Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / «Туган илем - гүзәл җирем»!
Обращаем Ваше внимание, что в соответствии с Федеральным законом N 273-ФЗ «Об образовании в Российской Федерации» в организациях, осуществляющих образовательную деятельность, организовывается обучение и воспитание обучающихся с ОВЗ как совместно с другими обучающимися, так и в отдельных классах или группах.

Педагогическая деятельность в соответствии с новым ФГОС требует от учителя наличия системы специальных знаний в области анатомии, физиологии, специальной психологии, дефектологии и социальной работы.

Только сейчас Вы можете пройти дистанционное обучение прямо на сайте "Инфоурок" со скидкой 40% по курсу повышения квалификации "Организация работы с обучающимися с ограниченными возможностями здоровья (ОВЗ)" (72 часа). По окончании курса Вы получите печатное удостоверение о повышении квалификации установленного образца (доставка удостоверения бесплатна).

Автор курса: Логинова Наталья Геннадьевна, кандидат педагогических наук, учитель высшей категории. Начало обучения новой группы: 27 сентября.

Подать заявку на этот курс    Смотреть список всех 216 курсов со скидкой 40%

«Туган илем - гүзәл җирем»!

библиотека
материалов



Педагогның исеме,фамилиясе,әтисенең исеме,вазифасы.

Гибадуллина Әлфинур Мансуровна,тәрбияче

Эш урыны (мәктәпкәчә белем бирү учреңдениясенең исеме)

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының катнаш төрдәге «Күңелле атынгыч» исемендәге 1 нче балалар бакчасы

Төркем яше

Әзерлек төркеме ( 6 – 7 яшь )

Белем бирү өлкә ләренең бәйләнеше

Танып белү:

Максат:татар халык авыз иҗатына кызыксыну уяту;күренекле рәссамнарның иҗаты белән таныштыру.

Гомумиләштерү:

Максат:балаларда патриотизм һәм горурлык хисләре тәрбияләү.



Сәнгать иҗаты:

Максат:милли орнамент элементлары белән таныштыруны дәвам итү;татар халык киемнәре һәм аларның үзенчәлекләре белән таныштыру.



Аралашу:

Максат:татар халык фольклор әсәрләрен файдалануга омтылышларын хуплау.



Музыка:

Максат:татар халык музыка уен кораллары белән таныштыруны дәвам итү;балаларны татар халкының музыка культурасына якынайту.


Шөгыльнең төре

интеграцияле ( бәйләнешле )


Шөгыльнең темасы

«Туган илем – гүзәл җирем»


Шөгыльнең максаты


Балаларның халкыбызның милли киемнәре,уен кораллары,мәкальләре,җырлы – биюле уеннары турында аң – белемнәрен тулыландыру.


Шөгыльнең мәсьәләләре

Белем бирү бурычлары:

  • Балаларны төрле төрдәге татар орнаменты һәм аның үзенчәлекләре белән таныштыру.

Аң – белемне җәелдерү бурычлары:

  • Балаларның иҗади сәләтләрен,төс белән эшләү һәм гүзәллекне күрү алымын җәелдерү.

Тәрбия бурычлары:

  • Үз халкына аның традицияләренә,йолаларына,гореф – гадәтләренә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

Белем бирү программасы

«Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы» Р.К.Шаехова,Казан 2012 ел.


Тәрбияләнүчеләр белән алдан эшләнгән эш

Татар халык рәссамнары һәм аларның иҗаты,музыка уен кораллары белән танышу һәм әнгәмә үткәрү.Милли киемнәр һәм бизәнү әйберләре турында рәсемнәр карау.

Сүзлек эше

Рәссам,күргәзмә,ятаган,думбра,камзул,нәкыш,зәвык.




Шөгыльне дидактик яктан тәэмин итү






Күрсәтмә әсбаплары:

Х.Якупов «Көчле кешеләр»,Б.Урманче «Ерактагы урман»рәсемнәре;гармун рәсеме кебек ясалган музыка уен кораллары турында кроссворд,гармун,курай; «Татар халык киемнәре һәм бизәнү әйберләре»исемле DWD RW дискасы;өч төрле орнамент үрнәкләре;татар халык җырлары фонограммасы белән диск.



