Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Биология / Другие методич. материалы / Класстан тыш чара «Биология белгече»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Биология

Класстан тыш чара «Биология белгече»

библиотека
материалов

Тема: "Кайсыгызның биология белгече буласы килә?"

Максат: Укучыларның белем дәрәҗәсен, фикерләү сәләтен арттыру, әйләнә-тирәгә кызыксыну уяту, белемне мөстәкыйль табарга өйрәтү.

Мәсьәләләре:

а) Укыту:Укучыларның "Эволюцион тәгьлимат" темасы буенча алган белемнәрен гомумиләштерү hәм ныгыту.

б) Үстерү: Логик hәм фикерләү сәләтен үстерү.

в) Тәрбияви: Укучыларда дөньга фәнни караш, биология фәненә

кызыксыну тәрбияләү.

Кичәнең формасы: Интеллектуаль уен.

Кичәнең методы: Репродуктив, өлешчә эзләнү.

Җиhазлау: Уенда катнашачак hәр бала А,Ә, Б, В хәрефләре куелган

карточкалар әзерли. Викторина сораулары язылган карточкалар

булдырыла. Укучылар реклама паузасы өчен алдан концерт

номерлары өйрәнә.


Уен барышы.

Алып баручы. Укучылар, хәзер без " Кайсыгызның биология белгече буласы килә? уенын башлыйбыз. Уен тәртибе белән таныштырып үтәм. Аның сайлап алу турында сыйныфның барлык укучылары да катнаша.Сорауга иң беренче булып дөрес җавап биргән укучы әлеге уенда катнашу хокуны ала.Телевизион уендагы кебек үк, hәр сорауга җавап дүрт вариантта бирелә, тик аларның берсе генә дөрес. Дөрес җавапка -бер балл, ә ике җавапка - 2, өч җавапка - 3, дүрт җавапка - 3,5 ; биш җавапка - 4; ә алтыга - 4, 5; җиде җавапка 5 балл куела. Җиде сорау-га дөрес җавап биргән укучы җиңүче дип табыла.

Нәкь телевизион уендагыча, hәркем "залдан ярдәмгә" - әйтеп торуга исәп тота ала. Барлык укучыларда да - А,Ә,Б,В хәрефле карточкалар. Җавап биргәндә, hәр бала дөрес дип уйлаган вариант карточкасын күрсәтә. Ахырда җаваплар санала. Тавыш бирү нәтиҗәләре класс такта-сында диаграмма рәвешендә күрсәтелә.

"Дустыңа чылтыратып ал" - уенда катнашучы класстан берәр баланы үзенә ярдәмгә чакыры-рып ала, анысы бирелгән сорауга үзенең җавап вариантын әйтә.

Беренче сайлап алу туры.

Сорау. Тереклек ияләрен структур яктан катлаулана бару тәртибендә урнаштырыгыз.

А- организм, Ә- биоценоз, Б- биосфера, В- күзәнәк.

1 нче сорау. Барлык тере организмнарның берәмлеге -бу:

А- организм, Ә- күзәнәк, Б- челтәр, В- тукыма.

2 нче сорау. Кариотип- ул:

А- тамыр төбе, Ә- хромосомалар, Б- авыру исеме, В- коңгырт-кара күзле җан иясе.

3 нче сорау.Табигый сайланыш вакытында сайлап алу факторы ролен үти:

А- кеше, Ә - бер төркем галимнәр, Б- хайваннар, В- мохит шартлары.

4 нче сорау. Беренче эволюцион теориягә нигез салучы:

А- Карл Линней, Ә- Чарлз Дарвин, Б- Жан Батист Ламарк, В- А.Н. Северцов.

5 нче сорау. Коры җирдә беренче тапкыр үсә башлаган тамырсыз hәм яфраксыз үсемлек:

А- псилофитлар, Ә- трилобитлар, Б- мүкләр, В- лишайниклар.

6 нчы сорау. Эволюциянең төп хәрәкәтләндерүче көче:

А- үзгәрүчәнлек, Ә- яшәү өчен көрәш, Б- ясалма сайланыш, В- табигый сайланыш.

7 нче сорау. Ароморфоз:

А- морфофизиологик прогресс, Ә- әйләнә-тирәгә җайлашуның аерым очрагы, Б- билгеләрнең туры килмәү очрагы, В- исән калып, нәтиҗәдә үзеннән соң яшәү шартларына яхшырак җайлашкан нәсел калдыру процессы.

Реклама паузасы.

Икенче сайлап алу туры.

Сорау. Полеозой чоры периодларын хронологик тәртиптә урнаштырыгыз.

А- силур, Ә- кембрий, Б- девон, В- ордовик.

Икенче уен.

1нче сорау. Популяция:

А- популяр җырчылар төркеме, Ә- бер төргә кергән организмнар җыелмасы, Б- попугайлар токымы исеме, В- сайланыш төре.

2 нче сорау. Коацерват:

А- аерым төр тереклек иясе яшәгән биләмә, Ә- мезозой чоры периоды, В- беренче күзәнәк барлыкка килгән күп молекуляр комплекс.

3 нче сорау. Стегоцефал:

А- динозавр төре, Ә- чукканатлы балык, Б- борынгы бөҗәк, В- беренче җир-су хайваны.

4 нче сорау. Мимикрия:

А- ярдәмгә моктаҗ хайванның яклау тапкан яки ашарга яраксыз җанвар белән охшашлыгы, Ә- яшәү тирәлегенең охшашлыгы нәтиҗәсендә кардәш булмаган төрләр төзелешендәге охшашлык күренеше, Б- нәселдәнлек билгеләренең очраклы рәвештә үзгәрүе, В- сайланыш төре.

5 нче сорау. Әлеге галимнәрнең кайсысы тереклек билгеләре органның "күнекмәләр ясау" рәвешендә яисә бернинди күнегүләрсез барлыкка килә дип санаган.

А- Ч. Дарвин, Ә- Ч. Лайель, Б- К. Линней, В- Ж. Б. Ламарк.

6 нчы сорау. Ч. Дарвин яшәеш өчен көрәшнең иң киеренке формасы дип санаган:

А- төрле тереклек ияләре арасындагы көрәш, Ә- уңайсыз яшәү шартлары белән көрәш, Б- бер үк төргә кергән тереклек ияләре арасындагы көрәш, В- төрле класска кергән тереклек ияләре арасындагы көрәш.

7нче сорау. Иң гади күзәнәкләр беренче тапкыр кайчан барлыкка килгән:

А- моннан 1,5 млрд. ел элек, Ә- моннан 4,5 млрд. ел элек, Б- моннан 1 млрд. ел элек, В- моннан 3,5 млрд. ел элек.

Реклама паузасы.

Өченче сайлап алу туры.

Сисмематик берәмлекләрне катлаулана бару тәртибендә языгыз.

А- семьялык, Ә- төр, Б- ыруг, В-класс.

1 нче сорау. Төзелеше, килеп чыгышы белән охшаш булып, үзара иркен серкәләнеп, үрчемле буын биргән затлар берлеге:

А- семьялык, Ә- тип, Б- төр, В- төрдәш.

2нче сорау. Түбәндәге тереклек ияләренең кайсысы өчен тән төсе кисәтү төсе булып тора:

А- арыслан, Ә- камка, Б- хамелеон, В- крокодил.

3 нче сорау. Археоптерикс:

А- казу эшләре белән шөгыльләнүче галим, Ә- күбәләкләр төренең исеме, Б-хәзерге чор кошларның борынгы бабасы, В- хәзерге чор кошларның бер төре.

4 нче сорау.А.Н.Северцов фән өлкәсендә боларның кайсысын уйлап тапкан:

А- эволюциянең төп хәрәкәтләндерүче көчләрен, Ә- бинар номенклатураны, Б- төр үзгәрү теориясен, В- эволюция юнәлешләрен.

5 нче сорау. Дельфин белән акуланың гәүдә формасы бер үк булуының сәбәбе:

А- конвергенция, Ә- дивергенция, Б- якын кардәшлектә булуы, В- дельфиннарның мимикриясе.

6 нче сорау.Организмнарның hәм әйләнә- тирә арасындагы күптөрле hәм катлаулы мөнәсәбәтләр җыелмасын Ч. Дарвин ничек дип атады:

А- табигый сайланыш, Ә- ясалма сайланыш, Б- идеоадаптация, В- яшәү өчен көрәш.

7 нче сорау. Яралгыларның охшашлыгы законын уйлап тапкан галим:

А- Бэр, Ә- Лайель, Б- Опарин, В- Миллер.

Уен төгәлләнә. Җинүчеләргә hәм уенда катнашучыларга бүләкләр тапшыр

Краткое описание документа:

Максат: Укучыларның белем дәрәҗәсен, фикерләү сәләтен арттыру, әйләнә-тирәгә кызыксыну уяту, белемне мөстәкыйль табарга өйрәтү. Мәсьәләләре: а) Укыту:Укучыларның «Эволюцион тәгьлимат» темасы буенча алган белемнәрен гомумиләштерү hәм ныгыту. б) Үстерү: Логик hәм фикерләү сәләтен үстерү. в) Тәрбияви: Укучыларда дөньга фәнни караш, биология фәненә кызыксыну тәрбияләү. Кичәнең формасы: Интеллектуаль уен. Кичәнең методы: Репродуктив, өлешчә эзләнү. Җиhазлау: Уенда катнашачак hәр бала А,Ә, Б, В хәрефләре куелган карточкалар әзерли. Викторина сораулары язылган карточкалар булдырыла. Укучылар реклама паузасы өчен алдан концерт номерлары өйрәнә.
Автор
Дата добавления 20.03.2014
Раздел Биология
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров420
Номер материала 35619032058
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх