198647
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 6.900 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.500 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 50%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокНачальные классыКонспектыСценарий «Театр»

Сценарий «Театр»

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

Сценарий: “Уңыш бәйрәме”


Балалар залда ярымтүгәрәк ясап утыралар.

Алып баручы.

- Балалар, без бүген көзге бәйрәмгә җыелдык. Карагыз әле безнең залны, ничек матур бизәлгән. Әйтерсең лә алтын көз үзенең сары, кызгылт яфракларын безнең залга кертеп тутырган. Менә идәндә нинди матур яфраклар ята.


Ни арада җәй үтте,

Матур көз килеп җитте.

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.


Бүген бездә матур бәйрәм

Бүген бездә көзге бал.

Бүген көзге байлык белән

Бизәлгән безнең зал.


Җиргә яфрак коелган,

Сап-сары келәм булган.

Яфракларны без җыярбыз,

Букет ясап куярбыз.


Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.


Җылы якларга кошлар да китә.

Көз агачларны сап-сары итә.

Алар коела җил искән саен.

Җилферди җилдә сап-сары каен.


Җыр: «Яфраклар бәйрәме»


Җирдә сары яфрак –

Көз килүнең билгесе.

Сары яфрак – көз чибәрнең

Төшеп калган көзгесе.


Саргая таллар, усаклар,

Алмагачлар һәм каен.

Көннән-көнгә арта бара

Җир өстендәге алтын.


Көннәр инде салкынайды,

Кышлар бераз якынайды.

Тирә-юнь гел сары төстә

Әллә соң бу алтын аймы?


Көз:

- Исәнмесез, балалар! Мин алтын Көз булам. Сезгә көзге байлык, көзге муллык китердем. Кырларда – игеннәр, бакчаларда яшелчәләр өлгерде. Бар табигать алтын төскә төренде.

Алып баручы.Көз килде

Уңыш булды.

Көзге муллыкны

Балаларга китерде.


Яфраклар белән бию.

- Балалар, көзге муллыкның нәрсә икәнен сез беләсездер инде. Көз – басулардан җыеп алынган иген, бакчалардан җыелган яшелчә, җиләк-җимеш ул. Ә аларның безнең өчен файдасы бик зур.


Бүген безнең бәйрәмебез яшелчәләргә багышланган. Табышмаклар тыңлагыз.

Кат-кат тунлы, карыш буйлы. (Кәбестә)

Җир астында җиз бүкән. (Бәрәңге)

Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр)

Җир астында алтын казык. (Кишер)

Кечкенә сары карт, кигән туны тугыз кат. (Суган)

Җир астында кызыл әтәч. (Чөгендер)

Таяк, таяк башында табак, табак эчендә кибет, кибет эчендә ике мең егет. (Көнбагыш)

Алтын баш, камыш аяк, нечкә бил, – Ни икәнен мин әйтермен, үзең бел! (Бодай)

- Безнең бәйрәмгә яшелчәләр үзләре дә килгән. Әйдәгез, хәзер аларны тыңлыйк.


Кишер.

Көчле, җитез булыйм дисәң,

Кишер ашап кара син.

Кишер – саулык чыганагы,

Кишердә күп каротин.



Суган.

Ә мин – суган. Әрчегәндә

Килсә дә яшь күзегезгә,

Мине ашасагыз әгәр

Суык тимәс үзегезгә


Кәбестә:

Мин булам кәбестә,

Үзем яшькелт төстә.

Ашларга да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин.

Чөнки мине балалар

Көн дә көтеп алалар.


Кабак:

Карагыз әле бер генә

Менә миңа – кабакка,

Турап куйсагыз, мин сыймыйм

Хәтта тугыз табакка.


Кыяр:

Карагыз сез минем кыяфәткә:

Үзем эре, шома, сөйкемле.

Су сипкәнгә шулай үстем мин,

Нәфис, зифа кызлар шикелле.


Алма:

Кем генә яратмый мине:

Ашый сабый бала да,

Зурларын әйтеп тә тормыйм,

Алма дисәң дә ала.


Карлыган:

Беләсезме, иң күп өлеш

С витамины кемдә?

Лимонда, билгеле, бик күп,

Ә аннан кала миндә.

Сәламәтлекнең серләре –

Яшелчә белән дуслык.

Яшелчә, һәркем белгәнчә,

Витаминга бай ризык.


Чөгендер.

Мин – чөгендер.

Мин дә кирәк

кешеләргә ашар өчен.

Борщ пешерер өчен һәм

Винегрет ясар өчен.


Помидор.

Ә мин булам помидор.

Төп яшелчә салатта.

Тәмле генә түгел әле,

Витамин күп томатта.


Яшелчә, җиләк-җимешләр,

Әйдәгез, түргә, дуслар!

Сезсез өстәлнең яме юк,

Сезбезнең якын дуслар.


Түгәрәк уен «Яңгыр».

Күңелле уеннар.


1. «Кашык белән бәрәңге ташу»

2. «Кайнар бәрәңге»

3. «Яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне аер»

4. «Бәйләгән күз белән бәрәңге җый»


Алып баручы.

Башы булмаса да – эшләпәле,

Сыңар аяк – төксез,

Ул да булса – итексез. (Гөмбә)


«Гөмбәләр биюе»


Алып баручы.

Җәйге эссе көннәрдә

Мине сагынып көтәләр.

Мин аз гына күренсәм,

Качып-посып бетәләр. (Яңгыр)

Зонтиклар белән бию.


Исәнме, Көз, исәнме, Көз!

Көттек без килүеңне.

Алтын көз, синнән сорыйбыз

Бүләкләр бирүеңне.


Көз.

Кәрзинемдә алтын сары,

Кызыл матур төсләр бар.

Күчтәнәчкә диеп җыйган,

Бик тә тәмле алмалар.

(Кәрзин белән алмалар тапшыра.)

4


Краткое описание документа:

«Театр» түгәрәгенә йөрүче башлангыч сыйныф укучылар белән «Уңыш бәйрәме» уздырдык. Укучылар көзге муллык булган - төрле яшелчәләр һәм җиләк - җимешләр булып киенеп әти- әниләре каршында чыгыш ясадылар. Укучылар шушы көзге байлыкны булдыру өчен күпме тырышлык, күпме көч түгәргә кирәклелеген аңладылар.Чөнки үзләре җәй буе мәктәп бакчасында бик тырышып эшләделәр. Балалар икмәк үстерү өчен бик күп хезмәт күрсәтергә кирәклелеген төшенделәр. Икмәкне кадерләргә, валчыгын да әрәм итмәскә кирәклелеген аңладылар.«Уңыш бәйрәме» һәркемгә уңай тәэсир калдырды.

Общая информация

Номер материала: 39674032653

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Роль педагога в реализации концепции патриотического воспитания школьников в образовательном процессе в свете ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация образовательного процесса для обучающихся с ограниченными возможностями здоровья»
Курс повышения квалификации «Организация проектно-исследовательской деятельности учащихся в рамках реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Воспитание и социализация учащихся в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Профессиональная компетентность педагогов в условиях внедрения ФГОС»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты инклюзивного образования в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Организация краеведческой деятельности детей в учебно-воспитательном процессе начальной школы»
Курс повышения квалификации «Методика обучения игре детей с особенностями развития в рамках реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Организация и проведение культурно-досуговых мероприятий в соответствии с ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Организация рабочего времени учителя начальных классов с учетом требований ФГОС НОО»
Курс повышения квалификации «Видеотехнологии и мультипликация в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Новые методы и технологии преподавания в начальной школе по ФГОС»
Курс повышения квалификации «Система диагностики предметных и метапредметных результатов в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Формирование и развитие ключевых компетенций школьников в интересах устойчивого развития региона»
Оставьте свой комментарий
Для того чтобы задавать вопросы нужно авторизироватся.
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.