Әдәби – тарихи конференция.
Тема:Туган
ягым- Әлки төбәге .
Максат:
Әлки җиренең төрле чорларга караган тарихы белән
кыскача таныштыру.
Әлки төбәгенең бүгенге
хәле турында информация бирү.
Туган ягыбыз –
Әлки төбәгенең горурлыклары булган әдәбият, сәнгать өлкәсендәге шәхесләрне
барлау.
Туган ягыбызга
мәхәббәт, кешеләренә карата хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау:
Татарстан картасы,
Әлки төбәге
картасы.
Презентация.
“Әллием,бәллием”
китабы.
Әлки төбәге
шагыйрь – язучыларының әсәрләреннән күргәзмә.
Дәрес – конференциянең
барышы.
1) Оештыру.
Дәреснең эпиграфы:
“
Әлки җире – изге җир”.
(Бикә Рәхимова сүзләре).
Бикә
Рәхимова турында искә төшереп алу.
2) Конференция
2 өлештән тора:
1) Фәнни
өлеш.
2) Гамәли
өлеш.
-Сәркатип сайлап
куябыз.
-Рәисе үзем
булырмын.(Укытучы үзе).
– Эш кәгазьләрен
өйрәнеп барабыз, быел беркетмә язарга өйрәндек. Сәркатип бүгенге конференциянең
беркетмәсен яза барыр – (бер укучы билгеләнә).
– Бикә Рәхимованың “Туган якларда” шигыре
укыла. (273 бит)
–
Әйдәгез үткән белән хәзергегә күпер салыйк
әле.
–
Без туган ягыбыз Әлкидә яшибез. “Әлки”
атамасы кайдан килеп чыккан соң? Бу турыда уйлап караганыгыз бармы?
-*1677-1678
елларда җир җитмәгәнлектән Зөя ягыннан Әлкәй Алкешев дигән татар һәм Биктубай
Килдыбаев дигән чуваш безнең якка килеп төшәләр. Әлкәй Алкешев хәзерге Түбән Әлкигә
төпләнә. Ул уңган кеше була, халык арасында авторитет казана. Ләкин төбәктә
2-3 ел гына яши, ә Әлки исеме мәңгегә кала.
Үзе киткәч тә ул яшәгән, эшләгән җирләрне Әлкәй җире дип атыйлар. Тора-бара бу
исем бөтен төбәккә күчә.
Әлкәй сүзеннән – Әлки атамасы килеп чыга.
3)-Шундый
атамалы төбәкнең тарихына күз салып карык әле.
-Укучылар,төбәкнең
төрле чорларга караган тарихлары турында информация эзләргә кушылган иде.
Укучылар
чыгыш ясыйлар.
1).
Бу җирләрнең борынгы тарихы.(беренче укучы).
2).
Әлки төбәге Болгар ханлыгычорында.(икенче укучы).
3).
Алтын Урда вакытында Әлки җире.(өченче укучы).
4).
Туган ягыбыз рус хакимнәре кулында чакта.(дүртенче
укучы).
5).
Районның бүгенге хәле.(бишенче укучы).
-
Әйе, гомуми рәвештә районыбыз турында шулар.
Ә
менә авылыбыз-Каргалы турында нәрсә әйтер идегез?
-Безнең
Карга авылы 1680 еллар чамасында формалашкан. Баштагы исеме Ахтач
булган. Авылда йомышлы татарлар яшәгән.-362 кеше, 60 йорт, керәшен татарлары -54
кеше – 5 йорт.
Бу
мәгьлүматлар 1795 елга карый.
1724
нче елларда авылдан 8 кеше. (йомышлы булгач) Бакуга Каспий буен яулап алуга
җибәрелгән.( Бүгенге көндә авыл “Әлки хәбәрләре” газетасыннан мәгълүмат укыла.)
4). Әйе, безнең авыл яши әле. Ә бит
районда җуелган авыллар да бар.
җуелган
авыллар (слайд) күрсәтелә.
– Шушындый тарихлы төбәк турында үзенең һәм безнең туган ягыбыз турында
Нәби ага Дәүли “Әлкием, әллием, бәллием” шигырен язган. Бу шигырьгә
Зиннур Гыйбадуллин көй иҗат иткән. Бу җыр районның гимны булып яңгырый.
– Без
дә тыңлап китик, кушылып җырлыйк.
– Без
җырның авторы- якташыбыз Н. Дәүли.
– Тагын
кемнәрне беләсез?
– Сезгә
үзебезнең төбәк шагыйрьләребезнең, язучыларыбызның әсәрләрен дә барларга
кушылган иде?
– Укучылар
шигырьләр укыйлар.
(Укытучы Касыйм Туйбактин турында сөйләп
үтә)
–
Үзебезнең туган ягыбыз шәхесләре, әлбәттә,
безнең як халкы турында тискәре фикердә була алмый, безнең төбәккә килеп кенә
киткән кешеләр дә туган ягыбыз һәм аның халкы турында җылы сүзләр әйтәләр.
Мәсәлән:М.
Шәймиев сүзләре. (слайд укыла)
– Укучылар, бүгенге дәрес – конференциядән
нинди белемнәр алдыгыз? Кечкенә генә үзенчәлекле диктант язып алыйк әле. Әлки
җирен беләсеңме?
(9 слайд – сораулар)
5)
Бүген без районыбызның үткәне, бүгенгесе турында сөйләштек.
Ә
киләчәге нинди булыр соң? Аңа нинди теләкләр телисез.
таратыла
. Теләкләрне язарга.
–
Бу теләкләр безгә конференциянең карарын
чыгарырга һәм сезгә өйдә кечкенә сочинение язарга да булышыр дип уйлыйм, чөнки
өйдә сезгә.
1)”
Туган ягым – Әлкием.”
2)” Әлки төбәге – кичә, бүген,
иртәгә” дигән темаларның берсенә
кечкенә сочинение язып килергә.
-
Ә хәзер сәркатип карар укый.
1)
Әлки төбәге турында материаллар туплауны
дәвам итәргә.
2)
Укучыларның Әлки турындагы эзләнүләрен
яхшы дип бәяләргә.
3)
Конференция
материалларын тулыландырып Әлкиебез турында альбом
чыгарырга.
Билгеләр
куела. Рәхмәт.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.