Тарату әсбаплары:

Татар орнаментлары өлгеләре,буяулар.



Шөгыльнең төзелеше

  1. Кереш өлеше

Тәрбияче: Балалар,без бүген сезнең белән туган илебезнең нинди гүзәл,бай булуы һәм халкыбызның гореф – гадәтләре,йолалары нинди асыл кыйммәткә ия булуы турында сойләшербез.Әйдәгез,халкыбызның мирасы буйлап сәяхәткә кузгалыйк.

  1. Төп өлеш

Тәрбияче: «Туган җирем – Татарстан» ( Гөлшат Зәйнәшева шигыре )

«И туган тел,и матур тел,әткәм – әнкәмнең теле» - дигән бөек Тукаебыз һәм ул мең тапкыр хаклы.Чөнки кечкенәдән өйрәнелгән туган тел халык йөрәген шигьрият белән сугарып кына калмый,аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята,ата – бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле.Туганнан алып,соңгы сулышына кадәр,тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы.

  • Балалар,без сезнең белән күргәзмә залына юнәлербез.Анда татар халык рәссамнарының рәсемнәре эленгән.Татарстан өлкәсендә дә талантлы рәссамнар бик күп.

Татарстанның сәнгать бүлеге – галереяның горурлыгы булып тора.Татар рәссамнарының гаҗәеп осталыгын дәлилләүче гүзәл сәнгать әсәрләре үрнәкләренен җәлеп итүенә сокланмый мөмкин түгел.Бу үрнәкләр битараф калдырмаслар һәм халык күңелендә урын алырлар.

Рәссамнарыбыз авыл һәм шәһәрләрне,аларның урамнарын,мәйданнарын,культура сарайларын,кибетләрне бизәү эшенә дә зур игътибар бирәләр.Билгеле булганча,ха лык сәнгатенең нигез формасын,төп ысулын орнамент тәшкил итә.Орнаменттан файдаланып,татар халкы үзенең эстетик зәвыгын,матурлыкны,гүзәллекне аңлаудагы милли тойгыларын төрле көнкүреш әсәрләрендә,ювелир әйберләрнең нечкә,нәфис бизәкләрендә,чигү эшләрендә,парчалы тукымаларда һ.б.гаять тәэсирле итеп борын – борыннан гәүдәләндереп килгән.

  • Балалар,сез татар халык рәссамнары,аларның хезмәте турында беләсезме?

Балалар җаваплары:

  • Кузнецов,Фаттахов,Харис Якупов,Бакый Урманче.

Тәрбияче: Бу рәсемнәр арасыннан берничәсен сөйләп утегез әле.

Балалар җаваплары:

  • Харис Якупов – «Көчле кешеләр».Рәссам алдынгы сыер савучыларны күрсәткән.Киемнәренннән без аларның татар хатын – кызлары икәнен күрәбез.

  • Бакый Урманче – «Ерактагы урман».Табигатьнең матурлыгын,байлыгын сүрәтләгән.Агачлар яшеллеккә күмелгән.Күк йөзе зәп – зәңгәр.

«Туган тел» җыры башкарыла.

( Г.Тукай сүзләре,татар халык көе ).

( Балалар мендәрчекләргә утыралар ).

Тәрбияче: Балалар,татар язучыларын,шагыйръләрен беләсезме?

Балалар җаваплары:

  • Габдулла Тукай,Абдулла Алиш,Муса Җәлил,Һади Такташ,һ.б.

Тәрбияче: Туган тел турында шигырь сөйләп күрсәтегез әле!

Балалар җаваплары:

  • «Яхшы бел» ( Шәйхи Маннур шигырен сөйли )

Тәрбияче: Туган ил турында шигырьләр беләсезме?

Балалар җаваплары:

- «Гүзәл җирем» ( Әхмәт Исхак шигырен сөйли )

Тәрбияче: Татар халык мәкальләрен дә сөйләп үтегез әле.

Балалар җаваплары:

  • Үз илем алтын бишек.

  • Телгә игътибарсыз – илгә игътибарсыз.

  • Илнең яме иле белән,Ватан яме җире белән.

  • Туган җирдәй җир булмас,Туган илдәй ил булмас.

  • Тел – кешенең рухи көзгесе.

  • Алтын – көмеш яуган җирдән,туган үскән ил артык.

«Ефәк элдем читәнгә» - җырлы уен.

Балалар утыралар.

Тәрбияче:Хәзер без сезнең белән татар халык уен коралларын белү өчен кроссворд чишәрбез.( гармун рәсеме кебек ясалган кроссворд эленә ).Табышмаклар тыңлагыз әле?

  1. Сап һәм козау өлешем бар,

Кылларымны чиртәләр.

Минем белән уйнагач

Ягымлы көй сузалар.

( Саз )

Саз – ул халык арасында киң кулланыла һәм ике төрле мәгънәгә ия:беренчесе – музыка уен коралы;икенчесе – тавыш,янгыраш,ягымлы көй.

Сазда көйне медиатор белән чиртеп уйныйлар.Элегрәк саз Болгар илендә,соңрак Казан татарлары арасында киң кулланылган.

  1. Мине тартып җибәрсәләр,

Талгын көй – моң агыла.

Җырлыйлар да,елыйлар да,

Кеше күңеле моңлана.

( Гармун )

Татар халкы элек – электән гармунның тальян,Венекий, Саратов,концерт гармуннары дип аталган төрләрендә аеруча яратып уйнаган.Гармунның тавыш чыганагы – металл пластинкалардан ясалган телләр.



  1. Кура сабагын кулланып,

Мине ясый осталар.

Күңелле көй чыгарып,

Өздереп уйный яшьләр.



( Курай )

Тавыш тәрәзәсенә көпшәнең эчке ягыннан телне куеп сыбызгы ясыйлар,һәм шуңа өреп тавыш чыгаралар.Курай күңелгә ятышлы көй чыгара.



  1. Тагаракка охшатып,

Кылны бәйләп куялар.

Моңны күңел биреп,сузып,

Еракка тараталар.



( Ятаган )

Ятаганны фольклорчылар чыршы агачыннан ясаганнар һәм аңа төрле калынлыкта җиде кыл тарттырганнар.



  1. Тавышым көчле,йомшак,

Көем күңелгә ятышлы.

Формам буенча – өчпочмак,

Бу нинди корал,әйт әле? ( Думбра )

Думбрада утырып та,баскан килеш тә уйныйлар.Хәзерге вакытта «Сорнай» фольклор ансамблендә бу уен коралын кулланалар.

Ә хәзер бу уен коралларында ничек уйнаганнарын тыңлап карыйк.



«Курайда,гармунда уйнау»

«Татар халык бию» башкарыла.

Тәрбияче: Балалар,безнең халкыбызның милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре сокланырлык,күз явын алырлык.Осталар бик нәфис һәм гүзәл итеп бу эшне башкарганнар.Әйдәгез,без дә бу матурлыкны карап үтик әле. ( «Татар халык киемнәре һәм бизәнү әйберләре»дигән темага презентация күрсәтелә )

Балалар җаваплары:

  • ( Милли өс киемнәре һәм бизәнү әйберләре турында шигырьләр сөйлиләр )

Тәрбияче: Халкыбызның «Йөзек салыш» уенын уйнап алыйк әле.

( Балалар түгәрәккә басалар;кулларын артка сузып,шнурга тотыналар.Йөзек кемдә кала,шуна җәза бирелә )

Тәрбияче: Ә хәзер татар халык орнаментын карап үтәрбез.

Орнамент ул – бизәүне аңлата.Элек электән халык осталары чиккәннәр,агачны уеп ясаганнар,бизәгәннәр һ.б.Мин сезне халык иҗатында татар орнаментлары үрнәкләре белән таныштырам.

Татар халкында өч төрле орнамент бар:

  • беренче төре – «Чәчәкле – үсемлекле» - дулкын- сыман – үренте үрнәгендә ( виноград торышы,чәчәкләр төрендә ).Бу орнамент төре белән сөлгеләр,алъяпкычлар,күлмәкләр һ.б. очлары бизәлгән.

  • икенче орнамент төре – «Геометрияле»,ул авыл йортларын,бизәнү әйберләрен бизәү өчен кулланыла.Геометрик үрнәкләре:дулкын,сызыклар, зигзагсыман,йөгерүче сызыклар,бау,бормалы,сынган сызык үрнәгенлә.

  • өчендә төр орнамент – «Зооморфлы» ( үсемлек һәм хайван формасындагы ) дип атала.Үрнәкләр арасында күбәләкләр,бал кортлары,очучы тычканнар,күгәрченнәр,атлар һ.б.сүрәтләр киң жәелгән.Күпчелек агачтан уеп ясалган бизәктә очрый.

Тәрбияче: Ә хәзер без алдан әзерләнгән татар орнаментлары өлгеләрен ачарбыз һәм һәрберегез орнаментның кайсы төрен буявыгызны әйтерсез.

Балалар җаваплары:

  • Мин чәчәкле – үсемлекле орнаментны бизиячәкмен,чөнки рәсемдә чәчәкләр күрәм.

  • Ә мин зооморфлы орнаментны буйыйм,чөнки рәсемдә атлар күрәм.

  • Мин геометрик орнаментны бизим,чөнки рәсемдә җепләр һәм сынык сызыклар күрәм.

( Фонограмма куела.Балалар утыралар һәм орнамент өлгеләрен бизиләр )

Тәрбияче: Без сезнең белән «Татар халык орнаментлары» дигән күргәзмә оештырырбыз.

  1. Йомгаклау өлеше

Тәрбияче: Балалар,бүген без сезнең белән халкыбызның милли хәзинәсе,мирасы,ата – бабаларыбыздан калган йолалары,гореф – гадәтләренең кыйммәтле.кадерле булуын аңлап,күреп таң калдык,бу байлыкны күңел сандыгыбызга тупладык.

Без хәзер рәхәтләнеп татарча да,русча да,чувашча да сөйләшә алабыз.Чөнки безнең җөмһүриятебез телләр турында закон кабул итте.Ә татар теле белән рус теле дәүләт теле диеп игълан ителде.

Безнең Татарстаныбыз бик бай.Аның киң,озын елгаларын,көмеш төсле күлләрен,бөдрә урманнарындагы зифа каеннарын,зур зур шәһәрләрен,бөтен дөньяга дан казанган КамАЗ,кара алтыннарын,зиннәтле мехларын,мул уңыш бирә торган кара туфраклы җирләрен,хезмәт сөючән халкын данлыйбыз һәм зурлыйбыз.

«Татарстан – үз илебез»

( Р.Миңнуллин шигыре,Р.Ахиярова көе )

















,



Режим вакытларында турыдан – туры белем бирү эшчәнлеген оештыру вариантлары


«Ефәк элдем читәнгә», «Йөзек салыш» уеннарын уйнау.Татар халык мәкальләрен өйрәнү.












Ата – аналар белән үзара бәйләнеш

«Минем урам», «Гаилә традицияләре»,исемле брошюркалар ясау. «Татар халык бизәкләре» исемле альбом булдыру.








Кулланылган әдәбият

  • Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы»

( Р.К.Шаехова 2012 )

  • «Сәнгать эшчәнлегендә татар орнаменты»

( Р.А.Борһанова )

  • «Татар сынлы сәнгате»

( Нурзия )

  • «Ал кирәк,гөл кирәк»

( Рәшит Ягъфәров )

  • «Тылсымлы бизәк»

( Нурзия )

  • «Татар балалары фолкьлоры»

( Рәшит Ягъфәров )














Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 27 сентября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru

Краткое описание документа:

Данный конспект урока подготовлена для подготовительной группы. Я поставила цель: познакомить детей с татарскими народными писателями участвовавшими в Великой Отечественной Войне. Чтобы воспитать в детях уважение к патриотизму и чувства гордости к писателям нашего народа. Далее познакомила детей с музыкальными инструментами, одеждами татарских народов. Организовала с детьми также и чтение и словарные диктанты. Детям очень понравилось участвовали на уроке с большим интересом. Все дружно отвечали на все заданные вопросы.

Общая информация

Номер материала: 35224031811

Похожие материалы

2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации. Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии.

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Законы экологии», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

Конкурс "Законы экологии"