3. Үткәннәрне кабатлау
|
- Без өйрәнгән фигыльләр
сыйфат фигыль дип атала? Ни өчен аларга “сыйфат фигыль” дигән исем бирелгән?
-Нинди мәгънә
белдерә?
-Сыйфат фигыль
нинди сорауларга җавап бирә?
-Сыйфат
фигыль нәрсә белән төрләнә?
-Сыйфат
фигыльләр зат-сан белән төрләнәме?
- Нинди җөмлә
кисәге була ала?
-Хәзер,
укучылар, таблицадан файдаланып, тулы нәтиҗә ясагыз, үзегез кагыйдә чыгарып
карагыз әле.
Уйларга вакыт
бирелә. Нәтиҗәне 1 нче сан турысында утыручы сөйли башлый.
1.
165 нче күнегү( тестны күчереп
язабыз.Сыйфат фигыльләрне табып , аларның нинди җөмлә кисәге булып килүләрен
билгеләгез)
2. Бирелгән
сүзләр белән җөмләләр төзү.
3. Текстны
тыңлау. Сыйфат фигыльләрне табу.
Иңкү
аланнарга җәелгән кар суы яз кояшында көмеш көзгедәй балкып ята. Ә
кыр казлары ерак сәяхәттән кайтып килә. Алар өчпочмаклы тигез сафларга
тезелеп, үзләре туып-үскән тымызык күлләрне, кеше йөрми
торган аланнарны эзләп очалар.
Кайтып төшү белән, әнкә каз эшкә тотына: су
уртасында калган берәр калкурак урынга, куаклар төбенә оя кора
башлый. Ул аны төрле чыбык-чабыктан, корыган камышлардан
әмәлли. Шунда йомыркалар сала. Аннары, кайнар шәрә түше белән булачак бибиләрен
җылытып, айга якын урыныннан купмый утыра. (Ф.Шәфигуллин)
|
№
п/п
|
Сораулар
|
Сыйфат
|
Фигыль
|
Сыйфат
фигыль
|
1.
|
Мәгънәсе.
Нәрсәне белдерә?
|
Предметның
билгесен
|
Эшен,
хәрәкәтен, хәл-торышын
|
|
2.
|
Нинди
сорауларга җавап бирә
|
Нинди?
Кайсы?
|
Нишли?
Нишләде?
|
|
3.
|
Нәрсә
белән төрләнә?
|
Сыйфатланмышы
төшеп калса, килеш, тартым, сан
|
Юнәлеш,
барлыкта-юклыкта кайберләре зат-сан белән
|
|
4.
|
Нинди
җөмлә кисәге була?
|
Күбесенчә
аергыч
|
Күбесенчә
хәбәр
|
|
-Предметның
билгесен дә, эш-хәрәкәтне дә бергә белдерә.
-Нишләгән?,
нишләүче?, нишләр?, нишләячәк?, нишләмәгән?, нинди? һ.б. кебек сорауларга
җавап бирә.
-Юнәлеш,
заман белән төрләнәләр. Барлыкта - юклыкта булалар. Сан, тартым, килеш
кушымчасы да алалар
-Зат-сан белән
төрләнми. Димәк, затланышсыз фигыль.
-
аергыч, тәмамлык, хәбәр.
Нәтиҗә:
-Сыйфат фигыль нинди?, нишләүче?, нишләячәк?, нишләр? кебек сорауларга җавап
бирә. Эш-хәл, хәрәкәтне предметның билгесе итеп белдерә. Юнәлеш, заман белән
төрләнә, барлыкта-юклыкта була. Исемләшсә килеш, тартым, сан кушымчалары ала.
Җөмләдә аергыч, хәбәр, тәмамлык була ала. Затланышсыз фигыльләргә керә.
Кидерелмәгән
тай, йөргән малайлар, килгән хатлары.
Сайрар
кошлар, шытып килүче үлән, бүрткән бөреләр, зарыгып көткән көннәр, челтерәп
агучы гөрләвекләр, кыздыручы кояш, уйнар чак, елмаючы күзләр.
1
һәм 3 нче сан турысында утыручылар эчке түгәрәккә , ә 2 һәм 4 саны турысында
утыручылар тышкы түгәрәккә басалар.
|
СИНГЛ
РАУНД
РОБИН
Инсайд- аутсайд сёкл
|
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.