Инфоурок Начальные классы КонспектыЗащта проектной работы «Туган ягымны өйрәнәм!»

Защта проектной работы «Туган ягымны өйрәнәм!»

Скачать материал

Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы

Котлы Бүкәш урта мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Проект эше

«Туган ягымны өйрәнәм!»

 

 

2б сыйныф укучылары белән башкарылган эш

Укытучы: Фәтхетдинова Рәфидә Мәгъсүм кызы, югары категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

2012/2013нче уку елы

Аңлатма язуы

Яңа стандартларга күчү барышында укучы шәхесен күпкырлы үстерүдә дәрестә, дәрестән тыш эшчәнлектә төрле инновацияле технологияләр кулланыла. Балаларны үз илләрен яратучы көчле рухлы шәхесләр итеп тәрбияләү өчен дәресләр белән беррәттән дәрестән тыш эшчәнлекнең дә роле зур.

«Туган ягымны өйрәнәм!» эшчәнлегенең программасы  менә шушы проблемаларны, таләпләрне хәл итү максатыннан төзелде. Бала көннең күп өлешен мәктәп диварлары арасында үткәрә. Укучының физик, психик сәламәтлеге турында  кайгырту, аны саклау максатыннан “Туган якны өйрәнү” эшчәлеген мавыктыргыч итеп кызыклы очрашулар, файдалы әңгәмәләр, сәяхәт – экскурсияләр, җырлы – биюле уеннар, эзләнү эшләре аша һәм күп төрле эш алымнарыннан файдаланып үткәрергә була.

Халкыбызның тарихын белү, аңлау, телен – динен хөрмәт итү, милләт өчен борчылу, гореф – гадәтләрен, җыр – моңнарын күңел аша үткәрү бала зиһенен баета, күңел офыгын киңәйтә. Туган як турында өйрәнгәндә әби – бабаларыбызның мәгънәле тормышын күрсәткән шөгыльләрен, һөнәрләрен, гореф – гадәтләрен балалар күңеленә салып калдыру кирәк. 

Рухи байлык – ул бик киң төшенчә. Аңа сәнгатьнең барлык төрләре – халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән гореф – гадәтләре, әхлак кагыйдәләре, тормышның һәр өлкәсендә тупланган халык акылы, аның тормыш тәҗрибәсе керә. Ләкин үз халкыңның бу байлыгын бөтен нечкәлеге белән аңлау һәм үзләштерү, яшәгән нигезеңне, авылыңны өйрәнеп белүдән башка мөмкин түгел. Шуңа күрә туган төбәгеңнең тарихын өйрәнү игелекле эшләрнең берседер.

Теманың актуальлеге

1. Туган якны өйрәнү – балаларда милләтебез белән горурлану хисе тәрбияли. Татарның милли сыйфатлары белән танышу мөмкинлеге бирә. Милли сыйфатлар: мөстәкыйльлек, татарның башка халыклар белән аралаша белүе, мәгьрифәтле, кунакчыл, чиста – пөхтә, батыр, бай тормышлы булуы, сәүдә эшенә хирыслыгы  ул. Башлангыч мәктәп -  балаларны һәрьяклап үстерүгә нигез сала һәм Ватанга мәхәббәт, туган авылга, кешеләргә хөрмәт тәрбияләргә бурычлы. Бу бурычны хәл итүдә ана теле, уку, әйләнә - тирә һ.б. фәннәр белән беррәттән «Туган ягымны өйрәнәм!» эшчәнлегенең  роле зур. Бу  балаларның һәрьяклап, күпкырлы  үсешенә ирешергә зур мөмкинлек тудыра. Эшчәнлектә балаларның мөстәкыйль фикер йөртүен, буш вакытларын дөрес үткәрүләрен, аларның кызыксынучанлыгын, эзләнүчән, игътибарлылыгын үстерүдә һәм аңа җитәкчелек итүдә мөмкинлек туа.

2. Теманы укучылар үзләре сайлап алдылар, бу эшчәнлектә иң зур этәргеч булып тора.

