5 класс.
Магсумзянова
Фирдания Наиловна.
Дәрес темасы: БСҮ. Бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллану.
Дәреснең максатлары:
1. Белем бирү
максаты: укучыларның бәйлек һәм бәйлек сүзләр буенча алдагы дәресләрдә
өйрәнгән белемнәрен искә төшерү; сөйләмдә дөрес куллана белү күнекмәләре
булдыру.
2. Фикер
сәләтен үстерү максаты: укучыларның логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен,
иҗади активлыкларын һәм танып-белү күнекмәләрен үстерүгә ярдәм итү.
3. Тәрбияви
максат: аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.
Дәрес
барышы.
I.
Оештыру. Тел разминкасы.
-
Аня, узнай у Полины, какое у нее сегодня настроение?
-
Рәхмәт, яхшы. Полина. А ты узнай у Димы, какая сегодня
погода на улице?
-
...... Дима, спроси у Олега, есть ли в его портфеле циркуль?
-
..... Олег, спроси у Оли, есть ли возле ее дома магазин?
-
...... Оля, похвали Максима за то, что он на уроке
математики получил “5”.
-
...... Максим. Посоветуй Мише активно работать на уроках.
II.
Өй эшен тикшерү.
-
Укучылар, бүген без сезнең белән дәрестә бәйлек һәм бәйлек
сүзләрне кабатларбыз, алар белән җөмләләр төзербез, рәсем буенча эшләрбез,
үзегез шул рәсем буенча хикәя төзерсез һәм аны безгә укырсыз.Һәр командада
катнашучы укучыларның җавапларын бәяләүче укучыларны билгеләп куябыз.(.....)
-
Ә хәзер әйдәгез өй эшен тикшереп алыйк. Сезгә өйдә үзегез
турында сөйләргә кирәк иде. Һәр дәрестә кем белән утырасыз, шуны әйтергә кирәк
иде. Әйдәгез хәзер үзегезнең иңбаш партнерга шуларны сөйләгез. Һәрбер партнерга
1әр минут вакыт бирелә.Минут беткәч, кыңгырау шылтырый һәм икенче партнер сөйли
башлый. Өй эшен сөйләүне чәче озынрак партнер башлый. (укучылар бер-берсенә
сөйлиләр).(ТАЙМД ПЭА ШЭА )
-
1-2-3 укучының җавабы тыңланыла.
III.
Бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллану.
-
Ә хәзер укучылар әйдәгез өстәлдәге кәгазь битләрен алып
сәгать рәсеме ясыйк һәм вакытларга очрашу билгелик. Моның өчен сезгә ике минут
вакыт бирелә.(кыңгырау шылтырый). (КЛОК БАДДИС) (слайд)
(2
минут вакыт эчендә)
-
Укучылар, сәгать рәсемен өстәл кырыена алып куябыз. Ә хәзер
без сезнең белән эшне дәвам итәбез. Беренче партнер өстәлдәге бер бит ала, аны
икегә бүлә һәм иңбаш партнерына бирә. Алар икесе бу битне тагын бүләләр һәм
биткә бит партнерына бирәләр. Һәр партнер кулындагы кәгазьне тагын яртыга бүлә
һәм өстәл уртасына куялар. Икенче партнер тагын бер бит кәгазь ала, икегә бүлә
һәм иңбаш партнерына бирә, алар аны икегә бүләләр һәм биткә бит партнерга
тапшыралар. Шуннан соң 4 нче партнер бу битне икегә бүлә һәм аның берсен өстәл
уртасына куя.Калганнарын читкә алып куя.
-
Укучылар, һәр өстәл уртасында 9 кечкенә кәгазь ята. Шул
кәгазьләргә һәр укучы берәр бәйлек сүз яза(4 сүз) һәм биш мәктәп темасына
караган сүз. Беренче партнер яза башлый, сүзне әйтә, яза һәм өстәл уртасына
куя.шул тәртиптә чиратлап 9 кәгазьгә язалар. Аннан соң 3 партнер бөтен 9
кәгазьне ала һәм бутый һәм өстәл уртасына түбәндәге тәртиптә куя. (ТИК
–ТЭК-ТОУ) (слайд)
-
Хәзер укучылар үрнәк буенча сез шул кәгазьләрдә язылган
сүзләрдән 3 җөмлә төзисез. Өстәл кырыенда кәгазьләр ята. Шунда язасыз. (1 мин,
30 секунд)
-
1-2-3 укучы тыңланыла.
-
ДИНАМИЧЕСКАЯ ПАУЗА.
-
Ә хәзер укучылар А партнерлары басалар һәм
түгәрәк ясыйлар. Б партнерлары басалар һәм тышкы түгәрәк ясыйлар. (слайд) (ИНСАЙД-АУТСАЙД СЁКЛ)
Эчке түгәрәк
сулга карап, ә тышкы түгәрәк уңга карап басалар. Мин сезгә сорау бирәм. Сез шул
сорауга җавап биреп атлыйсыз һәм дөрес җавапны әйтеп барасыз.
-
1 нче сорау: Татар телендә
ничә килеш бар? (6 адым ясыйлар һәм килеш исемнәрен әйтеп баралар. )
Туктагач, бер-берсенә кул бирәләр. Мин сезгә сорау бирәм: как ты скажешь о том, что на
уроке математики Тимур сидит один. Сезгә 3-5 секунд вакыт уйларга бирелә.
Кемнең туган көне 10 нчы числога кадәр, шул җавап бирә.
-
2 нче сорау: Бер атнада
ничә көн? (7 адым ясыйлар һәм көн исемнәрен әйтеп баралар. ) Туктагач,
бер-берсенә кул бирәләр. Мин сезгә сорау бирәм: спроси
о том, на каком уроке ваш класс делится на две группы?
Сезгә 3-5
секунд вакыт уйларга бирелә. Кемнең буе озынрак, шул җавап бирә.
-
3 нче сорау: кыш фасылында ничә ай бар? (3 адым
ясыйлар һәм ай исемнәрен әйтеп баралар. ) Туктагач, бер-берсенә кул бирәләр.
Мин сезгә сорау бирәм: как ты скажешь о том, что
дверь напротив окна. Сезгә 3-5 секунд вакыт уйларга бирелә. Кемнең
исемендә хәрефләр күбрәк, шул җавап бирә.(урыннарына утыралар)
IV.
Ныгыту.
-
Укучылар, сез тактада бүлмә рәсеме күрәсез. Бу рәсемнәр
өстәлләрегездә дә ята. Хәзер сез бу рәсем буенча 2 җөмлә төзисез һәр партнер. (......вакыт бирелә)
-
Хәзер сез шул җөмләләр белән сәгать 3 кә билгеләнгән
партнер белән очрашасыз һәм язылган җөмләләрегез белән уртаклашасыз һәм
үзегездә булмаган җөмләләрне язып аласыз. (һәр парнерга
1әр минут вакыт бирелә).(РЕЛЛИ РОБИН) (КЛОК БАДДИС)
-
Хәзер сәгать 6 га билгеләнгән партнер белән очрашасыз һәм
язылган җөмләләрегез белән уртаклашасыз һәм үзегездә булмаган җөмләләрне язып
аласыз. (һәр парнерга 1әр минут вакыт бирелә). (РЕЛЛИ
РОБИН)
-
Хәзер, укучылар, бу рәсем буенча язылган җөмләләрне бергә
туплап хикәя төзисез.Һәр команда бер хикәя төзи. (3
минут вакыт бирелә).
(КОННЕКТ-ЭКСТЕНД-ЧЭЛЭНДЖ)
-
Берничә командадан теләүче укучылар үз хикәяләрен укыйлар.
V.
Дәресне йомгаклау.
-
Билгеләр кую. Командада җаваплы булган кешеләргә сүз бирелә.
-
.........
-
Өйгә эш бирү. Үз бүлмәң турында бәйлек сүзләрне кулланып
сөйләргә.
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.