Найдено 66 материалов по теме
Предпросмотр материала:
Презентация Ана балладасы.pptx
Ана күңеле – балада,
ә бала күңеле кайда?
-Фәнис Яруллин иҗат иткән “Ана” балладасын анализларбыз;
- әниләребез турында сөйләшербез;
укыган әсәрләрдәге аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне искә төшерербез;
тормыштан мисаллар китерербез;
сезнең иҗади эшләрегезне карап үтәрбез.
Татарстанның халык шагыйре, Тукай премиясе
лауреаты,
татар халкының яраткан язучысы
Фәнис Яруллин
Бөркетләр менмәс . җирләргә
Менде әнкәм . кебекләр...
АНА
АКЧАРЛАК
САНДУГАЧ
ҖИЛ
Баллада – лиро-эпик шигъриятнең бер жанры. Балладаларга җанлы яки җансыз табигатьне персонажлашты-рып, әйберләрне җанландырып, геройларның батырлыгын яки үлемен югары күтәреп тасвирлау хас.
Алар - романтик рухлы әсәрләр.
АНА
Авыру ана ята түшәктә,
Йөзе сулган, тәне ябыккан.
Өмет итми шифа-дарулар
Тормыш дигән олы табибтан.
Үтәсе юл инде үтелгән,
Күрәселәр бар да күрелгән.
Кузгаталмас кебек ананы
Һичнәрсә дә яткан җиреннән.
Очып килә шулчак диңгездән
Бер акчарлак тәрәз каршына:
Әй ана, ди, очыйк диңгезгә,
Бу җирләрдә һава тар сиңа.
Авыруларың суга салырсың,
Давыллардан гайрәт алырсың.
Канатыма минем атланып, Юлларга чык әйдә, шатланып,
Безнең якта сулар шифалы,
Авыру белмәс тәнең һичкайчан.
Бик аз калган шушы гомереңне
Үзең өчен яшә ичмасам.
Акчарлакка ана эндәшә:
Матурдыр да диңгез илләре,
Ерак юлга ләкин чыгарга
Калмады бит тәннең егәре.
Кузгаталмас мине урыннан,
Ялынса да килеп фәрештәм.
Якынайды инде әҗәлем
Аяк тавышын аның ишетәм.
Тәрәзәгә килә Сандугач:
- Барыйк, - ди ул, - гөлләр иленә,
Юлга чыгыйк, ана, таң тугач.
Саф чишмәләр күп, ди, илемдә,
Матур җырлар – кошлр телендә.
Синең өчен булыр барсы да,
Ашык, әйдә, бәхетең каршына.
Сандугачка ана эндәшә:
Әйбәттер дә чәчәк илләре,
Ерак юлга ләкин чыгарга
Калмады бит тәннең егәре.
Тора алмам яткан җиремнән,
Чакырса да килеп фәрештәм.
Якынайды инде әҗәлем
Аяк тавышын аның ишетәм.
Үз иленә очкач Сандугач,
Тәрәзәне ачып җил керә,
Карт анага улы турында
Ул бик авыр хәбәр китерә.
Ишеткәчтен яман хәбәрне,
Торып баса ана шул ара,
Баласына килгән җил-давыл
Түшәгеннән аны кубара.
АНА
АКЧАРЛАК
САНДУГАЧ
ҖИЛё
“...Аналар белә... Алар сизәләр; алар һаман баланы төзәп торалар...”,- диде карт.
...Мостафа эндәшмәде. Ул бабайның “төзәп торалар”дигән сүзен аңларга тырыша иде: күңелләре һәрвакыт балада дигән сүздер...”.
- ...Бер башыма кайда да урын табармын. Синең караватың янына урындыклар куеп булса да йоклармын. Җан биргәнгә, җүн бирер, дигәннәр бит.
Кешеләр күп сөйли, күп сөйлиләр... Балалар мине ташлады дип , аларны гаеплиләр....Шулай да мин аларны гаепләмим, рәнҗемим мин аларга!
Ана күңеле – балада,
бала күңеле – далада.
1. Әни - ул ...
2. Әгәр сез тылсымчы булсагыз, әниләрегезгә ниләр эшләр идегез?
3. Сез әниләр алдындагы бурычны ничек аңлыйсыз?
4. Әниләргә булган бурыч-ны кайчан үти башларга икән соң?
5. Сез ул бурычны ничек үтисез?
A man’s work is from sun to sun, but a mother’s work is never done .
Кешеләр иртәдән кичкә кадәр эшлиләр, ә аналарның эше беркайчан да бетми.
“A mother always has to think twice, once for herself and once for her child.”
Ана һәрвакыт ике тапкыр уйларга тиеш: үзе өчен һәм баласы өчен.
Будущее нации - в руках матерей. . Милләт киләчәге аналар кулында.
АНА – бөек исем!
Халык әйтсә,
хак әйтә.
Ана күңеле - балада,
бала күңеле -
далада.
“Ананы дөньяда һични алыштыра алмый!”
Ф.Яруллин
Өй эше:
1. “Ана күңеле балада, бала күңе-ле...” дигән темага инша яки шигырь язарга.
2. Әни, әнкәй, әнием...” дигән видео-фильм яки презентация әзерләргә.
Профессия: Преподаватель химии
Профессия: Преподаватель биологии и химии
Профессия: Учитель химии и биологии
В каталоге 6 544 курса по разным направлениям