Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Урок татарского языка в 1 классе
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Урок татарского языка в 1 классе

Выбранный для просмотра документ 1 класс татар теле+юл йөрү әлфбасы.ppt

библиотека
материалов
Сарварова Чулпан Мирзашариповна Актаныш районы Иске Айман төп гомуми белем б...
Дәреснең максатлары. Өйрәтү максаты: 1. Укучыларның алфавит һәм аның әһәмияте...
2. Һәр хәрефнең үз урыны, Үз исеме була бит. Бу тәртипле хәрефләрнең Исеме б...
7 6 5 4 3 2 1 8...
Нинди гаҗәп бер өй бу? Һәр ягы тәрәзәле. Аяклары резин, Бар ашаганы бензин. 1
а в т о б у с 7 6 5 4 3 2 1 8...
Ике аяклы үгез, Маңгаенда куш мөгез. 2
а в т о б у с в е л о с и п е д 7 6 5 4 3 8...
Олы күзле кара айгыр Кырык арба тартадыр. 3
а в т о б у с в е л о с и п е д 7 6 5 4 3 8 п о е з д...
Кылга асылына, Тимергә таяна. Утыртып чаба Теләсәң кая. 4
а в т о б у с в е л о с и п е д 7 6 5 4 8 п о е з д т р а м в а й...
Дүрт аяклы, кара тояклы, Өч күзле, өчесе дә яраклы. Утырсаң, алып китә, Көче...
а в т о б у с в е л о с и п е д 7 6 5 8 п о е з д т р а м в а й а в т о м о б...
Кирәк булса, киңәш сорап, Элемтәгә керергә Нәрсә булыша? 6
а в т о б у с в е л о с и п е д 7 6 8 п о е з д т р а м в а й а в т о м о б и...
Маңгаенда мөгезе бар, Боргаласаң - үкерә. Менеп атлансаң биленә, Җилдән җитез...
а в т о б у с в е л о с и п е д 7 8 п о е з д т р а м в а й а в т о м о б и л...
Ат түгел кешнәми, Йөз аттан ким эшләми. Үзе тыр да тыр килә, Я, нәрсә бу, кем...
а в т о б у с в е л о с и п е д 8 п о е з д т р а м в а й а в т о м о б и л ь...
а . б м н . о . п т у . ә ң ө ү
Сез яшәгән шәһәр дә бит Юл әлифбасы төсле. Юл әлифбасын бик яхшы Белсен иде һ...
 Кисәтү билгеләре Тыю билгеләре Информацион-курсәтү билгеләре.
Белмәмеш юл аркылы дөрес чыгамы?
Белмәмешкә юл аркылы чыгарга ярдәм итегез!
1. Шәһәр урамнарында җәяүлеләр йөри торган юл ничек дип атала? а) тротуар б)ю...
2. Юл аркылы чыкканда, иң беренче кайсы якка карарга кирәк? а) уң якка б) сул...
3. Светофорның төсләре нәрсәне аңлата? а) кызыл - куркыныч б) кызыл - тукта а...
4. Урам аркылы җәяүлеләр юлның кайсы урыныннан чыгарга тиеш? а) тротуар б) җә...
5.Ике урам кисешкән урын ничек дип атала? а) юл кырые б) урам чаты
Нинди хәрефкә сүз башланмаган?
38 1

Описание презентации по отдельным слайдам:

№ слайда 1 Сарварова Чулпан Мирзашариповна Актаныш районы Иске Айман төп гомуми белем б
Описание слайда:

Сарварова Чулпан Мирзашариповна Актаныш районы Иске Айман төп гомуми белем бирү мәктәбе башлангыч класс укытучысы (“Перспективалы башлангыч мәктәп”)

№ слайда 2
Описание слайда:

№ слайда 3 Дәреснең максатлары. Өйрәтү максаты: 1. Укучыларның алфавит һәм аның әһәмияте
Описание слайда:

Дәреснең максатлары. Өйрәтү максаты: 1. Укучыларның алфавит һәм аның әһәмияте турындагы белемнәрен ныгыту һәм алфавитны практикада кулланырга өйрәту. 2.Укучыларның юл билгеләре , светофор сигналлары һәм юлда йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту. Юлда йөру кагыйдәләрен белүнең әһәмиятен аңлату. Үстеру максаты: 1. Укучыларның танып белу активлыгын үстерү. 2. Кызыклы уен элементлары аша укучыларның эмоциональ эшчәнлеген үстерү. Тәрбияви максат: Дәрес барышында укучыларның аралашу, коллективта эшләү, юлда йөрү культурасын үстерү.

№ слайда 4 2. Һәр хәрефнең үз урыны, Үз исеме була бит. Бу тәртипле хәрефләрнең Исеме б
Описание слайда:

2. Һәр хәрефнең үз урыны, Үз исеме була бит. Бу тәртипле хәрефләрнең Исеме бар - 1.Утыз тугыз баһадир Әлифбаның битендә. Бу серле баһадирларны Я, әйтегез, кем белә? ( Хәрефләр) алфавит

№ слайда 5 7 6 5 4 3 2 1 8
Описание слайда:

7 6 5 4 3 2 1 8

№ слайда 6 Нинди гаҗәп бер өй бу? Һәр ягы тәрәзәле. Аяклары резин, Бар ашаганы бензин. 1
Описание слайда:

Нинди гаҗәп бер өй бу? Һәр ягы тәрәзәле. Аяклары резин, Бар ашаганы бензин. 1

№ слайда 7 а в т о б у с 7 6 5 4 3 2 1 8
Описание слайда:

а в т о б у с 7 6 5 4 3 2 1 8

№ слайда 8 Ике аяклы үгез, Маңгаенда куш мөгез. 2
Описание слайда:

Ике аяклы үгез, Маңгаенда куш мөгез. 2

№ слайда 9 а в т о б у с в е л о с и п е д 7 6 5 4 3 8
Описание слайда:

а в т о б у с в е л о с и п е д 7 6 5 4 3 8

№ слайда 10 Олы күзле кара айгыр Кырык арба тартадыр. 3
Описание слайда:

Олы күзле кара айгыр Кырык арба тартадыр. 3

№ слайда 11 а в т о б у с в е л о с и п е д 7 6 5 4 3 8 п о е з д
Описание слайда:

а в т о б у с в е л о с и п е д 7 6 5 4 3 8 п о е з д

№ слайда 12 Кылга асылына, Тимергә таяна. Утыртып чаба Теләсәң кая. 4
Описание слайда:

Кылга асылына, Тимергә таяна. Утыртып чаба Теләсәң кая. 4

№ слайда 13 а в т о б у с в е л о с и п е д 7 6 5 4 8 п о е з д т р а м в а й
Описание слайда:

а в т о б у с в е л о с и п е д 7 6 5 4 8 п о е з д т р а м в а й

№ слайда 14 Дүрт аяклы, кара тояклы, Өч күзле, өчесе дә яраклы. Утырсаң, алып китә, Көче
Описание слайда:

Дүрт аяклы, кара тояклы, Өч күзле, өчесе дә яраклы. Утырсаң, алып китә, Көче ун атка җитә. 5

№ слайда 15 а в т о б у с в е л о с и п е д 7 6 5 8 п о е з д т р а м в а й а в т о м о б
Описание слайда:

а в т о б у с в е л о с и п е д 7 6 5 8 п о е з д т р а м в а й а в т о м о б и л ь

№ слайда 16 Кирәк булса, киңәш сорап, Элемтәгә керергә Нәрсә булыша? 6
Описание слайда:

Кирәк булса, киңәш сорап, Элемтәгә керергә Нәрсә булыша? 6

№ слайда 17 а в т о б у с в е л о с и п е д 7 6 8 п о е з д т р а м в а й а в т о м о б и
Описание слайда:

а в т о б у с в е л о с и п е д 7 6 8 п о е з д т р а м в а й а в т о м о б и л ь т е л е ф о н

№ слайда 18 Маңгаенда мөгезе бар, Боргаласаң - үкерә. Менеп атлансаң биленә, Җилдән җитез
Описание слайда:

Маңгаенда мөгезе бар, Боргаласаң - үкерә. Менеп атлансаң биленә, Җилдән җитез йөгерә. 7

№ слайда 19 а в т о б у с в е л о с и п е д 7 8 п о е з д т р а м в а й а в т о м о б и л
Описание слайда:

а в т о б у с в е л о с и п е д 7 8 п о е з д т р а м в а й а в т о м о б и л ь т е л е ф о н м о т о ц и к л

№ слайда 20 Ат түгел кешнәми, Йөз аттан ким эшләми. Үзе тыр да тыр килә, Я, нәрсә бу, кем
Описание слайда:

Ат түгел кешнәми, Йөз аттан ким эшләми. Үзе тыр да тыр килә, Я, нәрсә бу, кем белә? 8

№ слайда 21 а в т о б у с в е л о с и п е д 8 п о е з д т р а м в а й а в т о м о б и л ь
Описание слайда:

а в т о б у с в е л о с и п е д 8 п о е з д т р а м в а й а в т о м о б и л ь т е л е ф о н м о т о ц и к л т р а к т о р

№ слайда 22 а . б м н . о . п т у . ә ң ө ү
Описание слайда:

а . б м н . о . п т у . ә ң ө ү

№ слайда 23 Сез яшәгән шәһәр дә бит Юл әлифбасы төсле. Юл әлифбасын бик яхшы Белсен иде һ
Описание слайда:

Сез яшәгән шәһәр дә бит Юл әлифбасы төсле. Юл әлифбасын бик яхшы Белсен иде һәр кеше. Әлифбаны яхшы белсәң, Юлларың булыр имин. Мин дә, сезгә, балакайлар, Гел имин юллар телим. Шәһәр, төсле, һәр, яхшы, юллар.

№ слайда 24  Кисәтү билгеләре Тыю билгеләре Информацион-курсәтү билгеләре.
Описание слайда:

Кисәтү билгеләре Тыю билгеләре Информацион-курсәтү билгеләре.

№ слайда 25 Белмәмеш юл аркылы дөрес чыгамы?
Описание слайда:

Белмәмеш юл аркылы дөрес чыгамы?

№ слайда 26 Белмәмешкә юл аркылы чыгарга ярдәм итегез!
Описание слайда:

Белмәмешкә юл аркылы чыгарга ярдәм итегез!

№ слайда 27
Описание слайда:

№ слайда 28
Описание слайда:

№ слайда 29 1. Шәһәр урамнарында җәяүлеләр йөри торган юл ничек дип атала? а) тротуар б)ю
Описание слайда:

1. Шәһәр урамнарында җәяүлеләр йөри торган юл ничек дип атала? а) тротуар б)юл кырые

№ слайда 30 2. Юл аркылы чыкканда, иң беренче кайсы якка карарга кирәк? а) уң якка б) сул
Описание слайда:

2. Юл аркылы чыкканда, иң беренче кайсы якка карарга кирәк? а) уң якка б) сул якка

№ слайда 31 3. Светофорның төсләре нәрсәне аңлата? а) кызыл - куркыныч б) кызыл - тукта а
Описание слайда:

3. Светофорның төсләре нәрсәне аңлата? а) кызыл - куркыныч б) кызыл - тукта а) сары - әзерлән б) сары - игътибар а) яшел - тыныч бул б) яшел – юл ачык

№ слайда 32 4. Урам аркылы җәяүлеләр юлның кайсы урыныннан чыгарга тиеш? а) тротуар б) җә
Описание слайда:

4. Урам аркылы җәяүлеләр юлның кайсы урыныннан чыгарга тиеш? а) тротуар б) җәяүлеләр чыгу урыны

№ слайда 33 5.Ике урам кисешкән урын ничек дип атала? а) юл кырые б) урам чаты
Описание слайда:

5.Ике урам кисешкән урын ничек дип атала? а) юл кырые б) урам чаты

№ слайда 34
Описание слайда:

№ слайда 35
Описание слайда:

№ слайда 36
Описание слайда:

№ слайда 37 Нинди хәрефкә сүз башланмаган?
Описание слайда:

Нинди хәрефкә сүз башланмаган?

№ слайда 38
Описание слайда:

Выбранный для просмотра документ Татар теле+юл әлифбасы 1 класс.docx

библиотека
материалов
hello_html_m2a7690f7.gifhello_html_m2a7690f7.gif

МБОУ «Староаймановская оош» Актанышского муниципального района рт

учитель начальных классов

сарварова чулпан мирзашариповна



татар теле дәресе+ юл йөрү кагыйдәләре

1нче сыйныф

Тема: Алфавит – хәрефләр иле.

Максат.

1. Өйрәтү. Укучыларның алфавит һәм аның әһәмияте турындагы белемнәрен ныгыту һәм алфавитны практикада кулланырга өйрәтү;

Укучыларның юл билгеләре, светофор сигналлары һәм юлда йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту;

Юлда йөру кагыйдәләрен белүнең әһәмиятен аңлату.

2. Үстерешле. Укучыларның танып белү активлыгын үстерү;

Кызыклы уен элементлары аша укучыларның эмоциональ эшчәнлеген үстерү.

3. Тәрбияви. Дәрес барышында укучыларның аралашу, коллективта эшләү, юлда йөрү культурасын үстерү. (3нче слайд)

Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү.

Укытучы: Укучылар, без бүген сезнең белән «Хәрефләр иленә» сәяхәт итәрбез. Бу сәяхәт барышында без «Табышмаклар аланы»нда тукталырбыз, «Хәрефләр юлы» буйлап сәяхәт итәрбез, «Җырлыйк әле» тукталышында ял итеп алырбыз. Белем утравында безне кызыклы биремнәр көтә. Сәяхәт барышында сез шушы сорауларга җавап табарга тырышыгыз. Бүген нинди ике алфавит турында сүз барыр һәм ул ике алфавит бер-берсенә ничек бәйләнгәннәр? Аларны өйрәнү ни өчен кирәк? Дәресебез ахырында шушы сорауларга җавап бирербез. Җайлап утырыгыз, сәяхәткә кузгалабыз. Хәрефләр иленә без зәңгәр паровозга утырып сәяхәт итәрбез. Сәяхәткә кузгалганчы, сезнең юлда йөрү кагыйдәләрен ничек белүегезне тикшереп алыйк. Аларны белми торып, без юлга чыга алмыйбыз. Хәзер бер башваткыч чишеп алырбыз.

Нинди гаҗәп бер өй бу?

Һәр ягы тәрәзәле

Аяклары резин

Бар ашаганы бензин (Автобус)



Ике аяклы үгез

Маңгаенда куш мөгез. (Велосипед)



Олы күзле кара айгыр

Кырык арба тартадыр.(Поезд)



Кылга асылына,

Тимергә таяна,

Утыртып чаба

Теләсәң кая. (Трамвай)



Дүрт аяклы, кара тояклы,

Өч күзле, өчесе дә яраклы.

Утырсаң алып китә,

Көче ун атка җитә. (Автомобиль)

Кирәк булса киңәш сорап,

Элемтәгә керергә,

Телефон эзләп табарга,

Шушы билге булыша. (Телефон)



Маңгаенда мөгезе бар,

Боргаласаң-үкерә,

Менеп атлансаң биленә

Җилдән җитез йөгерә. (Мотоцикл)



Ат түгел кешнәми,

Йөз аттан ким эшләми

Үзе тыр да тыр килә,

Я, нәрсә бу, кем белә? (Трактор)












Укытучы: Ә, болар нәрсәләр?

Укучылар: Транспорт.

Укытучы: Кайсы сүз артык? Ни өчен?

Укучылар: Телефон, чөнки ул транспорт түгел

Укытучы: Нинди сүз килеп чыкты?

Укучылар: Светофор

Булдырдыгыз, укучылар! Сәяхәтебез башлана. (21нче слайд)

а в т о б у с

а в т о б у с

п о е з д

т р а м в а й

а в т о м о б и л ь

т е л е ф о н

м о т о ц и к л

т р а к т о р

Без табышмаклар аланына килеп җиттек.

II. Яңа белем һәм күнекмәләрне формалаштыру.

Укытучы: Бу табышмакларда нәрсә турында әйтелә?

1.Утыз тугыз баһадир

Әлифбаның битендә.

Бу серле баһадирларны

Я, әйтегез, кем белә? (Хәрефләр)

2. Һәр хәрефнең үз урыны,

Үз исеме була бит.

Бу тәртипле хәрефләрнең

Исеме бар - ( Алфавит)

Укытучы: Укучылар, әйтегез әле, нәрсә ул алфавит?

Укучылар: Алфавит ул - хәрефләрнең билгеле бер тәртиптә урнашуы.

Укытучы: Әйтегез әле, алфавитны белү ни өчен кирәк?

Укучылар: Сүзлекләрдә, белешмәләрдә сүзләр алфавит тәртибендә урнаша. Сүзләрне тизрәк эзләп табу өчен алфавитны белү кирәк. Шулай ук исемлекләр дә алфавит тәртибендә төзелә.

Укытучы: Ә сез алфавиттагы хәрефләр тәртибен яхшы беләсезме? Әйдәгез, тикшереп карыйк әле. Без сәяхәтебезне дәвам итәбез һәм хәрефләр юлына килеп җитәбез. Сез хәрефләрне алфавит тәртибендә дөрес итеп урнаштырсагыз, безнең паровоз юлын дәвам итә алачак.(Балалар дәфтәрләренә төшеп калган хәрефләрне язалар.) (22нче слайд)


а …б м н … о …п т у …


Укытучы: Укучылар, сәяхәтебезне дәвам итәбез. Без сезнең белән Юл фәне шәһәренә килеп җиттек. Безне юл хәрәкәтен көйләүче каршы ала. Ул сезгә бер шигырь әзерләп куйган. Шигырьне укып карагыз әле. (23нче слайд)

Укучылар: Сез яшәгән шәһәр дә бит

Юл әлифбасы төсле.

Юл әлифбасын бик яхшы

Белсен иде һәр кеше.

Әлифбаны яхшы белсәң,

Юлларың булыр имин.

Мин дә, сезгә, балакайлар,

Гел имин юллар телим.

Укытучы: Калын хәрефләр белән язылган сүзләрне дәфтәрләрегезгә языгыз һәм сузык аваз хәрефләренең асларына сызыгыз

Хәзер инде бу сүзләрне һәрвакыт дөрес язарсыз. Ә менә юлларда хаталар һәм куркыныч хәлләр булмасын өчен, юл фәне әлифбасын яхшы белергә кирәк. Юл хәрәкәтен көйләүче көн саен юл йөрү кагыйдәләрен бозучылар белән очрашып тора. Бер хәл турында ул сезгә дә сөйләмәкче була. Тыңлагыз әле.

Белмәмеш юл чатына килеп житте һәм урамның икенче ягына чыкмакчы булды.Ул светофорны эзләде, ләкин бу чатта светофор юк иде. Юл хәрәкәтен көйләүче дә күренмәде. Үзенә комачаулаучы булмагач, Белмәмеш икенче якка тыныч кына чыкты да китте. Ул як-ягына карап та тормады. Әгәр юлдан килүче машина вакытында туктамаса, Белмәмеш белән нәрсә булыр иде икән? Укучылар, Белмәмеш урынында булсагыз, сез урам аркылы ничек чыгар идегез? (24, 25нче слайд- лар).


ПДДКАР0002

Укучылар: Юллар кисешкән урынны чыкканда бик игътибарлы булырга кирәк. Каршы якка юлның уртасыннан йөгереп чыгу куркыныч. (Укучылар Белмәмешкә дөрес юлны рәсемнән күрсәтәләр).


ПДДКАР0002



Укытучы: Әйе, сез Белмәмешкә дөрес өйрәттегез. Юл хәрәкәтен көйләүче сезгә тагы бер бирем бирә. Рәсемгә карап юл билгеләрен төркемләгез.

111


Кисәтү билгеләре




333

Тыю билгеләре


555



Информацион-курсәтү билгеләре

Укучылар: Рәсемдә кисәтү билгеләре, тыю билгеләре һәм махсус күрсәтмә бирүче билгеләр бирелгән.

Укытучы: Сез юл хәрәкәтен көйләүче биремнәрен дөрес итеп үтәдегез. Булдырдыгыз, балалар! Юлга кузгалганчы, юл хәрәкәтен көйләүче нәрсә әйтергә теләгәнен белик әле. Аның бу сигналы нәрсәне аңлата?

Укучылар: Безгә юл бирә.

Укытучы: Әйе, юлыбызны дәвам итә алабыз. Без «Жырлыйк әле» аланына килеп җиттек. Бу аланда без җырлый-җырлый ял итәрбез.

(Укучылар поезд булып тезеләләр һәм класс буйлап “Зәңгәр вагон” җырын жырлап йөриләр) (27нче слайд)


http://cards.rambler.ru/images/object_82.1120735739.40272.jpg


Укытучы: Балалар! Без сезнең белән “Белем утравы”на килеп чыктык. Дәреслекнең 10 битен ачып, 2 нче күнегүне табабыз. Китапларны кирәкле урыннарга куй.

Үрнәк:

1 нче киштә: Алиш,..........

2 нче киштә: Дәрзаман,.....


F:\DCIM\100M1033\100_5055.JPG

Укытучы: Хәзер юл билгеләре буенча белемнәрне тикшереп алырбыз.

(28-32нче слайдлар)

1.Шәһәр урамнарында җәяүлеләр йөри торган юл ничек дип атала?

а) тротуар

б) юл кырые

2. Юл аркылы чыкканда, иң беренче кайсы якка карарга кирәк?

а) уң якка

б) сул якка

3. Светофорның төсләре нәрсәне аңлата?

а) Кызыл - куркыныч

б) Кызыл – тукта



а) Сары - игътибар

б) Сары - әзерлән


а) Яшел- тыныч бул

б) Яшел- юл ачык


4.Урам аркылы жәяүлеләр юлныкайсы урыныннан чыгалар?

а) тротуар

б) җәяүлеләр чыгу урыны

5. Ике урам кисешкән урын ничек дип атала?

а) юл кырые

б) урам чаты

Укытучы: Бу сүзләр алфавит тәртибендә тезелгәнме? Хатасы булса, табыгыз.

Сүзләрне алфавит тәртибендә яз” (36нчы слайд)

Картина , машинист, светофор, тротуар, юл, җәяүле.

Укытучы: дәреслекнең 12-13 битләрендәге рәсемгә карап нинди хәрефләргә сүз башланмавын әйтегез. (укучылар җавабы, нәтиҗә)


IV. Йомгаклау.

Укытучы: Укучылар, без сәяхәтебезнең ахырына якынлаштык . Ә хәзер дәрес башында биргән сорауга җавап биреп карагыз әле.

Укучылар: Алфавиттагы хәрефләрнең үз исемнәре булган кебек, юл фәне әлифбасының да үз тәртибе бар.

Алфавитны да, юл фәне әлифбасын да яхшы белергә кирәк. Алфавитны яхшы белсәң, исемлекләр төзергә, сүзлекләр белән эшләргә җиңел була, Ә юл фәнен яхшы белгән кеше юлда курыкмыйча йөри ала.

Укытучы: Сәяхәтебез тәмам. Юлларыгыз һәрвакыт имин булсын!



Выбранный для просмотра документ аңлатма язуы.docx

библиотека
материалов

Аңлатма язуы.

Хәзерге җәмгыятьтә белемнәрнең күләме бик тиз арта. Бу исә материалларны өйрәнү өчен каралган сәгатьләрнең кыскаруына китерә. Әлеге хәлдән чыгу юлы бер генә, ул да булса, укытуны интенсивлаштыру. Моны исә, яңача компьютер технологияләрен кулланып кына тормышка ашырып була. Дәресләрдә компьютер технологияләрен куллану һәр дәресне традицион булмаган, бай эчтәлекле итәргә ярдәм итә, уку материалын төрле алымнар һәм методлар ярдәмендә аңлатуның кирәклегенә төшендерә. Моны тормышка ашыруның юллары күп төрле һәм алар өйрәнелә торган материалларның үзенчәлеге, программа чараларын куллана белү дәрәҗәсе һәм төрле типтагы дәресләрне куллануга бәйләнгән. Хәзерге заманда укучыларга белем бирү белән беррәттән, аларны белемнәрне мөстәкыйль үзләштерергә дә, өйрәтү дә отышлы. Укытучының дәресе кызыклы булырга, гадәти булмаган элементларны үз эченә алырга һәм укучыларда фән белән кызыксыну уятырга, аларда уңай хисләр тудырырга һәм укучыларның сәләтләрен үстерергә тиеш.

Яңа технологияләрне куллану укучыларга күрсәтмә һәм тавыш чаралары, документаль һәм белешмә материаллар белән ярдәм итәргә, мәгълүмәти тәэсир итүне образлы һәм эмоциональ тәэсир итү белән чиратлаштырырга мөмкинлек бирә. Укучыларның, бигрәк тә йомшак балаларның, дәресләр белән кызыксынулары арта, яңа материалны үз- ләштерүнең сыйфаты яхшыра. Дәрес тирән эчтәлекле, динамикалы, кызыклыга әйләнә һәм курсны тизрәк һәм тирәнрәк үзләштерергә ярдәм итә.

2011 елның 1 сентябреннән мин “Перспективалы башлангыч мәктәп” укыту-методик комплекты белән эшли башладым. Дәресләремне балаларга кызыклы, файдалы итеп үткәрергә тырышам. Татар теле дәресендә алфавит , хәрефләр турында гына өйрәнсәк укучыларга бик үк кызык та булмас иде. Шуңа күрә тормышта кирәк булан юл билгеләре, юл әлфбасын да өйрәнне кирәк дип саныйм. Чөнки кечкендән балалар сак, игътибарлы булып үсәргә тиешләр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу – шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда йөргәндә, дәрес вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен укучының күңеленә әкренләп-әкренләп сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына юл билгеләре – ышанычлы ярдәмчебез, ә эшебез нәтиҗәле булыр.



















Краткое описание документа:

Хәзерге җәмгыятьтә белемнәрнең күләме бик тиз арта. Бу исә материалларны өйрәнү өчен каралган сәгатьләрнең кыскаруына китерә. Әлеге хәлдән чыгу юлы бер генә, ул да булса, укытуны интенсивлаштыру. Моны исә, яңача компьютер технологияләрен кулланып кына тормышка ашырып була. Дәресләрдә компьютер технологияләрен куллану һәр дәресне традицион булмаган, бай эчтәлекле итәргә ярдәм итә, уку материалын төрле алымнар һәм методлар ярдәмендә аңлатуның кирәклегенә төшендерә. Моны тормышка ашыруның юллары күп төрле һәм алар өйрәнелә торган материалларның үзенчәлеге, программа чараларын куллана белү дәрәҗәсе һәм төрле типтагы дәресләрне куллануга бәйләнгән. Хәзерге заманда укучыларга белем бирү белән беррәттән, аларны белемнәрне мөстәкыйль үзләштерергә дә, өйрәтү дә отышлы. Укытучының дәресе кызыклы булырга, гадәти булмаган элементларны үз эченә алырга һәм укучыларда фән белән кызыксыну уятырга, аларда уңай хисләр тудырырга һәм укучыларның сәләтләрен үстерергә тиеш. Яңа технологияләрне куллану укучыларга күрсәтмә һәм тавыш чаралары, документаль һәм белешмә материаллар белән ярдәм итәргә, мәгълүмәти тәэсир итүне образлы һәм эмоциональ тәэсир итү белән чиратлаштырырга мөмкинлек бирә. Укучыларның, бигрәк тә йомшак балаларның, дәресләр белән кызыксынулары арта, яңа материалны үз- ләштерүнең сыйфаты яхшыра. Дәрес тирән эчтәлекле, динамикалы, кызыклыга әйләнә һәм курсны тизрәк һәм тирәнрәк үзләштерергә ярдәм итә. 2011 елның 1 сентябреннән мин “Перспективалы башлангыч мәктәп” укыту-методик комплекты белән эшли башладым. Дәресләремне балаларга кызыклы, файдалы итеп үткәрергә тырышам. Татар теле дәресендә алфавит , хәрефләр турында гына өйрәнсәк укучыларга бик үк кызык та булмас иде. Шуңа күрә тормышта кирәк булан юл билгеләре, юл әлфбасын да өйрәнне кирәк дип саныйм. Чөнки кечкендән балалар сак, игътибарлы булып үсәргә тиешләр. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу – шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда йөргәндә, дәрес вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен укучының күңеленә әкренләп-әкренләп сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына юл билгеләре – ышанычлы ярдәмчебез, ә эшебез нәтиҗәле булыр.
Автор
Дата добавления 26.03.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров594
Номер материала 38205032650
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх