Кояш гомере телим мин, Әнием сиңа (внеклассное мероприятие)

Найдено 60 материалов по теме

Внеклассное мероприятие «Кояш гомере телим мин, Әнием сиңа»

    DOCX

Предпросмотр материала:

Кояш гомере телим мин, Әнием сиңа!

 

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле әниләр, әбиләр, килгән кунаклар, укучылар!

Бер күрешү – үзе бер гомер дип

Бабайлар бит юкка әйтмәгән.

Бер очрашып серләр бүлешү –

Бу гадәтләр әле бетмәгән.

Бүген без, сезнең белән, көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге хатын-кызларда икәнеә расларбыз. Сезне шул җир йөзен бизәгән халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез. Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә.

Яз – безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт.

Яз сулышы гаиләгезгә муллык алып килсен, күңелләрегезгә сабырлык, барчагызга саулык китерсен.

Ходай сезне үз шәфкатьлелеге, рәхимлегеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез ямьле, аш-суларыгыз тәмле, бәйрәмегез мөбәрәк булсын. 

 

Җыр. “Яз килә”.

 

1 нче укучы. Бүген бәйрәм - әнием бәйрәме

Бүләк итәрмен чәчәк бәйләме.

Кайдан соң алырга

Бар тирдә ап-ак кар.

Мин беләм чәчәкне

Ясарга кәгазь бар.

Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч, шат бүген.

Бүген әни бәйрәме,

Сигезенче март бүген.

 

Җыр. “Әниләр бәйрәме”.

 

2 нче укучы. Бүген - әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

 

3 нче укучы. Күтәренке күңелле,

Бар да көләч, шат бүген.

Күктә кояш елмая,

Яшералмый шатлыгын.

 

4 нче укучы. Кояш белгән, каян күргән

Кояш елмаеп көлә.

Ямьле яз белән бергәләп

8 нче Март килә.

 

5 нче укучы. Аяз күктән шат елмаеп

                       Балкый мартның кояшы.

                       Мәңге яшәсен әниләр,

                       Булсын тормышлар яхшы.

 

6 нчы укучы. Бусагада инде 8 Март –

                       Ә күңелдә хисләр бәйләме

                       Яздай балкып, кояштай нур сибә

                       Әниләрнең якты бәйрәме.

 

7 нче укучы. Әнием сиңа багышлап

                       Җырлыйм бу җырымны.

                       Мин сиңа бу җырда

                       Ачам бар җанымны.

 

Җыр. “Кояш гомере”.

 

Алып баручы. Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп назлап әйтәбез, күңелләребездәге бөтен рзхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән газиз әниебезгә дәшәбез. Халык ана хакын хаклауны алла хакын хаклауга тиңли.

Балагызның берәве сез,

Гаиләгезнең йөрәге сез,

Иминлекнең терәге сез,

Һәркемнең кирәге сез.

Сез чаялар, сез батырлар,

Сез дөньяда иң матурлар.

Сез булганга тормыш ямьле,

Сез булганга яшәү гамьле.

 

8 нче укучы. Әнием... Бу сүз бары тик биш хәрефтән генә тора, ләкин аның мәгънәсе тирән, дөньядагы иң зур кыйммәтне үз эченә ала ул.

 

9 нчы укучы. Әнием – минем иң якын, иң яраткан кешем. Аннан башка дөнья буш.

10 нчы укучы. Ана – бәхет, шатлык өләшүче, Ана – безнең сүнмәс маяк ул.

                       Кайгыда да, һәрчак шатлыкта да

                       Балаларым дип торучы.

 

11 нче укучы. Бу дөньяда иң кадерле,

                        Иң яхшы кеше - әни!

                        Бел кадерен әниләрнең

                        Хөрмәтлә һәм бел зурлый.

 

12 нче укучы. Һәркемгә дә газиз әни

                         Әни сүзе - изге сүз.

                         Күпме наз һәм нур сибелә

                         Бу гади сүз үлемсез.

 

13 нче укучы. Әни, әнкәй, син бит минем берәү

                        Йөрәгемнең иң-иң түрендә.

                        Күңел җылың, якты йөзең белән

                        Маягым бул гомер-гомергә.

 

14 нче укучы. Әниләрнең назы белән

                         Без керәбез һәр көнгә

                         Кояш кирәк җир йөзенә,

                         Әни кирәк һәркемгә.

 

Җыр. “Әни кирәк”.

 

15 нче укучы. Дөньяда иң газиз кеше –

                        Әниләр, һәркем белә.

                        Аларның җылы сүзләре

                        Җанга рәхәтлек бирә.

16 нчы укучы. Әни бит ул – изге кеше,

                         Изгеләрнең изгесе.

                         Аннан башка тормыш бармый,

                         Әни – тормыш көзгесе.

 

17 нче укучы. “Әни” диеп, җылы итеп,

                         Эндәшә һәрбер бала.

                         Һәрбер кеше шатланадыр

                         Әни барга дөньда.

 

18 нче укучы. Бүген олы бәйрәм –

                        Әниләр бәйрәме.

                        Китерегез аларга

                        Ак гөлләр бәйләме.

 

19 нчы укучы. Бирегез аларга

                         Җан – күңел җылысын.

                         Әйтегез, әйтегез

                         Рәхмәтнең олысын.

 

20 нче укучы. Әниемне котлыймын

                         Әниләр көне белән.

                         Матур теләкләр телимен,

                         Назлы битеннән үбәм.

 

21 нче укучы. Синнән үрнәк алам һәрчак,

                        Әнием рәхмәт сиңа.

                        Сәламәт бул, бәхет телим,

                        Миннән теләк шул сиңа...

 

22 нче укучы. Әнкәйнең дә бүген чырае шат,

                        Гөлләр алып килгән яз кебек,

                        Нәрсә генә бүләк итсәм дә мин

                        Аның хөрмәтенә аз кебек.

 

23 нче укучы. Мөмкин булса, җыеп учларыма

                         Бирер идем кояш нурларын,

                         Әни кеше генә кочагында

                         Назлый белә кызын, улларын.

 

24 нче укучы. Мөмкин булса, менеп зәңгәр күккә

                        Йолдыз сузар идем кулына.

                        Әни кеше генә җан сулышын

                        Өрә синең гомер юлыңа.

 

25 нче укучы. Олыгайгач та аңа табынып мин

                         Чал чәченә башны иярмен.

                         Олы бүләгемне сузган чакта:

-         Озын гомерле бул! – диярмен.

 

26   нчы укучы. Өй түренә утыр, әни,

                        Бүген синең бәйрәмең.

                        Сиңа бүген бәйрәмгә,

Мин бүләк әзерләдем.

 

Җыр. “Гөлләрем – гөлкәйләрем”.   

 

 

 

Әлмәт муниципаль районы Сөләй урта мәктәбенең

башлангыч сыйныф укытучысы Хайбрахманова Эльвира Габделмәҗит кызының үткәргән класстан тыш чарасы.

 

Кояш гомере телим мин,
Әнием сиңа!

 

Март, 2008 ел.                                      

Краткое описание материала

Алып баручы. Хәерле көн, хөрмәтле әниләр, әбиләр, килгән кунаклар, укучылар! Бер күрешү – бер бүген. Бүген әни бәйрәме, Сигезенче март бүген.Җыр. “Әниләр Бүген - әниләр җирдә тантана. Кояш бүген. Күктә кояш елмая, Яшералмый шатлыгын. каян елмаеп көлә. Ямьле яшәсен әниләр, Март – Ә күңелдә хисләр бәйләме Яздай нурякты бәйрәме. 7 нче укучы. Әнием сиңа багышлап Җырлыйм бу җырымны. Мин сиңа бу җырда бар җанымны. Җыр. “Кояш гомере”. Алып баручы. әнием, әнкәй! Кадерләп назлапяныбызда булган, Олы бүләгемне сузган чакта: - Озын гомерле бул! – диярмен. 26 нчы укучы. Өй түренә утыр, әни, Бүген синең бәйрәмең. Сиңа бүген бәйрәмгә, Мин бүләк әзерләдем. Җыр. “Гөлләрем – гөлкәйләрем”.

Внеклассное мероприятие «Кояш гомере телим мин, Әнием сиңа»

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Автор материала

Хайбрахманова Эльвира Габделмазитовна

учитель

  • На сайте: 10 лет и 4 месяца
  • Всего просмотров: 4986
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 6
  • 4986
    просмотров
  • 6
    материалов
  • 0
    подписчиков

Об авторе

Категория/учёная степень: Первая категория

Место работы: МБОУ "Сулеевская ООШ им. Р.Г. Галеева"

Я закончила Бугульминское педагогическое училище 1991 года. Начала работать 1991 года в село Сулеево Альметьевского района Республики Татарстан. В 2009 году окончила Восточно-экономическую гуманитарную академию. Имею первую категорию. Очень люблю разгадывать кроссворды, участвую в различных конкурсах.

Подробнее об авторе
Подробнее об авторе

Настоящий материал опубликован пользователем Хайбрахманова Эльвира Габделмазитовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт.

Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: