Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Математика / Конспекты / Урок татарского языка
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Математика

Урок татарского языка

библиотека
материалов








« Урын, вакыт, рәвеш хәлләрен кабатлау»


( 7 нче сыйныфта дәрес эшкәртмәсе)






Эшне башкарды: Үрге Усылы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Луговая Раушания Тимергали кызы








Дәреснең темасы: Урын, вакыт, рәвеш хәлләрен кабатлау.


Дидактик максат: Урын, вакыт, рәвеш хәлләрен кабатлау һәм ныгыту.

Психологик максат: Урын, вакыт, рәвеш хәлләренең үзенчәлекләре, укучыларның фәнни- популяр әдәбият белән эшләү күнекмәләре ныгытыла;

аларның тел нормаларына туры китереп сөйләү осталыклары камилләштерелә.

Тәрбияви максат: проблеманы күмәк хәл итүгә омтылыш, туган як табигате белән соклану хисе, матурлыкны сакларга омтылыш тәрбияләү юнәлешендәге эш дәвам иттерелә.

Җиһазлау. Компьютер, видеопроектор, биремле карточкалар.


Дәрес барышы


I. Уңай психологик халәт тудыру. ( «Кышкы җыр» ( И. Шәмсетдинов көе) тыңлау)

II. Уку мәсьләсе кую.

Укучылар, бугенге дәресебез гадәти булмас. Без бүген кышкы урманга читтән торып сәяхәт итәрбез; « Урын, вакыт, рәвеш хәлләре» темасы буенча татар теле дәресләрендә алган белемнәребезне ныгытырбыз.Дәреснең лексик темасы

« Кышкы урманның үз матурлыгы, үз нәфислеге бар» дип атала.

III.Уку мәсьәләсен чишү.

1.Кышкы күренешләр сурәтләнгән слайдлар белән эш. ( Компьютердан слайдлар күрсәтелә. Укытучы Г. Хәсәновның « Декабрь» әсәреннән өзек укый. Өзек язылган карточкалар укучыларга да таратыла).

Ак кашын- башын туздырып, ак бишмәт итәкләрен җил-җил китереп, Декабрь-матур килеп җитте. Бөтен җир: кыр, болын, урман, елга-күлләр карга күмелде. Дөнья яктыргандай, һава җылынгандай булып китте. Үзәкләргә үтеп исә торган көзге җилләр дә тынып калды.

Сиздермичә, чеметкеч салкыннар башланды. Киң елгаларны яшь боз каплады. Яз- кышыннан билгеле, дип әйтелә. Язгы һәм җәйге һәрбер ай үзенә туры килгән кышкы айны кабатлый: декабрь карлы килгәндә, июнь аенда яңгыр мул булачак.

  1. Текст эчтәлеге буенча әңгәмә уздыру.

1 нче бирем. Укучылар, тексттан вакыт, рәвеш хәлләрен табыгыз. ( Укучылар биремне телдән үтиләр).

- Кышны кем ничек каршылый? Моның өчен 2 нче биремне үтәргә туры киләчәк. Тексттан төшеп калган сүзләрне тиешле урыннарга куеп язарга кирәк. ( Укучыларга карточка бирелә, биремнәрне шул карточкада үтиләр.)

Кышны каршылау.

Табигатьтә һәркем һәм һәрнәрсә кышны үзенчә көтә, … каршылый. Моңа ул алдан әзерлек күрә. … кошлар күптән инде … якларга юл тотканнар.

агачлар да кышкы йокыга талган. Карт … яшел ябалдашларына кар кар йомарламнары сырышкан. Алар табигать йоласына буйсынган, … черем итәләр. Тик … чыршылар гына әле табигатьтән ачы сабак алып өлгермәгән. Алар, … башларын югарыга чөеп, кар дәрьясына карап шаккаткан.

Җәнлекләр … төрлечә каршы ала. … азык әзерли белгән киекләр үзләрен бик …хис итә: алар … өннәрендә кыш чыга. Елтыр күзле тиеннәр үз йолаларынча эшләгәннәр: үзләренә … азык туплаганнар. Хәзер … бер кайгысыз кыш чыгарга исәп тоталар.

( Файдалану өчен сүзләр: үзенчә, күчмә, җылы, яфраклы, наратларның, тын гына, горур, салкыннарны, кышка, яхшы, җылы, мышный-мышный, мул, агач куышларында.)

Укытучы. Текстны тулысы белән укып чыгыгыз һәм урын, вакыт, рәвеш хәлләрен табыгыз. ( Эшләргә нәтиҗә ясала, билгеләр куела.)

2. Ял минуты.

Исә җилләр, оча кошлар,

Килә коштай очасы.

Күккә менеп, җиргә төшеп,

Шул җилләрне кочасы.

Очып, чабып, уйнап туйгач,

Үсеп кеше буласы.

Җиң сызганып, илкәемнең

Чын хуҗасы буласы.

Табигатьнең матурлыгын

Килә саклап каласы.

Аның белән дус торасы,

Сау- саләмәт буласы:

Без- табигать баласы.

( Укучылар шигырьнең эчтәлегенә карата төрле хәрәкәтләр ясыйлар)

3.Укытучы. Язучы Гарәфи Хәсәнов үз әсәрләрендә табигать нечкәлекләрен бәйнә-бәйнә сурәтли, ел фасылларын ихлас күңелдән яраттыра белә. « Буш вакытларда, чаңгыга басып, тизрәк урманга чыгам мин»,- дип яза ул « Декабрь» исемле хикәясендә. Сезгә шушы хикәядән өзек тәкъдим итәм. ( Текст слайдта күрсәтелә.)

Кышкы урманның үз яме бар. Кояшлы иртәләрдә ул аеруча матур, аеруча гүзәл. Чуклы ак шәл ябынган зифа ак каеннар бигрәк сылу. Алар мәңге яшел наратлар янында горур кыяфәт белән басып торалар. Җилсез аяз көннәрдә урман бигрәк тын. Җитез песнәкнең берөзлексез сызгыруы, тырыш тукранның тукылдавы гына тынлыкны боза. Яңа гына явып киткән ап-ак кар күзләрне чагылдыра. Аксыл- зәңгәр күктән елмаеп торган кояш нурында ак канатлы кар бөртекләре асыл ташлар кебек җемелдиләр.

Кайчан гына әле ямь-яшел киемнәргә төренеп, шаулап торган урман хәзер тирән уйга талган кебек тып-тын. Ул, карасу- соргылт төскә чумып, калкып утыра.

Тик ылыслы агачлар гына аңа урын-урыны белән яшькелт төс биреп торалар.

Укытучы. Текстны игътибар белән укыгыз. Тексттан хәл төрләренә мисаллар китерегез.( Укучылар биремне үтиләр һәм җавап вариантларын компьютердагы җавап вариантлары белән чагыштыралар.

4.Укытучы сүзе. Текстта сезгә таныш нинди агачлар турында сүз бара?

( Укучыларнын җаваплары тыңлана. Әңгәмә)

Ылыслы урманнар Башкортстанның төньягында урнашкан.

5.Укучылар әзерләгән чыгышларны тыңлау. ( Слайдлар күрсәтеп барыла.)

1 нче укучы. Башкортстанда иң киң таралган агач- гади нарат. Ул коры комлы туфракта, мүкле сазлыкта, кырларда да үсә ала. Нарат яктылыкны бик ярата. Челтәрле ябалдашы аша кояш нурларын бик яхшы уздыра, шуңа күрә нарат урманнары бик якты һәм җылы була.

2 нче укучы. Чыршы- тар конуссыман ябалдашлы, очлы башлы, зифа буйлы агач. Ул туфракның дымлылыгына һәм уңдырышлылыгына бик таләпчән. Чыршы урманында һәрвакыт ярымкараңгы. Монда хәтта ышыкны яратучы мүкләр һәм үсемлекләр дә үсә алмый.

3 нче укучы. Ак чыршы ( пихта) – конуссыман ябалдашлы, 30 метрга кадәр биеклектәге мәңге яшел агач. Ылыслы йомшак, куе яшел төстә. Ак чыршы 200 елга кадәр яши, 70 яшеннән орлык бирә башлый. Майда чәчәк ата. Орлыклары август- сентябрьдә өлгерә, көзен яки кышын коела.

4 нче укучы. Артыш ( можжевельник) – наратның иярчене. Урта полосада үсүче бердәнбер ылыслы куак. Кайчак артыш 5-6 м биеклеккә җитә. Бу очракта ул куак түгел, ә күбесенчә агачка охшап кала. Ана күркәләр бик кызыклы: алар эре карлыганга охшаган. 1000 елга кадәр яши, агачы нык, бөҗәкләргә һәм череүгә бирешми.

5 нче укучы. Карагай- биеклеге 35-50 метрга җитә, яфрагын коючы агач. Ылыслары йомшак, күркәләре бәбәк очында. Шул ук елның көзендә өлгерәләр һәм җил ярдәмендә таралалар. 500 ел һәм озаграк яшиләр.

Укучылар шулай ук ылыслы агачларның әһәмитен раслаучы фотофактлар тәкъдим итәләр. Слайдлар карау.

- Ял йортлары һәм санаторийларның ылыслы урманнарда төзелә.

- Нарат агачының төзелештә кулланалар.

IV. Белемнәрне гомумиләштереп тикшерү.

- Дәресебезнең ахырында Г.Хәсәновның « Урман җәүһәре- нарат» текстын файдаланып тикшерү диктанты язарбыз.

Наратны юкка гына « урман җәүһәре» дип атамаганнар. Борын-борыннан ук безнең бабайлар нарат бөресенең сихәтен күргәннәр. Кайнатып, әчкелтем суын эчкәннәр. Тәндәге яра-җәрәхәтне, эчтәге үлекне- һәммәсен шул ук су юк иткән. Буын сызлаганда да сихәтен күрсәткән. Үзе ямь-яшел, үзе хуш исле ылысыннан ванна ясап, эченә кереп ятсаң, буыннар сызлавы шундук басыла.

Бирем. Тексттан хәлләрне табып, асларына сызарга; төрен билгеләргә. ( Дәфтәрләр җыеп алына.)

V. Рефлексив кабатлау. Бүгенге дәрестә үзегез өчен нинди файдалы мәгълүматлар алдыгыз? ( Җаваплар тыңлана.)

Рефлексив йомгаклау. Урман- табигать хәзинәсе. Шушы байлык югалмасын дисәк, Табигать- анабызны саклыйк! Аңа хас матурлыкнының кадерен белергә өйрәник.

VI. Өйгә эш. « Урман җәүһәрләре» темасына сочинение язарга. Язма эшне болайрак башлап җибәрергә мөмкин: «Дустым белән кышкы урманга киттек. Чаңгыда очабыз. Менә ул сихри гүзәллек…»

( Вакыт калса, дәрес ахырында кышкы урман күренешләрен карау).


Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

Урок татарского языка в 7 классе. «Повторение обстоятельств места,времени и образа действия».Лексическая тема урока: «По-своему красив зимний лес» На уроке грамматики обучающиеся систематизируют свои знания. Используются разные формы и методы работы. Урок с применением ИКТ. Обучающиеся из текста выделяют обстоятельства. Обобщают теоретические знания. На уроке применяются методы групповой и индивидуальной работы. Обучающиеся совершенствуют навыки диалогической и монологической речи. На уроке закрепляются навыки владения работы обучающихся с научно-популярной литературы.
Автор
Дата добавления 26.03.2014
Раздел Математика
Подраздел Конспекты
Просмотров914
Номер материала 39145032651
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх