Инфоурок Начальные классы Другие методич. материалыБалалар ижаты

Балалар ижаты

Скачать материал

Без,Яңа Чокалы башлангыч белем бирү мәктәбенең 3 сыйныф укучылары белән төрле –төрле чаралар үткәрәбез.Дәресләрдә дә,дәрестән тыш чараларда да иҗади эшләргә туган телебезгә,туган илебезгә мәхәббәт тәрбияләү йөзеннән, игътибарны күп бирергә тырышабыз.Әтиләргә, әниләргә багышлап үткәрелгән кичәдә, балалар үзләре иҗат иткән нәфис сүз юлларын сезнең игътибарга да җибәрәсем килә.

 

                                                  Минем әти.

                                                           Хисамутдинов Руслан Илгиз улы,3 сыйныф укучысы,Яңа Чокалы мәктәбе.

1.Минем әти бер генә.

Яклаучым да,саклаучым да.

Төпле киңәш чыганагы

Нәкъ инде ул фәрештә.

          2.Аның көчле иңнәренең

          Җан җылысын тоябыз.

          Улым, кызым диеп кочса

          Без шатланып куябыз.

3.Әтиле йорт,бәхетле йорт

Тулы булсын гаиләләр.

Әтиләргә саулык телик,

Ил тоткысы бит алар.

Тыныч булсын дөньялар.

 

 

   Минем әтием.

            Ралинә Дружкова Роберт кызы,3 сыйныф укучысы, Яңа Чокалы мәктәбе.

1.Әтинең эшкә киткәнен

Күрмичә дә калабыз.

Шуңа күрә кичен аны

Сагынып көтеп алабыз.

2.Ул кайтуга өйнеә эче,

Нурланып, балкып китә.

Әтидәге ягымлылык

Һәммәбезгә дә җитә.

3.Көчле кулларыңа алып

“Кызым” диеп сөясең.

“Яратам сине, әти!” –дип,

Һәрчак килә диясем.

4.Мин аңа озын гомерләр

Саулык теләп каламын.

Күңеленең яхшылыгын

Үрнәк итеп аламын.

 

                           Әтием.

                            Әлфис Гафуров Рәис улы,3 сыйныф укучысы,Яңа Чокалы мәктәбе.

       

1.Дөнья матур булсын өчен

Әниләр кирәк икән.

Дөнья тыныч торсын өчен

Әтиләр кирәк икән.

 

2.Минем әти солдат булган.

Ул ватанны  саклаган.

Билгә сары каеш буган,

Кулга автомат алган.

 

            

 

 

 

                                                                                      3 сыйныф җитәкчесе Сабитова Тәнзилә Әмир кызы.

                                                                                      Яңа Чокалы мәктәбе.

                Минем  әнием.

Дөньяда иң якын кешем-

Ул бит минем әнием.

Тормышымны кояш кебек

Балкытучым ул минем.

                Әниемнең җылы,йомшак кулы

                 Авырганда, сыйпап терелтә.

                 Дарулар да кирәк түгел миңа

                 Мәтрүшкәле  чәен эчертсә.

Борчу төшсә башыбызга

Сыенабыз әнигә.

Бер нәрсәне дә кызганмый

Ул- без газизләренә.

                  Авыр сүзләр әйтмик әниләргә,

                  Күз карасы кебек саклыйк без.

                  Сәламәтлек,озын гомер телик,

                  Кайгы-хәсрәтләргә салмыйк без.

                                 

      Яңа Чокалы башлангыч белем бирү мәктәбенең 3 сыйныф укучысы  Хисамутдинов Руслан      Илгиз  улы.

 

                                                        

                        Эниемэ.

Эни!Сине,мэктэп юлларыннан,

Кайтып  җиткәнче үк сагынам

Синең безгә биргән мәхәббәтең,

Кояш нурларыдай агыла.

 

Безгә синең күңелең  җылылыгы,

Безнең  өчен кайнар хисләрең.

Син булганда гына бар да,

Матур була иртән,кичләрен.

 

Җитәр вакыт, без дә үсеп җитеп,

Еракларга карап китәрбез.

Юлыбызны һәрчак яктыртырга,

Изгелегең үрнәк итәрбез!

      Яңа Чокалы башлангыч белем бирү мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Гафуров Әлфис Рәис улы.

                                              Яз килә.

1.Яз килә,яз килә

Түбәдән тамчы тама.

Кояш елмая күктә-

Шатлыгыма юк чама.

 

2.Язгы табигатькә мин

Сокланам,  исем китеп.

Кошкайлар, сагынышып

Кайталар тезелешеп.

 

3.Яз керә,һәрбер  өйгә,

Җылы назын тарата,

Бала-чага,әбиләрне,

Һәрчак урамга тарта.

                    Ралинә Дружкова Роберт кызы.

 

 

                    Яз килә.

1.Язлар килә,язлар....

Ярларыннан ташый елгалар.

Һәр фасылның була үз мизгеле

Язлар да бит шуның бер яме.

 

2.Кошлар кайтыр туган якларына

Каңгылдашып алар очарлар.

Хозурланып күкләр киңлегендә

Туган якны мактап җырларлар.

 

3.Яшәрерләр кырлар,болыннар

Болыннарда уйнар нәни колыннар.

Баш калкытыр  бәбкә үләне.

Шул үләндә ялан тәпи йөгерер

Балалары туган җиркәйнең.

 

            Руслан Хисамутдинов Илгиз улы.

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Балалар ижаты"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Менеджер бизнес-процессов

Получите профессию

Фитнес-тренер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Яңа Чокалы башлангыч белем бирү мәктәбенең 3 сыйныф укучылары(җитәкчеләре Сабитова Тәнзилә Әмир кызы),мәктәптә үткәрелгән кичәләргә үзләреннән нәфис сүзләр чыгарырга яраталар.Бу нәфис сүзләрне кичәләр үткәргәндә файдаланабыз.Башка мәктәп балалары да куллансалар без бик шат булыр идек.Нәфис сүзгә бигрәк тә Гафуров Әлфис,Хисамутдинов Руслан һәм Дружкова Ралинәләр оста.Тагын да уңышлар телик аларга!Балалар бигрәк тә әтиләргә,әниләргә,табигать фасылларына нәфис сүзләр чыгарырга яраталар.Сезнең игътибарыгызга да җибәреп калабыз.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 625 490 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.03.2014 1416
    • DOCX 39.3 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Сабитова Танзиля Амировна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Сабитова Танзиля Амировна
    Сабитова Танзиля Амировна
    • На сайте: 8 лет и 8 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1757
    • Всего материалов: 2

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

HR-менеджер

Специалист по управлению персоналом (HR- менеджер)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации на уроках по продуктивно-творческой деятельности у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Инклюзивное и интегративное образование детей с ОВЗ в условиях введения и реализации ФГОС НОО ОВЗ

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 299 человек из 61 региона

Курс повышения квалификации

Методика повышения техники чтения у младших школьников с ОВЗ

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 108 человек из 31 региона

Мини-курс

Робототехника в школе: конструирование и программирование

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 20 регионов

Мини-курс

ИТ-инструменты в управлении документооборотом

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Общественные движения и организации

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
Сейчас в эфире

Восстановительные и медиативные практики в профилактике кибербуллинга

Перейти к трансляции