Наша Родина (классный час)

Найдено 52 материала по теме

Классный час «Наша Родина»

    DOCX

Предпросмотр материала:

Тәрбия сәгате. ( 2 нче сыйныф)

Харисова Чәчәк Хисамутдиновна –

Лаеш районы Имәнкискә

урта гомуми белем бирү мәктәбенең

беренче квалификацион категорияле

башлангыч сыйныф укытучысы

 

Тема: Безнең Туган илебез

Максат: 1. Укучыларда Туган илгә мәхәббәт тәрбияләү.

              2. Аның символлары, төп законы белән таныштыру.

              3. БДБ илләре турында мәгълүмат бирү.

            

Җиһаз:   рәсемнәр, БДБ илләренең символлары.

Барышы:

I.                   Кереш.

- Укучылар, бүген без сезнең белән БДБ – СНГ турында сөйләшербез. Балалар, сезнең БДБ сүзен ишеткәнегез бармы? БДБ – ул элек СССР составына кергән илләрнең берләшмәсе. Ул 1991 елның 8 декабрендә барлыкка килә. Аны төзүдә дүрт илнең: Россия, Украина, Белоруссия. Казахстан илләренең җитәкчеләре катнаша. 1993 елның 22 январендә БДБ ның Уставы кабул ителә.

 

 

               - Ә хәзер БДБ ның флагы, эмблемасы белән танышып китик:

 

II.            БДБ составында Россия.

- Балалар, әйтегез әле безнең илебез ничек дип атала?

- Безнең Туган илебез Россия дип атала.

- Россиянең башкаласы нинди шәһәр?

- Мәскәү шәһәре. (Кызыл мәйдан рәсеме күрсәтелә)

- Һәрбер илнең җитәкчесе була. Безнең илебез белән президент идарә итә. Россия президентының исеме ничек?

- Медведев Дмитрий Анатольевич. (Портретын карыйбыз)

- Безнең Туган илебез Россия БДБ составына керүче илләрнең берсе.

- Һәрбер илнең үз символикасы була. Кайсыгыз әйтә ала, дәүләт символикасына нәрсәләр керә?

- Флаг, герб, гимн.

    

III.      БДБ составына кергән кайбер илләрнең символикалары белән танышу.

Республика Таджикистан

 

 

 

Республика Казахстан

 

Республика Узбекистан

Республика Армения

 

               - Һәр илнең дәүләт символларының үз тарихы бар. Аларга хөрмәт белән карарга һәм горурланырга кирәк. ( Россия Федерациясенең Гимнын тыңлау )              

 

IV.             Иҗади эш.

- Ә хәзер ак кәгазь битенә кул рәсеме ясыйбыз һәм БДБ илләренә нинди теләкләрегез бар, шуларны язабыз.( Һәр укучы теләкләр яза)

V.          Өй эше: 1.Россия символларын таный белергә;

                           2. Татарстан символларын белергә;

                            3. Лаеш районы символларын белергә.

VI. Йомгаклау                                   

               -  Димәк, укучылар, БДБ илләре турында сез нәрсәләр белдегез?(Укучылар җавап бирәләр) Һәр кеше үз илен яратырга, аның символларын танып белергә, алар белән горурланырга тиеш.

 

 

Краткое описание материала

«Туган илебез» дигән класс сәгате 2 нче сыйныфта уздыру өчен . Кече яшьтән үк балаларда туган илебезгә мәхәббәт тәрбияләнә, аның белән горурлану хисләре тәрбияләнә. Бу эшне дәрестә генә түгел, тәрбия сәгатьләрендә дә алып барырга кирәк. Илебезнең символикасы, җитәкчеләре белән таныштыру бик кирәк эш.Герб, флаг, гимн турында балалар белергә тиеш дип уйлыйм мин. Шуна күрә мин уземнең дәресләрдә, класс сәгатьләрендә туган ил темасын кулланам.Укучыларда Туган ил белән горурлану кече яшьтән үк тәрбияләнергә тиеш.

Классный час «Наша Родина»

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Автор материала

Харисова Чачек Хисамутдиновна

Учитель начальных классов

  • На сайте: 10 лет и 4 месяца
  • Всего просмотров: 2213
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 2
  • 2213
    просмотров
  • 2
    материалов
  • 0
    подписчиков

Об авторе

Место работы: МБОУ "ИСОШ"

Подробнее об авторе

Настоящий материал опубликован пользователем Харисова Чачек Хисамутдиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт.

Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: