Инфоурок Математика ПрезентацииТатар әдәбиятында Чура батыр образы

Татар әдәбиятында Чура батыр образы

Скачать материал
Скачать материал "Татар әдәбиятында Чура батыр образы"

Получите профессию

Няня

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Руководитель научной организации

Описание презентации по отдельным слайдам:

  • .        Фәнни эшебезнең    максаты: Чура батыр турындагы дастаннарны өйрәнү....

    1 слайд

    .
    Фәнни эшебезнең максаты: Чура батыр турындагы дастаннарны өйрәнү.
    Хезмәтебезнең бурычлары:
    1. “Чура батыр” дастанының әдәби прототибы турында кыскача мәгълумат һәм образларга характеристика бирү.
    2. Дастандагы әдәби мотивларны аерып чыгару.
    3. Чура батырның шәҗәрәсен туплау;
    4. Татар әдәбиятындагы “Чура батыр хикәятен” анализлау.


  • Тарихи дастаннарда безнең тарихыбыз, үткәнебез чагыла. Алар безнең көннәргә...

    2 слайд



    Тарихи дастаннарда безнең тарихыбыз, үткәнебез чагыла. Алар безнең көннәргә кадәр килеп җиткән икән, без аларны киләчәк буынга тапшырырга тиеш. Әдәбият дәресләрендә Чура батырга багышланган дастаннарны укып, аның шәҗәрәсен белергә тиешбез
    Гамәли әһәмияте

  • Хезмәтебез керештән, төп һәм йомгак өлешеннән тора. Кереш өлештә актуаль...

    3 слайд

    Хезмәтебез керештән, төп һәм йомгак өлешеннән тора. Кереш өлештә актуальлек, максат, бурычлар ачыклана. Төп өлештә татар әдәбиятындагы “Чура батыр” дастаны анализлана. Әлеге өлештә дастанның идеясе һәм темасы ачык күрсәтелә, геройларга характеристика бирелә һәм символлар аңлатыла. Чураның шәҗәрәсе дә күрсәтелә. Йомгакта фәнни эшебезнең нәтиҗәләре китерелә. Искәрмәдә Чура батырның шәҗәрәсе күрсәтелә.

  • Чура батыр – Чура Нарыков. Чура батыр 1521-1556 нче елларда Казан ханлы...

    4 слайд

    Чура батыр – Чура Нарыков. Чура батыр 1521-1556 нче елларда Казан ханлыгы җирләрендә яшәп,безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Үзенең кылган гамәлләре белән ул безнең өчен үрнәк. Әлеге образның Казан ханлыгы чорында алып барган сәясәтен тикшерү, дастаннарда тоткан урынын билгеләү актуаль мәсәләләрдән санала. Әлеге дастаннарда безнең тарихыбыз, үткәнебез чагыла. Чура батырга багышланган дастаннар аша без яшь буында патриотик хис тәрбияләргә тиеш. Шуңа күрә аларга Чура батыр турында сөйләргә, шәҗәрәсе белән таныштырырга, төрки әдәбиятындагы дастаннарны өйрәтергә кирәк.

  • Дастан – эпик характердагы әсәр. Дастан гадәттә әкият сюжетларын, риваят...

    5 слайд

    Дастан – эпик характердагы әсәр. Дастан гадәттә әкият сюжетларын, риваять-легендаларны эшкәртеп языла. Формасы белән тезмә яки чәчмә булырга мөмкин. Татар дастаннары өч төркемгә бүленә: тарихи дастаннар, алыплар турындагы хикәятләр, мәхәббәт дастаннары.

  • Дастанның төп герое – Чура батыр. Аның әдәби прототибы – Казан ханлыгы...

    6 слайд

    Дастанның төп герое – Чура батыр. Аның әдәби прототибы – Казан ханлыгының танылган әмире Чура Нарыков. Ул зур сугышларда кулына корал тотып катнашмый, аның эшчәнлеге сәсәт белән генә бәйләп карала. Чура Нарыков Сафагәрәйгә каршы төркем оештырып, сәяси эшчәнлек алып барган гаскәр башлыгы.

  • Чура батыр дастаны тарихи дастаннар рәтенә кертеп карала. Дастанның төп ид...

    7 слайд

    Чура батыр дастаны тарихи дастаннар рәтенә кертеп карала. Дастанның төп идеясе – Казан ханлыгының мөстәкыйльлеген саклап калырга омтылу һәм руслар белән көрәштә Чура батырның күрсәткән батырлыкларын сурәтләү.

  • Тарихи образлар              Шәһәрне саклаганда Чура батыр Шагали (Шаһгали) х...

    8 слайд

    Тарихи образлар
    Шәһәрне саклаганда Чура батыр Шагали (Шаһгали) хан белән тыгыз бәйләнештә торган итеп, хан исә каһарманга һәм башка батырларга төрлечә ярдәм итүче һәм изге эшләр кылучы хан буларак сурәтләнә. Дастанда Шаһгали уңай образ итеп бирелә, тик бу күренеш әсәрнең идеясе белән каршылыкка керә. Биредә Шаһгалинең бернинди начар яклары да әйтелми, ул бары тик Казанны яклаучы итеп тасвирлана. Дастанда Шаһгалинең халык белән дус яшәве дә әйтелә. Без моның шулай булуын, дастанның тубәндәге өлешләреннән

  • Сарыкани – рус яуларына каршы көрәшүчеләр ягында торучы ханым. Казанны сакла...

    9 слайд



    Сарыкани – рус яуларына каршы көрәшүчеләр ягында торучы ханым. Казанны саклаучы батырларга ул төрле бүләкләр бирә. Әлбәттә, Чурага да аның бүләге була. Чура батырга ул “Күк чыбык” дигән кылыч бүләк итә. Батыр әлеге кылыч ярдәмендә рус гаскәрен тар-мар итә.

  •          Дастанда да төп геройга табигый булмаганча туу вакыйгалар...

    10 слайд


     
    Дастанда да төп геройга табигый булмаганча туу вакыйгалары хас. Чура батырның да дөньяга килүе гайре табигый. Беренчедән, ул – ут булып туа. Ут – ул символ. Чураның исеменең бер мәгънәсе ут, “чакма таш”, “ялкын” дигәнне аңлата. Чураның әтисе Нарәңгә дә бите ут кебек кызыл булган өчен, мирза шушы исемне бирә. Нарәң исеме фарсычадан “ут” дигән мәгънәгә ия.
    Дастанның бу өлешендә дини сүзләр кулланылган. “Ике рәкәгать намаз”, “дога”, “Алла”, “корбан чалу”, “тәһарәт” сүзләре моңа ачык мисал. Чураның әтисе дини кеше булган дип әйтә алабыз. Чөнки Чура туар алдыннан ул намаз һәм дога укый. Өстәвенә, Чура үзе дә гади генә батыр түгел. Ул “Алла кешесе”. Икенчедән, Чура тугач, аны юарга су булмый, тик баланың үкчәсе тигән җирдә, Алланың рәхмәте белән, су бәреп чыга. Ходай аңа көтелмәгән җирдән су бирә. Шунысы да кызык: Чураның үлеме дә судан була. Төрки халыклар һәм татарлар Ходайга, ислам диненә ышанып яшәгәннәр. Шуңа бу дастанда да дини тема чагылыш тапкан дип уйлыйбыз.

  • Дастанда түбәндәге мотивлар бар : * Дастан тулысы белән тарихи мотивка корлга...

    11 слайд

    Дастанда түбәндәге мотивлар бар :
    * Дастан тулысы белән тарихи мотивка корлган.
    * Шарт кую мотивы (төн кунганда ике батыр арасындагы сөйләшү һәм киләчәктә кыз кемгә булыр дип шарт кую).
    Тормышта үз урыныңны табарга омтылу.
    Мәхәббәт һәм өйләнү мотивы

  • Тарихи шәхес Чура Нарыков турында тарихчылар һәм галимнәр арасында ике...

    12 слайд

    Тарихи шәхес Чура Нарыков турында тарихчылар һәм галимнәр арасында ике төрле фикер яшәп килә. Бер яктан, ул Казан ханлыгына каршы көрәшкән батыр, бәк исемнәре белән тарих битләренә кереп калган. Икенче яктан, ягъни дастаннарда Чура батыр бөтенләй башка яктан ачылган. Дастаннарда ул милли азатлык өчен җанын-тәнен аямыйча сугышучы, рус халкына каршы кискен көрәш алып баручы каһарман дип бирелә.

  • Гаять киң эрудицияле, бөек талант һәм энциклопедик белем иясе Ризаэтдин бине...

    13 слайд

    Гаять киң эрудицияле, бөек талант һәм энциклопедик белем иясе Ризаэтдин бине Фәхретдин Чура Нарыков турында түбәндәге фикерне әйтә:
    “Мәшһүр түрәләрдән Чура мирза
    Шаһ Галине никадәр мәдех итеп, Казан халкына нәсихәтләр әйтеп йөрсә дә,сүзе тәэсир итмәде, Сафа Гәрәй булмаганда, Казан мәмләкәтенең үз кулларында тормаячагында шөбһәсе калмады. Сафа Гәрәйне яңадан ханлык итәргә чакырдылар. Бу хәлләрдән соң, Чура мирза, Шаһ Гали хозурына кереп,ничек булса да качарга кирәклеген аңлатты”.

  • Тарихчы һәм язучы Һ.Атласи Чура белән Кадыш бәкләрне Сафагәрәй ханны Казаннан...

    14 слайд

    Тарихчы һәм язучы Һ.Атласи Чура белән Кадыш бәкләрне Сафагәрәй ханны Казаннан куу сәясәтендә актив эшләүчеләр исәбенә кертә.

  • М.Худяков “Очерки по истории Казанского ханства” исемле хезмәтендә Һ....

    15 слайд

    М.Худяков “Очерки по истории Казанского ханства” исемле хезмәтендә Һ.Атласи язганнарга каршы фикер әйтә.
    “Сәед Боерган,Кадыш мирза һәм Чура Нарыков үзләренең милли горурлык хисләрен югалткан кешеләр булганнар дигән сүз дөрес түгел.Алар урысларны Мәскәү белән берегүгә котылгысыз бер чара итеп караганнар”.
    (М.Худяков)

  • М.Әхмәтҗанов “Татарстан хәбәрләре” газетасында басылган язмасында Чура...

    16 слайд

    М.Әхмәтҗанов “Татарстан хәбәрләре” газетасында басылган язмасында Чура батыр – Чура Нарыков, ди.
    “Чура батыр – Чура Нарыков – 1552 нче елның 2 нче октябрендә Казан өчен җанын фида кылган батыр улларыбызның берсе”.

    М.Әхмәтҗанов.

  • “Чура Нарыковны  Мәскәүгә иман саткан җан дип санау зур хаксызлык булыр...

    17 слайд

    “Чура Нарыковны Мәскәүгә иман саткан җан дип санау зур хаксызлык булыр иде.Документаль чыганаклар раслаганча, Чура бәк партиясе ханлыкны чит ил баскынчыларына бәйлеккә төшермәү, дәүләт иминлеген, мөстәкыйльлекне мөмкин булганча саклау юнәлешендә торган. Чура Нарыков – гомере буе ханлык мәнфәгате өчен көрәшкән сәләтле шәхес”.
    (Л.Ибраһимова)

  • “Тарихи вакыйгалар ничек кенә барса да  һәм аларда Чура батыр – Чура Нары...

    18 слайд

    “Тарихи вакыйгалар ничек кенә барса да һәм аларда Чура батыр – Чура Нарыков үзен ничек кенә тотса да, без аны биредә Ватанны сатучы һәм хыянәтче дип кенә гаепли алмыйбыз. Казан ханы Сафагәрәйне идеаллаштырып булмаган кебек, Чура батырны да тик каһәрләп кенә булмый”.
    (Ф.Урманче)

  • Чура батыр шәҗәрәсе

    19 слайд

    Чура батыр шәҗәрәсе

  • Карауҗа шәҗәрәсеКара биКара ХуҗаЧура биЧураКадермәтГыйззатуллаРесмәтСәйфуллаГ...

    20 слайд

    Карауҗа шәҗәрәсе
    Кара би
    Кара Хуҗа
    Чура би
    Чура
    Кадермәт
    Гыйззатулла
    Ресмәт
    Сәйфулла
    Габдулла
    Вәлиулла
    Нигъматулла

  • Башкорт-типтәр шәҗәрәсеНәрекЧураУразбахтыУзиКайбишХакбирдеНурмөхәммәтМорадбак...

    21 слайд

    Башкорт-типтәр шәҗәрәсе
    Нәрек
    Чура
    Уразбахты
    Узи
    Кайбиш
    Хакбирде
    Нурмөхәммәт
    Морадбакый
    Габделнасыр
    Габделсаттар
    Шиһабетдин
    Күкәс

  • Чура батырга түбәндәге сыйфатлар хас:КөчлеНамуслыТугрыАкыллыЗирәкГаделҮзсүзле...

    22 слайд

    Чура батырга түбәндәге сыйфатлар хас:
    Көчле
    Намуслы
    Тугры
    Акыллы
    Зирәк
    Гадел
    Үзсүзле
    Тиз кызып
    китүчән
    Хәйләкәр
    Көнче

  • Символлар 1. су
 2. ут.
 3. кылыч

    23 слайд

    Символлар
    1. су
    2. ут.
    3. кылыч

  • Дастанда “Ата белән бала” арасындагы каршылык төп конфликтларның берсе. Бу иҗ...

    24 слайд

    Дастанда “Ата белән бала” арасындагы каршылык төп конфликтларның берсе. Бу иҗтимагый характердагы конфликт. Бер яктан бу каршылыкны без гаиләләр арасындагы аңлашылмаучанлык, буыннар арасындагы фикерләр төрлелеге дип кабул итәбез. Ә икенче яктан бу милләтләр арасында булган ил азатлыгы өчен көрәш. Ягъни, руслар һәм татар милләте арасындагы ызгыш-талашлар, ике милләт эчендә оешкан сәяси төркемнәр керә дип саныйбыз.

  • Чура батыр исеме бүгенге көндә дә онытылмаган. Күп кенә авыллар,       е...

    25 слайд

    Чура батыр исеме бүгенге көндә дә онытылмаган. Күп кенә авыллар,
    елгалар Чура исемен йөртә.
    Чуракай – Башкортстанның Әлшәй районында урнашкан.

  • Югары Чура авылы Удмуртия республикасында урнашкан.    Түбән Чура авылы Кукма...

    26 слайд

    Югары Чура авылы Удмуртия республикасында урнашкан.
    Түбән Чура авылы Кукмара районында урнашкан
    Чура елгасы. Мәскәүдә урнашкан

  • “Чура батыр” дастаннары татар  халык иҗатында һәм әдәбиятында гына түгел, ә...

    27 слайд

    “Чура батыр” дастаннары татар халык иҗатында һәм әдәбиятында гына түгел, ә барлык төрки халыклар тарафыннан яратып укылган дастаннар рәтенә кертеп карала. Аның бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмыйча, безнең көннәргә кадәр килеп җитүе шуны раслый. Чура батыр халыкны азатлыкка өндәгән һәм Туган ил, Туган җиргә карата мәхәббәт хисләрен җырлаган дастани образ булып укучы күңеленә кереп калган.

  • 28 слайд



Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Фәнни эшебезнең максаты: Чура батыр турындагы дастаннарны өйрәнү. Хезмәтебезнең бурычлары: 1. “Чура батыр” дастанының әдәби прототибы турында кыскача мәгълумат һәм образларга характеристика бирү. 2. Дастандагы әдәби мотивларны аерып чыгару. 3. Чура батырның шәҗәрәсен туплау; 4. Татар әдәбиятындагы “Чура батыр хикәятен” анализлау. •Хезмәтебез керештән, төп һәм йомгак өлешеннән тора. Кереш өлештә актуальлек, максат, бурычлар ачыклана. Төп өлештә татар әдәбиятындагы “Чура батыр” дастаны анализлана. Әлеге өлештә дастанның идеясе һәм темасы ачык күрсәтелә, геройларга характеристика бирелә һәм символлар аңлатыла. Чураның шәҗәрәсе дә күрсәтелә. Йомгакта фәнни эшебезнең нәтиҗәләре китерелә. Искәрмәдә Чура батырның шәҗәрәсе күрсәтелә.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 882 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 26.03.2014 2205
    • PPTX 3.2 мбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Валеева Диляра Дильбяровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Валеева Диляра Дильбяровна
    Валеева Диляра Дильбяровна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1850
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Методист-разработчик онлайн-курсов

Методист-разработчик онлайн-курсов

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 130 человек из 45 регионов

Курс повышения квалификации

Методика обучения математике в основной и средней школе в условиях реализации ФГОС ОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 432 человека из 74 регионов
  • Этот курс уже прошли 5 548 человек

Курс повышения квалификации

Реализация межпредметных связей при обучении математике в системе основного и среднего общего образования

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 22 человека из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 94 человека

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках математики у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 75 человек

Мини-курс

Современные вызовы педагогической профессии: развитие профессионализма педагогов в контексте улучшения качества образования

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 14 человек

Мини-курс

Психологические концепции и практики

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 16 регионов

Мини-курс

Цифровая трансформация в бизнесе: аспекты управления и развития

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе