-култыклап алып – взяв под руки

-җитәкләде – взяла за руки

-аңлатма – объяснение

-аптырашта калдырып – заставило вздрогнуть

-кочагына кысты – здесь: крепко обнял

-сыенды – прильнул (к матери)

-тумыштан – от рождения

-ятим – сирота

-шактый – довольно много

-сукырлар җәмгыяте – общество слепых

-сагыну – тоска

-лаек – достойны

- Әйдәгез әле, хикәяне сәнгатьле итеп укып чыгыйк. (Укучыларның сәнгатьле укулары тикшерелә.)

-Игътибар итсәгез, хикәядә Йөрәкләр өзелеп төштемени? дигән җөмлә бар.

-Йөрәк өзелеп төште, йөрәк өзелеп төшү сүзтезмәсен ничек аңлыйсыз? Тәрҗемә итеп карыйк.(2 нче слайд)

-Йөрәк өзелеп төште – сердце оборвалось (упало)

- Балалар, бу нинди сүзтезмә? Чыннан да йөрәк өзелеп төшәме? Ни өчен автор шулай дип яза?

-Сукыр малайның “күрәсем килде” дигән сүзеннән соң шундый сүзтезмә кулланыла.

-Күчерелмә мәгънәдәге сүзтезмә, фразеологизм.

-Шушы сүзтезмә белән хикәядән өзекне табып укып күрсәтегез әле.

-Хикәядә тагын бер шундый сүзтезмә бар. Баш тарту - отказаться (от чего-либо). (3 нче слайд)

(Сүзтезмә тәрҗемә ителә, мәгънәсе аңлатыла. Бу сүзтезмә белән хикәядәге җөмләне табалар.)

- Әйдәгез әле, хәзер хикәянең эчтәлеген сөйләп карыйк.

-Укучылар, хикәянең ахырына игътибар итегез әле. Анда мондый сүзләр бар:

-Бу кеше Ана дигән бөек исемгә йөз, мең тапкыр лаек.

DSC03072

Бүген без дәрестә шушындый бөек исемгә лаек булган кешеләр турында сөйләшербез.

III.Төп өлеш.

-Барлык баласы булган хатыннарны да Ана дип атап буламы? (Балалар йортлары турында сөйләшү)

-Укучылар, сезнеңчә, Ана нинди булырга тиеш соң ул?

-Шәфкатьле, мәрхәмәтле, үрнәк, тәртипле, намуслы, игътибарлы, тыйнак, гадел, гади, түземле һ.б.

IV.Ял минуты.

-Без инде, балалар ,сезнең белән әниләр турында күп

итеп сөйләшә алабыз. Алар турында күп шигырьләр, хикәя, җырлар өйрәндек. Әйдәгез әле хәзер әниләребезгә багышлап Р.Миңнуллинның “Әни кирәк” җырын җырлап үтик. (4 нче слайд)

-Безнең яраткан әниләребез турында сөйләшү. (5 нче слайд)

-Әйе, балалар, әниләр алар һәрвакыт кирәк, кечкенә вакытта гына түгел, үсеп җиткәч тә бик кирәк әле алар. Менә мин инде үзем әни кеше, миңа 36 яшь, тиздән 37 яшь була.Әле минем әнием исән-сау. Менә ул – минем әнием. (6 нчы слайд)

Аңа 69 яшь,тиздән 70 яшь тула.Ул авылда яши. Кайтканда безне каршы ала, үзенең яхшы киңәшләрен биреп озатып кала. Мин әниемне бик яратам, аның белән горурланам, исән-сау гына булсын! Ләкин менә үземнең гаиләм булу сәбәпле очрашулар гына сирәк, ә сез, балалар, әниләрегез янында,аларның кадерләрен белегез.

-Әйдәгез, хәзер сезнең әниләрегез турында әзерләнгән презентацияләрегезне карап үтик. (Балаларның чыгышлары тыңлана). (Слайдлар карау)

-Әни, Әнкәй... Әйе, Ана – ул дөньяда иң бөек кеше. Һәркем әнисенә карата йөрәгендә иң изге хисләрне саклый. Әниләр алдында бурычыбызны без гомер буена да түләп бетерә алмыйбыз. Һәрберебез әниләребезгә карата иң матур, иң назлы сүзләрне генә әйтәбез. Әниләрегез белән һәрвакыт горурланыгыз, аларны борчымагыз,тырышып укыгыз! DSC03071



V.Ныгыту.

-Хәзер, укучылар, өйрәнгәннәрне тикшерү максатыннан, тест эшләп алабыз.

-Әниләр турында мәкальләр әйтү, аларны тәрҗемә итү.

-Үз анасын зурлаган, кеше анасын хурламый.

-Ана балага авызыннан өзеп каптырыр.

-Баланың моңын ана аңлар.

-Ана яхшылыгын авырсаң белерсең.

-Анаң өчен уч төбендә тәбә куырсаң да бурычыңны кайтара алмассың.

-Әниләре турында үз фикерләрен, аларга теләкләр язу. Язганнарын укып күрсәтү.

VI.Өй эше.

1. Әниләр турында шигырь һәм мәкальләр алып килергә, 2. Әниләр турында шигырь һәм мәкальләрне яттан сөйләргә.

3. .Әниләр турында шигырь язып карарга.

VII.Йомгаклау.

Укучыларның белемнәрен бәяләү.

Дәресне тәмамлап укытучы тарафыннан әниләр турында җыр җырлана







Дәрескә презентация

hello_html_10ef82df.png







hello_html_16e1b1ff.png













hello_html_m10201619.png









hello_html_m5df758fe.png





hello_html_1b570958.png





hello_html_m1ee3a871.png







Исемнәргә тартым кушымчалары ялганганда тартыкларның чиратлашуы.

7 нче сыйныф.

Максат: Укучыларны тартыкларның чиратлашу күренеше

белән таныштыру;

Татар һәм рус телләрен чагыштырып,

аерымлыкларны аңлату;

Фонетика өлкәсендә белемнәрне тирәнәйтү;

Сөйләмдә сүзләрне, дөрес кушымча ялгап, урынлы

куллануга ирешү;

Татар теленә кызыксыну уяту.



Дәрес тибы: Яңа дәрес материалын аңлату.



Дәреснең төре: Дәрес- шоу.



Җиһазлау: 1. “Тартыкларның чиратлашуы” таблица.

2. С.Г.Вәгыйзов “Кызыклы грамматика” – Казан:

Мәгариф,2002

3. Карточкалар.

4.”Яңа гасыр телевидениесе” дип язылган

экран(тапшырулар тәртибе.)

Дәрес барышы.

I Актуальләштерү.

Укучылар, бүген безнең дәресебез гади түгел. Бүген дәрес - шоу булачак. “Яңа гасыр” телевидениесе безгә тапшырулар алып барырга тәкъдим итте. Әйдәгез эшкә керешеп карыйк. SAM_9695

1.Эфирда – яңалыклар.

Алдагы дәрестә нәрсә турында өйрәнү турында хәбәр итү. (Өй эшен тикшерү. “Тартыклар шәһәре” тартык авазлар турында әңгәмә.)

2. Тартыкларның әйтелешен аңлату.

Мәсәлән, абый сүзе калын сузыклардан тора, тартыклар калын әйтелә.

3. Һава торышы (1 укучы сөйли)

4. Эфирда “ТАК” тапшыруы.( тыңлап аңлау күнегүләре)

а) “Татар сөйләме” китабы, 29 нчы бит(1) ,30 нчы бит

(2,4)

б) Нечкә парын әйт ( көчсезрәк укучыларга)

оч - ... (өч) бул - ... (бүл)

кул - ...(күл) тыш - ...(төш)

II Төп өлеш.

Эфирда – “Тәрәзә ” тапшыруы.

Без бүген фонетика өлкәсендә тагын бер үзенчәлекле күренешкә “тәрәзә” ачарбыз.Бу - тартыкларның чиратлашу күренеше.

  1. Таблица буенча аңлату.(тактада)



Китап + ы = китабы



Рус теленнән кергән сүзләрдә бу күренеш күзәтелми.

Цирк - циркы

  1. Рус телендә чиратлашу күренешенең аермалы ягын

күрсәтү.



г/ж/з подруга – дружный – друзья

з/ж сказать – скажу

При образовании и изменении слов может происходить замена одних звуков другими в одной и той же части слова.



  1. «Яшьләр тукталышы” тапшыруы.

Укучылар, бу тапшыруны эфирга әзерләүчеләр безнең мәктәпкә килгәннәр. Сез дәрестә ничек язасыз, ничек сөйләшәсез, ниләр өйрәнәсез икән? Алар менә шул турыда белеп, башка мәктәпләрдә дә сезнең эшләрегез турында тапшыру әзерләргә булганнар. Әйдәгез, күрсәтик әле.

Сүзләргә тартым кушымчалары өстәп язарга.

Сәбәп - сәбәбем урындык – урындыгым

Чәйнек – чәйнегем туп – тубым

Коймак – коймагым пычак – пычагым

Кашык – кашыгым чынаяк – чынаягым

I рәт(көчле укучылар) I зат тартым, берлек һәм күплек

санда

II рәт(уртача укучылар) II зат тартым, берлек санда



III рәт (көчсезрәк укучылар) III зат тартым, берлек санда

Кайсы сүзләр артык? Ни өчен?

( туп, сәбәп – башка темага, ә башка сүзләр өстәл артында чәй янына кирәк)

Көчсезрәк укучыларга сораулар:

  • Чәй эчәргә яратасызмы?

  • Әниегез нинди тәмле ризыклар пешерә?

  1. Түгәрәк өстәл” тапшыруы.

Гаилә турында әңгәмә кору.(полилог, 46 нчы бит, сораулар)

I рәт 5 - 6 реплика

II рәт 4 – 5 реплика

III рәт 3 – 4 реплика

  1. Сүзләргә кушымчалар өстәп җөмләләр төзеп язарга. SAM_9699

Китап, күбәләк, чиләк, парк

III Ныгыту.

Без үстергән алмалар” тапшыруы.

  1. 18 нче җөмләдән тартыкларның чиратлашуына мисаллар табарга. (41 нче бит)

оныгы

а) сузык ,тартык авазларны билгеләү:

- ничә сузык аваз бар? Нинди?

- ничә тартык? Нинди?

- сүз сингармонизм законына буйсынганмы?

2) “Шаян сәхнә” тапшыруы.

а) “Кызыклы грамматика” китабыннан карточкалар белән эш.( “адашкан авазлар” )

б) Мәзәк уку. ( “Татар сөйләме”, 9 нчы күнегү, тәрҗемә итү.)

IV Йомгаклау.

  • Татар телендә тартык авазлар ничек чиратлаша? (мисал)

  • Рус телендә бу күренеш күзәтеләме?

  • Рус теленнән кергән сүзләрдә бу күренеш күзәтеләме? (мисал)

  • Бу күренешне өйрәнү ни өчен кирәк?

V Өйгә эш.

Көчле укучыларга: “Безнең гаилә” дигән тексттан [к],[п],[къ] авазларына беткән сүзләрне язып алырга, кушымчалар өстәргә.



Уртача укучыларга: китап, чап, ак, ишек, чык сүзләренә -ым, - а, - рак, - е, - а кушымчаларын өстәргә.



Көчсезрәк укучыларга: биек – биегрәк, сирәк – сирәгрәк, нык – ныграк, җиләк – җиләге, күк – күге. (Үзгәргән хәрефләрнең астына сызарга, тәрҗемә итәргә).



Сүз төркемнәрендә кунакта

Морфологик сәяхәт. ( рус төркеме) татар теле

Максат: 1. сүз төркемнәре турында белемнәрне тикшерү, ныгыту,

гомумиләштерү;

2. сөйләмдә сүз төркемнәрен урынлы куллану һәм алардан

файдалана белергә өйрәтү;

3. укучыларның сөйләм һәм язма телен үстерү;

4. белемнәрне практикада куллана белергә өйрәтү;

5. укучыларда туган якка мәхәббәт һәм дуслык хисләре тәрбияләү,

әхлак тәрбиясе бирү.



Җиһазлау: поезд, график диктант карточкалары,



Метод: репродуктив



Дәрес формасы: дәрес- сәяхәт.



Дәрес тибы: кабатлау, гомумиләштерү, актуальләштерү.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру моменты:

  • исәнләшү:

  • Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Кәефләрегез ничек? Бүген сыйныфта кем дежур?

  • Өй эшен тикшерү.

  • Дәреснең максатлары белән таныштыру:

  • Укучылар, бүген без сезнең белән “Сүз төркемнәре дөньясына” кызыклы сәяхәткә чыгабыз. Юлга чыкканчы, без үзебезнең максатыбызны булдырыйк әле. Дәреснең максаты: сүз төркемнәрен гомумиләштереп кабатлау.

( повторение самостоятельных частей речи)

  • Нәрсәдә бару яхшырак булыр икән?

Мин сезгә бер табышмак әйтеп карыйм, сез аның җавабын табыгыз.

Уф итәр, пуф итәр,

Төчкеренер дә пошкырыныр,

Ә аннан соң алып китәр

Һәм теләгән җиргә илтәр.

( поезд)

Дөрес, балалар, без сезнең белән сәяхәткә поезд белән чыгарбыз.

( тактада эленгән плакатта поезд ачыла). Менә поезд килеп тә җитте. Карагыз әле, поездга нинди дивиз язылган?

( Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык)

( старание – величие, лентяйничество- позор, срам)

Ә хәзер поездга игътибар итегез, ул ничә вагоннан тора?

( җиде)

  • Дөрес. Ләкин бу поездның, чынлыкта, 12 вагоны бар. Ләкин ул бүген юлга 7 вагон тагып кына чыккан. Уйлап карагыз әле, ни өчен бу поездның 12 вагоны бар икән?

( 12 сүз төркеме бар)

  • Бүген тагып килгән вагоннарның исемнәре ничек, сез ничек уйлыйсыз? Нинди сүз төркемнәрен беләсез?

( Исем, фигыль, сан, алмашлык, сыйфат, рәвеш, аваз ияртеме)

  • Болар нинди сүз төркемнәре?

( Мөстәкыйль сүз төркемнәре)

Рус телендә мондый сүз төркемнәре бармы? Алар ничек аталалар?

мя существительное, имя прилагательное, имя числительное, местоимение, глагол, наречие, звукоподражательные слова)

SAM_9688





  • Дөрес, ә хәзер , укучылар, поездыбызның маршрутын билгелик әле. Без сезнең белән график диктант язабыз, ләкин бу юлы мин сезнең эшегезне җиңеләйттем. График диктантны бу юлы алдан хәзерләнгән битләргә язабыз. Сүз төркемнәрен искә төшереп китик әле.





График диктант..




1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

Исем











Фигыль










Сан



*








Алмашлык











Сыйфат










*

Рәвеш








*



Аваз ияртеме













1.матур 6. минеке

2. чәчәк 7. тиз

3. уникенче 8. бүген

4.мияу- мияу 9. Казан шәһәре

5. укыганнар 10. кып - кызыл

  • Укучылар, менә маршрутны да ачыкладык. Сез юлга чыгарга әзерме? Әйдәгез, юлга кузгалыйк. Чөнки юл кешесенең юлда булуы хәерле. Юлда бер – беребезгә игътибарлы булыйк, булышыйк.

  • ***Поездыбыз “Ромашкалар аланлыгы” аша уза.

( поезд проезжает через ромашковую поляну)

( ишетеп аңлау күнегүләре)

Матур, кызыл, малай, сөтле, җылы.

Ничә? Күпме? Нишли? Ничәнче? Ничәү?

Мин, аныкы, нинди, ул, тиз.

Барган, эшләр, килергә, мияу- мияу, атлап.





  • ***Без сезнең белән “Сүз төркемнәре” диңгезенә килеп җиттек.

(море « Части речи» )

Күпер” аша бары тик диңгез балыкларында язылган биремне төгәл, дөрес үтәгәннәр генә уза ала.

( карточкалар таратыла, балалар эшне дәфтәрләрдә эшлиләр, аннан соң

бергәләп тикшерелә.)



1нче карточка.

Бирем. Исемнәрнең килешләрен билгелә.

Безнең мәктәп зур, матур, чиста. Мәктәбебез 3 катлы. Мәктәптә төрле ярышлар була. Кичә волейбол ярышы булды.



2нче карточка.

Бирем. Саннарны сүзләр белән языгыз.

Без гаиләдә 5әү. Мин 6нчы сыйныфта укыйм. Миңа 12 яшь. Абыем 8нче сыйныфта белем ала. Аңа 14 яшь.



3нче карточка.

Бирем. Рәвешләр белән җөмләләр төзе.

Тиз. Русча. Көтмәгәндә. Көзен. Күп.



4нче карточка.

Бирем. Саннарны үрнәктәгечә яз.

Үрнәк: 60 секунд – бер минут.

60 минут. 24 сәгать. 7көн. 12 ай. 365 көн.





5нче карточка.

Бирем. Фигыльнең заманнарын билгелә.

Ул мәктәпкә бара. Кичә мин татар теленнән бишле алдым. Марат кинога барачак. Әни кибеткә барган.



6нчы карточка.

Бирем. Сүз төркемнәрен билгелә.

Кичке төсләр.

Ак пароход. Зәңгәр күктә -

Кара дулкын. Якты йолдыз.

Кызыл маяк. Яшел ярда -

Сары ком. Сары кыз.

( Р. Фәйзуллин)



7нче карточка.

Бирем. Сүз төркемнәре белән җөмләләр төзе.

Алла. Матур. Унынчы. Җырлый. Былтыр.





  • ***Юлда бара- бара тәмам арыдык. Безне алда ял бүлмәсе көтә.

( Физкультминут)

  • Җырдан саннарны табу.





  • ***Дәреслек белән эшләү.

  • 232 бит. Күнегү 7. Фигыльләрне инкяр формада языгыз. Шулар белән телдән җөмләләр төзегез.

Яшәгән – яшәмәгән

Язган – язмаган

Иҗат иткән – иҗат итмәгән

Эшләгән – эшләмәгән

Укыган – укымаган

Өйрәнгән - өйрәнмәгән.



  • ***Төркемләп эш. “Лото” уены. Карточкадагы сүзләрне дөрес итеп урнаштырырга. Исем икән исемгә куясыз, сыйфат икән сыйфатка куясыз.

1нче төркем өчен сүзләр: 2нче төркем өчен сүзләр

Чәчәкләр Һау- һау

Бакчада Күлмәк

Минем Кичә

Бүген Эт

Ак Кия

Үсә Марат

Кызыл Өрде

Кызлар Кызыл

Көне Зәңгәр

Сигез Алтынчы

Хатын Укый

Март Аның

Күк- кү Сыйныфта

Урманда Сары

Кычкыра Бакчада

Күке Зур



***Дәресебез ахырына якынлашты. Мин сезгә бер әкият укып китәм. Игътибар белән тыңлагыз. Марат хәленә калмас өчен нишләргә кирәк икән?

Әкият.

Борын- борын заманда түгел, әле безнең көннәрдә, җиде урман артында да, җиде диңгез чатында да түгел, гап –гади бер авылның гап – гади бер мәктәбендә гап –гади бер малай укыган ди. Исеме Марат икән. Бу малай бер дә әйбәт укымаган, ди. Көннәрдән бер көнне төн уртасы җитүгә татар теле китабы тузынырга тотынган. “ Күпме белсен дип тырышсам да, күпме көч түксәм дә, берни белми бит бу бала”,- дип бөтен битләрне чәчеп җибәргән, ди китап. Ә ул битләр арасыннан мөстәкыйль сүз төркемнәре коелышкан. Үзләре ачулы, үзләре усал, үзләре җидәү ди болар. Исем сүз төркеме Марат янына килеп, ачулана башлаган:

- Җитте сиңа! Үз исемеңне һәм башка предметларны атаучы сүз төркемен дә белмисең. Китәм мин синең яннан, миңгерәү булып кал!

Аңа Фигыль дә кушылган.

  • Түзәр хәлем калмады! Мин дә аның китабыннан чыгып китәм. Кемнең, нәрсәнең ни эшләгәнен дә белми йөрсен әле. Фигыль заманнарын да белми бит ул.

Болар янына Рәвеш тә килеп җиткән.

  • Бик кыен булыр сиңа, Марат! Фигыль китә икән мин дә китәм. Мин бит фигыльне ачыклыйм.

Аларга алмашлык, сан, сыйфат һәм аваз ияртемнәре дә кушылган. Барысы да Маратның сүз төркемнәрен белмәгәнгә ачулана икән. Җыелышып малайның кул – аякларын бәйләп салганнар. Аваз ияртемнәре кыйнарга ук тотынганнар. Тавыш, гауга купкан. Марат бик курыккан. Тиргә баткан. Ахыр чиктә уянып киткән. Өстәлдәге сәгать җидене сугып ята икән.

Марат сикереп торып, татар теле китабына ябышкан. Аннан сүз төркемнәрен табып, йөрәгенә җылы йөгергән, җиңел сулап куйган. Шушы көнне үк ул барлык сүз төркемнәрен дә яхшылап өйрәнгән. Икенче көнне дәрестә зур бишле алган.

  • Укучылар, бу әкият нәрсә турында? Ул безне нәрсәгә өйрәтә?

  • Сез нинди сүз төркемнәрен беләсез?



SAM_9682

- Өй эше. Сүз төркемнәрен кулланып, “ Туган ягым” темасына кечкенә күләмле инша язарга. Мин сезгә безнең туган якның табигатен сурәтләгән берничә рәсем күрсәтәм. Иншагызны шушы рәсем нәр буенча яза аласыз.























Бәби карау йоласы

(сыйныфтан тыш ачык чара)



Максат: Балаларны бәби карарга килү йоласы белән таныштыру,аларда милли йолаларыбызны ярату,олылау хисе тәрбияләү.



Бизәлеш: Зал түрендәге өйнең эчке күренеше.Татар халкының борынгы әйберләрннән сәке,анда өелгән мендәрләр,чигүле сөлге,пәрдәләр белән бизәлгән бишек асылган,бишектә – бәби.



Әни кеше: җырлый-җырлый бәби йоклата:

Куанычларым,шатлыгым булып,

Балам-багалмам,үсәрсеңме син?

Сагынып җырлар җырыма минем,

Күземнең нуры күчәрсеңме син?

Бәхет гөлемнең чәчәге булып,

Былбыл кошкаем,яшәрсеңме син?

Әнием диеп,кадерлем диеп,

Сандугачкаем,дәшәрсеңме син?

/Р.Абдуллин көе,Т.Миңнуллин сүзләре/



Алгы якта әби оекбаш бәйләп утыра.Ишек шакыйлар,балалар килеп керәләр.



1нче бала: Исәнмесез,саумысез!Ак әби,без бәби күрергә килдек.

Ак әби: Әйдәгез, әйдәгез, оланнар, бәби карау – изге эш.

1нче бала: Әтиләр бит ничә кабат

Алабыз дип, алдыйлар.

Бердәнбер малайларына

Бер энекәш алмыйлар.

  • Бәби күрергә килдем.

Алгы яктан әни кеше чыга:

Исәнбез, саубыз,

Күптән көткән кунак сез,

Күршеләрне көтә-көтә

Айнур йоклый бишектә.

Ак әби: Менә килде кунаклар,

Аларга сый әзерлә.

Тиешенчә хөрмәтлә,

Тиешенчә кадерлә.

Әби кеше һәм балалар икенче бүлмәгә керәләр.Әни кунаклар сыйларга әзерләнә.

Ак әби: И, оланнар, бәбиебезбик каты йоклый, әйдәгез, ул уянганчы уйнап –җырлап алыйк.

Балалар Ак әби белән бергә “Без, без, без идек” дигән уен уйныйлар.

IMG_0001

2нче бала. Бергәләшеп уйнарга
Бер иптәш кирәк миңа.

Берәү генә булса да,

Ямьсез генә булса да,

Елак кына булса да,

Энекәш кирәк миңа.

Ак әби: Булыр, булыр, бәбкәем.Әнә безнең Айнурыбыз да йокыдан уянды бугай, елаган тавышы ишетелә.

Әби коймак әзерләргә чыга. Балалар белән әни кеше бәби янына киләләр.

Әни кеше: Елама, бала, елама,

Тирбәтсәнә , апасы.

Авызына каптырырга

Юкмы шунда манпаси?

Тор, тор тургай,

Йокың туйган бугай,

Сине – лачынны күрергә

Дусларың килгән бугай.



Ак әби чыгып,бәбигә корым сөртеп куя.

-Ят күзләрдән,авырулардан сакла!

3нче бала: Хай бу бала бал кебек,

Сыгылып торган тал кебек.

Авызы-борыны уймактай,

Өсте утырган каймактай.

/Бәбине кулы белән сыпыра,өстенә бүләген куя/



4нче бала: Сары була сандугач,

Кара була карлыгач,

Галим килсә,ишек ач,

Надан килсә – чыгып кач.

/Карый,бүләген куя/

5нче бала: Яман күзләр сиңа тимәсен,

Намуслы бул,тырыш,гадел бул.

Туры куллы,күндәм,сабыр бул,

Сабыр булу үзе бәхет ул.

6нчы бала: Матур булып үс син,

Батыр булып үс син,

Илгә хезмәт итәрдәй

Лачын булып җитеш син.

/Бүләген куя/

Әни кеше: Рәхмәт сезгә,балалар,

Насыйп булсын сезгә хәләл ризык.

Харам ризык сезгә ят булсын,

Кеше бәхетеннән көнләшмәгез,

Күңелегез сөттәй ак булсын!

  • Сезгә бәби үзенең күчтәнәчләрен дә әзерләп куйган,карагыз әле,карагыз.

Әни кеше кәрзин белән шомырт күрсәтә.Татар халык җыры ”Яңгыр сибәләгәндә” башкарыла: Шомырт,шомырт,

Шомырт шомыртланганда.

Шомыртларга рәхәт була

Яңгыр шыбырдаганда.

Әни кеше балаларга шомырт тарата: шомырт кебек таза,нык булыгыз,тәгәрәшеп,көчле булып үсегез!

7нче бала: Рәхмәт,рәхмәт сезгә.

IMG



Ак әби керә: Коймак пеште,табадан төште,

Кунакларга сый – хөрмәт:

Якты чырай,такта чәй.

  • Әйдәгез,балалар,табын янына рәхим итегез!

Әни кеше табын янына бала белән утыра.

Җыр: ”Кунаклар”.

/С.Сабирова музыкасы , Ш.Галиев сүзләре /

Әби чәй ясый,бергәләп чәй әчәләр.

IMG - копия - копия (2)

7нче бала: Чәй әчәбез бал белән,

Бала – чагалар белән.

Бала – чага тугыз җан:

Әхмәт,Нәҗип,Закирҗан,

Гөлшат,Гайшә,Рәшидә,

Айнур,Булат,Сәгыйдә.

8нче бала: Рәхмәт,сезгә,Ак әби,рәхмәт,сыйладыгыз.

Бишектә ятмасын Айнур,

Алып чыгыйк урамга.

Бу батыр малай була,дип

Күрсәтербез буранга.

Ак әби /Балаларны озата /

  • Тагын килегез,үзегезгә дә теләкләр телим:

Үсеп буйга җитегез,

Галим булып китегез!

Газиз туган илебезгә

Тырышып хезмәт итегез!

Әни кеше бәбине йокларга сала:

Текер - текер йөресен,

Әткә – әнкәсен сөйсен.

Күп кешеләр үзен сөйсен,

Күзләр генә тимәсен.

Магнитофоннан Т.Миңнуллин сүзләренә Р.Абдуллин язган “Бишек җыры”ның көе ишетелә.

Әни кеше бәби йоклата,күңел ачу тәмамлана.

IMG - копия



Краткое описание документа:

"Описание материала:

Классный час посвящен «Дню матери». Способствует воспитанию уважения, любви к самым дорогим и родным людям- матерям. Дети сами приготовили презентации о своих мамах, где они рассказали об увлечениях, интересах своих мам. Написали письма благодарности, вспоминали пословицы и поговорки по теме. Читали отрывки из произведений татарских писателей о матерях и о разных отношениях детей к ним. Подняли и обсудили актуальную проблему современного общества сиротства детей при живых родителях. Надеюсь, что этот классный час поможет нравственному воспитанию, становлению гармоничной личности.

Автор
Дата добавления 17.03.2014
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров463
Номер материала 35009031758
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх