Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / КТП 2013-2014 учебный год по математике 2 класс
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

КТП 2013-2014 учебный год по математике 2 класс

библиотека
материалов


hello_html_m1b2377e9.gif


Аңлатма язуы

Укыту программасы төп гомуми белем бирү мәктәбенең 2нче сыйныфына адреслана.

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

1. “Россия Федерациясендә мәгариф турында” Россия Федерациясенең федераль Законы (29.12.2012 №273-ФЗ);

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы (гамәлдәге редакциядә);

3. .РФ Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан расланган “Гомуми башлангыч белем бирү федераль дәүләт стандартын гамәлгә кертү” турындагы боерыгы (06.10.2009, приказ №373);

4. Программы по учебным предметам 1-4 классы. Авторы Н.Г.Агаркова,Н.М.Лаврова, Н.А.Чуракова, Н.М.Лаврова, М.Л.Каленчук и др.М.:Академкнига/учебник,2012

5. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының “Сосна төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең 2013-14 уку елына 1-9 класслар өчен төзелгән укыту планы ( Протокол №1, 31 август 2013 нче ел, приказ №163, 31 август 2013 нче ел);

6. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының “Сосна төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең төп укыту программасы;

7. Дәреслек Чекин А. Л. Математика. 2 нче сыйныф өчен . Ике кисәктә / Русчадан И. Т. Сәгъдиева тәрҗ. – Казан: «Хәтер» нәшрияты. 2011 нче ел. (Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән. Дәреслектә РФА (беркетмә №10106-5215/491 01.11.2010) һәм РМА тарафыннан (беркетмә №01-5/д-288 20.10.2010) башлангыч гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт Мәгариф стандарты таләпләренә туры килүгә экспертиза узган);

8. Санитар-эпидемиологик кагыйдәләр һәм нормативлар (СанПиН 2.4.2. 21-10 «Санитарно-эпидемиологические требования к условиям и организации обучения в общеобразовательных учреждениях» (зарегистрированный в Минюсте России 3 марта 2011 года, регистрационный №19993).



Программа башлангыч белем бирүнең Федераль дәүләт белем стандарты нигезендә предметлар арасындагы һәм предмет эчендәге бәйләнешләрне, уку процессы логикасын, кече яшьтәге мәктәп укучысында белем алу осталыгы формалаштыру мәсьәләләрен исәпкә ала. Укыту “Перспектив башлангыч мәктәп” укыту – методик комплектына нигезләнеп оештырыла.

Эш программасының төп идеясе түбәндәге формула белән күрсәтелергә мөмкин: “Аерым очракны карау аша гомумиләштерүгә килү”. Балага предметның асылына математиканың әйләнә-тирә дөнья белән табигый бәйләнеше аша төшенергә тәкъдим ителә. Теге яисә бу математик төшенчә белән танышу конкрет реаль яки уку ситуациясен караганда гамәлгә ашырыла. Бу ситуациягә анализ ясау укучының игътибарын бирелгән математик төшенчә асылына юнәлтергә ярдәм итә.

2 нче класста математикадан эш программасы Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының “Сосна төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең башлангыч белем бирү буенча төп укыту программасына һәм укыту планына яраклаштырып, математика дәресләре атнага 4сәгать исәбеннән 136 сәгать исәпләнә.. Өстәмә 1 сәг компоненттан алып бирелде.Барысы 34 дәрес. Программа 170 сәгатькә нигезләнеп төзелде.

Математика фәне түбәндәге максатны куя.

-кече яшьтәге мәктәп укучысының математик үсешен тәэмин итү, математик күзаллауны әйләнә-тирә чынбарлыкны микъдар һәм пространство нисбәтләрендә сүрәтләү өчен куллану, дәвамлы акыл эшчәнлегенә сәләтле булу, логик фикер йөртү, пространстволы кузаллау, математик сөйләм нигезе формалаштыру.

Бурычлар

-Уку һәм гамәли мәсьәләләрне математик чаралар белән чишү осталыгы формалаштыру,

- зурлыкларның мәгънәсен һәм аларны үлчәү ысулларын аңлау,

- сюжетлы мәсьәләләр чишү өчен арифметик ысуллар куллану,

- арифметик гамәлләр башкару,фикер йөртүдә критика булдыру,

-математик сөйләм нигезе формалаштыру,

- белем алуны дәвам итү өчен математик әзерлекне күрсәтү.

-коммуникатив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру (эшлекле партнерлы аралашу,төркемдә узара ярдәмләшү,сораулар формалаштыру,үз фикереңне дәлилләү)

-регулятив универсаль уку гамәлләрен формалаштыру (эшчәнлекне планлаштыру,кагыйдәне истә тоту, аларга ияреп эшли белү)

-танып белү универсаль уку гамәлләрен формалаштыру (логик һәм алгоритмик, тамга символик гамәлләр);

-шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләрен үстерү.

-танып белү универсаль уку гамәлләрен формалаштыру (логик һәм алгоритмик, тамга символик гамәлләр);

-шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләрен үстерү.


Программаның эчтәлеге

  • Саннар һәм зурлыклар (25 сәгать)

  • Нумерация һәм саннарны чагыштыру.

  • Икеурынлы саннарның телдән һәм язма нумерациясе: саннарны унарлап язуда разрядлы принцип. “Түгәрәк” дистәләр.

  • Өчурынлы саннарның телдән һәм язма нумерациясе. “Түгәрәк” йөзләр. Өчурынлы саннарны разрядлы кушылучылар суммасы рәвешендә күрсәтү.

  • Саннарны унарлы нумерация нигезендә чагыштыру. Саннарны саннар нурында сурәтләү. Саннарның натураль рәте турында төшенчә.

  • Рим язма нумерациясе белән танышу. Санлы тигезлекләр һәм тигезсезлекләр. Санлы эзлеклелекләр турында беренчел күзаллаулар.

  • Зурлыклар һәм аларның үлчәнеше.

  • Предметларны масса буенча үлчәмичә чагыштыру. Масса берәмлеге – килограмм, центнер. Вакыт озынлыгы.. Вакыт берәмлекләре.

  • Зурлык яки күплек санын бирелгән берәмлек ярдәмендә үлчәү буларак бүлү.

  • Милли төбәк компоненты. Үз җирлегебездәге предметларда чагыштыру, санау

  • Арифметик гамәлләр (55 сәгать)

  • Санлы аңлатма һәм аның кыйммәте. 100 эчендә разряд аша күчеп һәм разряд аша күчмичә телдән кушу һәм алу. Суммадан сумманы алу кагыйдәсе. 100 эчендә разрядлап кушу һәм алу ысуллары. Саннарны аермалары буенча чагыштыру. Баганалап кушу һәм алу язмасы, аның гамәлләрне юллап язудан өстенлеге. Баганалап кушу һәм алу ысулы. Кушу һәм алу гамәлләрен калькулятор ярдәмендә үтәү һәм тикшерү.

  • Компонентлар һәм гамәл нәтиҗәсе арасында бәйләнеш (кушу һәм алу өчен). Тигезләмә – билгесез компонент белән гамәл язмасы формасы. Билгесез кушылучыны, билгесез киметүчене, билгесез кимүчене табу кагыйдәләре.

  • Тапкырлау – бертөрле кушылучыларны кушу. Тапкырлау тамгасы (·). Тапкырлаучылар, тапкырчыгыш һәм аның кыйммәте. Тапкырлауның таблицалы очраклары. 0 гә һәм 1 гә тапкырлау очраклары. Тапкырлауның урын алыштыру үзлеге.

  • Санны берничә тапкыр арттыру.

  • Гамәлләрне үтәү тәртибе: тапкырлау һәм кушу, тапкырлау һәм алу. Беренче һәм икенче баскыч гамәлләре.

  • Бүлү белән предметлы гамәлләр дәрәҗәсендә танышу. Бүлү тамгасы (:). Эзлекле алу бу-ларак бүлү. Бүленүче, бүлүче, өлеш һәм аның кыйммәте. Өлеш (санның яртысы, өченче, дүртенче, бишенче һ.б. өлешләре). Санның бирелгән өлешен табу буларак бүлү. Санны берничә тапкыр киметү.

  • Зурлыкны яисә күплек санын бирелгән берәмлек ярдәмендә үлчәү буларак бүлү.

  • Арифметик гамәлләр үзлекләрен исәпләүләрне җиңеләйтү өчен куллану.

  • Текстлы мәсьәләләр (45 сәгать)

  • Математик биремнең аерым төре буларак арифметик текстлы (сюжетлы) мәсьәлә. Арифметик сюжетлы мәсьәләне текст рәвешендә формалаштыру. Тексттан “артык” мәгълүматны аерып чыгару. Мәсьәләнең кыскача язылышы.

  • Бирелгәннәр һәм табылырга тиешле саннар (зурлыклар) арасында бәйләнешләрне график модельләштерү.

  • Гади мәсьәлә. Төзелмә мәсьәләне берничә гади мәсьәләгә таркату. Төзелмә мәсьәлә чишелешен “адымлап” (гамәлләп) һәм бер аңлатма рәвешендә язу.

  • Кире мәсьәлә турында төшенчә. Тигезләмәләр ярдәмендә кушу һәм алуга карата гади арифметик сюжетлы мәсьәләләр модельләштерү һәм чишү.

  • Вакытка карата мәсьәләләр (вакыйганың башы, ахыры, озындыгы). Текстлы мәсьәләләрне арифметик ысул белән чишү.

  • Милли төбәк компоненты. Мәсьәлә төзегәндә җирле предметларны мисал итеп куллану

Геометрик фигуралар (13 сәгать)

  • Турының чиксезлеге. Ярымтуры буларак нур. Почмак. Почмак төрләре: туры, кысынкы, җәенке. Күппочмакта почмаклар. Турыпочмаклык. Турыпочмаклыкның аерым очрагы буларак квадрат. Әйләнә һәм түгәрәк. Әйләнә (түгәрәкнең) үзәге, радиусы, диаметры. Әйләнәне (түгәрәк-не) циркуль ярдәмендә төзү. Бирелгән кисемтәгә тигез кисемтә төзү өчен циркуль кулла-ну.

  • Милли төбәк компоненты. Мәктәптәге, йортлардагы предметларны геометрик фигуралар белән чагыштыру

  • Геометрик зурлыклар (16сәгать)

  • Озынлык берәмлеге – метр. Метр, дециметр һәм сантиметр арасындагы нисбәтләр

  • Сынык сызык озынлыгы. Күппочмак периметры. Квадрат һәм турыпочмаклык периметрын исәпләү.

  • Милли төбәк компоненты. Кабинеттагы, мәктәп территориясендәге предметларны озынлыклары буенча чагыштыру.

  • Мәгълүмат белән эш (16 сәг)

  • Берурынлы саннарны ( 0 дән башка ) тапкырлау таблицасы. Таблицаның юлларын, баганаларын уку һәм тутыру. Мәгълүматны таблицада бирү. Таблицаны биремне формалаштыру өчен куллану.

УНИВЕРСАЛЬ УКУ ГАМӘЛЛӘРЕ ФОРМАЛАШТЫРУНЫҢ КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘЛӘРЕ

Бүлек

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Танып белү УУГ

Регулятив УУГ

Коммуникатив УУГ

Шәхескә кагылышлы УУГ

1

Саннар һәм зурлыклар

- дәреслектә ориентлаша белү;

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге шартлы билгеләрне туры китерү.

-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.


- күршең белән хезмәттәшлек итү.

- ачыклаучы сораулар бирә белә;

- эчтән һәм кычкырып аңлап уку.

- төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү.

- Мәктәпкә уңай караш;

-яңа белемнәр алырга омтылыш;

-бергәләп уку эшчәнлегендә активлык күрсәтү;

- математика фәнен гомумкешелек культурасы өлеше буларак аңлау ;

-мәгънә барлыкка китерү (“ Минем өчен моның нинди мәгънәсе һәм әһәмияте бар?” – дигән сорау кую;

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларың, уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

-төп мораль нормаларны белү һәм аларны үтәүгә ориентлашу.


2

Арифметик гамәлләр

-дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге шартлы билгеләрне туры китерү;

- схемалар кулланып биремнәр үтәү

- энциклопедия, белешмәлекләр (шул исәптән электрон, цифрлы) кулланып кирәкле мәгълүмат эзләргә,мәсьәләне чишү өчен тамга-символик чаралар(шул исәптән модельләр һәм схемалар да кертеп) кулланырга,тексттан төп мәгълүматны аерып чыгарып, объектларны анализларга;

-аерым кисәкләрдән бербөтен төзергә;

-бирелгән критерийлар буенча чагыштырырга, сериацияләргә һәм классификацияләргә, мәсьәләне чишү алымнарын үзләштерергә.


-уку мәсьәләсен кабул итәргә һәм аны эш дәвамында сакларга, укытучы тарафыннан билгеләнгән эш-гамәл ориентирларын яңа уку материалында исәпкә алырга;

-үз эш -гамәлләреңне куелган бурычка һәм аны гамәлгә ашыру шартларында туры китереп планлаштырырга, укытучы һәм башкаларның бәяләрен һәм тәкъдимнәрен дөрес кабул итәргә, бәя һәм ясалган хаталар характерын исәпкә алып эш-гамәлләргә кирәкле төзәтмәләр кертергә.

-


- күршең белән хезмәттәшлек итү;

-кешеләрдә төрле фикерләр булу мөмкинлеген кабул итәргә, хезмәттәшлек һәм аралашу партнеры позициясенә ориентлашырга, үз фикереңне һәм позицияңне формалаштырырга, уртак эшчәнлектә килешергә һәм гомуми чишелешкә килергә, партнерның нәрсәне белүен һәм күрүен, ә нәрсәне белмәвен һәм күрмәвен исәпкә алып, аңлаешлы сөйләм төзергә, сораулар бирергә, партнерның эш-гамәлләрен контрольгә алырга, сөйләмнең диалог формасын үзләштерергә.



-укытучы һәм башкаларның бәяләрен аңлау;

-уку эшчәнлегенең уңышлылыгы (унышсызлылыгы) сәбәпләрен аңлау

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- мәгънә барлыкка китерү

3

Текстлы мәсьәләләр

-уку мәсәләләрен чишү өчен модель һәм схемаларны үзгәртеп корырга;

-конкрет шартлардан чыгып, уку мәсьәләләрен нәтиҗәле чишү ысулларын сайлап алырга, җитешмәгән компонентларны тулыландырып һәм өстәп, аерым кисәкләрдән бербөтен төзеп синтезларга, күрсәткән логик операцияләр өчен мөстәкыйль рәвештә тигезләмә һәм критерийлар сайлап, чагыштыру, сериацияләү һәм классификация башкарырга;


- дәреслектә ориентлаша белү;

- тексттан билгеләнгән өзекне табу;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

- бирелгән критерийлар буенча чагыштырырга, сериацияләргә һәм классификацияләргә, мәсьәләне чишү алымнарын үзләштерергә


-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.

- эчтән һәм кычкырып аңлап уку.


-партнерның эш-гамәлләрен контрольгә алырга, сөйләмнең диалог формасын үзләштерергә.




- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;

- мәгънә барлыкка китерү

4

Геометрик фигуралар

- шартлы билгеләрнең телен белү;

- төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;

- фикерләүдә логик чылбыр төзү;

- рәсем, схемалар кулланып биремнәр үтәү.


-кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.


- күршең белән хезмәттәшлек итү.

- төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү.



- тормыш тәҗрибәсен куллану

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларың-уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.



5

Геометрик зурлыклар

- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге мәгълүматлар белән эшли белү;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге шартлы билгеләрне туры китерү.

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.


- төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү;

- күршең белән хезмәттәшлек итү.



- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү;

- үз уңышларың-уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү;

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру.


6

Мәгълүмат белән эш

- материаль объектлар кулланып биремнәр үтәү;

- дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәрендәге шартлы билгеләрне туры китерү

- мәгълүматны таблицада бирү;

-таблицаны биремне формалаштыру өчен куллану.

- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;

- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;

- тормыш тәҗрибәсен куллану;

- эшләнгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү.



- күршең белән хезмәттәшлек итү;


- төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезләү.

- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру

- дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итү;

- үз уңышларың-уңышсызлыкларың турында фикер йөртү;

- үз мөмкинлекләреңне бәяләү.






КАЛЕНДАРЬ-ТЕМАТИК ПЛАН



Дәрес темасы

Дата

Искәрмә

план

факт

1

1 сыйныфның төп төшенчәләрен кабатлау

2.09



2

Дистәләп санау һәм “түгәрәк” дистәләр

3.09



3

Санлы тигезлекләр һәм санлы тигезсезлекләр.

4.09



4

Санлы аңлатмалар һәм аларның кыйммәтләре

5.09



5

Түгәрәк” дистәләрне кушу

7.09



6

Түгәрәк” дистәләрне алу

9.09



7

Дистәләр һәм берәмлекләр

10.09



8

Түгәрәк саннарны кушу, алу” темасы буенча кереш контроль эш №1

11.09



9

Хаталар өстендә эш. Мәсьәләнең кыскача язылышы

12.09



10

Килограмм. Ничә килограмм? Масса үлчәү берәмлекләре

14.09



11

Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез

16.09



12

Кушу һәм алуга карата мәсьәләләр чишү

17.09



13

Туры чиксез

18.09



14

Түгәрәк” дистәләрне берурынлы саннар белән кушу

19.09



15

Разряд аша күчмичә икеурынлы санга берурынлы санны разрядлы кушу.

21.09



16

Разряд аша күчмичә икеурынлы санга берурынлы санны разрядлы алу.

23.09



17

Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез. Схемалар буенча мәсьәләләр чишү

24.09



18

Икеурынлы санга берурынлы санны кушу,алу Контроль эш №2

25.09



19

Хаталар өстендә эш. Туры һәм нур

26.09



20

Түгәрәк” дистә белән икеурынлы санны кушу

28.09



21

Икеурынлы саннан “түгәрәк” дистәне алу.

30.09



22

Түгәрәк” дистәгә тутыру

1.10



23

Икеурынлы санны берурынлы санга разряд аша күчеп кушу.

2.10



24

Арифметик гамәл үзлекләрен куллану

3.10



25

Берурынлы санны “түгәрәк” дистәдән алу.

5.10



26

Икеурынлы саннан берурынлы санны разряд аша күчеп разрядлы алу.

7.10



27

Исәпләүләрне ныгыту. Икеурынлы саннарның разрядлы составы.

8.10



28

Почмак. Нинди почмак кечерәк?

9.10



29

Туры, кысынкы һәм җәенке почмаклар.

10.10



30

Исәпләүләрне ныгытабыз. Мөстәкыйль эш

12.10



31

Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез. Схемалар буенча мәсьәләләр чишү

14.10



32

Саннарның эзлеклелеге

15.10



33

Турыпочмаклык һәм квадрат

16.10



34

Саннарны аермалары буенча чагыштыру.

17.10



35

Саннарны аермалары буенча чагыштыру. Ныгыту.

19.10



36

Саннарны аермалары буенча чагыштыруга мәсәләләр. Контроль эшкә әзерлек

21.10



37

Контроль эш №3 “Берурынлы һәм икеурынлы саннар”

22.10



38

Хаталар өстендә эш. Икеурынлы сан берурынлыдан зуррак

23.10



39

Икеурынлы саннарны чагыштыру

24.10



40

Икеурынлы саннарны чагыштыру. Ныгыту.

26.10



41

Разряд аша күчмичә икеурынлы саннарны разрядлы кушу

28.10



42

Разряд аша күчеп икеурынлы саннарны разрядлы кушу

29.10



43

Ун дистә яисә йөз. Мөстәкыйль эш.

30.10



44

Дециметр һәм метр

31.10



45

Дециметр һәм метр. Ныгыту

2.11



46

Килограмм һәм центнер

11.11



47

Сантиметр һәм метр

12.11



48

Сумма һәм тапкырчыгыш. Тапкырлау тамгасы

13.11



49

Тапкырчыгыш һәм тапкырлаучылар

14.11



50

Тапкырчыгыш һәм тапкырлаучылар. Ныгыту.

15.11



51

Тапкырчыгышның кыйммәте һәм тапкырлау

18.11



52

Мәсьәләләр чишәргә өйрәнәбез.

19.11



53

Тапкырлаучыларның урыннарын алыштыру

20.11



54

0 санын тапкырлау һәм 0 санына тапкырлау

21.11



55

0 санын тапкырлау һәм 0 санына тапкырлау. Ныгыту.

23.11



56

1 санын тапкырлау һәм 1 санына тапкырлау

25.11



57

Сынык сызыкның озынлыгы

26.11



58

1 санын берурынлы саннарга тапкырлау

27.11



59

2 санын берурынлы саннарга тапкырлау

28.11



60

2 санын берурынлы саннарга тапкырлау. Ныгыту.

30.11



61

Күппочмакның периметры

2.12



62

Турыпочмаклыкның периметры

3.12



63

3 санын берурынлы саннарга тапкырлау

4.12



64

4 санын берурынлы саннарга тапкырлау

5.12



65

4 санын берурынлы саннарга тапкырлау. Ныгыту.

