Статья: «Развитие творческих способностей учащихся на уроках татарского языка и литературы»

Предпросмотр материала:

         Сәләтле балаларны барлау, аларның иҗади фикер йөртүен үстерү буенча дәрестән тыш эш шөгыльләнү мөһим.

         Туган телебез – искиткеч бай, матур, аһәңле тел. Аның бөтенлеген, сәнгатьле сурәтләү чараларының үзенчәлеген, “Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары”на кертелмәгән әдәби әсәрләрне өйрәнү, сөйләм телен үстерү һәм камилләштерүгә ярдәм итү,иҗади шәхес  тәрбияләү, милли үзаң булдыру – ана теле укытучысының   максаты.Әдәбият белән кызыксынучы балалар өчен иҗат итү серләренең тәмен, серен, нечкәлекләрен  җентекләп өйрәнү, киң мәйдан  ачу түгәрәк утырышларыннан башка мөмкин түгел. Түгәрәк утырышларында иҗат җимешләрен бергәләп редакцияләү, газетага тәкъдим итү кебек эш төрләренә дә  мөмкинлекләр зур. 

  Укучыларның  иҗат эшләреннән үрнәкләр  тәкъдим итәм.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

          Галиханова Лиананың шигыре.

         Дуслык белән көчле без

 

Туган илем Русиянең

Нәкъ менә уртасында

Гаҗәп матур бар почмак бар —

Үсеп киләм мим шунда.

Хәйран калып торам һаман.

Төштә күргәндәй,

Серле әкият иленә

Килеп кергәндәй.

Шундый ямьле анда дөнья,

Шундый хозурлык.

Бер күрүдә гомерлеккә

Гашыйк булырлык.

Төз агачлар шаулап тора

Урман түрендә,

Ә чишмәләр җырлап ага

Таулар иңендә.

Саф чишмәнең тамчылары

Кояш нурыңда уйный,

Күбәләкләр шунда оча,

Куаныплар һич туймый.

Чыклары да энҗе кебек

Җемелди таңда,

Бөрлегәннәр һәм җиләкләр

Пешә һәр җәйдә.

Гөл-чәчәкләр тибрәләләр.

Хуш ис таратып.

Кошлар сайрый туган җирне,

Безне яратып.

Шундый гүзәл иркен илдә

Яшибез бергә,

Төрле милләт вәкилләре

Гомер-гомергә.

Бергә без һәрвакытта,

Эштә, укуда.

Кирәк булса, дошманнардан

Илне саклауда.

Еракларга оча яңгырап,

Шатлыклы җырлар.

Куанып тыңлыйлар аны

Басу һәм кырлар.

Күңелләрдә җыр уята

Киләчәк бәйрәм.

Яшик шулай дус һәм тату,

Булыйк гел бердәм!

Мәңгеәңге булсын шулай

Илдә тынычлык.

Яшәсен Башкортстаныбыз!

Яшәсен Дуслык!

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                        

Шәймөхәммәтова Эльвинаның шигырьләре.

 

                               Чәчкә.

 

Иркәләп кенә үстердем

Өйдә чәчкәмне.

Көттек икәү кояшлы май

Килеп җиткәнне.

 

Мамык кебек йомшак итеп

Казыдым җирне.

Ал чәчкәләргә күмелсен

Бакчамның түре.

 

Утырттым чәчкәмне җиргә,

Су сипкән булам.

Үлмәсен, дип, көн дә, көн дә

Бик карап торам.

 

Җылы яңгыр сибәләде,

Чәчәк җанланды.

Кояш көлде. Гөл кояшка

Карап елмайды.

 

Рәхмәт, кояш! Рәхмәт, яңгыр!

Гөлем бөредә.

Тиздән ал чәчкәләр атар

Бакчам түрендә!

 

 

 

                    Сугыш тетрәтмәсен дөньяны!

 

 

Сугыштан соң туган зурәнкәем.

Арка сырмасы да булмаган,

Утынга да кытлык, акчага да,

Тамагы күп вакыт туймаган.

 

Искә ала әрнеп һәм кызганып

Үткәндәге ябык баланы.

Һәр көн тели безгә зурәнкәем:

«Сугыш тетрәтмәсен дөньяны».

 

Күрше генә яши Сәгыйть абый.

Һөнәре зур — ул бит игенче.

Ашлыкларны ура, җыя абый,

Бар эштә дә һәрчак беренче.

 

— Илләр имин булса, иген уңар,

Безнең кулда, — ди ул,калганы.

— Имин торсын илләр, — дип кабатлый.

— Тыныч булсын илем кырлары...

 

Апам — табиб. Көн дә күрә чирне.

— Терелтәбез, — ди ул,аларны.

— Тик күрергә генә язмасын, — ди.

— Сугышларда алган яраны...

 

Мин — укучы. Яшим кала кебек

Төзек, күркәм, матур авылда.

Әти-әни мине үстерәләр,

Тидермичә җил дә, давыл да.

 

Комбайнер да, табиб, очучы да

Бик буласым килә хыялда.

Ихлас телим, бер кара болыт та

Күренмәсен зәңгәр һавамда.

 

 

Статья: «Развитие творческих способностей учащихся на уроках татарского языка и литературы»

    RAR

Файл будет скачан в формате:

    RAR

Автор материала

Аюпова Алия Набиевна

  • На сайте: 11 лет
  • Всего просмотров: 3499
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 3
  • 3499
    просмотров
  • 3
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Аюпова Алия Набиевна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете на материал.

ИИ для создания материалов

Создавайте материалы с ИИ

Если готовые материалы не подошли — помогут нейросети

Конспекты, тесты, презентации, рабочие листы и другие материалы по ФГОС — под ваш урок, класс и цели занятия за пару минут.

Попробовать бесплатно

Выберите инструмент

~150

Нейросети могут ошибаться. Обязательно проверяйте ответы.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: