Презентация на тему «Тел дәресләрендә Габдулла Тукай әсәрләрен файдалану»

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • Тел дәресләрендә
Габдулла Тукай әсәрләрен  файдалану

    1 слайд

    Тел дәресләрендә
    Габдулла Тукай әсәрләрен файдалану

  • Чыгыш ясаучы: беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы – Макаров...

    2 слайд

    Чыгыш ясаучы: беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы – Макарова Ирина Александровна

  • Сыйфат сүз төркемен өйрәнгәндә кулланыла торган мисалларның кайберләре
1. Ише...

    3 слайд

    Сыйфат сүз төркемен өйрәнгәндә кулланыла торган мисалларның кайберләре
    1. Ишеттем мин кичә: берәү җырлый
    Чын безнеңчә матур, милли көй;
    Башка килә уйлар төрле-төрле, -
    Әллә нинди зарлы, моңлы көй.
    (Милли моңнар”)
    2. “Ах, уңмаган, җүләр Сарык, надан Сарык,
    Моннан зуррак Бүре башын китер табып!”
    (“Кәҗә белән Сарык”)
    3. Сөялгән, өй түрендә бар иде гаять тә зур баскыч,
    Кырыклап басмасы бар – бик авыр һәм дә озын баскыч.
    (“Баскыч”)

  • Боерык фигыльләргә мисаллар
1. Тынма, эшлә, и сабый! Бел, тәңредән эшләргә –...

    4 слайд

    Боерык фигыльләргә мисаллар
    1. Тынма, эшлә, и сабый! Бел, тәңредән эшләргә – көн,
    Эшләп аргачтан, бирелгәндер тыныч йокларга төн.
    Иртә торгач та язарга, дәрсең укырга тотын;
    Тынма, эшлә, торма тик, тынсаң тынарсың җомга көн. (“Эш”)
    2. Синең кулда: теләсәң – мәгърифәтле бул, бәхетсез бул;
    Вә яки бик бәхетле бул, ишәк бул, мәгърифәтсез бул. (“Ике юл”)
    3. Ничек тормак тиеш, дустым? – дисеңме, -
    Шулай тор: бик кысып тот син кесәңне.
    Һаман сак бул, кара ул як, бу якны;
    Хосусән сак тоту лазем колакны.
    4. Түкмә күз яшь: ярдәмендә һәр заманда алла бар;
    Ал җәсарәт, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар! (“Киңәш”)
    5. Шул чагында бу Сабыйны чакыра тышка Кояш:
    “И Сабый, ди, әйдә тышка, ташла дәрсең, күңлең ач!
    Җитте бит, бик күп тырыштың, торма бер җирдә һаман;
    Чыкчы тышка, нинди якты, нинди шәп уйнар заман!”
    (“Эш беткәч, уйнарга ярый”)

  • Тиңдәш кисәкләр темасын үткәч,  белемнәрен тирәнәйтү дәресе 




“Туган җирем...

    5 слайд

    Тиңдәш кисәкләр темасын үткәч, белемнәрен тирәнәйтү дәресе





    “Туган җиремә”
    Айрылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин,
    И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.
    Ул таныш кырлар, болыннар тартты әувәл хиссеми;
    Тарата торгач, куймады, кайтарды ахыр җисмеми.
    Кысса да синдә фәкыйрьлекләр, ятимлекләр мине,
    Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине,-
    Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби;
    Уйласам, ул көннәрем тик кичтә күргән төш кеби.
    Бәрсә дә дулкыннарың, һич алмады, гаркъ итмәде;
    Алдагы дүрт ягымны ялкын якмады, харкъ итмәде.
    Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синең
    Җанга ягымлы икәндер ялкының вә дулкының!
    Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,
    Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың;
    Һәр фосулы әрбәгъәң: язың, көзең, җәй, кыш көнең;
    Барча, барча, ак оек, киндер, чабата, ыштырың!
    Һәм көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарыкларың;
    Барчасы яхшы: бүре, җен, шүрәле, сарикъларың.

  • Компьютерда эш

Тыныш билгеләрен куярга, тиңдәш кисәкләрнең астына сызарга
Җи...

    6 слайд

    Компьютерда эш


    Тыныш билгеләрен куярга, тиңдәш кисәкләрнең астына сызарга
    Җиһанның эсселеген салкынын бозын күрдем карын күрдем;
    Ниләр күрсә бөтен үксез – барын күрдем барын күрдем.
    Хәзер шатлык уен көлке телим инде җитәрлек күп...;
    Сөрәм, котрып тәмам тилреп, фани дөнья сафасын мин;
    Кире алсын явыз тәкъдир үзе салган хафасын, дим. (“Монафикъка”)

  • №1
Тиңдәш кисәкләр астына сызарга
1)...Саргая таллар, усаклар, алмагачлар һәм...

    7 слайд

    №1
    Тиңдәш кисәкләр астына сызарга
    1)...Саргая таллар, усаклар, алмагачлар һәм каен;
    Хәстә төсле, арта сары төс аларда көн саен.

    2)Үз төсен үзгәртми саклаучы арада берсе бар:
    Көз көне һәм кыш буе саргаймый торган чыршы бар.
    (“Чыршы”)

  • №2
Тиңдәш кисәкләр астына сызарга
Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә...

    8 слайд

    №2
    Тиңдәш кисәкләр астына сызарга
    Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,
    Ах, оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.
    2) Яшьлегеңдә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел,
    Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел. (“Эшкә өндәү”)




  • №1
Тиңдәш кисәкләрнең астына сызарга, тиешле тыныш билгеләрен куярга
1.Мин кы...

    9 слайд

    №1
    Тиңдәш кисәкләрнең астына сызарга, тиешле тыныш билгеләрен куярга
    1.Мин кызыкмыйм һич кешенең малы милке бәхетенә,
    Кайда ул, хәтта кызыкмыйм падишаһлар тәхетенә.

    2.Көнче күз салмыйм кешенең йорт – җиренә нигезенә,
    Бер дә янмый күзләрем атлар сыер һәм үгезенә.

    3.Һич кызыктырмый мине шәп фәйтуны һәм арбасы,
    Әйдә тик сөрсен сафа дим, ишкәч ихсан Алласы.

    (“Тәүбә вә истигъфар”)

  • №2
Тиңдәш кисәкләрнең астына сызарга, тиешле тыныш билгеләрен куярга

1.Әй бә...

    10 слайд

    №2
    Тиңдәш кисәкләрнең астына сызарга, тиешле тыныш билгеләрен куярга

    1.Әй бәһале әй кадерле әй гөнаһсыз яшь бала!
    Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син аллага!
    (“Таян аллага”)
    2.Кояш әйтте: “Һаман мин яктыртырмын
    Вә бер дә батмамын янып торырмын”.

    3.Диде Яңгыр да: “Һәр көнне явармын
    Кара җирне юешләр елгалармын”.
    (“Яңгыр илә кояш”)

  • №1.
“Яхшылык кылган аш җыйган, яманлык кылган таш җыйган” мәкаленә таянып, ке...

    11 слайд

    №1.
    “Яхшылык кылган аш җыйган, яманлык кылган таш җыйган” мәкаленә таянып, кечкенә генә хикәя төзегез, хикәягездә тиңдәш кисәкләр дә булсын.

  • №2.
“Эш беткәч, уйнарга ярый” мәкаленә таянып, кечкенә генә хикәя төзегез, хи...

    12 слайд

    №2.
    “Эш беткәч, уйнарга ярый” мәкаленә таянып, кечкенә генә хикәя төзегез, хикәягездә тиңдәш кисәкләр дә булсын.

  • Тезмә һәм кушма җөмләләргә мисаллар “Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,...

    13 слайд

    Тезмә һәм кушма җөмләләргә мисаллар
    “Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
    Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем”. (“Туган авыл”)
    ( иярчен җөмләсе – кире шарт мәгънәдә):
    Йокысыннан Кояш ничек уяндисә,
    Җил шул вакыт җилбер – җилбер итеп исә.
    (“Ай һәм Кояш”)
    (иярчен җөмләсе вакыт мәгънәсендә)
    Тезмә кушма җөмләләр:
    Җиһанда үлми һәрбер ыңгырашкан,
    Вә юлны тапмый калмый һәр адашкан. (“Тормыш”)
    Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;
    Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап. (“Пар ат”)

  • Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләреӨтер 
[...],[...].Нокталы өтер...

    14 слайд

    Теркәгечсез тезмә кушма җөмләдә тыныш билгеләре
    Өтер
    [...],[...].
    Нокталы өтер
    [...]; [...].
    Сызык
    [...] – [...].

  • Тест
Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең х...

    15 слайд

    Тест
    Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
    Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары. (“Пар ат”)
    Бу җөмләнең схемасы мондый:
    а) […] – […].
    ә) […] , […].
    б) […] ; […].
    2. Эрергә башлады бозлар (1) вә карлар (2)
    Томаннар чыктылар җирдән (3) вә карлар. (“Яз”)
    Бу җөмләдә өтер кайсы урында куела?
    а) 1; ә) 2; б) 3.
    3. Без сугышта юлбарыстан көчлебез
    Без тынычта аттан артык эшлибез. (“Олугъ юбилей...”)
    Бу җөмләдә нинди тыныш билгесе куела?
    а) сызык; ә) өтер; б) нокталы өтер. .
    4. Саргая таллар (1) усаклар (2) алмагачлар һәм каен (3)
    Хәстә төсле (4) арта сары төс аларда көн саен. (“Чыршы”)
    Бу җөмләгә түбәндәге тыныш билгеләре кирәк:
    а) өтер, өтер, нокталы өтер, өтер;
    ә) нокталы өтер, өтер, өтер;
    б) өтер, нокталы өтер, өтер, өтер..

  • 5. Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары;
Юк яшеллекләр хәзер, урман вә са...

    16 слайд

    5. Саргаядыр көз көнендә һәр агач яфраклары;
    Юк яшеллекләр хәзер, урман вә сахра сап-сары. (“Чыршы”)
    Бу тезмә кушма җөмләдә ничә гади җөмлә бар?
    а) 3; ә) 2; б) 4.
    6. Чыгып баш калкыта сахрада уҗым,
    Яшел хәтфә шикелле итә җем-җем. (“Көз”)
    Бу җөмлә:
    а) тезмә кушма җөмлә;
    ә) аерымланган хәле булган гади җөмлә;
    б) тиңдәш хәбәрле гади җөмлә.
    7. Якын урманның артында яшеннәр ялтырый аз-аз,
    Ерактан, әллә кайдан, ишетелә күк күкрәгән аваз!
    Бу мисалда нинди күренешләр санала?
    а) бер үк вакытта булган;
    ә) төрле вакытта булган;
    б) бер-берсенә каршы куелган күренешләр.
    8. “Шигъре Лермонтов вә Пушкин – олугъ саф диңгез ул,
    Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай – өч йолдыз ул”.
    Бу җөмләдә сызык:
    а)ия белән хәбәр арасындагы сызык;
    ә) аныкланмыш белән аныклагыч арасындагы сызык;
    б) тезмә кушма җөмлә эчендәге гади җөмләләр арасындагы сызык.

  • Тест җаваплары
Б
Ә
Ә
А
А
Б
А
А

    17 слайд

    Тест җаваплары
    Б
    Ә
    Ә
    А
    А
    Б
    А
    А

Краткое описание материала

Эта презентация предназначена для изучения уроков татарского языка. Из различных стихотворений Габдуллы Тукая приведены примеры на темы прилагательное, глагол, однородные члены предложения, сложносочиненные и сложноподчиненные предложения. Также в презентации имеется тест для проверки знаний после изучении знаков препинаний в предложении. Здесь же можно найти разноуровневые задания.
Этой презентацией я делилась опытом на конференции, посвященной Г.Тукаю. Можно его использовать при повторение курса или при внеклассном мероприятии по языку.
Описание презентации по отдельным слайдам

Презентация на тему «Тел дәресләрендә Габдулла Тукай әсәрләрен файдалану»

    PPTX

Файл будет скачан в формате:

    PPTX

Автор материала

Макарова Ирина Александровна

учитель родного языка и литературы, классный руководитель

  • На сайте: 10 лет и 7 месяцев
  • Всего просмотров: 28928
  • Подписчики: 3
  • Всего материалов: 21
  • 28928
    просмотров
  • 21
    материалов
  • 3
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Макарова Ирина Александровна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: