Инфоурок Математика КонспектыКонспект урока «Күп иярченле кушма җөмлә»

Конспект урока «Күп иярченле кушма җөмлә»

Скачать материал

Теләче  муниципаль  районы   Алан урта гомумбелем бирү мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Күп  иярченле  кушма  җөмләләр

 

 

 

 

 

                                                 

                                                   Эшне башкарды: Теләче муниципаль районы

                                                  Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең

                                                  1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты

                                                  укытучысы Гатауллина Дания Гарәфетдин кызы

 

 

 

Тема: Күп  иярченле  кушма  җөмләләр.

Максат: күп иярченле кушма җөмләләрне билгели белергә өйрәнү, схемада күрсәтү күнекмәсе булдыру, якташ язучылар иҗаты белән кызыксыну тәрбияләү.

Дәрес тибы: УМ кую һәм чишү.

Җиһазлау: дәреслек (Татар теле: Татар урта гомуми белем  бирү мәкт.8 нче сыйныфы өчен/ М.З.Зәкиев), тест сораулары, проектор, Д.Гайнетдинова “Таң җиле” китабы.

Дәрес барышы:

1.Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар.  Хәерле көн!

-Көннәр хәерле булсын!

-Көннәребез хәерле булсын дигән теләктә дәресебезне башлап җибәрәбез.

2. Актуальләшерү.

- Алдагы дәресләрдә без сезнең белән кушма җөмлә төрләрен карап үттек. Өйгә эш итеп сезгә тест материаллары бирелгән иде. Әйдәгез хәзер шуларны карап, анализлап китик.

(экранда тест сораулары күрсәтелә, шуларга карап анализ ясала.)

1.Җөмлә төрен билгеләгез. Наил йокысыннан уянганда, кояш шактый күтәрелгән иде инде.

1. Гади җөмлә.

2. Тезмә кушма җөмлә.

3. Иярченле кушма җөмлә.

Көтелгән җавап:  иярчен вакыт җөмләле синтетик иярченле кушма җөмлә. Иярчен җөмлә үзе ияргән кисәктән ераклашкан,  шунлыктан өтер куела.

2. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез. Ул боларны аңлар хәлгә килгәндә, абыйсы хастаханәдә ята иде.

1. иярчен  сәбәп җөмлә

2. иярчен вакыт җөмлә

3. иярчен аергыч җөмлә

4. иярчен тәмамлык җөмлә

Көтелгән җавап:  иярчен вакыт җөмләле синтетик иярченле кушма җөмлә.

Иярчен җөмлә үзе ияргән кисәктән ераклашкан,  шунлыктан өтер куела.

3.  Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез. Иң куанычлысы шул: аңа әнисе Теләче кибетеннән менә дигән өр-яңа ботинкалар алып кайтты.

1. иярчен аергыч җөмлә

2. иярчен рәвеш җөмлә

3. иярчен хәбәр җөмлә

4. иярчен  шарт җөмлә

Көтелгән җавап:  иярчен хәбәр җөмләле аналитик иярченле кушма җөмлә. Мөнәсәбәтле сүз кергән баш җөмлә иярчен җөмләдән алда килгән, шунлыктан өтер куела.

4. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез. Тагын төртсәң, әнигә әйтәм.

1. иярчен  шарт җөмлә

2. иярчен  сәбәп җөмлә

3. иярчен ия җөмлә

4. иярчен кире җөмлә

Көтелгән җавап:  иярчен шарт  җөмләле синтетик иярченле кушма җөмлә.

Иярчен җөмлә үзе ияргән кисәктән ераклашкан,  шунлыктан өтер куела.

5. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез. Әни борчылмасын дип әйткән идем.

1. иярчен  сәбәп  җөмлә

2. иярчен вакыт  җөмлә

3. иярчен тәмамлык җөмлә

4. иярчен максат  җөмлә

Көтелгән җавап:  иярчен максат  җөмләле синтетик иярченле кушма җөмлә.

Иярчен җөмлә ияртүче сүз янында килгән, шунлыктан өтер куелмый.

Үзбәя  (укучылар үзләрендә киткән хаталарны барлап, нәтиҗә ясыйлар)

   Әлеге җөмләләр барысы да якташ язучыбыз Д.Гайнетдинова хикәяләреннән алынган иде. Дания Гайнетдинованың “Каен җиле” китабына җир-су, урман-болыннар –яшәү мохите, шулай ук дуслык-туганлык, әхлак, тугрылык хисләре белән өртелгән лирик һәм фәлсәфи хикәяләре тупланган.

 3. Яңа тема өстендә эш алып бару.  без Дания Гайнетдинова хикәяләреннән алынган җөмләләргә мөрәҗәгать итүебезне дәвам итәрбез. Максатны билгеләп үтик. Сез үзегез өчен  нинди максат куярсыз?

  Көтелгән җавап:  

 1. Язучы иҗаты белән танышырга телим.

 2.  Язучы хикәяләреннән иярчен җөмләләрне табарга  телим.

 3. Иярчен җөмлә төрләрен ачыкларга телим.

- Яхшы, әйдәгез алга таба танышуны дәвам итик. Җөмләләрне укып, иярчен җөмлә төрләрен күрсәтеп үтик әле. 

(Слайдлар күрсәтелә)

1 сл. Язучы һәм аның “Каен җиле” китабы

2 сл. Туган  як чәчәкләре ( шул исемдәге хикәясеннән)

3 сл.  Ак күбәләк патшалыгы мәллә,
         Тоташ актан бүген бөтен җир.
(“Сихри кыш”)

 Ә иртән, ай каядыр китеп яшеренгәндә, кар өсте салкын күк төсен хәтерләтә иде. (“Кышын төннәр яктырак”  хикәясеннән) (кыш турында рәсемнәре)

- Көтелгән җавап:  иярчен вакыт җөмләле синтетик иярченле кушма җөмлә.

4 сл. Көзге урман 

Җәй белән саубуллашу берникадәр моңсу булса да, көзнең үз матурлыгы, үз муллыгы, берни белән чагыштыргысыз алтын-кызыл төсләре бар.

-Көтелгән җавап:  иярчен кире  җөмләле синтетик иярченле кушма җөмлә.

5 сл. Туган як яме

Еллар үткән саен, бу хис аеруча көчәя генә. (“Сагыш” хикәясеннән)

- Көтелгән җавап:  иярчен вакыт җөмләле синтетик иярченле кушма җөмлә.

 

6 сл. Укы, чагыштыр, нәтиҗә яса.

    Әйдәгез, хәзер исә бергәләп  ике баганада бирелгән җөмләләрне укып чагыштырыйк. Әлеге җөмләләр бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?

1)Наил йокысыннан уянганда, 2) кояш шактый күтәрелгән иде инде.

1)Язлар җиткәч, 2) кыр казларының моңсу гына тонык тавышлары ишетелгәч, 3) Бибигайшә әбинең йөзендә елмаю чаткысы күренә.

  Димәк,  нәтиҗә ясап нәрсә әйтә алабыз?

 Көтелгән җавап:  I җөмләдә оештыручы үзәк -2, II җөмләдә- 3. Икедән артык иярчен җөмләсе булган кушма җөмлә күп иярченле кушма җөмлә дип атала.

Бу – без өйрәнәсе тема.

4. Ял итү.

5. Теманы ныгыту.

    3. Баш җөмлә

 
Ә  хәзер, әйдәгез әлеге җөмләгә схема төзеп карыйк.

 


1.Иярчен вакыт җөмлә

 

2. Иярчен вакыт җөмлә

 
           

 

Көтелгән җавап:  иярчен җөмләләр икесе дә вакыт җөмлә, димәк бу- тиңдәш иярүле кушма җөмлә.

3. Баш җөмлә

 
1.) Игеннәр бик уңган булса да, 2) көннәр коры тору сәбәпле,3) быел ялан эше үз вакытында тәмам булды.

 

2. Иярчен сәбәп җөмлә

 

1.Иярчен кире җөмлә

 
           

 

 


Нинди  нәтиҗә ясый алабыз?

Көтелгән җавап:  иярчен җөмләнең берсе кире җөмлә, икенчесе сәбәп җөмлә,димәк бу- тиңдәш түгел иярүле кушма җөмлә.

     6. Күнегүләр эшләү.

147 нче күнегүне укучылар дәфтәрдә эшли.

1 нче җөмләнең схемасы

1. Баш җөмлә

 

 
 


                          

2.Иярчен ия җөмлә

 

3. Иярчен ия җөмлә

 
           

 

2.Иярчен шарт җөмлә

 

3.Баш  җөмлә

 

1.Иярчен кире җөмлә

 
2 нче җөмләнең схемасы

 

 


2. Баш җөмлә

 

 
3 нче җөмләнең схемасы

3. Иярчен хәбәр җөмлә

 
                          

1.Иярчен сәбәп җөмлә

 
           

 

2. Баш җөмлә

 

 
4 нче җөмләнең схемасы

 


2.Иярчен сәбәп җөмлә

 

3. Иярчен сәбәп  җөмлә

 
           

 

Үзбәя. Укучылар  үзләренең эшләренә нәтиҗә ясыйлар.

7. Дәрескә нәтиҗә ясау.

Димәк, нинди нәтиҗә  ясый алабыз?

Көтелгән җавап:  күп иярченле кушма җөмләләр берничә төргә бүленә: тиңдәш иярүле, тиңдәш түгел иярүле, бер-бер артлы иярүле .

8. Өй эше.

1) 148 нче күнегү күчереп язарга, җөмләләрнең схемасын төзергә.

2) Әдәби әсәрдән 3 төргә җөмлә табып язарга.

9. Йомгаклау.

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока «Күп иярченле кушма җөмлә»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Заведующий доп. образованием

Получите профессию

Копирайтер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Күп иярченле кушма җөмләләр. Әлеге тема 8 нче сыйныф та өйрәнелә. Иярченле кушма җөмләләр бүлегеннән соң әлеге тема өйрәнелә башлый. Максатым булып укучылырга күп иярченле кушма җөмләләрне билгели белергә өйрәтү торса, бурыч- текст эченнән җөмләләрне дөрес табу күнекмәсе булдыру, әлеге җөмләләрне схемада күрсәтү күнекмәсе булдыру,җөмлә төрләрен бер-берсеннән аерып күрсәтергә өйрәнү, якташ язучылар иҗаты белән кызыксыну тәрбияләү, бер-береңә җылы караш, өлкәннәргә карата ихтирам хисе үстерү. Дәрес тибы: УМ кую һәм чишү. Җиһазлау: дәреслек (Татар теле: Татар урта гомуми белем бирү мәкт.8 нче сыйныфы өчен/ М.З.Зәкиев), тест сораулары, проектор, Д.Гайнетдинова “Таң җиле” китабы.

Якташ язучыларыбызның иҗатларыннан мисаллар китерү укучыларда аларның әсәрләрен укуга кызыксыну уята.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 609 675 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.03.2014 2071
    • DOCX 29.6 кбайт
    • 35 скачиваний
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гатауллина Дания Гарафутдиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 8 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 5328
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Фитнес-тренер

Фитнес-тренер

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Развитие элементарных математических представлений у детей дошкольного возраста

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 175 человек из 44 регионов

Курс повышения квалификации

Внедрение системы компьютерной математики в процесс обучения математике в старших классах в рамках реализации ФГОС

36/72 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 139 человек из 53 регионов

Курс повышения квалификации

Организация учебно-исследовательской деятельности учащихся как средство развития познавательной активности при обучении математике в условиях реализации ФГОС ООО и ФГОС СОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 25 человек из 16 регионов

Мини-курс

Стрессоустойчивость и успех в учебе: практические методики и стратегии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 21 человек из 15 регионов

Мини-курс

Искусство в контексте современности

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Классики и современники: литературные портреты и психология творчества

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 20 человек из 13 регионов