Әдәп төбе- матур гадәт.

Найден 61 материал по теме

Әдәп төбе- матур гадәт.

    DOCX

Предпросмотр материала:

                                                               Мөхәммәтҗанова Римма Мулланур кызы,

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мамадыш шәһәре 3 нче номерлы гомум белем бирү мәктәбе.

Әдәп төбе – матур гадәт.

Бүгенге көндә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык,өлкәннәрне ихтирам итә белү кебек күркәм сыйфатлар,кешеләр белән аралаша белү күнекмәләре булдыру,яхшы гадәтләр тәрбияләү зур әһәмияткә ия.Шуны истә тотып, мин башлангыч классларда әдәплелек темасына бик нык әһәмият бирәм.

-Исәнмесез, балалар! Кешеләр бер-берсе белән исәнләшкәндә салют, привет,сәлам,чао,әссәламегаләйкем! Сүзләрен кулланалар.Элек аксөяк хатын-кызлар тез чүккәннәр,мушкетерлар гәүдәләрен иеп зиннәтле эшләпәләрен селкеп торганнар.Хәзер исә хәрбиләр бер-берсенә честь биреп узып китәләр,ике ир кеше очрашса,алар кул кысышып исәнләшәләр,ара ерак булса кул болгыйлар.Кешеләр бик озак күрешмичә торганда, очрашкач бер-берсен кочаклап алалар.Бер шагыйрь”Исәнмесез!” дигән шигырендә болай дип яза:

Танышлар булмасак та,

Бер-беребезгә баш иеп исәнләштек

Исәнмесез!

Бер-беребезгә нинди сүз әйттек?

“Исәнмесез” дән башка бер сүз әйтмәдек.

Ә нидән соң бер тамчы кояш артты дөньяда?

Нидән соң бер тамчы бәхет артты дөньяда?

Нидән соң бер тамчы шатлык артты тормышта?

-Исәнләшкәч,”бер тамчы шатлык арта икән тормышта”. Димәк” Исәнмесез!” дигән сүз-гади һәм гадәти сүз.Мин сине күрәм ,кеше.Син миңа ошыйсың.Белеп тор,мин сиңа ихтирамлы һәм синең дә миңа хөрмәт итүеңне телим. Мин сиңа исәнлек, тынычлык,шатлык, бәхет телим”,-дигән мәгънәне белдерә.Исәнләшергә теләмәү яки минем белән исәнләшкән кешене ишетмәмешкә-күрмәмешкә салышу һәрчак һәм һәр халыкта да зур әдәпсезлек һәм тирә-юньдәге кешеләрне хөрмәт итмәү итеп санаган.Ничек исәнләшү дә зур әһәмияткә ия.

Әдәп төбе- матур гадәт

Әдәплелек-кеше белән дөрес аралаша белү ул.

Әдәпле булу-кешеләргә игътибарлы,инсафлы булу ул.

Әдәпле кешене һәркем ярата,хөрмәт итә. Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең якыннары, дуслары турында кайгыртып яши, аларга ярдәм итәргә әзер тора.Ә хәзер әдәпле булуга карата мәсьәләләр чишик.

Ашыккан чакта.

Мәктәпкә ашыга-ашыга барганда Мәхмүткә бер апа очрады.

-Вакыт күпме?-дип сорады малай.Апа сәгать карап әйткәнче, ул китеп тә барды. Уйлап карагыз әле,Мәхмүт ничә хата ясаган?

Ни өчен кызардылар?

Кинога билет алырга торганда зәйнәп акчасын төшереп җибәрде. Идәндә тәгәрәгән тәңкәне Җәмил тотып алды.

-Ул минем акча!- дип кычкырды Зәйнәп.Җәмил кып-кызыл булды.Ул акчаны кызга китереп бирде.Моны күргәч Зәйнәп тә кызарды.Кем ни өчен кызарды икән?

Укучылар-әдәпле балалар

Укучылар, сез мәктәптә, өйдә,җәмәгать урыннарында әдәпле булырга өйрәнәсез.Хәзер мин сезгә бер хикәя укыйм.Аның кайбер сүзләре төшереп калдырыла. Сез шул сүзләрне табыгыз.

Нияз автобуска утырып,урамны күзәтеп бара. Тукталышта автобуска бала күтәргән ана керә.Нияз тиз генә урыныннан тора һәм болай ди:....

Әни кеше дә бик әдәпле була....-ди ул малайга.

-Балалар, сез иртә белән йокыдан уянгач,әти-әниегезгә,туганнарыгызга нинди сүзләр әйтәсез?

-Хәерле иртә!

-Йокларга ятканда нәрсә дисез?

-Тыныч йокы!

Тыныч йокы әнкәйгә!

Тыныч йокы әткәйгә!

Тыныч йокы абыема!

Тыныч йокы үземә,

Тыныч йокы күземә!

Ә хәзер, балалар, фәннәр Докторы белән танышабыз.Ул салкын тидереп авырганнарны гына түгел, әдәплелек кагыйдәләрен онытканнарны да дәвалый:Халкыбыз элек_электән яшь буынга әдәплелек кагыйдәләрен өйрәткән.Аларның кайберләре белән без дә танышып үтик:

-Табындагы ризыкны иң беренче булып алырга ашыкма,

-Сыек ашамлыкка өрмә, юкса ул як-якка чәчрәр,

-Икмәк валчыкларын идәнгә ташлама!Элеккеге кагыйдәләр шулай яңгырый.Табын янында утыру кагыйдәләрен безнең һәрберебез дә үтиме соң?Кайбер балаларның икмәк белән атышып уйнаганнарын да күрергә туры килә.Безнең байлыгыбыз булган икмәкне ихтирам итмәү дигән сүз бу.

Д: Әдәплелек кагыйдәләре белән танышуны дәвам иттерик:

-Табын янына беренче булып утырырга ашыкма

-Ашаганда сөйләшмә

-Кешене сөйләвеннән бүлдермә

-Сөйләшкәндә кулларыңны болгама

-Кешегә бармагың белән төртеп күрсәтмә

-Өйгә,җәмәгать биналарына баш киемеңне салып кер.

-“мин” сүзен еш кабатлама.

-Чәчеңне теләсә кайсы урында тарама.

-Транспортта барганда кемне дә булса этеп җибәрсәң,гафу үтенергә онытма.

Ә хәзер чисталыкка нинди мөнәсәбәттә булуыгызны ачыклап үтик.Чөнки гигиена-әдәплелекнең бер юнәлеше ул.

-Кулларыгызны өстәлгә куегыз, алар чистамы,тырнакларыгыз киселгәнме?

-Кесәгездә кулъяулык бармы? Ул чистамы?

-Аяк киемнәрегезне карагыз.Ботинкаларыгыз крем белән чистартылганмы?

-Күлмәк якагыз чистамы?

Шапшаклык-тирә-юньдәгеләрне дә,үзеңне дә хөрмәт итмәү дигән сүз.Һәрвакыт чиста йөрегез. Чисталык сәламәтлек нигезе.

ИСЕҢДӘ ТОТ!

1.Исәнмесез! Кешеләр белән һәрвакыт исәнләшеп йөр.Ничек исәнләшү дә бик мөһим.

2.Үзеңдә яхшы гадәтләрне тәрбиялә.

3.Кешеләр белән аралашырга,дуслашырга өйрән.Кеше булырга теләсәң.

Әдәпле бул, сәләтле бул,

Кешелекле һәм тыйнак:

Батыр бул, матур бул,

Пөхтә һәм җыйнак.

 

Краткое описание материала

Әдәп төбе-матур гадәт. Башлангыч классларда тәрбия сәгатендә әдәплелек сыйфатлары турында сөйләшәбез. Бүгенге көндә бу бик актуаль тема булып тора. Чөнки тәрбия иң беренче ата-анадан килсә, инде мәктәпкә кергәч,без башлангыч сыйныфтан ук әдәплелек сыйфатларын тәрбияләүгә зур игътибар бирә башлыйбыз. Укучы кайда гына булмасын: театрдамы, өйдәме, мәктәптәме, кунактамы- ул әдәпле,өлкәннәргә һәм кечкенә нарасыйларга карата ярдәмчел , юмарт,җылы карашлы булырга тиеш .Әдәп төбе- матур гадәт дип юкка гына әйтмәгәннәрдер.

Әдәп төбе- матур гадәт.

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Автор материала

  • На сайте: 10 лет и 4 месяца
  • Всего просмотров: 1402
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 2
  • 1402
    просмотров
  • 2
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Мухаметзянова Римма Муллануровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт.

Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: