Инфоурок Другое КонспектыУрок по татарской литературе для 6 класса «Хезмәт төбе - хөрмәт»

Урок по татарской литературе для 6 класса «Хезмәт төбе - хөрмәт»

Скачать материал

 6 нчы сыйныфта әдәбияттан бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе

Нәбиева Вениза Тәлгать кызы,

Бөгелмә шәһәре 5 нче урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема: Хезмәт төбе – хөрмәт.

Максат: Балаларга хезмәтнең бәхет, шатлык, хөрмәт чыганагы икәнлеген төшендерү. Бәйләнешле сөйләм үстерү.  Хезмәткә ихтирам тәрбияләү.

Җиһазлау: аңлатмалы сүзлек, карточкалар, компьютер, мультимедиа

Дәрес барышы:

I,   Оештыру моменты.

II.   Дәрескә кереш.

Укучылар, чал тарихка күз салсак, бик борынгы заманнарда кешеләр, хайваннар кебек, көтү-көтү булып яшәгәннәр, торырга өйләре дә, кияргә киемнәре дә булмаган. Еллар уза торган, буыннар алмашынган, кешеләр җирне таяклар, кәйләләр, соңрак көрәкләр белән эшкәртеп, үсемлекләр үстерә башлаганнар, хайван тиреләреннән киемнәр тегеп кигәннәр. Эшли-эшли, уйлый-уйлый үзләре дә үзгәргәннәр, остара барганнар, берсеннән-берсе камилрәк эш кораллары уйлап тапканнар. Без белгән трактор, комбайн, машина, экскаваторлар, хәтта космик ракеталар - барысы да кешеләрнең тырыш хезмәт җимеше. Безнең бу дәрәҗәгә ирешүебездә хезмәтнең әһәмияте бик зур. Шуңа күрә бүгенге дәресебезнең темасын: " Хезмәт төбе – хөрмәт "- дип атадык. Без бүген төрле һөнәрләр, аларның үзенчәлекләре турында сөйләшербез. Тактага игътибар итегез әле, М.Җәлилнең "Хат ташучы" поэмасыннан өзекне дәреснең эпиграфы итеп алырга булдым.

Безнең илдә юк оятлы

Һәм кадерсез һичбер эш.

Һәрбер эштә син алдын һәм

Данлы булырга тиеш.

Ш.Өй эшләрен тикшерү

Өйдә мин сезгә әти-әниләрегезнең һөнәрләре турында кыскача язып килергә куштым. Тыңлап үтик әле.

VI. Бәйләнешле сөйләм үстерү.

    1. Укучылар, сез һөнәр сүзен ничек аңлыйсыз? (җаваплар тыңлана)

-   Аңлатмалы сүзлектә һөнәр сүзенә мондый төшенчә бирелә.

Кул көче белән нинди дә булса эшләнмәләр ясау, җитештерү өчен махсус күнекмә таләп итә торган эш, кәсеп.

    2.  Хезмәт куймыйча, һөнәр остасы булып булмый. Укучылар, искә төшереп китик, хезмәт, аны яратырга өндәгән нинди әсәрләр өйрәндек без сезнең белән? Экранга игътибар итегез әле.

 

Г.Тукай "Эшкә өндәү"

Н.Дәүли "Бәхет кайда була?"

А.Әхмәт "Үги кыз"

А.Алиш "Ялкаулык - хурлык, тырышлык - зурлык" (әсәрләрне искә төшерү, күзәтү, фикер алышу).

-    Г.Тукай шигырендә сүз нәрсә турында бара?

-    Н.Дәүли бу шигырендә безгә нинди киңәшләр бирә?

-    "Үги кыз" әсәре турында нәрсә әйтерсез?

-    А.Алиш безгә нинди киңәшләр бирә?

3. “Һөнәр исемнәрен беләсеңме?” уены.

- Һөнәр исемнәрен беләсезме икән, шуны сынап карыйк әле.  Хәзер мин сезгә хәрефләр күрсәтәм. Ә сез шул хәрефтән башланган һөнәр исеме әйтергә тиеш буласыз. Кем әйтә алмый, шул уеннан төшеп кала. (и, а, т, у)

4. "Кемгә нәрсә килешә"уены.

-  Укучылар, сез тагын нинди һөнәр исемнәре беләсез? Тактага һөнәр исемнәре яктыртыла.

-  Мин сезгә исемлектән бер һөнәр исеме атыйм. Сез бер-берегезгә игътибар белән карагыз. Сезнеңчә, кемгә бу һөнәр ныграк туры килә? Мин кул чабам, сез шул иптәшегезгә күрсәтәсез (укытучы, табиб, милиционер, шофер, банкир, сатучы).

Нәтиҗә.

    Киләчәктә нинди һөнәр сайласагыз да, ул үзегезгә, илебезгә файда китерерлек булсын. Әле сезгә булачак һөнәрегез турында ныклап уйланырга вакыт күп. Моның өчен тырышып укырга,
белем алырга, хезмәтне яратырга кирәк.

5.    Мин җөмләләр әйтәм, ә сез нинди һөнәр турында сүз барганын язып барыгыз.

Мәктәп җитәкчесе  -

Кырларда иген үстерүче –

Балаларга белем бирүче –

Бакчада гөлләр үстерүче -

Урамда тәртип саклаучы -

Кешеләрне дәвалаучы -

Автобуста,  трамвайда  билет  сатучы -

Җәнлекләрне, хайваннарны дәвалаучы -

Бал кортлары үрчетүче -

Машина йөртүче -

Ашханәдә аш пешерүче -

6. Хәзер Алия бер шигырь укып үтәр. Сез игътибар белән тыңлагыз. Сәфәрнең ялгышы нәрсәдә?

                                                                                    “ Болай бер эшсез

                                                                                      Өйдә ятканчы,

                                                                                      Әнием, арып,

Эштән кайтканчы,

                                                                                      Бик тәмле ашлар

Пешереп куйсам,

                                                                                      Сулар китереп,

                                                                                       Идәнне юсам,-

                                                                                       Бөтен өй эче

                                                                                       Нурланыр иде,-

      Дип  уйлый Сәфәр, -

Кыз булсам әгәр”.

-  Сәфәрнең ялгышы нәрсәдә? Ул нинди малай?

-  Ул өйдәге эшләрне кызлар гына эшләргә тиеш дип уйлый. Үзенең ялкаулыгын шуның белән акларга тырыша.

- Сезнең арада шундыйлар юкмы?

7. Бик яхшы. Укучылар, халкыбыз хезмәт турында бик күп мәкальләр уйлап чыгарган. Шуларны да искә төшереп үтик әле. Өйдә мин мәкальләр өйрәнеп килергә кушкан идем.

8.  Халкыбыз төрле һөнәр кешеләре турында җырлар да иҗат иткән. Тыңлап үтик әле. Нинди һөнәр ияләре турында икән бу җырлар? Шуңа җавап табарга тырышып карагыз. ("Чайкала иген кырлары", "Нәни гармунчы")

-    Беренче җырда нинди һөнәр иясе турында сүз бара? Ә иген үстерүдә тагын кемнәр катнаша? Җырны халкыбызның танылган җырчысы Т.Якупов башкара.

-    Икенче җырда нинди һөнәр турында җырлана? (Фикер алышу)

9. Мәкальләр темасын дәвам итеп, тагын бер эш башкарырбыз. Мин сезгә карточкалар таратам. Һөнәрләр турындагы мәкальләрне дәвам итәргә кирәк. Уклар ярдәмендә тоташтырыгыз.

Оста кулда...                                            һөнәр дә аз

Егет кешегә җитмеш төрле...                   үзе ашата

Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез...                        һөнәр бар

Һөнәр ашарга сорамый...                          акыллының акылы алтын

Һөнәрленең кулы алтын,...                       көн күрмәс

 

V.      Йомгаклау

Бүгенге  дәрескә йомгак итеп,  Г. Тукайның "Эш" шигырен тыңлап үтик әле. Бу шигырь безне нәрсәгә өйрәтә? (диск, компьютер)

Нинди генә һөнәр иясе булмасын, үз хезмәтен яратып, яхшы итеп башкарган, үзенең эше белән бик күпләрне бәхетле иткән затлар хөрмәткә лаек.

VI.      Өй  эше бирү.

«Минем булачак  һөнәрем» темасына кечкенә хикәя язып килергә.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Урок по татарской литературе для 6 класса «Хезмәт төбе - хөрмәт»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Управляющий рестораном

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

6 нчы сыйныфта әдәбияттан бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе. Дәреснең темасы «Хезмәт төбе - хөрмәт». Максатлар: балаларга хезмәтнең бәхет, шатлык, хөрмәт чыганагы икәнлеген төшендерү. Җиһазлау: аңлатмалы сүзлек, карточкалар, компьютер, мультимедиа сөйләм үстерү. Хезмәткә ихтирам тәрбияләү. Дәрес барышында алдагы елларда өйрәнгән белем һәм күнекмәләр камилләштерелә. Кызыксындыру максатында “Һөнәр исемнәрен беләсеңме?” , «Кемгә нәрсә килешә?» уеннары, мәкальләр, шигырьләр кулланыла.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 626 985 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 14.01.2013 2396
    • DOCX 53 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Набиева Вениза Талгатовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Набиева Вениза Талгатовна
    Набиева Вениза Талгатовна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 20617
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 70 человек из 35 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Руководство электронной службой архивов, библиотек и информационно-библиотечных центров

Начальник отдела (заведующий отделом) архива

600 ч.

9840 руб. 5900 руб.
Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Библиотечно-библиографические и информационные знания в педагогическом процессе

Педагог-библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 457 человек из 66 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Организация деятельности библиотекаря в профессиональном образовании

Библиотекарь

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 281 человек из 66 регионов

Мини-курс

Особенности патриотического воспитания

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Психология и профессиональное развитие

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Аномальное психологическое развитие и психологическая травма

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 27 человек из 14 регионов