7.12



66

Тапкырлау һәм кушу: гамәлләрне үтәү тәртибе

9.12



67

Исәпләүләрне ныгытабыз. Мөстәкыйль эш

10.12



68

Квадратның периметры

11.12



69

5 санын берурынлы саннарга тапкырлау

12.12



70

5 санын берурынлы саннарга тапкырлау. Ныгыту.

14.12



71

6 санын берурынлы саннарга тапкырлау

16.12



72

Исәпләүләрне ныгыту. Контроль эшкә әзерлек

17.12



73

Контроль эш №4( I яртыеллык)

18.12



74

Хаталар өстендә эш. 7 санын берурынлы саннарга тапкырлау

19.12



75

7 санын берурынлы саннарга тапкырлау. Ныгыту.

21.12



76

8 санын берурынлы санга тапкырлау

23.12



77

9 санын берурынлы саннарга тапкырлау

24.12



78

Берурынлы саннарның “Тапкырлау таблицасы”.Тест.

25.12



79

Берничә тапкыр арттыру

9.01



80

Берничә тапкыр арттыру. Ныгыту.

10.01



81

Мәсьәләләр чишү.

11.01



82

Дистәләп санау һәм дистәләрнең “түгәрәк” саны

14.01



83

Йөзләр разряды һәм “түгәрәк” йөзләрнең аталышы

15.01



84

Түгәрәк” йөзләрне кушу.

16.01



85

Түгәрәк” йөзләрне кушу. Ныгыту.

17.01



86

Түгәрәк” йөзләрне алу

18.01



87

Өчурынлы сан – разрядлы кушылучылар суммасы

21.01



88

Өчурынлы сан “түгәрәк” йөзләр һәм икеурынлы яисә берурынлы саннар суммасы

22.01



89

Өчурынлы сан икеурынлы саннан зуррак.

23.01



90

Өчурынлы сан икеурынлы саннан зуррак. Ныгыту

24.01



91

Өчурынлы саннарны чагыштыру

25.01



92

Бер шарт һәм берничә таләп

28.01



93

Исәпләүләрне һәм чагыштыруны ныгытабыз.

29.01



94

Өстәмә таләпләр кертү

30.01



95

Өстәмә таләпләр кертү. Ныгыту.

31.01



96

Мәсьәләләрнең чишелешен гамәлләп язу

1.02



97

Мәсьәләнең чишелешен бер аңлатма рәвешендә язу

4.02



98

Мәсьәләләр чишәргә һәм аларның чишелешен язарга өйрәнәбез

5.02




99

Кушуны юллап һәм баганалап язу

6.02



100

Кушуны юллап һәм баганалап язу. Ныгыту.

7.02



101

Баганалап кушу ысулы Контроль эш №5

8.02



102

Хаталар өстендә эш. Әйләнә һәм түгәрәк

11.02



103

Үзәк һәм радиус

12.02



104

Радиус һәм диаметр.

13.02



105

Тигез фигуралар.

14.02



106

Суммадан сумманы алу

15.02



107

Разрядлар аша күчмичә, саннарны разрялы алу

18.02



108

Разрядлар аша күчеп, саннарны разрялы алу

19.02



109

Баганалап алу ысулы

20.02



110

Баганалап алу ысулы. Ныгыту.

21.02



111

Исәпләүләрне ныгытабыз. Мөстәкыйль эш.

22.02



112

Тапкырлау һәм алу: гамәлләрне үтәү тәртибе. Калькулятор

25.02



113

Билгеле һәм билгесез

26.02



114

Санлы тигезлек һәм тигезләмә

27.02



115

Санлы тигезлек һәм тигезләмә. Ныгыту.

28.02



116

Билгесез кушылучыны ничек табарга

1.03



117

Билгесез киметүчене ничек табарга

4.03



118

Билгесез кимүчене ничек табарга

5.03



119

Предметларны тигез итеп урнаштыр

6.03



120

Предметларны тигез итеп урнаштыр. Контроль эшкә әзерлек.

7.03



121

Контроль эш №6. 3 нче чирекне йомгаклау

8.03



122

Хаталар өстендә эш. Бүлү тамгасы

11.03



123

Өлеш һәм аның кыйммәте

12.03



124

Бүленүче һәм бүлүче

13.03



125

Бүленүче һәм бүлүче. Ныгыту.

14.03



126

Бүлү һәм алу

15.03



127

Бүлү һәм үлчәү

18.03



128

Урталай бүлү һәм ярты

19.03



129

Берничә тигез кисәккә бүлү һәм өлеш

20.03



130

Берничә тигез кисәккә бүлү һәм өлеш. Ныгыту.

21.03



131

Берничә тапкыр киметү.

22.03



132

Беренче һәм икенче баскыч гамәлләре

1.04



133

Исәпләүләрне ныгытабыз. Мөстәкыйль эш.

2.04



134

Күпме вакыт үткән? Кояш һәм ком сәгатьләре

3.04



135

Күпме вакыт үткән? Кояш һәм ком сәгатьләре. Ныгыту.

4.04



136

Күпме вакыт? Көн уртасы һәм төн уртасы

5.04



137

Циферблат һәм Рим цифрлары

8.04



138

Сәгать һәм минут

9.04



139

Тигез кисемтәләр үлчәп салабыз

10.04



140

Тигез кисемтәләр үлчәп салабыз.Ныгыту.

11.04



141

Санлы нурда саннар

12.04



142

Саннарның натураль рәте

15.04



143

Сәгать һәм тәүлек

16.04



144

Тәүлек һәм атна

17.04



145

Вакыт үлчәү берәмлекләре.

18.04



146

Тәүлек һәм ай

19.04



147

Ай һәм ел

22.04



148

Календарь

23.04



149

Ел һәм гасыр.

24.04



150

Ел һәм гасыр. Контроль эшкә әзерлек.

25.04



151

Контроль эш №7 “Вакыт”

26.04



152

Хаталар өстендә эш. Бирелгән һәм эзләнелә торган саннар

29.04



153

Кире мәсьәләләр

30.04



154

Кире мәсьәләләр, дөреслеген тикшерү

1.05



155

Кире мәсьәләләр, дөреслеген тикшерү.Ныгыту.

2.05



156

Мәсьәләләр чишелешен тигезләмә рәвешендә язу

3.05



157

Мәсьәләләр чишү.

6.05



158

Циркуль һәм линейка ярдәмендә төзүләр

7.05



159

Циркуль һәм линейка ярдәмендә төзүләр.Ныгыту.

8.05



160

Мәсьәләләр чишәбез һәм дөреслеген тикшерәбез

10.05



161

Аңлатмаларның кыйммәтен исәплибез. Тест.

13.05



162

Тапкырлау таблицасы” буенча сәяхәт

14.05



163

Бирелгәннәр белән эшләү

15.05



164

Бирелгәннәр белән эшләү.Ныгыту.

16.05



165

Вакыт-дата һәм вакыт озынлыгы

17.05



166

Геометрик фигуралар һәм геометрик зурлыклар. Контроль эшкә әзерлек

20.05



167

Контроль эш №8. “Еллык өйрәнгәннәрне тикшерү”

21.05



168

Хаталар өстендә эш . Саннар эзлеклелеге

22.05



169

Ел буе өйрәнгәннәрне кабатлау

23.05



170

Кабатлау.

24.05














УКУЧЫЛАРНЫҢ ӘЗЕРЛЕК ДӘРӘҖӘСЕНӘ ТАЛӘПЛӘР.

Укучылар өйрәнәчәк:

дистәләп һәм йөзәрләп санарга;

• “сан” һәм “цифр” терминнарын аерырга;

рим цифрлары белән язылган саннарны (1 дән 12гә) танырга;

барлык берурынлы, икеурынлы һәм өчурынлы саннарны укырга һәм язарга;

санны разрядлы кушылучылар рәвешендә язарга, “түгәрәк” саннарны разрядлы кушылучылар ролендә кулланырга;

өйрәнелгән саннарны аларның унарлы язмасы нигезендә чагыштырырга һәм чагыштыру нәтиҗәсен тамгалар (>, <яисә =) ярдәмендә язарга;

саннарны санлы нурда сурәтләргә;

• “натураль рәт” һәм “натураль сан” терминнарын кулланырга;

бирелгән кагыйдә буенча төзелгән санлы эзлеклелекләрнең беренче берничә санын табарга;

берурынлы саннарның кушу таблицасын белергә һәм кулланырга;

санны суммага һәм сумманы санга кушу кагыйдәләрен кулланырга;

кушу һәм тапкырлауның урын алыштыру үзлеген кулланырга;

суммадан сумманы алу кагыйдәсен кулланырга;

нуль белән кушу һәм алу, нуль һәм бер белән тапкырлау кагыйдәләрен кулланырга;

өч разряд кысаларында язмача кушу һәм алуны башкарырга;

кушу һәм алу гамәлләренең билгесез компонентларын табарга;

тапкырлау һәм бүлү белән бәйле тамгаларны ( * һәм : ) кулланып, тапкырлау һәм бүлү гамәлләрен язарга;

берурынлы саннарның тапкырлау таблицасын;

тапкырлау һәм бүлү белән бәйле тамга һәм терминнарны ( (*) һәм (:) тамгалары, тапкырчыгыш, тапкырчыгыш кыйммәте, тапкырлаучылар, өлеш, өлеш кыйммәте, бүленүче, бүлүче) кулланырга;

берурынлы саннарның тапкырлау таблицасын белергә һәм кулланырга;

бүлүне предметлы гамәлләр һәм алу нигезендә башкарырга;

гамәлләрне үтәү тәртибе кагыйдәсен бер яки төрле баскыч гамәлләрен үз эченә алган җәяле һәм җәясез аңлатмаларда кулланырга;

линейка ярдәмендә туры сызыклар, кисемтәләр, сынык сызыклар, күппочмаклар сызарга;

предметлар һәм ара озынлыгын (метр, дециметр һәм сантиметрларда) үлчәү приборлары ярдәмендә билгеләргә;

бирелгән озынлыктагы кисемтәләрнең сумма һәм аерма кыйммәтләрен үлчәү линейкасы һәм исәпләүләр ярдәмендә табарга;

кисемтә озынлыгын, төрле озынлык берәмлекләрен кулланып, күрсәтә белергә (мәсәлән, 1 м 6 дм яки 16 дм яки 160 см);

өйрәнелгән озынлык берәмлекләре (сантиметр, дециметр, метр) арасындагы нисбәтләрне озынлыкны төрле берәмлекләрдә белдерү өчен кулланырга;

өйрәнелгән геометрик терминнарны (туры, нур, почмак (туры, кысынкы, җәенке), турыпочмаклык, квадрат, әйләнә, түгәрәк, әйләнә (түгәрәк) элементлары (үзәк, радиус, диаметр)) танырга һәм сызымда кулланырга;

массаны үлчәргә һәм аны, өйрәнелгән масса берәмлекләрен (килограмм, центнер) кулланып, белдерергә;

вакыт озынлгын үлчәргә һәм аны өйрәнелгән вакыт берәмлекләрен (минут, сәгать, тәү- лек, атна, ай, ел, гасыр) кулланып, белдерергә; бер вакыт берәмлегеннән икенчеләренә күчәргә;

вакыйганың башы һәм ахыры һәм аның озынлыгы арасындагы бәйләнешне урнаштырырга; вакытны сәгать буенча ачыкларга;

гади һәм төзелмә мәсьәләләрне танырга әм формалаштырырга; “мәсьәлә” төшенчәсе белән бәйле терминнарны (шарт, таләп, чишелеш, җавап, бирелгәннәр, табылырга тиешле сан (зурлык)) кулланырга;

арифметик сюжетлы мәсьәләнең график моделен төзергә; төзелгән модель нигезендә мәсьәлә чишәргә;

• “... га (гә) зуррак”, “... га (гә) азрак” нисбәтләре булган гади һәм төзелмә мәсьәләләр чишәргә;

төзелмә мәсьәләне гадиләргә таркатырга һәм чишелешне язуның ике формасын кулланырга (гамәлләп һәм бер аңлатма рәвешендә);

кире мәсьәлә формалаштырырга һәм аны бирелгән чишелешнең дөреслеген тикшерү өчен кулланырга; таблицаның юлларын һәм баганаларын укырга , тутырырга.


Укучылар өйрәнергә мөмкинлек алачак:

унарлы санау системасында саннар язылышының позицион принцибын аңларга;

рим цифрларын беренче һәм икенче дистә саннарын язу өчен кулланырга;

• “натураль рәт” һәм “натураль сан” терминнарын аңларга һәм кулланырга;

• “санлы эзлеклелек” терминын аңларга һәм улланырга;

сумманы суммадан алу кагыдәсен белергә һәм кулланырга;

бөтен тискәре булмаган саннар буенча тапкырлау һәм бүлү гамәлләренең (операцияләренең) микъдарлы мәгънәсен аңларга;

компонентлар һәм гамәл нәтиҗәсе (кушу һәм алу өчен) арасында бәйләнешне аң-ларга;

билгесез компоненты булган гамәлләрне тигезләмә рәвешендә язарга;

турының һәм нурның чиксезлеген аңларга;

әйләнә һәм түгәрәк нокталарының үзлеген аңларга;

рим цифрларын гасыр һәм төрле даталарны язу өчен кулланырга;

үзгәрүчән вакыт берәмлекләрен (ай, ел) аларның тәүлек белән нисбәтләре нигезендә карарга; “кәбисә ел” терминын кулланырга;

вакыт-дата һәм вакыт-дәвамлылык арасында бәйләнешне аңларга;

арифметик текстлы (сюжетлы) мәсьәләне математик биремнең аерым төре буларак карарга; арифметик сюжетлы мәсьәләләрне танырга һәм формалаштырырга, аларны башка мәсьәләләрдән (логик, геометрик, комбинатор) аерырга;

төрле график модельләр һәм тигезләмәләр кулланып, арифметик сюжетлы мәсьәләләрне модельләштерергә;

бирелешнең таблицалы формасын кулланырга.
















УКЫТУ-МЕТОДИК КУЛЛАНМАЛАР ИСЕМЛЕГЕ.


Уку курсы

Укыту программасы

Дәреслекләр

Укучылар өчен ярдәмлекләр

Укытучы өчен методик ярдәмлекләр

Мониторинг инструментарийлары

Математика.

2 нче класс.

Программа по предмету «Математика».А.Л.Чекин, Р.Г.Чуракова. Москва. Академкнига/Учебник.2012


А.Л Чекин “Математика”, 1 кисәк, 2 кисәк Казан/”Хәтер”, 2011

Е.П.Юдина, О.А.Захарова. Математика: тетрадь для самостоятельной работы №1, №2, Москва, Академкнига/учебник, 2010 г.

А.Л.Чекин. Математика: методическое пособие для учителя, Москва, Академкнига/учебник, 2009 г.

Захарова О. А. Проверочные работы по математике и технология организации коррекции знаний учащихся. 1-4 классы: Методическое пособие. М.: Академкнига/Учебник. 2010г.





















Кушымта 1

2 нче сыйныф өчен математикадан якынча еллык йомгаклау тикшерү эше

Тикшерү эше өчен материал түбәндәге чыганактан алынды: “Математика курсы буенча эш программасы” 2 нче сыйныф, төзүче – автор Сәгъдиева И.Т., Казан-2012.

  1. Исәплә:

7х8+140:70

  1. Чагыштыр һәм чагыштыру нәтиҗәләрен >, < яисә = тамгалары ярдәмендә яз:

650 кг һәм 6 ц 570 см һәм 5 м 70 см 1 сәг 35 мин һәм 135 мин

  1. Диаметры 6 см га тигез булган әйләнәнең радиусын исәплә. Бу әйләнәне төзе.

  2. Тигезләмә астына сыз.

18+690 < 700 59 – 45 X+67 367-12 = 355 X + 45 = 190

Бу тигезләмәнең тамырын тап һәм яз.

  1. Мәсьәләне чиш. Җавабын исәплә һәм яз.

Тимер чыбык төргәгеннән һәрберсе 8 шәр м лы 6 кисәк кисеп алдылар. Төргәктә 135 м чыбык калды. Төргәктә ничә метр чыбык булган?

















Приложение 2

Критерии и нормы оценок учебной деятельности учащихся.

Особенности организации контроля по математике

В основе оценивания по математике лежат следующие показатели: правильность выполнения и объем выполненного задания.

Текущий контроль по математике можно осуществлять как в устной, так и в письменной форме. Письменные работы для текущего контроля рекомендуется проводить не реже одного раза в неделю в форме самостоятельной работы или математического диктанта. Желательно, чтобы работа для текущего контроля состояла из нескольких однотипных заданий, с помощью которых осуществляется всесторонняя проверка только одного определенного умения (например, умения сравнивать натуральные числа, умения находить площадь прямоугольника и др.).

Тематический контроль по математике в начальной школе проводится в основном в письменной форме. Для тематических проверок выбираются условные вопросы программы: приемы устных вычислений, действия с многозначными числами, измерение величин и др. За такую работу выставляется отметка:

"5" - работа выполнена без ошибок;

"4" - одна ошибка и 1-2 недочета; 2 ошибки или 4 недочета;

"3" - 2 -3 ошибки и 1 -2 недочета; 3 - 5 ошибок или 8 недочетов;

"2" - 5 и более ошибок.

Среди тематических проверочных работ особое место занимают работы, с помощью которых проверяются знания табличных случаев сложения, вычитания, умножения и деления. Для обеспечения самостоятельности учащихся выбирается несколько вариантов работы, каждый из которых содержит 30 примеров (соответственно по 15 на сложение и вычитание или умножение и деление). На выполнение такой работы отводится 5-6 минут урока. Ученику выставляется отметка:

"5" - работа выполнена без ошибок;

"4" - 1 -2 ошибки;

"3" - 3 -4 ошибки.

Итоговый контроль по математике проводится в форме контрольных работ комбинированного характера (они содержат арифметические задачи, примеры, задания по геометрии и др.). В этих работах сначала отдельно оценивается выполнение задач, примеров, заданий по геометрии, а затем выводится итоговая отметка за всю работу:

"5" - работа выполнена без ошибок;

"4" - 1 ошибка или 1 -3 недочета, при этом ошибок не должно быть в задаче;

"3" - 2-3 ошибки или 3 -4 недочета, при этом ход решения задачи должен быть верным;

"2" - 5 и более ошибок.

При этом итоговая отметка не выставляется как средний балл, а определяется с учетом тех видов заданий, которые для данной работы являются основными.


Тест
Оценка "5" ставится за 100% правильно выполненных заданий;
Оценка "4" ставится за 80% правильно выполненных заданий;
Оценка "3" ставится за 60% правильно выполненных заданий;
Оценка "2" ставится, если правильно выполнено менее 60% заданий.


Оценивание устных ответов

В основу оценивания устного ответа учащихся положены следующие показатели: правильность, обоснованность, самостоятельность, полнота.

Ошибки:

-неправильный ответ на поставленный вопрос;

-неумение ответить на поставленный вопрос или выполнить задание без помощи учителя;

-при правильном выполнении задания неумение дать соответствующие объяснения.

Недочеты:

-неточный или неполный ответ на поставленный вопрос;

-при правильном ответе неумение самостоятельно или полно обосновать и проиллюстрировать его;

-неумение точно сформулировать ответ решенной задачи;

-медленный темп выполнения задания, не являющейся индивидуальной особенностью школьника;

-неправильное произношение математических терминов.


Классификация ошибок и недочетов, влияющих на снижение оценки (отметки)

Ошибки:

-незнание или неправильное применение свойств, правил, алгоритмов, существующих зависимостей, лежащих в основе выполнения задания и используемых в ходе его выполнения;

-неправильный выбор действий, операций;

-неверные вычисления в случае, когда цель задания - проверка вычислительных умений и навыков;

-пропуск части математических выкладок, действий, операций, существенно влияющих на получение правильного ответа;

-несоответствие пояснительного текста, ответа задания, наименования величин выполненным действиям и полученным результатам;

-несоответствие выполненных измерений и геометрических построений заданным параметрам.

Недочеты:

-неправильное списывание данных (чисел, знаков, обозначения величин);

-ошибки в записях математических терминов, символов при оформлении математических выкладок;

-неверные вычисления в случае, когда цель задания не связана с проверкой вычислительных умений и навыков;

-наличие записи действий;

-отсутствие ответа к заданию или ошибки к записи ответа.




Краткое описание документа:

Предлагаю планирование для подготовки уроков во 2 классе на 2013-2014 учебный год для тех, кто работает по программе «Перспективная начальная школа». В планировании указаны номер урока, тема, количество часов, дата (планируемый и фактический). Программа имеет записку пояснительную, определение разделов программы с количеством часов. Описаны планируемые результаты в соответствии с введение ФГОС. В приложении даны итоговые контрольные работы и критерии и нормы оценок учебной деятельности учащихся. Надеюсь моя работа вам пригодится. Желаю Вам удачи.
Автор
Дата добавления 26.03.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров626
Номер материала 39357032648
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх