Предпросмотр материала:
Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы
Муниципаль бюджетлы белем бирү учреждениесе
“Биләр урта гомуми белем бирү мәктәбе”
« Табигатьне саклыйбыз » темасы буенча килешләрне кабатлау
4 сыйныф укучылары белән үткәрелгән мастер класс
I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Зарипова Тәнзилә Тәлгать кызы
2014 ел
Лексик, грамматик күнекмәләр камилләштерү дәресе.
Максат: «Табигатьне саклыйбыз» темасы буенча өйрәнелгән лексиканы һәм җөмләләрне кабатлау, исемнәрне төрле килешләрдә куллану күнекмәләрен камилләштерү, аралаша белү осталыгын үстерү, табигатькә карата сакчыл караш булдырырга тырышу.
Җиһазлау: 1) Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан “Мәгариф” 2010ел.
2) слайдлар 3) карточкалар
1.-Исәнмесез, укучылар.Әйдәгез, бер беребезгә карап елмаябыз һәм шундый күтәренке кәеф белән бүгенге дәресебезне башлыйбыз.
2.1 слайд.-Укучылар, бу рәсемнәрдә сез нәрсәләр күрәсез?
( Чәчәкләр, агачлар,күбәләкләр, елга, күл,кошлар,хайваннар ...)
-Аларны бер сүз белән ничек атыйбыз?
(Табигать)
-Без үткән дәрестә табигать турында сөйләштек, ә бүген сөйләшүне дәвам итәрбез.
3.2 слайд.-Безне бүген Шүрәле урманга чакырган. Әмма ул үзе әлегә күренми, ул безгә конверт белән биремнәр калдырган. Әйдәгез, Шүрәленең биремнәрен үтәп карыйк әле.
3 слайд.Бирем. Нокталар урынына туры килгән сүз янына җөмләнең санын язарга.
1. (Нәрсә?) … - халыкның байлыгы.
2.Кешеләр өчен (нәрсәнең?) ... файдасы
3. Җәен без әбием белән (кая?) ... йөрибез.
4 Без (нәрсәне?) .... бик яратабыз.
5. Без ( кайдан?) .... җәяү кайтабыз.
6. (Кайда?) .... әбием белән җиләк җыябыз.
(Укучылар карточкаларда урман, урманның, урманга, урманны, урманнан , урманда сүзләре янына слайдтагы җөмләнең санын язалар.Сүзләр тәртип буенча бирелмәгән)
Мәсәльән:
Урманга 3
Урманнан 5
Урманда 6
Урманны 4
Урманның 2
урман 1
4. 2 бирем. Нокталар урынына урман сүзен тиешле килештә куеп укыйбыз. (Нәрсәне? урманны – баш килеш һ.б.)
3.(Экранда Шүрәле рәсеме чыга)
–Укучылар, Шүрәле безнең җавапларны тыңлаган. Менә ул үзе дә сезнең алдыгызда.Ул елмая, димәк, сезнең җаваплар дөрес.
5.- Әйдәгез, без аңа сөйләшеп тә күрсәтик әле.
Настя, узнай, ходит ли Максим летом в лес?
Арина, поинтерисуйся, что собирает Айгуль летом в лесу?
Аня, спроси, с кем ходит Карина в лес?
Настя , как ты спросишь у Назара, полезен ли воздух леса?
Юля, узнай у Саши, какие деревья растут в нашем лесу?
Настя , спроси у Ани, какие цветы растут в нашем лесу?
Семен, как спросишь у Юли, какие животные живут в наших лесах?
Вика, узнай, любит ли Денис летний лес?
6. 4 слайд(Экранда Шүрәле һәм Биләр табигатен сүрәтләгән күренешләр)
-Шүрәлегә безнең сөйләшүебез ошагандыр дип уйлыйм, ә хәзер без аңа үзебезнең Биләр табигате турында да сөйлик.Сезнең алдыгызда карточкалар.
Бирем :
-Җәяләр эченнән җөмләгә туры килгән сүзне табып, җөмләне укыгыз.
1.(Биләр, Биләргә,Биләрне) урманнарга , кырларга, болыннарга, аланнарга бик бай.
2.(Биләрне, Биләрнең, Биләрдә) кырлары киң, урманнары зур, сулары чиста, чишмәләре саф.
3.(Биләр, Биләргә, Биләрнең) матур табигатне күрергә килегез!
4.(Биләрнең, Биләрдән, Биләрдә) тәмле чишмә суы алып кайтканыгыз бармы?
5.(Биләр, Биләрнең, Биләрдә) табигать искиткеч матур.
6.(Биләргә, Биләрдән, Биләрне)без бик яратабыз, аның табигатен саклыйбыз.
4 слайд.-Шүрәле сезнең җавапларны тыңлады. Сезнең татарча сөйләшүегез аңа ошый. Карагыз, ул сезгә экрнда сүзләр язды. Әйдәгез, барыбыз да әлеге сүзләрне бергәләп укыйк әле.
(Балалар хор белән укыйлар: Табигатьне саклагыз! )
-Укучылар, без киләсе дәресләрдә табигать турында сөйләшүебезне дәвам итәрбез, ә буген дәресебез тәмам, саубулыгыз!
Профессия: Учитель истории
Профессия: Преподаватель философии науки
В каталоге 7 451 курс по разным направлениям