Исследовательская работа.

Найден 61 материал по теме

Исследовательская работа

    DOCX

Предпросмотр материала:

 

 

                 

                

 

 

               Фәнни-эзләнү эше

 

        Тема: “Бүлмә гөлләре”.

            

           .

 

 

 

 

 

                                                                Башкарды: Арча районы     

                                                           Казиле башлангыч мәктәбенең

                                                           4 сыйныф укучысы  Арсаева

                                                           Чулпан Тамир кызы

         

 

                                                        Фәнни җитәкчесе:Арча районы         

                                                         Казиле башлангыч мәктәбенең    

                                                         1 категорияле башлангыч

                                                                  сыйныфлар укытучысы

                                                                 Сәгъдиева Халисә Камил кызы.

                      

                              

 

                           2013 ел

 

1.      Сабын суы әзерләдем. Шул су белән яфракларын йомшак салфетка ярдәмендә сөрттем.

2.      Календула төннәтмәсен дә сибеп карадым..

   Нәтиҗәдә,файдалы киңәшләрне кулланып мин, көтелмәгән уңышка ирештем. Гөлем сафланып, шаулап үсүен дәвам итте.

    Кышкы каникул чорында мин дус-ишләрем арасында гөлләр турында тест үткәрдем.

Нәтиҗәдә барысы да диярлек гөлләрне бик нык яраталар,күп беләләр, аларга карата уңай фикердә.

1нче тәҗрибә:

Мәсәлән, картайган гөлнең яфрагын өзеп алып, сулы стаканга салып куйсаң, ул озакламый тамыр җибәрә. Һәм шул тамырланган  ботакны уңдырышлы туфракка  утыртсаң, бик тиз тамыр җибәреп үсеп китә. Ә гөлнең яфрагын өзеп, турыдан-туры балчыкка утыртсаң, көтелгән уңыш уңай нәтиҗә бирмәскә  дә мөмкин. Шулай итеп, гөлне суда тамырландыру-бик яхшы ысул. 

2 нче тәҗрибә: Мәсәлән, орлыкны һәм гөл  бүлбесен генә алыйк. Орлыкны туфракка чәчәсең һәм бик озак вакыттан соң гына тишелергә мөмкин, яки бөтенләй тишелми. Ә бүлбедән үсеш алган гөл тизрәк төп бикли  һәм яхшырак үсеш ала. Нәтиҗәдә, бүлбе-ышанычлырак.

Кадерле дусларым! Гөлләрне яратыгыз, тәрәзә төбе тутырып матур гөлләр үстерегез, аларның матур чәчәкләрен карап кешенең күзләре иркәләнсен, күңелләрен баетсын, аларга карап  соклансыннар. Гөлләр яраткан кешенең күңелендә бервакытта да начарлык булмый, гел яхшылык, изгелек кенә чәчәк ата.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                Эчтәлек

 

1.     Кереш

2.     Гөлләрнең кеше тормышында әһәмияте

3.     Булмә гөлләренең төрләре

4.     Гөлләрнең дәвалау үзлеге

5.     Гөлләрне тәрбияләү

6.Гөлләрне төрле авырулардан саклау

7.Тест

8.Гөлләрне үрчетү

9.Гөлләр матурлык чыганагы(йомгаклау)

        10.Кулланган әдәбият

        11.Презентация

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 Эшемнең төп максаты:  кеше тормышында гөлләрнең әһәмиятле   

 булуын дәлилләү.

           Тикшерү объекты: гөлләр.

           Тикшерү методлары: иҗади эзләнү;тәҗрибә ясау.

            Бурычлар: гөлләр турында төрле чыганаклардан белешмә алу; тәҗрибә

  туплау; гөлләр турында башкаларның фикерләрен тыңлау.

 

                                                1  Кереш

      Табигатьтә терек һәм терек булмаган предметлар үзара бик нык бәйләнештә тора. Мәсәлән, терек табигатькә кергән бүлмә гөлләрен генә алыйк. Аларның нинди төрләре генә юк! Гөлләрне кем генә яратмый икән? Шәхсән, мин үзем гөлләрне бик нык яратам һәм аларга карап сокланам. Якыннарымның туган көненә дә күбрәк үзем үстергән гөлләрне бүләк итәргә тырышам. Шуңа күрә дә мин бүлмә гөлләре турында күбрәк белергә, эзләнергә телим.

                                                2 Гөлләрнең әһәмияте

 Әнием һәм мине укыткан укытучым әйтә: “Бүлмә гөлләре һаваны гына чистартып калмый, ә өй өчен энергия белән баета, яхшы кәеф бирә, күңелләрне күтәрә һәм матди уңыш та китерә”-диләр. Һәм мин чыннан да уйлана һәм кызыксына башладым. Хәтта, күз алдыма берничә сорау да килеп басты:

-Аларның нинди төрләре була?

-Корымас өчен нишләргә?

-Аларны үстерү өчен нинди җайланмалар кирәк?

 

 

 

 

 

 

 

 

3Бүлмә гөлләренең төрләре

 

                      

          яфраклы                                үрмәле                               чәчәкле

              

                            4Гөлләрнең дәвалау үзлеге

 

Чыннан да, гөлләр нинди дәвалау үзлегенә ия соң? Кешеләргә нинди файда китерә? Мәсәлән, яран гөле-колак сызлавын ала.  Коланхоэ-теш сызлавын, тамак авыруыннан файдалы. Алоэ гөле- төрле үлекле җәрәхәтләрне дәвалый. Алтын мыек гөлен-буыннар сызлаганда кулланалар. Димәк, бу гөлләр аптекадагы даруларны алыштыралар.

            

  коланхоэ                         яран гөле                                    алоэ гөле

 

 

 

                           5 Гөлләрне тәрбияләү

 

    Бездә үсә торган бүлмә гөлләре-җылы як үсемлекләре. Кайберләренең ватаны-дымлы тропик урманнар, ә икенчеләренең-сусыз чүлләр. Алар анда рәхәтләнеп табигать кочагында үсәләр. Бүлмә гөлләре һәрвакыт гөрләп үссен өчен, аларны дөрес утыртырга һәм белеп тәрбияләргә кирәк.

а) бүлмә гөлләренең күбесен яктыга куярга кирәк;

б) гөлнең туфрагы һәрвакыт җиңелчә дымлы булырга тиеш;

в) җылымса су сибәргә кирәк;

г) гадәттә бүлмә гөлләренә суны җәй айларында көн саен яки көн аралаш, кыш көне-сирәгрәк сибәләр;

д) туфрак чәчрәп сибелмәсен өчен, су сипкечне чүлмәк өстендә бик биек тотмаска кирәк;

е) су сипкәннән соң, туфрак бераз кипкәч, аны кечкенә таяк ярдәмендә йомшарталар.

Безимени-2.jpg

       Тамырларга зыян салмас өчен, туфракны чүлмәк кырыйлатып, өстән-өстән генә йомшартырга кирәк.

        

 

 

6        Гөлләрне төрле авырулардан ничек сакларга?

Чыннан да, гөлләрнең нинди авырулары була? Аларны төрле чирләрдән ничек сакларга? Безнең мәктәптә үсеп утырган матур гөлләрнең берсенә ябышкаклы тлә төште. Һәм бу гөлнең мондый  чире турында газета-журналлардан авыруга каршы дәва эзләп таптым.Тәҗрибә үткәрдем.

3.     Сабын суы әзерләдем. Шул су белән яфракларын йомшак салфетка ярдәмендә сөрттем.

4.      Календула төннәтмәсен дә сибеп карадым..

   Нәтиҗәдә,файдалы киңәшләрне кулланып мин, көтелмәгән уңышка ирештем. Гөлем сафланып, шаулап үсүен дәвам итте.

  

 

 

                                               7 Тест

      Кышкы каникул чорында мин дус-ишләрем арасында гөлләр турында тест үткәрдем.

1.     Гөлләр минем өчен нәрсә ул?

а) матурлык чыганагы;

б)һаваны кислородка баеталар;

в) дәвалыйлар.

             2.Мин нинди гөлләр яратам?

а) чәчәкле;

б) яфраклы;

в) үрмәле.

             3.Мин тәрәзә төбендә нинди гөлләр үстерер идем?

а) энәле;

б) чәчәкле;

в) эре яфраклы.

            4.Гөлләр кеше өчен нинди файда китерә?

а) һаваны сафландыралар;

б) бүләк итү өчен;

в) бернинди файдасы юк.

            5.Кояшлы көннәрдә ничек тәрбияләргә?

а)су сибәргә;

б) яктылыктан качырырга;

в) төпләрен йомшартырга.

Нәтиҗәдә барысы да диярлек гөлләрне бик нык яраталар,күп беләләр, аларга карата уңай фикердә.

                   8 Гөлләрне үрчетү ысуллары.

 

1нче тәҗрибә:

Мәсәлән, картайган гөлнең яфрагын өзеп алып, сулы стаканга салып куйсаң, ул озакламый тамыр җибәрә. Һәм шул тамырланган  ботакны уңдырышлы туфракка  утыртсаң, бик тиз тамыр җибәреп үсеп китә. Ә гөлнең яфрагын өзеп, турыдан-туры балчыкка утыртсаң, көтелгән уңыш уңай нәтиҗә бирмәскә  дә мөмкин. Шулай итеп, гөлне суда тамырландыру-бик яхшы ысул.                   

 

                  

2 нче тәҗрибә: Мәсәлән, орлыкны һәм гөл  бүлбесен генә алыйк. Орлыкны туфракка чәчәсең һәм бик озак вакыттан соң гына тишелергә мөмкин, яки бөтенләй тишелми. Ә бүлбедән үсеш алган гөл тизрәк төп бикли  һәм яхшырак үсеш ала. Нәтиҗәдә, бүлбе-ышанычлырак.

 

Безимрени-2.jpgБезимепрни-2.jpgБезимерни-2.jpg

 

 

 

                                        9  Гөлләр матурлык чыганагы

Йомгаклау.

 

     Кадерле дусларым! Гөлләрне яратыгыз, тәрәзә төбе тутырып матур гөлләр үстерегез, аларның матур чәчәкләрен карап кешенең күзләре иркәләнсен, күңелләрен баетсын, аларга карап  соклансыннар. Гөлләр яраткан кешенең күңелендә бервакытта да начарлык булмый, гел яхшылык, изгелек кенә чәчәк ата.

                                  Файдаланган әдәбият

1.Ирек мәйданы №2,2013 ел

2.Электрон челтәр

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Краткое описание материала

1. Сабын суы әзерләдем. Шул су белән яфракларын йомшак салфетка ярдәмендә сөрттем. 2. Календула төннәтмәсен дә сибеп карадым.. Нәтиҗәдә,файдалы киңәшләрне кулланып мин, көтелмәгән уңышка ирештем. Гөлем сафланып, шаулап үсүен дәвам итте. Кышкы каникул чорында мин дус-ишләрем арасында гөлләр турында тест үткәрдем. "Нәтиҗәдә барысы да диярлек гөлләрне бик нык яраталар,күп беләләр, аларга карата уңай фикердә. "1нче тәҗрибә: Мәсәлән, картайган гөлнең яфрагын өзеп алып, сулы стаканга салып куйсаң, ул озакламый тамыр җибәрә. Һәм шул тамырланган ботакны уңдырышлы туфракка утыртсаң, бик тиз тамыр җибәреп үсеп китә. Ә гөлнең яфрагын өзеп, турыдан-туры балчыкка утыртсаң, көтелгән уңыш уңай нәтиҗә бирмәскә дә мөмкин. Шулай итеп, гөлне суда тамырландыру-бик яхшы ысул. "2 нче тәҗрибә: Мәсәлән, орлыкны һәм гөл бүлбесен генә алыйк. Орлыкны туфракка чәчәсең һәм бик озак вакыттан соң гына тишелергә мөмкин, яки бөтенләй тишелми. Ә бүлбедән үсеш алган гөл тизрәк төп бикли һәм яхшырак үсеш ала. Нәтиҗәдә, бүлбе-ышанычлырак. Кадерле дусларым! Гөлләрне яратыгыз, тәрәзә төбе тутырып матур гөлләр үстерегез, аларның матур чәчәкләрен карап кешенең күзләре иркәләнсен, күңелләрен баетсын, аларга карап соклансыннар. Гөлләр яраткан кешенең күңелендә бервакытта да начарлык булмый, гел яхшылык, изгелек кенә чәчәк ата.

Исследовательская работа

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Автор материала

Сагдиева Халиса Камилевна

ВоспитательГПД

  • На сайте: 10 лет и 4 месяца
  • Всего просмотров: 3998
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 3
  • 3998
    просмотров
  • 3
    материалов
  • 0
    подписчиков

Об авторе

Категория/учёная степень: Первая категория

Место работы: МБОУ "Нижнеметескинская СОШ"

Мин, Арча районы,Түбән Мәтәскә урта мәктәбендә башлангыч сыйныфларда озынайтылган көн группасы тәрбиячесе булып эшлим.Бу өлкәдә эшләвемә бу елны 2 ел булды.Моңарчы башлангыч сыйныфларда укыттым. Эшемне,укучы балаларны,хезмәттәшләремне бик яратам.Төрле конкурсларда,чараларда актив катнашам. Барлык укучыларымның сау-сәламәт булуларын телим.

Подробнее об авторе
Подробнее об авторе

Настоящий материал опубликован пользователем Сагдиева Халиса Камилевна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт.

Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: