Инфоурок / География / Другие методич. материалы / »Әтнә районы табигый ресурслары»

»Әтнә районы табигый ресурслары»

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов


Татарстан Республикасы

Әтнә муниципаль районы

Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе






Тема: “ Әтнә районы табигый ресурслары”













Автор: ТР Әтнә районы Күәм урта мәктәбенең

география укытучысы

Галиева Рәйсә Равил кызы









2014 нче ел

Проектның тибы:

  • Мәгълүмат бирү һәм тикшерү



Максат: Әтнә районының табигый ресурсларын ачыклау, үзебез яшәгән җирлек белән якыннан танышу тора.


Бурычлар: Әтнә районы табигый ресурсларын өйрәнү, аның турында булган фәнни чыганаклар белән танышу.

Эчтәлек:

План:

1. Кереш.

2. Табигый ресурслар-урманнар.

3. Су ресурслары.

4.Җир ресурслары

5.Тарихи истәлекле урыннар

6. Йомгаклау.

7. Кулланылган әдәбият.

















Кереш.

Балкы, Әтнә, илем киңлегендә

Хезмәтләрен белән шөһрәт ал,

Тап төшермә, халкым, исемеңә,

Мәңге шулай горур булып кал!

Туган җир табигате һәркем өчен якын. Кешенең бу дөньяга туганчы, ана карынында чагында ук, яшәеше табигать белән нык бәйле. Кеше туып, азрак үсә төшкән саен, аның өчен күп нәрсәләрнең таныш булмавын аңлый. Әкренләп үскән саен кеше тирә-юньгә игътибар итә башлый. Бигрәк тә туган җир һәркем өчен якын, андагы һәр нәрсә кешенең хәтерендә уелып кала.

Беренче тапкыр, Күлле Киме, Кышлау, Олы Әтнә, Олы Мәңгәр волостьлары кушылудан, 1930 елның 10 августында Әтнә районы оеша. Өч дистә мөстәкыйль яшәгәннән соң, 1963 елны Арча районы белән берләштерелә. 1990 елны Арча районыннан аерылып чыгып, яңадан Әтнә районы торгызыла.

Әтнә районының мәйданы 681 кв.км, ягъни республиканың 1 проценты территориясен алып тора. Биләгән мәйданы буенча ул Татарстанда иң кечкенә район. Районның иң төньяктагы авылы Чишмәле Сап булса, иң көньяктагысы Ябынчы авылы. Иң көнбатышка урнашкан авыл-Ары, ә иң көнчыгышта-Бәхтияр авылы. Төньяктан көньякка 43 км чамасы булса, көнбатыштан көнчыгышка 35 километрга якын. Әтнә районы Татарстанның төньяк – көнбатышында, республикабыз башкаласы Казанга якын урнашкан. Ул Татарстанның Арча һәм Биектау, Мари Иле республикасының Морки районнары белән чикләшә.Барлык чикнең озынлыгы 180 километр чамасы, шуның 65 километры Арча районына, 60 километры Морки районына, ә 55 километры Биектау районына туры килә.

Табигый ресурслар-урманнар.

Әтнә Көнчыгыш Европа тигезлегенең көнчыгыш өлешенә урнашкан. Җир өсте - рельеф ерымлы – балкалы, калкулы, дулкынсыман тигезлек. Районның көнчыгыш өлешенә шактый биек Вятка увалларының көньяк итәге үтеп керә. Районның иң биек урыны шуңа да Ары авылы янында, 224 метрга тигез. Иң түбән урын Атамыш авылы янында, сазлыкта- Ашыт буенда- 91 метр.

Район катнаш урманнар зонасында ята. 2-3 гасыр элек кенә Ашытның уң як ягы тоташ урманнардан торган. Бүген, элек урман булган урыннарда антропоген табигый комплекслар: авыллар, кырлар, фермалар, юллар, болыннар, ындыр табаклары, машина – трактор парклары. Районның 10 процент территориясе урман белән капланган. Халкым өчен иң кадерле булган урманнардан “Каенсар”,”Ары” ,”Күшәр” урманнары тора. Әтнә районы урманнарында җәнлекләрне- тиенне, сасы көзәнне, селәүсенне, тукранны да, дала, басу – кырларга хас булганнарын-йомран, әрлән, тургай, тилгәнне дә очратырга була. Кабан дуңгызы хәтта авылларга якын килеп, кешеләргә куркыныч тудырган вакытлар да була.Урманның төп байлыгы-агач.Ләкин агачларны элек төзелеш өчен кискән булсалар да,хәзер мондый эшләр алып барылмый.Урманнарны чистарту максатыннан гына кипкән,корыган агачлар киселә.

Су ресурслары.

Елга үзәннәре, “коры елгалар”- балкалар, ерымнар- җир өстендә иң киң таралган рельеф формалары. Иң зур елга үзәннәре- Ашыт, Үртәм, Симет елгасы үзәннәре. Җир асты сулары эшчәнлеге нәтиҗәсендә карст бүрәнкәләре, текә тау битләрендә шуышмалар барлыкка килгән.

Әтнә районының бер горурлыгы- “Ашыт” заказнигы.Ул Ашыт елгасы үзәненең урта бер өлешенә урнашкан.Ашыт атамасы татар халкы фольклорында да чагылыш тапкан.”Идегәй”дастанында ул болай телгә алына:

Болгардаен калам бар,

Болгар йортын алырмын;

Болгарда да танмасам,

Куе урманның төбендә

Куерып аккан Ашыт су,

Кара урманның төбендә

Каралып аккан Казан су...

“Ашыт” Дәүләт комплексы табигать сакланышы 1997 елның 15 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә оешты.Заказникның мәйданы-2700 гектар. Ашыт Арча районыннан башланып, Әтнә һәм Биектау районнары аша агып үтеп,Мари иле республикасында сул яктан Илләт елгасына коя. Ашытның озынлыгы 83 километр. Ашытка уң яктан Үртәм, Өлә, Күәм, Шашы, Оры, ә сул яктан Симет елгалары коя. Район аша Илләтнең сул кушылдагы булган Шура елгасы агып үтә. Чишмәле Сап ягындагы инешләр шушы елгага коялар. Ары һәм Яңа Бәрәскә ягындагы инешләр үзләренең суларын Илләткә илтәләр. Комыргуҗа һәм Сәрдә ягындагы инеш һәм елгалар Казансуга коялар. Райондагы барлык елгалар җир асты, яңгыр һәм кар сулары белән туеналар, яз көне ташыйлар.

Ашыт елгасы тирәсе камыш, төнбоеклар белән бизәкләнгән.Балалар елгада чуртан, алабуга,бәртәс,кызыл канат,карп кебек балыклар тотып куаналар.

Ашыт елгасы тугаенда каз-үрдәкләрнең генә 300 дән артык төре бар. Татарстан Республикасында 5 пар зур кроншнепның оя ясавын да беренче тапкыр Ашыт тугаенда күзәткәннәр. Ә бу кошлар ТР Кызыл китабына кертелгән. Аннан башка биредәге тагын 11 төрле кош шушы китапта урын алган. Алар арасында аккош, күлбога, саз карчыгасы, ябалак һәм башка төрле кошлар бар. Тыюлыкның хайваннар дөньсы да игътибарны җәлеп итә. Биредә поши, кабан дуңгызы, төлке, бурсык, куян, америка норкасы, ондатра, су кондызын очратырга мөмкин. Су кондызы бигрәк тә киң таралып, хәзер Ашыт елгасы кушылдыклары буйлап ареал территориясен киңәйтте.Бу гаҗәеп җан ияләренең безнең Күәм елгасында төзегән плотиналарын очратырга була. Авыл уртасыннан агып яткан куе әрәмәле өлешендә кондызлар матур итеп плотина төзеп куйганнар, елгада суның биеклеге күтәрелгән.Өйләнә тирәдә кимереп аударылган агачлар аунап ята. Аларның яраткан ризыгы булган тал агачлары бик күп шул елга ярында.Түнгән юан агачларны авыл кешеләре мичкә ягу өчен утын итеп кулланалар. Плотина суы боз белән каплангач,бала-чага аны шугалак итеп файдаланалар.Көз көне кышка әзерләнгәндә кондызлар аеруча актив булалар.

Ашыт елгасы хуҗалык максатларында гына түгел, ял һәм туризм объектлары булып та файдаланыла. Төче сулык экосистемасының органик дөньясы бик бай. Макрофитлар- күпчелеге чәчәкле үсемлекләр. Алар арасында берничә экологик группа бар:

а) йөзмә хәлдә тереклек итүчеләр (бака тәңкәсе,су абагасы)

б) төпкә береккән су үсемлекләре (ак төнбоек,сары төнбоек, су мүге- рдест маленький)

в) төпкә береккән ярымсу үсемлекләре (стрелолист-укъяфрак,җикәнбаш –рогоз,йомры камыш – сусак зонтичный.

Судагы продуцентларның икенче төркеме микрофитлар – йөзмә хәлдә тереклек итүче суүсемнәр дә бар. Болар яшел суүсемнәр, диатом суүсемнәр, цианобактерияләр. Алар исә суда яшәүче организмнар өчен төп азык чыганагы булып торалар.

Әтнә районы чишмәләргә дә бик бай.Һәр авылда биш-алты чишмәне очратырга була. Сулы халык-бай халык дигәннәр борынгылар.Күп чишмәләрнең суын районыбыз халкы яратып куллана.Суларның чисталыгын еш тикшереп торалар.Берничә авыл советы тарафыннан үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре белән танышып,без шундый нәтиҗәгә килдек,районыбыз чишмәләре суын халык курыкмыйча куллана ала. Иң чиста сулы чишмә Каенсар авылы чишмәсе.Лаборатория тикшеренүе нәтиҗәләре:



Тикшерү нәтиҗәләре

Норма

Берәмлеге

1.

Нитритлар

0,022

3,3

мг/дм3

2.

Нитратлар

93+(-)14

45

мг/л

3.

Аммиак

0,1

6-9

мг/дм3

4.

Хлорид

30,60

350

мг/л

5.

60С та исе

2

2

балл

6.

20С та исе

2

2

балл

7.

Тәме

2

2

балл

8.

Гомуми колиформ бактериалар

табылмады

булырга тиеш түгел

100 мл да

9.

Терматолерант колиформ бактериалар

табылмады

булырга тиеш түгел

100 мл да

10.

Гомуми микроблар саны

табылмады

100

1 мл да


Безнең районда тугай, карст, суффозия һәм казылма күлләр очрый. Тугай яки иске үзән күлләре Ашыт елгасы үзәнендә бар. Су сеңеп иңүдән барлыкка килгән сай гына суффозион күлләр басу урталарында була. Мәсәлән: Ары авылы янында басудагы -“Өлә” күле. Гадәттә мондый күлләрдә су яз көне генә була, җәй кибеп бетә. Ары авылы уртасында бик матур карст һәм суффозия күлләре бар. Бер авыл уртасында өч күл җәелеп ята.Бу искитәрлек күренеш. Элек район елгаларында су режимын көйләп торучы бик күп су тегермәне буалары булса, хәзер дә кайбер елгаларда сугару өчен төзелгән буаларны күрергә мөмкин. Ашыт буенда да һич кенә дә киптерергә ярамаган сазлыклар бар.

Җир ресурслары.

Безнең район Көнчыгыш Европа платформасында урнашкан. Җир кабыгын төзүче платформаның кристаллик фундаменты 1800 метр тирәнлектә ята. Палеозой эрасының Пермь системасында барлыкка килгән тау токымнары җир өстенә үк чыгып торалар.Югары Пермь катламнары Уфа, Казан, татар ярусларына бүләләр. Текә яр кырыйларында татар ярусының “чуар катламнары” иң өскә үк чыгып тора. Татар ярусы катлам-катлам булып яткан төрле төстәге балчык, ком, известьташ, мергель, доломит һәм комташтан тора. Татар ярусы астында караңгырак төстәге тау токымнарыннан торган казан ярусы ята. Күп урындагы казан ярусының пластилин сыман тыгыз балчыгы беренче суүткәрмәүчән катламны тәшкил итә, аларны инеш-елга юлларында очратырга була. Кайбер урыннарда татар ярусының өстендә бары тик туфрак кына булса, субүләр калкулыкларда, аларның итәкләрендә, елга үзәннәрендә антропоген чоры утырмалары очрый. Ашыт, Үртәм, Симет елгасы үзәннәрендәге сазлыкларда торф барлыкка килгән.

Көлсу, кәсле - көлсу, ачык соры, соры, караңгы-соры урман туфраклары- безнең район басулары өчен характерлы туфраклар. Ашлаганда, дөрес агротехник алымнар кулланганда, бу туфраклардан югары уңыш алырга була.

Рельеф кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә бүген дә үзгәрүен дәвам итә. Дамбалар өябез, бульдозер белән ишеп буалар төзибез, чокырлар калдырып торф, таш, балчык, ком алабыз.

Районда кирпеч сугу өчен кызыл балчык, известьташ, доломит, торф, ком ятмалары бар. Акбарс карьерыннан юлга түшәү өчен вак таш- доломитланган известьташ һәм ком алына.Карьерның ташы һәм комы төзелеш макстларында да киң кулланыла.Күшәр колхозы карьерыннан корбанат токым табыла.Бу токым “Атняагрохим» оешмасы тарафыннан он хәленә җиткерелеп тартыла һәм район басуларына туфракның ачылыгын киметү өчен сибелә.

Тарихи истәлекле урыннар

Күәм авылыннан соң, Ашыт елгасының биек уң як яры,аның да әле агачлар үсеп утырган өлешен район кешеләре Кала тавы дип йөртәләр. Кала тавына безнең якларда татар халкы яшәгән иң борынгы һәм изге урын буларак киләләр.

Археология-тарих фәнендә Кала тавы Әйшияз шәһәрчеге буларак билгеле.Кала тавы дип йөртелгән урында өч истәлекле,изге тарихи урын бар. Күәм авылыннан 500м көньяк-көнбатышта,Ашытның уң як биек ярында,агачлыкларга кадәр,Әйшияз шәһәрчеге зираты бар.Халык телендә ул”Хан зираты” дип йөртелә. Зиратта язусыз өч кабер ташы бар. Ташларның биеклеге 80см,киңлеге 60см,калынлыгы 25 см тирәсе.Кабер ташлары янына тимер чардуган һәм “Габдулла улы Әйшәхан.960-985 елларда яшәгән һәм дәфенләнгән”,дип язылган яңа кабер ташы куелган.1956 елда бу зираттагы ике каберне бер археолог казып карый һәм бу мөселман зираты дигән нәтиҗәгә киленә.

Әйшияз шәһәреннән 400м чамасы көнбатыштарак,урман эчендә, Изгеләр зираты һәм Изгеләр чишмәсе урнашкан. Изгеләр зиратына кергәч,шушы язуны укырга була:”Бүгенгәчә исеме төгәл сакланмаган ханның дин әһеле Ирәмәли балалары,Сөләйман хаҗи,мулла Таҗетдин,кызлары Гайшәбикә һәм Хәнифәбикә абыстайлар һәм дә биш кыз бала шушында дәфенләнгән. Шушы урында имән утыртылган.”Чыннан да, зиратка кергәндә юан имән үсеп утыра. Ашытның уң як биек ярында үскән урман эченнән салынган 159 тимер баскыч буйлап аска төшсәң, Изгеләр чишмәсенә килеп чыгасың.Чишмә юлы,чишмә үзе дә матур итеп эшләнгән. Кала тавы урынында беренче булып Казан каласы төзелә башлаган.Су аз,елга кечкенә булганлыктан,кала төзү тукталган.Кала тавы турында мондый риваятьләр шактый куп. Бу урында каланың төзелә башлавы,хәрби шәһәрчекнең булуы хак.Монда татар шәһәрчеге булган һәм хан яшәгән. Шәһәрчекнең һәм ханның исеме билгесез. Шәһәрчек Казан каласыннан алда салынган дип исәпләнелә.

Кала тавындагы”Хан зираты” һәм шәһәрчек янында да авыл булган дигән фикерләр бар.Соңарак монда яшәүчеләр,ул вакытта мул сулы чишмәсе булган,хәзерге Изгеләр зираты,Изгеләр чишмәсе янына күчкәннәрдер.Бу урында да зур авыл төзү отышлы булмаган,ахыры.Чишмә юлы текә,Ашыт аста,ерак. Әйшияз атамасы, Гайшә исемле хатын-кыз исеменә борынгы төрки телдән кергән “яз” сүзе кушылып ясалган. Кала тавындагы Изгеләр зираты янында тигезлек,басу Ишми базары өсте дип атала. Биредә Ишморат исемле кеше, атнаның бер көнендә базар ачып,,атлар, мал-туар, савыт-саба, тормыш кирәк-яраклары саткан.Базарга тирә-як авыллардан татарлар,марилар килгән..Ишморатның җирләрендә җир асты юллары да булган дип сөйлиләр.Авыл бетсә дә Ишморатның исеме басуга кушылып яши бирә. Кала тауда хәзинәләр бар дип тә сөйлиләр.Авылдагы кайбер сүзләргә караганда, Кала тау астында Әйшә ханның бик күп байлыгы яшерелгән. Ул хәзинәләр әле дә шунда яталар имеш. Әйшә ханның җир асты юлында яшерелгән байлыкларын Борхан бабай сүзләре белән дәлиллиләр. Ул 19 нчы гасырның икенче яртысында һәм 20 нче гасырның беренче яртысында, Күәм авылында106 яшенә кадәр яшәгән. Борхан бабай гомере буе Кала тауда ат көтүе көткән. Җәйләр буе шунда кунып яткан. Ул имеш, җир астына керү юлын таба һәм берничә тапкыр шунда керә. Соңгы керүендә җир асты ияләре бабайга бүтән кермәскә кушалар. Шуннан соң Борхан бабай каты авырый Һәм бүтән җир асты юлына керми. Борхан бабай бу хикәятен улына сөйләп калдырган.

Ел саен Кала тавында Әләшә бәйрәме үткәрелә.Төрки кабиләләр мәҗүси динен тоткан заманнардан ук, язгы кыр эшләренә чыгу алдыннан, төрле йолалар башкарылган. Ул йолаларның дәвамы булып, Әләшә бәйрәме тора. Бу бәйрәм сыерчык бала очырган атнаның җомга көнендә уздырыла. Бу вакытта, авылның яше-карты изге урын - Кала тауга килеп бәйрәм итә. Ир-атлар җомга намазы укыйлар, хатын-кызлар аш-су әзерлиләр. Зур табын артына җыелган халык, Ходайдан мул уңыш, илебезгә иминлек сорап дога кыла. Әләшә бәйрәменнән калган сынамыш буенча, әгәр, Әләшә көнне, бодай басуына сыерчык төшеп уҗымга күмелсә, бу елда уңыш мул була.


Йомгаклау.

Районыбыз Татарстани Республикасы районнары арасында иң кечкенәсе. Аның район булып оешуына быел 23 ел булды. Әйе, бу чор район тормышында бер мизгел генә булса да, шул дәвердә Әтнә танымаслык булып үзгәрде.Халыкның гомерлек моң-зары –юлсыз юллар газабын гына искә алсаң да, исләр китәрлек- бүген инде артта калды. Авылларга асфальт юллар бара, тыкрыкларга кадәр таш юл түшәлеп килә. Район үзәге Олы Әтнәдән биш юнәлештә: Казан-Әтнә, Казан-Күлле Киме, Казан – Чишмәле Сап, Арча- Түбән Көек, Казан- Ары маршрутлары буенча автобуслар йөри. Район авыллары газлаштырылып бетте. Яңа мәктәпләр, халык теленә “кече РКБ” дип кергән район үзәк хастаханәсе, суд, прокуратура биналары һәм башка бик күп социаль-көнкүреш объектлары сафка басты. Куп кенә авылларда яңа биналар баш калкытты. Түбән Көектә,Бәрәзә авылларында бер ел эчендә төзелеп, үз эченә 8 объектны берләштергән социаль үзәкләр ачылды. Социаль үзәкне президент Минтимер Шәрип улы Шәймиев ачты. Искиткеч кыска вакыт эчендә республиканың район үзәкләрендә генә түгел, күп шәһәрләрдә тиңе булмаган Мәдәният һәм спорт үзәге төзелде. Район сәнгать мәктәбе, укучылар йорты, балаларның җәйге лагеры (“Чулпан” исемен йөртә), балалар бакчалары, мәдәният учреждениеләре- боларның һәммәсе районның казанышлары. Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт театры үзе генә ни тора.Театрның даны еракларга киткән.Кайсы шәһәрдә чыгыш ясасалар да аларны яратып,көтеп калалар.

Менә шундый тарих сәхифәләренә гаять бай, табигатьнең гаҗәеп бер гүзәл төбәгенә урнашкан серле вә сихри як ул - Әтнә ягы.








Кулланылган әдәбият:

1. М. Р. Мустафин, Р.Х. Хузеев “Все о Татарстане.” ( Экономико – географический справочник. Казань. 1994 г.).

2. Г.Нигъмәтҗанов “Әтнә таңы” газетасы. “Әтнә районы географиясе”

(2006 ел,№5), “Күлле-Киме волосте”. (2005 ел,№8).

3. Ә. Самат “Хокук һәм хәят” журналы. “Әтнәм минем- сөеп туймас илем...”.

4. Д.А.Корсаков Сборник материалов по истории Казанского края в XVIII веке. (Казань 1908 г.)

5. Протокол лабораторных исследований воды №3884,3889,3890 от 28.06.2011г.

9


Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 22 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Краткое описание документа:

Әтнә районы Татарстан Республикасы районнары арасында иң кечкенәсе.Табигый байлыкларга килгәндә район урманнарга бик бай дип әйтә алмыйбыз.Бары 10% җиребез генә урманнар
белән капланган.Агачны корган очракта гына кисәбез,хуҗалык
максатларында,төзелеш өчен агач киселми.Су байлыгына килгәндә районыбыз чишмәләргә,коеларга бик бай.Елгалардан
данлыклы Ашыт елгасы беренче урынны алып тора.Ашыт елгасына килеп кушылучы кушылдыклардан Симет,Үртәм,Күәм
кушылдыклары бар.Районда кирпеч сугу өчен кызыл балчык,ком,доломит,вакташ чыгарыла.Тарихи истәлекле урыннардан Калатауга чит яклардан да күрергә дип кайталар.
Районым алга бара.

Общая информация

Номер материала: 38849032630
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 22 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>