Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Химия / Конспекты / Разработка урока по татарскому языку
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Химия

Разработка урока по татарскому языку

библиотека
материалов

Рус телле балаларга - татар теле һәм әдәбияты

Бакый Урманче - җырлы, моңлы, шигъриятле,

озын гомер юлы үткән шәхес.


Дәреснең максаты:

1. Укучыларны Бакый Урманченың тормыш юлы, эшчәнлеге һәм иҗат сәхифәләре белән таныштыру.

2. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3. Балаларда татар халкының бөек шәхесләре, аларның иҗаты белән кызыксыну уяту; сирәк очрый торган талантка ия булган сынчы иҗаты белән горурлану хисләре тәрбияләү. Әхлак тәрбиясе бирү.


Җиһазлау:

Бакый Урманче портреты, Бакый Урманче әсәрләренең фотокүчермәләреннән күргәзмә ( тормыш юлы, картиналары, сыннары, график эшләре), компьютер, проектор, экран, магнитофон, “Мәңгелек моң” касета, укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә; “Б. Урманченың рухи дөньясы” китабы , Казан., 2005 ел, “Казан” журналы, “Мәгариф” журналы.


Эпиграф:


Әй, адәм... әүвәл мал җыясың комсызланып,

Аннары кол буласың шул малыңа;

Картаясың малыңа сакчы булып,

Барысын да калдырасың үзең үлеп.

( Б. Урманче)




Дәрес барышы.


I. Оештыру ( уңай психологик халәт тудыру).

Дәрестә кулланырга тиешле кагыйдәләр искә төшерелә:

а) Игътибар белән тыңла, бүлдермә.

б) Тулы җөмләләр белән сөйлә.

в) Кеше фикерен кабатлама, үз фикереңне әйт.

II. Белемнәрне актуальләштерү.


Укытучы. Укучылар, үткән дәрестә без сезнең белән Б.Урманче биографиясен кыскача гына карап киткән идек. Һәм өй эше итеп биографиясен укып килергә, теләгән кешеләргә аның турында өстәмә материаллар табып , берәр шигырен ятлап килергә кушылган иде. Дәрес барышында без аларны барысын да тикшереп, карап китәрбез.

Иң элек без аның биографиясенә тукталырбыз һәм әңгәмә уздырып алырбыз. Укучылар, сүзне сезгә бирәм.

1нче укучы. Бакый Идрис улы Урманче 1897 елның 23 нче февралендә хәзерге Буа районы Күл Черкене авылында мулла гаиләсендә туа. ( Рәссамның портреты, туган елы экранда күрсәтелә). Башлангыч белемне әтисеннән ала. Аннан соң “ Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укый. Әнисе -нәкышче, бабасы - буяучы, әбисе -җыр - бәеткә оста кешеләр булалар. Рәссам кечкенәдән үк рәсемнәр ясап, балчыктан төрле уенчыклар әвәләп уйный торган булган. Бигрәк тә агач белән эш итәргә яраткан.( Экранда слайдлар күрсәтелә).

2 нче укучы. Үсә төшкәч, өйгә кирәк -яракларны үзе ясый башлый. Урындыклар, умарта ояларын да үз куллары белән ясый. Искиткеч гаҗәеп уен коралы - скрипканы да үзе ясый, чөнки аның скрипкада уйнарга өйрәнәсе килә торган була.

3 нче укучы. Гаиләсенә матди ярдәм күрсәтер өчен Уралга һәм Донбасска бара. Ул анда мөгаллимәлек итә. Шуннан соң армиягә алына һәм Казакстанда хезмәт итә. Ул анда рәсем ясау буенча беренче дәресләрен ала. Аның иҗаты нәкыш,пейзаж, скульптура, графика, шамаилләр, рәсем сәнгатен һәм башкаларны үз эченә ала.

1917-1918 нче елларда Наркомпрос инструкторы булып эшли, клублар, мәктәпләр һәм бәйрәм демонстрацияләрен бизәү өчен лозунг һәм нәфис паннолар ясый.

4 нче укучы.. 22 яшендә Б.Урманче Казан сәнгать мәктәбенә укырга керә. Бер елдан соң Мәскәүгә күчә. Берьюлы ике факультетта укый - нәкыш һәм скульптура.

1926 нчы елда укуын тәмамлап Казанга кайта. Монда аның иҗади эшчәнлеге башлана. Бер үк вакытта сәнгать техникумында педагоглык эше алып бара.Шушы вакыттан башлап, ул 70 елдан артык гомерен сынлы сәнгатькә багышлаган.

5 нче укучы. 1929 нчы елда милләтчелектә гаепләп кулга алалар. Аны Соловкига җибәрәләр.

Ул анда авыр шартларда яши. Монда да бизәү эшен дәвам итә.

Азат ителгәннән соң 1933-1934 нче елларда Мәскәүдә яши һәм эшли. Аның эшләре күргәзмәгә куела. “ Творчество” журналы һәм “ Комсомольская правда» газеталарында фоторәсемнәре урнаштырыла.

6 нчы укучы. 1958 нче елда Казанга кайта һәм соңгы көненә кадәр шунда яши.

Б. Урманче 100 дән артык скульптура әсәрләре, 300гә якын нәгыш картиналарын иҗат иткән. Инглиз, француз, алман телләрендә укый алган.

Б. Урманченың ике хатыны булган. Беренче гаиләсе Мәскәүдә яшәгән, Казанга кайтмаган. Ике улы булган - Илдар һәм Айдар. Казанда Б. Урманче Флора Әхмәтовага өйләнә. Ул аңардан күпкә яшьрәк була. Б.Урманче аңа багышлап шигырь яза . ( “Беренче очрашу “ шигырен такта янында бер укучы сәнгатьле итеп укый).


7 нче укучы. Бакый Урманче 1990 елның 6 августында 93 яшендә вафат була. Б.Урманче исемен мәңгеләштерү уңаеннан, республикада аның исемендәге премия булдырылды. 1998 елда Казанда Бакый Урманче музее ачылды.

1997 елның 28 февралендә рәссамның 100еллыгына Казанның Зур Кызыл урамында скульптор Мәхмүт Гасыймов ясаган һәйкәл ачылды.(Һәйкәлнең рәсеме күрсәтелә).


Укытучы. Рәхмәт, укучылар. Менә без Бакый Урманченың тормыш юлын тагын бер кат искә төшереп киттек. Безнең бит әле ике укучыбыз өстәмә эш итеп, үзләренең эшләрен алып килгәннәр. Әйдәгез әле аларны да тыңлап китик.

1 нче укучы. Мин бу дәрескә “ Соловки һәм казах дусларым” дигән темага материал таптым. Ул интервью формасында бара. Б. Урманченың хәтирәләре.(Кыскача сөйләп китә).

2 нче укучы. . Мин Б.Урманче хәтирәләрен таптым. Һәм аның әле бик күп картиналары, сыннары, җырлары, шигырьләре барлыгын белдем.(Рефератын күрсәтеп, кыскача сөйләп китә).

III. Яңа темага кереш.

Укытучы. Укучылар, материалларыгыз бик бай, бик әйбәт итеп эшләнелгән. Рәхмәт сезгә.

Чыннан да укучылар Бакый Урманченың бик күп картиналары, сыннары, график эшләре булган. Менә шуларны карап үтәр өчен, тагын да күбрәк белер өчен, бүгенге дәрестә без сезнең белән читтән торып музейга экскусия оештырырбыз.

Берничә эше турында безгә экскурсоводлар сөйләр, ә инде калганнарын компьютерда слайдлар формасында карап үтәрбез.

( Укучыларның игътибары эпиграфка юнәлтелә. Барысы бергә укыйлар).


Әй, адәм... әүвәл мал җыясың комсызланып,

Аннары кол буласың шул малыңа;

Картаясың малыңа сакчы булып,

Барысын да калдырасың үзең үлеп.

( Б. Урманче)


Укытучы. Бу эпиграфта нәрсә турында язылган?

Укучы. Кеше байлык, мал җыяр өчен генә яшәргә тиеш түгел. Ул рухи байлыкка омтылырга тиеш. Рухи байлык- иң зур хәзинә.( Русча да әйтергә кирәк).

Менә без музейга килеп тә җиттек.

Экскурсовод. Бүген монда Бакый күргәзмәсе,

Бүген монда хуҗа Урманче.

Йөрдем олы сәнгать дөньясында,

Йөрдем тәмам күңел булганчы.

(Тактада музей күренеше һәм рәсемнәр)


Исәнмесез, укучылар. Бу безнең музеебыз. Ул бик матур, якты һәм чиста. Музей Щапов урамы, 20 нче йортта урнашкан. Без “ Яңа татар поэзиясенә һәм татар музыкасына нигез салучылар кемнәр?” - дип сораганда, “Беренчесе - Тукай, икенчесе - Сәйдәш” - дип җавап бирсәк, инде: “Татар сурәтчелек сәнгатенең нигез салучысы кем ?” - дигәндә, “ Бакый ага Урманче”, - дип, бүген хаклы рәвештә әйтә алабыз”. Ул гомере буе тылсымлы сәнгать төрләрен ачкан. Бакый Урманче үзенең табигать биргән сәләте, тырыш хезмәте һәм югары белеме белән меңнән артык график эш, 300 гә якын картина, 100 дән артык скульптура иҗат иткән.

Музей берничә бүлмәдән тора. Менә монда аның тормыш юлы күрсәтелә. Менә монда аның картиналары. Монда сыннары. Ә монда график эшләре.

Б.Урманченың иң зур картинасы “ Татрстан” дип атала. Ул өч полотнодан тора.

Берсендә борынгы һәйкәлләр һәм Болгар иленең башкаласы тасвирлана. Икенчесендә православие монастыре белән Зөя тасвирлана. Үзәк полотнода- “ Сөембикә манарасы белән Казан.

1 нче укучы. Бу Кол Гали портреты. “ Йосыф- Зөләйха” поэмасының авторы. Портретны язу өчен рәссам поэманың эчтәлеген өйрәнә. Нәтиҗәдә бай шагыйрь портреты туа.

2 нче укучы. Бу - Сөембикә образы. Бакый Урманче бу образны, хатын - кызларны ясарга бик яраткан. Аларны кызганган, яклаган. Бу сын юкә агачыннан ясалган. Сәнгатьнең бу төре нәкыш дип атала.

3 нче укучы. Бакый Урманче үзенең һәр яңа эшен шигырь юллары белән башлый торган булган:

Күңел багладым эшем уңасына,

Тәвәккәл иттем Кодрәт Иясенә.

Өметем камил, ышанычым нык

Бу фәкыйрьгә бәхет иңәсенә.

Ул портретларны буяу юлы һәм график юлы белән язган (сызыклар ярдәмендә).Экранда үзенең автопортретын күрәсез.

Күренекле, зыялы кешеләребез һәрвакыт музейга килеп, әсәрләре белән танышып, бөек рәссамны искә алалар.

Укытучы. Рәхмәт, балалар. Хәзер танышуыбызны дәвам итеп, компьютерда слайдлар карап үтәрбез. ( Комментирий ясап барам).

1. Рәсемдә Казандагы Б.Урманче музеен күрәсез.Ул Казанда, Щапов урамында, 20 нче йортта урнашкан.

2. Б. Урманче вестибюле.

3. Б.Урманче музеенда скульптура залы.

4.Б.Урманче музеенда нәкыш залы.

5. Музейда этнографик күренешләр.

6.” Печән базары” картинасы.

7. Г. Казанцева , җырчы

8. “ Сепаратор янында”.

9. Кырлайда Тукайның мемориаль музее.

10. Мәрҗани.

11. Г.Ибрагимов, язучы. Агач.

12. М.Гафури.

13.С. Сәйдәшев.

14. Ф.Әмирхан.

15. Ф. Әхмәтова-Урманче.( Б.Урманченың хатыны).

16.Бакый Урманче үзенең автопортретын да ясаган. Ул портретларны буяу һәм график юл белән ясаган.

Графика - буяусыз, сызыклар һәм штрихлар белән генә рәсем ясау дигән сүз.

17. Г.Тукай һәйкәле (бронзадан эшләнгән)

18.Г.Тукай бюсты (бронзобетон)

19. Ш.Мәрҗани (гипс)

20. Дәрдемәнд (мәрмәрдән эшләнгән ярымфигура)

Бу сыннар Б.Урманче музеенда саклана.

21. Шәмаил (экранга шәмаилләр турында язу чыга). Мөселман динен тотучыларда изге дип саналган урыннарның рәсеме төшерелә, матурлап догалар языла һәм стенага элү өчен рамга куела ( русча да әйтергә кирәк). Менә бу “ Туган тел” җырының шәмаиле. Җырның бер куплеты тыңлана, балалар кушылып җырлый алалар.

22. Бакый Урманченың китапханәсе дә бай булган. Анда меңләгән китап саклана.

Укытучы. Укучылар, сезгә музей ошадымы?

- Музейның адресы ничек?

- Иң зур картинасы ничек атала?

- Кемнәрнең сыннарын ясаган?(Г.Тукай, Н.Исәнбәт,Ф. Әмирхан, Дәрдемәнд, Г. Ибрагимов, М.Җәлил, Г. Камалның).

IV. Теманы ныгыту.

Укытучы. Хәзер без сезнең белән диалоглар төзербез. Парлап эшлиләр.Диалоглар төзиләр.

Укытучы. Б.Урманче бит әле җырларга да бик яраткан. “ Әгәр рәссам булмасам, мин җырчы булыр идем” - дигән Б. Урманче. Аның яраткан җырлары “Ончы Фәхри”, “Иске кара урман”, “ Тәфтиләү” булган. Мин сезгә Ончы Фәхри” җыры турында сөйләрмен, аннан соң без аны тыңларбыз.

Бу җырны көчле тавышы белән Б.Урманче аеруча яратып җырлый торган булган.Ш.Камалның 50 яшь тулу юбилеенда шул җырны җырлап, халыкны гаҗәпләндергән. “ Мучник Фехри”- традиционная историческая песня о благородных торговцах, возивших хлеб, муку, зерно, печёные сладости и т.д на всю Сибирь и ярмарки Ирбита. Это было любимой песней Б.Урманче демонстрировавшая глубину дыхания, ширину диапазона, красивый тембр голоса и исполнительское обаяние художника. Җырны тыңлыйбыз.

Сораулар:

1.Сезгә җыр ошадымы? 2. Яраткан җырларын әйтегез. 3. Тыңлаган җыр ничек атала? 4. Ул нәрсә турында?

V. Шигырьләр уку.

Укытучы. Б.Урманче бит әле шигырьләр дә язган.

- Б. Урманче, сез соң шигырьләр дә язасызмы дигәч, бер интервьюсында, минем шигырьләрем күп, тик мин аларны үзем өчен генә яза идем,- дип җавап биргән. Мин сезгә үткән дәрестә теләгән укучыларга бер шигырен ятлап килергә кушкан идем. Әйдәгез аларны тыңлап китик.(Укучылар сөйлиләр).

Укытучы. Рәхмәт, укучылар. Шигырьләрне бик матур, сәнгатьле итеп сөйләдегез. Миңа бик ошады.

VI. Нәтиҗә ясау. Йомгаклау.

- Укучылар, без бүген дәрестә нинди зур шәхес турында сөйләштек?

- Ул кем булган?

- Б.Урманче нәрсәләр иҗат иткән?

- Б. Урманченың тууына быел ничә ел булды?

Укучылар, без бүгенге дәрестә читтән торып Б.Урманче музеена экскурсиягә бардык. Аның картиналары, сыннары белән таныштык. Шигырьләрен укыдык, яраткан җырлары турында сөйләшеп, аларны тыңлап үттек. Без сезнең белән үзебезнең иҗади эшләребездән күргәзмә оештырдык. Сезнең арада да бик матур итеп рәсем ясаучылар бар. Бәлки кайберләрегез киләчәктә рәссам, скульптор да булып китәр.



































Сезнең белемнәрегезне тикшерү өчен мин сезгә тест әзерләдем.

Шуларга карап билгеләр куярмын.

1. Б. Урманче ничәнче елда туган?

а)1890 в)1897

б)1894 г)1900


2. Кайсы районда туган?

а) Буа в)Алексеевск

б) Чистай г) Аксубай


3. Иң зур картинасы ничек атала?

а) “Сабантуй” в)”Семипалатинск”

б) “Татарстан” г)”Башкорт йорты”

4. Б.Урманче музее кайсы урамда урнашкан?

а)Г.Тукай в)М.Җәлил

б)Щапов г) А.Пушкин

5. Хатынының исеме ничек?

а) Мөршидә в) Флора

б) Фәридә г)Зөһрә

6. Ничә малае булган?

а) 1 в)3

б) 2 г) 4

7.Яраткан җырлары.

а) “Туган тел” в)”Тәфтилләү”

б) “Ончы Фәхри” г)”Иске кара урман”

8.Кайда хезмәт итә?

а)Казахстанда в)Донбасста

б)Уралда д)Тамбовта

9.Ничәнче елда Казанга кайта?

а)1950 в)1956

б)1954 г)1958

10. Бакый Урманче мезее Казанда ничәнче елда ачыла?

а) 1998 в)2000

б) 1999 г) 2001

11. Ничә яшендә вафат була?

а)90 в)93

б)94 г)92

12. Ничәнче елда Зур Кызыл урамында мәшһүр сынчының бронза һәөкәле куела?

а) 1996 в)1998

б) 1997 г) 1999

13. Бакый Урманче ничә нәкыш картинасы иҗат итә?

а) 100 гә якын в) 300 гә якын

б) 200 гә якын г) 400 гә якын

14. Күпме скульптура әсәре иҗат итә?

а) 50 дән артык в) 200 дән артык

б) 100 дән артык г) 300 дән артык

VII. Өй эше.

Б.Урманче музеена бару турында монологик сөйләм төзергә.




Краткое описание документа:

Разработка урока по татарскому языку «Бакый Урманче - җырлы, моңлы, шигъриятле, озын гомер юлы үткән . шәхес. Татарский язык является иностранным, поэтому приходится выбирать материал с целью: заинтересовать детей -узнать что-то новое на уроке. Заочная экскурсия в музей по твочеству Баки Урманче. Урок с использованием компьютерных технологий.Ученики с интересом заочно проходят по музею. В конце пишут тест по творчеству Баки Урманче. Я думаю, включённый в урок материал пробуждает интерес к предмету.
Автор
Дата добавления 26.03.2014
Раздел Химия
Подраздел Конспекты
Просмотров379
Номер материала 39170032637
Получить свидетельство о публикации

"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх