Инфоурок / Русский язык / Рабочие программы / “Без һәм туган төбәк” Сайлап алу курсы 9 класс
Обращаем Ваше внимание: Министерство образования и науки рекомендует в 2017/2018 учебном году включать в программы воспитания и социализации образовательные события, приуроченные к году экологии (2017 год объявлен годом экологии и особо охраняемых природных территорий в Российской Федерации).

Учителям 1-11 классов и воспитателям дошкольных ОУ вместе с ребятами рекомендуем принять участие в международном конкурсе «Я люблю природу», приуроченном к году экологии. Участники конкурса проверят свои знания правил поведения на природе, узнают интересные факты о животных и растениях, занесённых в Красную книгу России. Все ученики будут награждены красочными наградными материалами, а учителя получат бесплатные свидетельства о подготовке участников и призёров международного конкурса.

ПРИЁМ ЗАЯВОК ТОЛЬКО ДО 15 ДЕКАБРЯ!

Конкурс "Я люблю природу"

“Без һәм туган төбәк” Сайлап алу курсы 9 класс




Московские документы для аттестации!

124 курса профессиональной переподготовки от 4 795 руб.
274 курса повышения квалификации от 1 225 руб.

Для выбора курса воспользуйтесь поиском на сайте KURSY.ORG


Вы получите официальный Диплом или Удостоверение установленного образца в соответствии с требованиями государства (образовательная Лицензия № 038767 выдана ООО "Столичный учебный центр" Департаментом образования города МОСКВА).

ДИПЛОМ от Столичного учебного центра: KURSY.ORG


библиотека
материалов

Кукмара муниципаль районы Зур Сәрдек гимназиясе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе










Сайлап алу курсы

Без һәм туган төбәк

( 9 нчы сыйныфларга профиль алды хәзерлеге өчен, 17 сәгать)











Галиева Рәсимә Мулланур кызы

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы



Аңлатма язуы

Туган як, туган җир – һәр кеше өчен изге нәрсәләр. Кечкенәдән сабый күңеленә туган якка мәхәббәт тәрбияләү зур тырышлык сорый. Укучыларның дөньяга аңлы карашларын киңәйтдә, тел – әдәбият белән кызыксыну тәрбияләүдә әлеге курсның әһәмияте зур.

Үзен ихтирам иткән шәхес туган җирен дә ихтирам итә, аңа хыянәт итми. Баланы туган җирен яратырга өйрәтү әхлак тәрбиясенең иң төп өлеше. Укучыларда милли үзаң тәрбияләү, аларны иҗади эшләргә өйрәтү, сәнгатькә, туган якка мәхәббәт, ихтирам хисләре тәрбияләүне күздә тотып, якташ язучылар иҗатына, милли –төбәк материалларына нигезләнеп, “Без һәм туган төбәк” дигән сайлап алу курсы ярдәмгә килә.

Мисаллар китереп, сөйләп кенә өйрәнеп булмый. Укучы эшчәнлектә үзе катнашканда гына , үз күзләре белән күреп, үз куллары белән тотып караганда гына, үзе өчен ачышлар ясый ала һәм белгәннәрен башкаларга да җиткерергә тырыша. Укучы үзе генә эшләү нәтиҗәләре уңышлы булмаска мөмкин, шуңа күрә укучыларны төркемләп эшләргә, аралашырга,үз фикерләрен якларга өйрәтергә кирәк.

Без һәм туган төбәк” сайлап алу курсы 9 нчы сыйныфлар өчен 17 сәгатькә исәпләнеп төзелә. Әлеге курс белем генә биреп калмый, мөстәкыйль эшчәнлек күнекмәләрен булдырырга һәм һәр укучының шәхси мөмкинлекләрен ачарга, өлкән сыйныфларда укыячак профильне сайларга ярдәм итә.

Максат:

  • Кукмара төбәгеннән чыккан язучылар, сәнгать кешеләре һәм аларның иҗатларына тирәнрәк мәгълүмат бирү.

  • укучыларның гуманитар фәннәрдән белемнәрен тирәнәйтергә булышу.

  • туган җиргә, туган төбәккә бәйле язучыларга, сәнгать кешеләренә хөрмәт һәм горурлану хисләре уяту.

Бурычлар:

  • әдәби әсәрләрне укучы күңеленә сеңдерү,аларның мәгънәсен, нәфислеген төшендерә, укучыларда күркәм сыйфатлар тәрбияләү, әсәрләрне күбрәк укырга теләк уяту һәм тәрбияләү, архивларда, музейларда эшләргә өйрәтү.


Без һәм туган төбәк” сайлап алу курсын өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәргә ия булырга тиешләр:

  • укучыларда эзләнү, материалларны системага салу күнекмәсен формалаштыру;

  • фәнни –эзләнү – тикшеренү белән шөгыльләнергә юнәлеш бирү;

  • укучыларда туган төбәгенә, аның хөрмәткә лаек шәхесләренә ихтирам, мәхәббәт тәрбияләү.

  • Без һәм туган төбәк” сайлап алу курсын өйрәнү барышында укучылар түбәндәгеләрне эшли белергә тиешләр:

  • әдәбият –сәнгать әсәрләре аша әйләнә –тирәдәгеләр белән аралаша белергә;

  • үз халкының рухи байлыгын белергә, үстерергә һәм саклау өчен үзеннән өлеш кертергә тиеш.


Көтелгән нәтиҗә:

  • якташларыбыз турында тулырак мәгълүмат алу;

  • әңгәмә –дискуссияләрдә катнаша белү;

  • башкарган эшләрен дөрес, төгәл итеп тәкъдим итү.














Программаның тематик бүленеше

Дәрес темасы

Сәгатьләр

саны

Эш төре

1

Кереш өлеш

1 сәг.

Әңгәмә, лекция

2

Туган як ономастикасы

2 сәг.

Әңгәмә,эзләнү эшләре

3

Авылым талантлары

1 сәг.

Эзләнү дәресе

4

Авылым чишмәләре

1 сәг.

Дәрес –сәяхәт

5

Туган якның ачык китабы

2 сәг.

Әңгәмә,эзләнү эшләре

6

Авылым шагыйрьләре

1 сәг.

Дәрес-очрашу

7

Кукмара ягы бәетләре

1 сәг.

Әңгәмә,эзләнү эшләре

8

Якташ язучылар иҗаты

3 сәг.

Дәрес –сәяхәт

9

Спорт сөюче дусларыбыз

1 сәг.

Дәрес –очрашу, төркемнәрдә эшләү

10

Туган якның гореф –гадәтләре

2 сәг.

Практик дәрес, туркемнәрдә эшләү

11

Алар Зур Сәрдек гимназиясендә укыган

1 сәг.

Әңгәмә,эзләнү эшләре

12

Йомгаклау дәресе. “Әдәбият сөючеләр”

1 сәг.


Барлыгы 17 сәгать





Курсның эчтәлеге

  1. Кереш өлеш. (1 сәгать)

Без һәм туган төбәк” дигән сайлап алу курсы белән танышу.

  1. Туган як ономастикасы.(2 сәгать)

Зур Сәрдек авылының географик топонимнары (елга –күл, таулары һ.б.)

  1. Авылым талантлары. (1 сәгать)

Авылымдагы оста куллы шәхесләр белән танышу

  1. Авылым чишмәләре. ( 1 сәг.)

Чишмәләр тарихы белән танышу

  1. Туган якның ачык китабы. (2 сәг.)

Авылыбызның үткәне, тарихы белән танышу.

  1. Авылым шагыйрьләре. (1 сәг.)

Иҗат итүче авылдашларыбыз белән танышу.

  1. Кукмара ягы бәетләре. (1 сәг.)

Бәетләрне җыйнау, уку, язылу тарихы белән танышу.

  1. Якташ язучылар иҗаты. (3 сәг.)

Г.Морат, Р.Рахман, М.Насыйбуллин һ.б.

9. Алар Зур Сәрдек гимназиясендә укыган.(1 сәг.)

Авылымнан чыккан галимнәр, күренекле шәхесләр белән танышу.

  1. Спорт сөюче дусларыбыз. (1 сәг.)

Атаклы чаңгычы – Ания Галимуллина, гер күтәрү остасы – Фаил Гобәйдуллин һәм оста көрәшчеләр

  1. Туган якның гореф –гадәтләре, йолалары.(2 сәг.)

Халыктан җыелган күңел бизәкләре, буыннан- буынга килгән традицияләр, такмак һәм уен җырлары.

  1. Йомгаклау дәресе. “Әдәбият сөючеләр” (1 сәг.)



Укучыларның үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау формалары:

  1. Инша язу. Темалар:

  1. Туган авылым чишмәләре.

  2. Хезмәтнең тире - ачы , җимеше –татлы.

  3. Бакма аның тышына, бак эшләгән эшенә(оста куллы кешеләр турында)

  4. Беркайда да оҗмах түгел,

Туган илеңнән китмә син,

Туган җиреңнән китмә. (Г.Афзал)

  1. Реферат язу һәм чыгыш ясау.

Темалар :

Ания Галимуллина –оста чаңгычы.

Якташыбыз – Газинур Морат

Рәмзия Хөсәенова туган төбәгенә дан җырлаучы.

  1. Якташ язучылар иҗаты буенча тестлар эшләү.

  2. Викторина сораулары.

Әдәбият исемлеге

  1. Мәгариф” журналлары

  2. Хезмәт даны” – район газетасы

  3. А.Әхмәдуллин. Әдәбият белеме сүзлеге., - Казан, тат.кит.нәшр.

  4. Г.Морат . Шигырьләр җыентыгы

  5. Якташ язучылар иҗаты. (җыентык)

  6. Туган якны өйрәнү музее материаллары








Кушымта 1

Зур Сәрдек төбәгендәге авылларның

табигате һәм барлыкка килү тарихлары.

Кукмара районы Татарстан Республикасының төньягына урнашкан. Татарстанның башкаласы Казаннан төньяк-көнбатыш юнәлештәге Кукмара районы Нократ (Вятка) елгасының уң як ярына утырган. Киров өлкәсе, Удмуртия Республикасы, Татарстанның Саба, Мамадыш, Балтач районнары Кукмара районының чиктәш күршеләре.

Кукмара районы составына керүче Зур Сәрдек авылы җирлегенә бүгенге көндә алты авыл карый: Зур Сәрдек, Чишмәбаш, Кара Елга, Адай, Аш-Буҗи, Купка.

Зур Сәрдек авылы.

Зур Сәрдек авылы Кукмара районының төньягына утырган. Зур Сәрдек авылы тирә -якта, районда билгеле бер зур авыл. Ул Сәрдек елгасының ике як ярына урнашкан. Кайбер хуҗалыклар Бөр елгасының сул як ярына кадәр җәелгән. Бөр елгасы исә Нократ (Вятка) елгасына коя. Зур Сәрдек авылыннан Нократ елгасына кадәр 20 - 21 километр.

Авыл тарихын, аның барлыкка килүен, мәдәниятен, халыкның шөгылен барлау топонимиканы белүдән башлана. Чөнки атамалар артында тарихи чынбарлык ята. “Сәрдек” атамасының килеп чыгышы да бик кызыклы. Кайбер галимнәр “Сәрдек” сүзе чиста төрки сүз булырга тиеш дип язалар. Шиһабетдин Мәрҗани “Сәрдек” сүзенең килеп чыгышын “Сары – тау”, “Сары –дак” – Сардыг –Сардык –Сәрдек мәгънәсендә бирә. Ә галим Г. Ф. Саттаров аны сәрдә үләне күп үскәнгә, шул исем белән аталган дип фаразлый.

Зур Сәрдек авылына 1550 -52 елларга кадәр нигез салынган булырга тиешле. Әмма бу вакытта ул хәзерге Киров өлкәсе Бөртамак (Старый Бурец) авылы урынында, ягъни Бөр елгасының Нократка койган урынында булган. Бу фикерне өлкән буын кешеләренең хәтерендә калганнарга гына нигезләнеп язабыз,”- дип яза гимназиябезнең элеккеге укытучысы Хәлимә апа Мөхәммәтгалиева.

Ә Бөртамакка кайчан килгәннәр? Ф. Гарипова болай дип яза: “Малмыж вилаятенә караган Адай авылыннан (Зур Сәрдек белән рәттән урнашкан авыл) Шәех баба, Ишмөхәммәт бине Тукмөхәммәт, Хәлфә баба, Акбатыр баба һәм башка исемнәре билгесез алты кеше качып китәләр. Бу качкан кешеләр дин ташларга риза булмыйлар”. Шәех баба турында Шиһабетдин Мәрҗани дә искәртеп куя: “Мулла Балтай вә әткәсе Ишмөхәммәт шәех кабере Адай авылындадыр”. Икенче урында тагын искәртә: “Шәех баба кушаматлы Ишмөхәммәт бине Тукмөхәммәт Бөре елгасы буендагы Адай авылында булган.” Безнең якның өлкән буын кешеләре болай сөйли: Шәех баба һәм Хәлфә баба безнең як авылларында ислам динен таратып йөргәннәр. Аларга Акбатыр баба ат җигеп юл күрсәтеп йөргән. Ул мәҗүси мари булган, ислам диненә күчеп бетмәгән. Без тирә - якта шул рәвешле өч тарихи шәхес ислам динен таратып йөргәненә инанабыз. Хәлфә баба Казаклар авылына күмелгән, анда бер чишмәне хәзер дә изгеләр чишмәсе дип атыйлар – Хәлфә баба чишмәсе. Адайда да “Шәех баба коесы” бар. Аның суы күзгә сихәт бирә, дип ераклардан суын алырга кайталар. Акбатыр бабаны үлгәч марилар (Китәк авылы кешеләре) гәүдәсен үз зиратларына кертмәгәннәр, ул ислам диненә күчкән дип санаганнар. Хәзер дә аның кабере Китәк авылы зиратының кырыенда, өстендә тармаклы карт каен үсә. Марилар аның каберен бик хөрмәтләп торалар. Аның исеменә симез, зур, чиста сарыкны корбан итеп чалалар икән.” – дип яза мәктәбебезнең элекке тарих укытучысы Хәлимә апа Мөхәммәтгалиева.

Хәзерге Киров өлкәсе Бөртамак авылы урынында бабаларыбыз 1552 нче елларга кадәр, ягъни Казан ханлыгын Явыз Иван яулап алганчы яшәгән булырга тиешләр. Чөнки көчле, куәтле Казан ханлыгын яулап алганнан соң, Иван IV патша татарлар корал ясамасын өчен тимерчелек эше белән шөгыльләнүне һәм сәүдә итмәсен өчен зур елга буйларында яшәүне тыйган. Хәзерге Зур Сәрдек авылы кешеләре Бөртамактан 4 – 5 чакрым ераклыктагы Яңгул авылы тирәсендәге җирләргә күченәләр. Бабаларыбыз яшәгән урында бүген дә берничә карт нарат үсә, ул урынны “Изгеләр зираты” дип атыйлар, өлкән буын кешеләре анда зиярәт кылырга йөриләр, нәзер әйтеп шул урынга барып дога кылалар.

Ниндидер билгесез сәбәпләр аркасында (бәлки руслар куганнардыр?) бабаларыбыз 1700 еллар тирәсендә Киров өлкәсенең Яңгул авылы урыныннан хәзерге Зур Сәрдек авылы урнашкан җиргә күченәләр.

Халык арасында Сәрдекнең барлыкка килүе турында риваять тә яши. Элегрәк заманда Сәрдек тирәсендә борынгы татар авылы Байлангар, Адай, мари авылы Китәк булган. Байлангар авылының бер егете Китәктәге бай марида хезмәт иткән. Шул байның кызына әлеге егетнең күзе төшкән, ләкин кызның әти-әнисе каршы булалар. Бу егет белән кыз Сәрдеккә таба качып китәләр. Хәзерге Зур Сәрдек авылының Китәк ягында басуы бар. Шул тауда кызның әтисе мари аларның артларыннан куып җитә һәм чикмәнен салып куя. Бу урынны әле дә Миҗәгәр (марича “чикмән”), елгасын Миҗәгәр елгасы диләр. Мари боларга Китәккә дә кайтмыйча, Байлангарга да бармыйча шушында төпләнергә куша. Күрәсең, ата-ана Китәктән килеп йөргәннәрдер. Ике авыл бик аралашып яшәгән булырга тиеш, чөнки Сәрдек белән Китәк арасындагы урыннарга марича атамалар кушылган. Ике арадагы зур ерымны әле дә “Күкле елга” диләр. Авылның өлкән кешеләре әйтүенчә, ул элек бик тирән була, куе әрәмәлек белән капланган, төбеннән чылтырап чишмә аккан. Бу елганы марилар “кугы” (зур) дигәннәр. Шуңа Күкле елга –зур елга булып калган. Сәрдектән Китәккә бара торган төп юлны “Лабра иңге юлы”, шул юл үтә торган чокырны “Лабра иңге чокыры” диләр. (“лабра” –марича пычрак). Чыннан да, бу юлның балчыгы пычрак, ябышкак, яңгырдан соң аякка ябыша. Зур Сәрдек кешеләре әле дә пычрак сүзенең синонимы буларак лабра сүзен кулланалар, шапшак җыйнаксыз кеше турында лабра дип сөйләү гадәткә кергән. Тора-бара бу гаилә янына татарлар килеп урнашалар. Сәрдек зурая. Иң башлап килеп утырган мари кызыннан кечкенә генә нәсел кала.

Бу риваятьтә чынлык булырга мөмкин. Чынлап та , монда элек марилар яшәгән булып соңрак татарлар килгәндер. Чөнки Салкын Чишмә авылында яшәп вафат булган Нәбиев Мөбаракша абый һәм Зур Сәрдек гимназиясенең элекке укытучылары Мөхәммәтгалиева Хәлимә һәм Хөсәенов Җәүдәтләр (хәзер мәрхүм) үзләренең ерак буын бабаларының Атут исемле мари булуын искәртәләр. Мариларның биредә яшәүләрен искәртүче мисаллар шактый. Безнең якларда элегрәк чирмеш зиратын әйләндерү дигән йола булган. Сәрдек зиратының түбәнге очы чирмеш зираты булып, йорт хайваннары сырхауласа, аны җитәкләп шул зиратны әйләнгәннәр. Мөселманлыкка күчмәгән мариларны теге дөньяда ничек җәзалауларын күреп-ишетеп, малның чире кача, дигәннәр. Күп вакыт бу йола сихәтен дә биргән.

Озак вакытлар аерым торган мари зираты да булгач, Сәрдекнең мари авылы булып, соңыннан татарлашуы чынбарлык кебек. Искәрмә ясап шуны әйтергә була: безнең як авылларының (Адай, Сәрдек, Чишмәбаш) күбесендә мари зиратлары булу, бу авылларга марилар нигез салу турында сөйли. Кайбер марилар татарлашканнар, ә кайбер авыллардан берьюлы яңа урыннарга күчеп киткәннәр. Мәсәлән, Адайдан, татарлар килгәч, “китик, китик”, - дип хәзерге Китәккә киткәннәр, дигән фикер безнең халык өчен билгеле. Халык хәтеренә караганда, моннан 200 еллар элек үк мари нәселе аз булган инде. Димәк, татарлар берьюлырак килгән булырга тиеш.

Югарыда өйрәнгәннәрдән чыгып шундый нәтиҗә ясарга була: Бөртамак урынында Сәрдек авылы кешеләре 1552 елга кадәр яшәгән булырга тиешләр, ә Бөртамакка ХIV гасыр ахырында килгән булырга тиешләр. Шушы урында 200 еллап яшәгәч, Явыз Иван заманында (1552 елларда) татарларны яшәү өчен уңайлы елга буйларыннан куу сәясәте тормышка ашырылган. Шул сәбәпле Сәрдек кешеләре Бөртамактан куылып Яңгулга күкәннәрдер. Әмма бу күчеш халык хәтереннән алып кына теркәлә. Әгәр дә Сәрдек тарихын дәверләргә бүлсәк, болай булыр иде:

  1. Бөртамак дәвере – 1370-1552 еллар тирәсе.

  2. Яңгул дәвере – 1552-1700 еллар тирәсе.

  3. Сәрдек дәвере – 1700 еллардан.

Сәрдек авылы кешеләренең Бөртамактан 3-4 чакрым ераклыктагы Яңгул авылына китүләрен, Бөр елгасы буе авыллары кешеләренең Бөртамакны хәзер дә “Иске авыл” дип атаулары да раслый. 1995 елда Сәрдекнең гасыр башында туган абыстае (1903) Мәрҗәмбикә әби сөйләвенчә, аның әтисе Шәяхмәт абзый узган-барганда Бөртамак чиркәве янындагы чыршылар каршында туктап гыйбадәт кылып китү гамәлен болай аңлаткан. “Бу урында безнең әби-бабалар күмелгән, Сәрдек башта шунда булган,”- дигән ул.

Яңгул авылы турында исә Ш. Мәрҗани болай дип яза: “Мелла Ибраһим бине Хуҗаш. Чыгышы буенча Бөгелмә төбәгенең Шарлама исемле авылдан. Әмма борынгы бабалары мәшһүр Мәчкәрә авылы күршесе Яңгул исемле авылдан. Атасы Хуҗашның кабере Мәчкәрә авылында булып, хәзергә кадәр билгеле. Балалары хәзер дә зиярәт кылалар. Ләкин ул авылның хәзерге кешеләре чирмешләр”. Зират яныннан узганда, хәзер дә, татарлар дога кылып китәләр. Авыл бүгенге көндә Яңгул исемен йөртә, марилар яши, бик кечкенә (унлап йорт бар), зират урынында 5-6 нарат үсә. Авыл исеме болай ясалган булырга тиеш: Яңа авыл – Яңгыл-Яңгул. Элек Яңгул зур авыл булгандыр. Чөнки Ибраһим бине Хуҗаш кебек укымышлы шәхесләрне бирерлек нәсел формалашкан. Мәрҗани язганча, мелла Ибраһим 1780 елда “Рисаләи рәбигыль мөкантарат” исемле китап яза. Үзен “Ибраһим бине Хуҗаш Әл-Болгари” дип исемләве, нәсел башының Болгарга барып тоташуына ишарә. Ибраһим үзе Бөгелмә ягында туган, димәк, атасы Хуҗаш та шунда булган. Ибраһим үзе 1740 елларда туса, атасы Хуҗаш 1715 елларда дип фаразласак, Яңгулдан татарлар 1700 еларда киткән булып чыга.



Кушымта 2

Зур Сәрдек шифаханәсе тарихы

XIX гасыр ахыры ХХ гасыр башында авылыбызның үзәгендәге мәчет каршында хәзерге участок больницасы урнашкан була. Халык телендә әлеге мәчет “Урта мәчет” буларак билгеле. Октябрь инкыйлабына кадәр анда дини һәм дөньяви яктан белемле Габдрахман мулла Бәхтияров имамлык вазифаларын башкарган. Аның килене Фатиха абыстай балаларга дин сабагы укыткан, уку-язу тәртипләрен аңлаткан. Габдрахман мулла яшьләргә никах укыган, сабыйларга исем кушкан, ягъни авыл халкының күңеленә ислам дине нуры салган һәм халык арасында хөрмәт казанган. Репрессия елларында аларны кулак дип сөргенгә куалар, бөтен мал-мөлкәтен тартып алалар, ә йортларын соңрак больница итеп ачалар. Мулланың ике катлы йорты хәзерге участок больницасы урынында урнашкан. Әле безнең көннәрдә дә бу бина исән ,үзгәртелгән хәлдә хастәханәнең бер өлеше булып тора.

ХХ гасырның 30 нчы елларында, ягъни Бөек Ватан сугышына кадәр Зур Сәрдек авылында халыкка медицина ярдәме күрсәтү белән Латыйпов Әзәл дигән кеше шөгыльләнгән. Өлкәннәр сөйләве буенча ул заманына күрә бик белемле, дәрәҗәле, хөрмәтле халык табибы була. Аңа ярдәм сорап күрше авыллардан да күп киләләр. Әзәл абый медицина турында шактый китаплар туплаган була, ни кызганыч, безнең көннәргә кадәр аларның берсе дә сакланмаган. Бөек Ватан сугышы башлангач ул сугышка китә һәм хәбәрсез югала.

1946 нчы елны авыл халкына медицина ярдәме күрсәтү эшенә Антонина Николаевна һәм акушерка Мәгъмүрә апа керешә. Антонина Николаевнаның ире татар – Олыяз авылыннан Шамил абый. Шуңадыр ул татарча да бик чиста, матур сөйләшә. Чордашлары аның бик ярдәмчел, ачык йөзле, мәрхәмәтле икәнлеген хәтерли. Соңрак аның урынына шулай ук урыс милләтеннән булган Николай исемле табиб килә. Хатыны – авылда рус теле укыта. Авыл халкы аларны да тиз арада үз итә. Николай – әкрен генә ,ипләп сөйләшүче, тыйнак, килгән авыруларны ачык йөз белән кабул итүче хәрби врач була. Каты авыручылар булса дәваларга сала. Тик алар авылда озак эшләми, Нократ Аланы шәһәренә күченәләр. Биредә аның тимер юл хастәханәсендә эшләве билгеле.

1950 нче елда халыкка медицина ярдәме күрсәтү өчен аерым йорт бирелә. Бу алда сөйләнгән Габдрахман мулланың йорты. Больница 2 катлы 2 бинадан торган. Беренче йортның аскы каты таш - ул склад ролен үтәгән. Икенче катта кабул итү бүлмәсе һәм даруханә урнашкан. Икенче йортның беренче катында кухня, өске катында бала тудыру бүлеге урнашкан була.

1952 нче елда Зур Сәрдек авылына урыс милләтеннән булган чираттагы врач Павел эшкә килә. Чордашлары хәтерендә ул уртача буйлы, ягымлы кеше буларак калган. Бу вакытта, авыр хәлле авыруларны гына ат белән Кукмарага илткәннәр (машиналар юк), күпчелек халык биредә дәваланган. Бала тудыру бүлегендә акушерка булып Тарасова Наталья Андреевна эшләгән. Аны йомшак куллы, ягымлы кендек әбисе буларак беләләр. Ул безнең авыл егете Шәрәп абыйга кияүгә чыгып, исемен Наилә итеп алмаштыра.Наилә апа истәлекләреннән:”Авыр елларда эшләдек,ләкин кеше гомерен саклап калу бурычы безнең өскә йөкләнгәнлектән үзебезнең эшебезне җиренә җиткерергә тырыштык.Бала тудыру бүлегендә эшләгәнлектән,күп аналарны еш кына Кукмара хастәханәсенә алып барырга туры килә иде,машиналар бу вакытта булмаганлыктан Бөр елгасына кадәр бер ат белән барып,елганы көймә белән кичеп,икенче ягында көтеп торучы атка утырып китә иде,авыр булуга да карамастан ,алып барган бер генә балам да үлмәде,барысы да исән-имин туды”. Бу чорда герой аналар бик күп була, балаларны күп табалар. Авылда 5-10 балалы әниләр саны арта. Больница тирә-як авылларга ярдәм күрсәтә, медицина хезмәткәрләренең саны ишәя. Өлкәннәр сөйләвенчә, ул чакларда Зур Сәрдеккә барлыгы 21 авылдан шәһәргә килгән кебек килә торган булалар. Озак та үтми авылга Казаннан врач булып Хәлимә апа Закирова кайта. Аны белемле, зыялы зат буларак искә алалар. Ул эшкә килгәч бай йортында кухня, бала тудыру бүлеге, кер юа торган урыннар кала. Ятучылар өчен яңа палаталар бүлеге салалар, авыруларны кабул итү дә хәзер шунда башкарыла. Хәлимә апа больницада пенсиягә киткәнче хезмәт куя. Бу чорда эш шартлары бик авыр була, биналар утын ягып җылытыла, утынны хезмәткәрләр үзләре әзерли. Суны кыш көннәрендә бәке тишеп инештән ташыйлар, керне кул белән юалар. Авыруларны район хастәханәсенә ат белән йөртәләр.Шушы чорларда фельдшер булып эшләгән Мәдинә апа истәлекләреннән:” Хастаханәдә кышларын бик авыр иде,авырулар күп,җылтырга кирәк,Колхоздагы машиналар аз булу сабәпле,бар җиргә дә җитешә алмыйлар иде, урманнарга утынга куп йөрдек, кайвакыт кисеп алып кайта идек,кайвакыт берничә кеше булса агачны өстерәп кайтып,хастаханә ишек алдында кисә идек,көн саен кабатлана иде бу эшләр,ләкин бер кеше дә зарланмады һәм эштән дә качмады,чөнки ир-атлар авылда аз,барысына җитешә алмыйлар,кеше хәленә керә ала иде бу заманнарда халык”-дип искә ала ул.Шулай ук шәфкать туташлары да язгы чорда Бөр елгасын көймә белән кичәләр. Даруларны көн саен фельдшерлар Кукмарадан биштәр асып ташыганнар, ерак араларны бер көндә генә үтәргә мөмкин булмаганлыктан, кичләрен Купка авылында тукталырга тиеш була алар. Закирова Хәлимә апа эшләгән чорда ук авылга укып бетереп яшь белгеч, балалар табибы Суфия апа Мостафина кайта. Бу вакытта хәзерге кухня, лаборатория, акушерка кабинетлары төзелә.Тик ул озак эшләми, Казанга китә. Бүгенге көндә дә РКБ да табиб булып хезмәт куя.

1979 нчы елда авылга яшь егет Рашат Җиһаншин врач булып кайта. Ул вакытта 25 койкага исәпләнгән стационарның яңа корпусы төзелә. Больница зурая, бала тудыру бүлеге дә шунда күчә. Яшь табибны авылда үз итәләр. Белемле булуы, сүзе белән дә дәвалавы халык арасында абруен күтәрә. Биредә ул күп еллар эшли, яшь укытучы Зөмәрә исемле кыз белән танышып гаилә корып җибәрә. Һәм аны да район үзәк шифаханәсенә чакырып алалар. Бүгенге көндә дә ул биредә баш табиб урынбасары булып тора. Зур авылга, зур больницада эшләү өчен авылга югары белемле яшьләр кайта. Андыйлар арасында гаиләләре белән күченеп килүчеләр дә бар. 1984 нче елда тумышы белән Яңа Сәрдек авылыннан булган Мәксүт Хәбибрахмановлар гаиләсе кайтып төпләнә. Ул бер ел баш табиб вазифасын башкара, аннан табиб- стоматолог булып эшли башлый. Хәзерге вакытта да бу хезмәтен дәвам итә. Аның хатыны Рәхилә Мансуровна да биредә шәфкать туташы булып урнаша.Биредә озак еллар йомшак куллы,тәмле телле шәфкать иясе булып бик күпләрнең тәнен дә,җанын да дәвалый. Больница таркалгач район үзәк шифаханәсендә хезмәт юлын дәвам итә.

1985 нче елда Казаннан яңа укып бетергән яшь белгеч Илгиз Бәдертдинов кайта. Ул чыгышы белән Зур Кукмара авылыннан. Эшли башлаган чорында ук ул больница төзелешенә нык игътибар бирә. Стационарга яна корма төзелеп койкалар саны 35 кә җиткерелә.Амбулатория корпусы төзелеп физиотерапия кабинеты ачыла. Стомат, терапевт, лаборотория, балаларны кабул итү кабинетлары өчен аерым бүлмәләр бүлеп бирелә, алар яңа технологияләр белән тәэмин ителә. Заман таләпләренә туры китереп кер юу корпусы ачыла. Больницага яңа машина алына Бу вакытта хастахәнәдә фельдшер булып Әлфия апа Әхмәтҗанова, кече шәфкать туташлары Дания, Раилә, Роза, Рушания, Шәмсениса, Рафисә, Флера апалар, лаборант булып Фәйзуллина Фәния апалар эшли. Лабораториядә кан, сидек анализлары, аш казаны согы тикшерелә. Соңрак өлкән буынга алмашка яшьләр килә: лаборант Шәфигуллина Раушания (больницада бу бүлекне бетергәнче шунда эшли), Хусаинова Илһамия, Багавиева Рәмзия, Хисматуллина Гөлфия, Зиатдинов Равилләр.

1998 елларда хастаханәдә кыскартулар, үзгәрешләр башлана. Баш табиб Илгиз Миннемуллин эшеннән алына, тирә-күрше авылларга хезмәт күрсәтүче зур хастәханәнең стационар өлеше ябыла, амбулаториядә җитәкче итеп Хусаинова Илһамия билгеләнә. Ул шулай ук акушерлык вазифаларын башкара. Табиб-стоматолог, физиотерапия, шәфкать туташы урыннары гына калдырыла. Кыскартуга дучар ителгән хезмәткәрләр бүгенге көндә район үзәгенә йөреп эшли. Дәһшәтле сугыш елларында да эшләгән хастәханәнең безнең көннәрдә шулай күз алдында юкка чыгуы кызганыч, әлбәттә.





Кушымта 3

Зур Сәрдек театры.

Зур Сәрдек Халык театрының тарихы тамырлары белән ХХ-гасырның 30-елларына барып тоташа.Танылган мәгърифәтче,Тукайның замандашы СәгыйтьСүнчәләй нигез салган мәктәпкә укытырга килгән яшьләр, театр түгәрәге оештырып, кечкенә күләмле сәхнә әсәрләре сәхнәләштерә башлыйлар.Театр дөньясына әкеренләп авыл яшьләре дәтартыла.1980-90-елларда авылда икетеатр төркеме эшли-РФ атказанган укытучысы Закирҗан Сабитов җитәкчелегендәге укытучылар һәм авыл яшьләре театры. 2000-елда “Алтын битлек” балалар театр студиясе эшли башлый.Җитәкчесе – Гөлфия Сәфәргалиева.2007елның 19январенда, ТР ММ №15Приказы нигезендә,авыл яшьләре театрына Халык театры исеме бирелә.Инде 30 ел, бу коллективны,Зур Сәрдек мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе,режиссер Рәмзия Хөсәеновҗитәкли.hello_html_m152c3ee7.jpg

Р.С.Хөсәенова миниатюрасы “Киләчәктә безнең ДК”

hello_html_m44d6112b.jpg

Рәмзия Хөсәенова җитәкчелегендәге театр коллективы

Зур Сәрдек театры да үзенең күпсанлы тамашачылары белән горурлана ала.Театрның режиссеры- Атказанган мәдәният хезмәткәре Хөсәенова Рәмзия Сабирҗан кызы.Музыкантлар- Рафаил Закиров һәм Шәүкәт Хөсәенов –халык иҗаты фестивале лауреатлары.Театр елдан-ел репертуарын яңарта,үсә:Туфан Миңнуллин,Фәнис Яруллин,Хәй Вахит,Юныс Әминов,Батулла,Әмир Камалиев кебек авторларның пьесаларын сәхнәләштерде.Күпеллык хезмәтләре өчен әлеге коллективны 2007нче елда “халык театры” дип зурладылар.Регионара фестивальдә 2011 елда 3нче дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды.( Пр. №15 МК РТ от 19.01.2007.)

hello_html_mb3254d4.jpgХөсенова Рәмзия Сабирҗан кызы,Зур Сәрдек театры режиссеры РФ 1, 3- Халык иҗаты фестивальләре лауреаты,С.Кәримуллин исемендәге премия һәм Дәүләт Гранты иясе,ТР атказанган мәдәният хезмәткәре



hello_html_501dfd4d.jpg

Әмир Камалиевның “Әлепле артистлары” комедиясен сәхнәләштерү.



Төбәгебезнең күренекле шәхесләре.

Сhello_html_m7f1af477.jpgабитов Закирҗан Ибраһим улыРоссиянең атказанган укытучысы

1955 елдан педагогик эшчәнлегенбашлый. 1964 елдан Зур Сәрдекурта мәктәбе директоры була.Тырыш хезмәте өчен 1964 елда"Халык мәгарифе отличнигы”,1976 елда "Россиянең атказанганукытучысы” дигән исемнәргә лаекбула. Хезмәт Кызыл байрагы орденыкавалеры. Мәскәү иҗади педагогикаакадемиясе академигы, халык педагогы.



Аhello_html_5fa0a879.jpgрсланов Азат Шәмси улы Татарстанның атказанган укытучысы

1955 елдан башлап Зур Сәрдек мәктәбендә химия- биология укытучысы булып эшли. 1963-64 елларда мәктәп директоры була. 1965 елда "Татарстанның атказанган укытучысы " дигән исемнәр бирелә. 1987 елда Россия укытучылар съездында делегат булып катнаша. 1990 елда "Районның иң яхшы укытучысы” дигән исемгә лаек була. 1994 елга кадәр укыту- тәрбия эшләре буенча директоры урынбасары булып эшли, 1998 елда лаеклы ялга





























Кушымта 4

Шагыйрь Рәниф Шәриповның тормыш һәм иҗат юлы буенча тест биремнәре

1. Шагыйрьнең туган елы.

1) 1949

2) 1950

3) 1953

2. Шагыйрь дөньяга килгән җир.

1) Кукмара районы Аман-Оштарма авылы

2) Мамадыш районы Тәкәнеш авылы

3) Арча районы Субаш-Аты авылы

3. Әнисенең исеме

1) Мәрьям

2) Җәмбикә

3) Сания

4. Бертуган апасының исеме

1) Миләүшә

2) Роза

3) Люция

5. Урта мәктәпне тәмамлаган урыны

1) Субаш-Аты авылы

2) Аман-Оштарма авылы

3) Ташкичү авылы

6. 1968 нче елда укырга кергән урыны.

1) Казан химия-технология институты

2) Казан педагогия институты

3) Арча педагогия училищесы

7. Тәүге шигырьләре кайда басылган?

1) “Татарстан яшьләре”, “Идел”

2) “Ватаным Татарстан”, “Казан утлары”

3) “Безнең гәҗит”, “Сөембикә”

8. Үзлегеннән өйрәнгән телләре.

1) Поляк, инглиз

2) Инглиз, немец

3) Немец, француз

9. Беренче поэмасының исеме

1) “Алмагачлар сагышы”

2) “Чокырча тавы”

3) “Фатыйма мәхәббәте”

10. Нәшер ителгән беренче җыентыгының исеме

1) “Мәңгелек сер”

2) “Тәрәзәдә утлар”

3) “Ян, учагым!”













Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

Зур Сәрдек гимназиясе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе укытучысы Галиева Рәсимә Мулланур кызы төзегән “Без һәм туган төбәк” дигән сайлап алу курсына

бәяләмә (рецензия)

Туган як, туган җир – һәр кеше өчен изге нәрсәләр. Кечкенәдән сабый күңеленә туган якка мәхәббәт тәрбияләү зур тырышлык сорый. Укучыларның дөньяга аңлы карашларын киңәйтүдә, тел – әдәбият белән кызыксыну тәрбияләүдә әлеге курсның әһәмияте зур. Укучыларда милли үзаң тәрбияләү, аларны иҗади эшләргә өйрәтү, сәнгатькә, туган якка мәхәббәт, ихтирам хисләре тәрбияләүне күздә тотып, якташ язучылар иҗатына, милли –төбәк материалларына нигезләнеп, “Без һәм туган төбәк” дигән сайлап алу курсы ярдәмгә килә.

Әлеге курс белем генә биреп калмый, мөстәкыйль эшчәнлек күнекмәләрен булдырырга һәм һәр укучының шәхси мөмкинлекләрен ачарга, өлкән сыйныфларда укыячак профильне сайларга булыша.

Без һәм туган төбәк” сайлап алу курсын өйрәнү барышында укучыларда эзләнү, материалларны системага салу күнекмәсе формалаша, фәнни –эзләнү – тикшеренү белән шөгыльләнергә юнәлеш барлыкка килә.

Шушы күзлектән караганда, Рәсимә Муллануровна төзегән сайлап алу курсының әһәмияте зур. Программаның эчтәлегенә анализ ясау, укучыларны һәрьяклап үстерүгә нигез сала.Туган якны өйрәнү – милләтебез белән горурлану хисе тәрбияли. Татарның милли сыйфатлары белән танышу туган авылга, кешеләргә хөрмәт тәрбияләргә өйрәтүне бурыч итеп куя. Бу бурычларны хәл итүдә әлеге сайлап алу курсы эшчәнлегенең әһәмияте зур.





Бәяләмә бирүче: Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының мәгълүмати –методик үзәге муниципаль бюджет учреждениесенең югары квалификацион категорияле методисты Шаймарданова А.М.












Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 20 декабря. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Краткое описание документа:

Туган як, туган җир – һәр кеше өчен изге нәрсәләр. Кечкенәдән сабый күңеленә туган якка мәхәббәт тәрбияләү зур тырышлык сорый. Укучыларның дөньяга аңлы карашларын киңәйтдә, тел – әдәбият белән кызыксыну тәрбияләүдә әлеге курсның әһәмияте зур. “Без һәм туган төбәк” сайлап алу курсы 9 нчы сыйныфлар өчен 17 сәгатькә исәпләнеп төзелә. Әлеге курс белем генә биреп калмый, мөстәкыйль эшчәнлек күнекмәләрен булдырырга һәм һәр укучының шәхси мөмкинлекләрен ачарга, өлкән сыйныфларда укыячак профильне сайларга ярдәм итә.

Общая информация

Номер материала: 37351032536
Курсы профессиональной переподготовки
133 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 20 декабря
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>