     Максат: Балаларда туган ягыбыз, милләтебез белән горурлану хисе тәрбияләү.

Бурычлар:

1.     Яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, балаларның мөстәкыйльлеген үстерү.

2.     Балаларның иҗади активлыгын, иҗади сәләтен күрү, ачу, аларны үстерү юлларын табу.

3.     Предметара бәйләнешләр булдырып, фикерләү сәләтләрен үстерү, алынган белем – мәгълүматларны  камилләштерү, киңәйтү, бер системага салу.

4.     Балаларны күзәтергә, эзләнергә, фикерләргә, шул фикерне ачык итеп әйтә белергә, проект эшендә куллана белергә  өйрәтү.

5.     Эстетик тәрбия бирү. Сөйләм культурасына, үз – үзенә таләпчәнлек, намуслылык, ныклы һәм тәвәккәл холык, зәвыклы балалар тәрбияләү.

6.     Китап өстендә эшләргә өйрәтү. Танып – белү, образлы һәм логик фикерләү сәләтен үстерү, сөйләмнәрен баету.

7.     Өйрәнелә торган материалны анализлау, тарихи момент һәм фактларны аңлата һәм исбатлый белү. Акыл эшчәнлеген үстерү.

Планлаштырылган нәтиҗә:

1.     Үзләрен кызыксындырган өлкәдә укучыларның белемнәрен арттыру;

2.     Информация чыганаклары белән кулланырга өйрәнү; темага караган тиешле информацияне аерып алу;

3.     Үз эшеңне план буенча башкарырга өйрәнү;

4.     Проект өстендә эшләгәндә бер-берең белән килешеп, киңәшләшеп эшләргә, башланган эшне ахырына җиткерергә өйрәнергә.

Проекта катнашучылар:

-  Укытучы     -  2б сыйныф укучылары        -  әти-әниләр

Проектны башкаруның срогы: 1 уку елы

Проектны тормышка ашыруда эш этаплары:

1 этап – оештыру этабы (2012нче елның сентябрь-октябрь айлары)

2 этап – эшне башкару этабы (2012нче елның декабрь-2013нче елның апрель айлары)

3 этап - йомгаклау (2013нче елның апрель- май айлары)

Эш төркемнәргә бүленеп башкарылды. Эшнең барышы турында балалар үзләре сөйлиләр.

Проектны яклау.

Укытучы: Туган җир... Туган авыл...

Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Туган авылыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, аның барча кешеләре күңелгә ифрат та якын. Тәпиләп киткән, беренче тапкыр әттә- әннә дип әйтергә өйрәнгән вакыттан ук күңел түренә туган телебез аша кереп утырган кадерле урыннар...

 Туган як! Аның шифалы һавасын сулаган, саф суларын эчкән, иркен болыннарында тәгәрәп үскән кеше беркайчан да туган ягын оныта алмый. Кешене туган җире ашата, үстерә, гүзәл табигате белән иркәли. Җир! Шушы кыска гына сүз эченә халкыбызның тарихы да, язмышы да салынган.
      Тарих ул –үткәнеңне барлау, халкыңны олылау, нәселеңне белү. Үз халкының үткәнен белгән, аның белән горурланган һәм киләчәктә аңа хезмәт итәргә әзер булган белемле, зыялы, сәламәт шәхес үстерү – безнең төп бурыч. Бүгенге сыйныфтан тыш эшчәнлек дәресендә без ел буе башкарылган проект эшен якларбыз, авылның кыскача тарихы, аның күренекле кешеләре, гореф-гадәтләре, табигате белән танышырбыз.

Салмак кына татар халык көе яңгырый.


1. Туган ягым минем — үз өем,
Үз өемдә минем үз көем.
Үз дигәнчә бизим өемне,
Үз телемдә сөйлим сүземне.
(Энҗе Мөэминова)
2. Татарстан — үз өебез,
Безнең якты илебез.
Яныгыз да, көегез дә,
Илебезне сөегез.
(Роберт Миңнуллин)
3. Көмеш суларың, зәңгәр урманың
Якын күңелгә, Татарстаным.
Син — туган ягым,
Син — минем таңым, Татарстаным.
(Илдар Юзеев)
4. Яшәр өчен бетмәс көч алырга
Олысына һәм дә кечегә.
Мәрхәмәтле, ямьле, мәхәббәтле
Туган ягы кирәк кешегә.
(Фәнис Яруллин)


5. Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, кадерле сыйныфташларым!

6. Бүген безнең сыйныфыбызда бик зур вакыйга, без сыйныфтан тыш эшчәнлектә ел буе өйрәнгәннәребезгә нәтиҗә ясарга җыелдык.

5. Без ел буе «Туган ягымны өйрәнәм!» дигән проект өстендә эш алып бардык, ә бүген бирегә проектыбызны якларга җыйналдык.

Азилә. Дусларым, әйдәгез барысын да тәртип белән аңлатып бирик әле. Нәрсәдән башладык соң без бу эшебезне?

-Энҗе безнең сыйныфыбызга «Салават күпере» журналын алып килеп андагы анкета сорауларына җавап җибәрергә теләвен белдерде.

- Ул сораулар белән без дә кызыксынып киттек һәм менә сыйныфтан тыш эшчәнлегебездә нәкъ шушы сорауларга җавап эзләргә карар кылдык.

-Эшне нәрсәдән башладык соң, дусларым?

Иң беренче максатыбызны билгеләдек:

1.     Әгәр без бу журналдагы сорауларга җаваплар табабыз икән, димәк без үзебезнең туган ягыбызның тарихын өйрәнәчәкбез.

2.     Халкыбызда «Үзенең тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк» дигән әйтем бар бит, димәк, без үзебезнең киләчәгебез турында да кайгыртачакбыз.

3.     Әгәр без бу сорауларга җавап язып «Салават күпере» журналына җибәреп «Яшь тарихчы» бәйгесендә җиңсәк, безгә җәй көне бүләкләр белән кунаклар киләчәк!

4.     Ә мин безнең мәктәбебездә укыган, күрше Балтач авылында туып үскән якташ шагыйребез Равил абый Фәйзуллинның шигыреннән өзек белән аңлатыр идем.

 Хәтерләүдән курыкма син!

Үткәннәрне онытма син!

Бел син ерак бабайларның

Ничек итеп көн иткәнен,

Ни иккәнен, ни чәчкәнен,

Нинди уйлар,нинди моңнар,

Безгә калдырып киткәннәрен.

Азилә. Без бу эшебезне бик зур максатлар куеп башладык. Хәзер эшебезне ничек итеп дәвам итүебез турында сөйлик.

- Без аерым төркемнәргә бүлендек, һәр төркемнең җитәкчесен билгеләдек.

Азилә: Мин Котлы Бүкәш авылының тарихын өйрәнүчеләр төркеменең җитәкчесе булдым. Без һәркемгә эшне бүлеп бирдек. Мәсәлән, без Гимадиева Энҗе белән авыл мәдәният йортындагы китапханәгә барып аннан материаллар эзләдек.

Зилә: Мин Илһам белән мәктәп китапханәсендә булдым.

Ислам: Мин Рәсим белән интернеттан материаллар эздәдем.

Инсаф: Мин Галия белән мәктәп музеена кереп белештем, аннан соң без сыйныфыбыз белән бергә анда экскурсиядә булдык.

И.Инсаф: Без үзебезнең әби-бабайлардан сорап музейга экспонатлар алып килдек.

Галия: Без авылыбызның өлкән кешеләре белән очрашып алардан анкета сорауларына җаваплар алдык.

Алсу: Ә без Адилә бедән икебез генә Тәберде Чаллысы авылыннан, шуңа күрә без икебез дә җитәкче булдык

Адилә: Без бик тырышып эшләдек, авылыбызның олы кешеләре белән очраштык, китапханәдән дә эзләндек, әти-әниләрбез дә безгә бик теләп булыштылар.

Энҗе: Ә минем туган авылым Мәмле Казаклар Чаллысы, мин бу авылдан бер үзем генә. Шуңа күрә миңа материаллар эзләүдә әтием дә, әнием дә, хәтта сеңлем дә бик тырышып булыштылар.   

А.б. -Укучылар, әйтегез әле, сез тагын нинди эшләр башкардыгыз соң?

-Без туган авылыбызның табигатен күзәттек, аның буенча рәсемнәр ясадык.

-Туган авылыбызның матур урыннарында булдык, фотога төштек.

-Туган як турында шигырьләр, җырлар, мәкальләр өйрәндек.

-Башкарган эш буенча һәрберебез китапчыклар эшләдек, алар безгә өйрәнгәннәрне онытмас өчен ярдәмлек булыр дип өметләнәбез.

-Киләсе елга да бу башланган эшләрне дәвам итәргә хыялланабыз. Чөнки без аңладык, авылыбызның тарихын ныклап өйрәнергә кирәк дип саныйбыз.

Серле музыка уйный.(физминутка).Тылсымчы, Әминә һәм Әмир килеп керәләр, исәнләшәләр.

 А.б. Укучылар, менә безнең янга тагын кунакар килде, аларны сез таныйсызмы?

-Әйе, алар безнең  якын дусларыбыз һәм ярдәмчеләребез - Тылсымчы, Әминә һәм Әмир.

Тылсымчы. Әйе, дусларым, без сезнең белән һәрвакыт бик дус һәм тату башкарабыз эшләрне. Сез бик тырыш, уңган укучылар. Шуңа да бүген мин сезне тагын бер кат сынап карамакчы булам.

Әминә. Без сезгә сораулар бирербез,  ә сез җавап бирерсез. Ләкин иң беренче без сезгә төркемнәргә бүленергә тәкъдим итәр идек. Сез әзерме? Төркемнәрнең җитәкчеләрен сайлап куярга кирәк булыр.

Тылсымчы. Сорауларны без сезгә чиратлап бирербез, дөрес җаваплар өчен Әмир сезгә менә шундый матур чәчәкләр бүләк итеп барыр. Ә ахырдан без аларны санарбыз, кайсы төркемнең активрак катнашканын белербез.

1тур.  Экрандагы рәсемнәргә игътибар белән карарга һәм аны тасвирлап бирергә.

- Котлы Бүкәш авылы күренешләре күрсәтелә, балалар аңлатып баралар.

1. Котлы Бүкәш урта мәктәбенең бу яңа бинасы кайчан төзелгән? Сезгә вариантлар тәкъдим ителә, дөрес җавапны сайлап алырга кирәк булачак:  2000,    2002,   2013

2. Бу фотода укучылар нинди бина янында төшкәннәр? (Янгын сүндерү посты янында төшкәннәр) Өстәмә сорау: Янгын чыккан очракта нинди телефонга шалтыратырга кирәк? 

3. Бу мәчетнең исеме нинди һәм ул кайсы урамда урнашкан?

4. Бу фотода сез нинди бинаны күрәсез? Анда сез нинди максатлар белән барасыз?

5. Сезнең бу бинада булганыгыз бармы? Анда нинди эшләр башкаралар?

6. Ә бу слайдта сез нинди биналарны күрәсез? Аларның исемнәре нинди? Анда кайчан баралар?

7. Бу һәйкәл кайда һәм ул ни өчен куелган?

Тылсымчы. Элек-электән татар халкының матур гореф-гадәте бар: мул уңышны җыеп алгач, алар тәмле-тәмле ризыклар пешереп, бергә җыелып сыйлана торган булганнар һәм күңел дә ачканнар. Әйдәгез, без дә бер ял итеп алыйк әле.


Без җырлыйбыз шаян җырлар

Ә сез тыңлап торыгыз,

«Әнә килә автомобиль»

Булыр безнең җырыбыз.

 

Әнә килә автомобиль

Төягәннәр калайлар.

Безнең сыйныф малайлары

90 яшьлек бабайлар.

 

Әнә килә автомобиль

Төягәннәр гөлҗимеш.

Безнең сыйныфның кызлары

Елак, сытыклар имеш.                                             

 

Әнә килә автомобиль

Төягәннәр бүрәнкә.

Безнең сыйныф малайлары

Бөтенесе бер тәңкә.

 

Үпкәләмәгез, сез, кызлар,

Сез дә гаеп итмәгез.

Шаярып, көлеп алдык без,

Ачуланып калмагыз.


2 тур. Бу юлы сорауларга һәр теләгән укучы җавап бирә ала.

1. Авылларыбызның атамалары - безнең чал тарихыбыз, ата- бабаларыбыздан калган мирасыбыз. Авылыгызның исеме нәрсәне аңлата?

  -Безнең авыл исеме Бөки яки Бөкихан дигән кеше исеменнән алынган дигән риваять бар.

- Шомбыт елгасы борылыш ясаган урынны элекке халык елга бөгеше дип атап йөрткән. Шул урында утырганга безнең авыл Бөгеш исемен алган дигән риваять тә йөри.

- Котлы Бөкәш авылы атамасында борынгы төрки-болгар кеше исеме ята. Бу исем ике сүз кушылып ясалган: котлы+бөкәш. Борынгы төрки телдә кутлуг сүзе “бәхетле”, “уңыш” мәгънәсендә кулланылган. Бөкәй-букоп – “баһадир”, “герой” сүзен аңлаткан. Димәк, безнең авылыбызның исеме “бәхетле батыр” дигән мәгънәне аңлата.

        2. Авылыгызның тарихы кайсы елдан башлана?

- 1183нче елдан дип атарга була, яки быел авылыбызга 830 ел була.

3.      Авылның табигате турында нәрсә әйтә аласыз?

-Безнең авылыбызның табигате бик матур. Аның бер ягыннан Шомбыт елгасы ага, авылдан ерак түгел урманнар бар.

-Авылыбыз чишмәләргә бай – Тау асты чишмәсе, Басай чишмәсе, ташъелгабыз бар, җәен су коену өчен матур күлебез, буабыз бар.

-Урманда гына түгел, урамнарда да бик күп агачлар үсә, алар авылыбызны тагын да ямьләндереп торалар.

-Авылыбызны тасвирлап без рәсемнәр ясадык, аларны сез күргәзмәдән карый аласыз.

3тур. Ә хәзер сезгә башваткыч. Ике төркемгә дә математик бирем, аны чишкәч килеп чыккан санның нәрсәне аңлатканын әйтеп бирергә кирәк.

400+7x8-26 = 430 -Авылдагы хуҗалыклар саны

1000+200 - 2x4 = 1192 - Халык саны

Әмир. Хәзер мин Вәсимә Хәйруллинаның «Чормада» дигән шигырен сөйләп күрсәтәм, ләкин анда мин аңламаган бик күп сүзләр бар. Сез шул сүзләрне аңлатып бирмәссез микән?

Чорма         Сырлы бәләк     Җилпуч     Киндер     Киле     Гөбе

Талкы         Калып                Тәрәш тарак башлары

4тур.    Авыл халкы нәрсә белән шөгыльләнә.

-Бөкәш Чаллысы халкы күбесенчә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнгәннәр.

-Билгеле, авыл халкы аучылык, умартачылык, балыкчылык һәм балта эше кебек вак һөнәрчелекне дә бик яхшы белгәннәр һәм яратканнар.

- Анкета сорауларына алынган җаваплардан күренгәнчә, хәзер авылыбызда шәл бәйлиләр, бакчачылык, терлекчелек һәм умартачылык белән шогыльләнәләр.

-Авылыбызда мебель ясау цехында эшлиләр, кибетләрдә, мәктәптә, хастаханәдә һәм башка төрле эшләрдә эшлиләр.

Ә сез әти-әниләрегезнең тагын нинди шөгыльләре белән горурлана аласыз?  (Балалар күргәзмәдән алып әти-әниләренең кул эшләре белән таныштыралар)

Ә хәзер җыелган чәчәкләрне санар вакыт та җитте. Кайсы төркем күбрәк җыйды икән?

- Шул чәчәкләрдәге хәрефләрдән нинди сүз төзи аласыз?

- Ә хәзер мин сезгә бер чәчәкнең таҗ яфракларын бирәм. Сезнең һәрберегез аны буярга тиеш. Әгәр сезгә бүген эшләве ошаган икән, мин сезгә аны кызыл төскә буярга тәкъдим итәр идем. Әгәр сезгә эшләве авыр булган булса, сез аны сары төскә буярсыз һәм алардан чәчәк ясап тактага беркетеп куярсыз.

Йомгаклау этабы. Рефлексия.

Сезгә бу проект өстендә эшләү ошадымы? Кайсы ягы белән ошады? Нинди кыенлыклар очрады сезгә?                          Җыр. Туган авылым.

Кулланылган әдәбият

 

1.     Балачакта калабыз: Шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2004.

2.     В.Хәйруллина.  Чормада. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2005.

3.     Г.Сафиуллина,М.Гарифуллина., Ә Мөхәмәтҗанова., Ф.Хәсәнова). Әдәби уку.  Казан, “Мәгариф-Вакыт” нәшрияты, 2012нче ел

4.     И.Хәлиуллин, Р.Галләм, Н.Гариф. Балык Бистәсе районы тарихына бәйле сәхифәләр. Казан, 2009.

5.     И.Х.Мияссарова. Казаным минем, Казаным… Татар дәүләт гуманитария институты, 2003.

6.     Н.Гариф. Изге учак монда сүнмәгән. Казан: ТФА, 2003.

7.     «Мәгариф» журналы, №6-2012ел.

8.     Р.А.Фәйзуллин. Газиз китабы, «Мәгариф» нәшрияты, 2004.

9.     Р.Миңнуллин. кунакка килегез!: Балалар өчен шигырьләр. Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел.

10.Ф.Г.Яруллин. Күңел яктысы Шигырьләр, поэма. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2003.

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Защта проектной работы «Туган ягымны өйрәнәм!»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Семейный психолог

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

В начальной школе закладывается фундамент всестороннему развитию детей и воспитывается чувство гордости, уважения к своему родному краю. Поэтому во время внеурочной деятельности мы решили изучить свой родной край. В детском журнале «Салават күпере» дети познакомились с конкурсом о родном крае и сами предложили участвовать в этом конкурсе. Вместе с детьми составили план работы, разделились на группы, ходили на экскурсии, изучали литературу в библиотеках, искали материалы по интернету, встречались с пожилыми людьми, брали у них интервью. Каждый учащийся оформил свою работу в свой альбом, а в итоге получился у нас богатый материал о родной деревне. Мы решили составить сценарий и провести защиту проектной работы перед учащимися начальных классов, родителями и учителями начальных классов. Этот сценарий я предлагаю вашему вниманию.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 655 669 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 25.03.2014 1343
    • DOCX 94 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Фатхутдинова Рафида Магсумовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 9 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 11
    • Всего просмотров: 11617
    • Всего материалов: 5

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Особенности преподавания литературного чтения в условиях реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 47 человек из 20 регионов
  • Этот курс уже прошли 195 человек

Курс профессиональной переподготовки

Подготовка детей к школьному обучению в условиях вариативного дошкольного образования и реализации ФГОС НОО

Учитель по подготовке к школе (педагог)

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3950 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 307 человек из 60 регионов
  • Этот курс уже прошли 610 человек

Курс повышения квалификации

Мотивационное сопровождение учебного процесса младших школьников «группы риска» в общеобразовательном учреждении

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 13 регионов
  • Этот курс уже прошли 284 человека

Мини-курс

Эффективное планирование и управление временем

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 41 человек из 19 регионов
  • Этот курс уже прошли 15 человек

Мини-курс

Классики русской педагогической мысли

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Организация и планирование воспитательной работы в СПО

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
Сейчас в эфире

Консультация логопеда. Возможно ли продуктивно заниматься с дошкольниками онлайн?

Перейти к трансляции