Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Классному руководителю / Конспекты / Яман гадәтләрдән сакланыйк!
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Яман гадәтләрдән сакланыйк!

библиотека
материалов

НАСВАЙ ТУРЫНДА,

Ял көне иде. Коридорның бер чатында күршедә генә яшәүче ир-атларның үзара гәп куертканнарын ишеткәч, мин дә алар янына чыгып бастым. Икесе күрше,  өченчесе алар янына үз итеп кергән дуслары булып чыкты. 

Ир-ат дигәннәре 30–35 яшьләр чамасындагы, эчү-салу белән әллә ни мавыкмаучылар. Кыскасы, һич тә начар, тәртипсез күршеләр түгел. Миңа да «абый», «сез», дип кенә эндәшәләр, берәр нәрсә, бигрәк тә сәясәт турында әңгәмә куерта башласак, бәхәсләшү өчен менә дигән кандидат инде үзләре...

Мин чыкканга күп вакыт үтмәгәндер, күршеләрем, авызга тәмәке кабып, көйрәтеп җибәрде, ә мин тартмагач, алар сыман арканы стенага терәп, чүт кенә читкәрәк китеп чүгәләдем. Теге үз итеп, дуслары янына кергән ир-атның авызында тәмәке күрмәгәч, бу да минем кебек тартмаучы икән, дип уйлаган идем, «кунак» дигәнем: «Сезнеке–үзегезнеке, ә минеке–үземнеке», дия-дия кесәсеннән бәләкәй кенә целлофан пакет тартып чыгарды... Пакет эчендәге яшел массаны күргәч, мин шунда ук «насвай», дип уйлап куйдым. Бу сүзләр олы яшьтәге бер ир-ат сүзләре... 

Насвай нәрсә соң ул? Иң беренче тапкыр бу хакта узган гасырның 70–80 нче елларында ук ишетелә башлый. Урта Азия якларыннан кайтучыларның, имеш, аны тәмәке тузанын укмаштырып ясыйлар да, тел астына салып, папирос-сигарет урынына суыралар, дип сөйләүләре колакка кереп калган. Бүген исә аны авыз итүчеләрнең саны  бигрәк тә яшьләр арасында, көннән-көн арта бара.   Насвай турындагы фикерләр дә бик күп һәм төрле-төрле. Интернет битләрендә дә аның турында ниләр генә язмыйлар. Тик беркем дә аны файдалы киңәшләр исемлегенә кертми. Нигә кертсеннәр, ди, насвайны бит тартмыйлар.

XXI гасыр таләпләренә җавап бирерлек итеп әзерләнгән насвайның составына игътибар итик әле. Төп компонент булып махорка яки тәмәке (аларның тузаны гына булуы да бик мөмкин) тора, «уйлап табучылар» хәзер известь, төрле үсемлек көле, дөя тизәге яисә тавык тизәге кушалар. Нәтиҗәдә, «балдеть» иттерә торган менә дигән кушылма килеп чыга. Менә шундый «тәмле ризык»ны тел астына «яшереп» кәефләнүдән нурсыз, тонык күзләрен һавадагы әллә нинди ноктага юнәлдергән насвайчыларны күргәнегез дә бардыр... Алар үзләре үк әйтеп тора: насвайны суырганнан соң кәефләр бераз күтәрелә-күтәрелүен, әмма күзләрне бик тиз йокы баса, ди.

Шушы дөя тизәгенең кешенең эчке органнарында биниһая авырулар, бигрәк тә ашказаны авырулары китереп чыгаруга төп сәбәпче булуын медицина галимнәре дә бер генә бәян итмәде бит. Хәер, ул сукыр  күзгә дә ачык күренә, бугай. Яхшы нәрсә булса, аны гомуми сәүдә әйләнешенә кертерләр иде.

Насвай турында фикерләр, тәкъдимнәр Интернет тулы. Аның зыяны-зарары, җиңел наркотик булуы турында фикерләр аеруча күп. Шуңа карамастан, кайбер затлар аны тәмәке тартуны ташлау өчен кулай күрсә, үпкәләрен сагыз белән пычратырга теләмәгән спортчылар өчен махсус тәмәке ролен үти, диючеләр дә юк түгел. Ерак китәсе юк. Аны кулланучының менә шушы «дөя яки тавык тизәгеннән» арына алмавын мисал итеп китерү дә бик җиткән. «Шушы зәхмәтне һич ташлый алмыйм, организм шулкадәр күнеккән ки, гел сорап кына тора», дип бик күп тапкырлар сөйләгәне бар. Зиһене начарлануына зарланып, аягүрә йоклап йөрсен инде?! Насвайның бик күп авыруларга, аеруча ашказаны, эчәк, гомумән, кешенең эчке органнарына бәйле куркыныч авыруларга  китерүен дә беләләр, югыйсә. Әмма ихтыяр көчен тавык тизәге үзенә суыра күрәсең.

Насвайның үзбәкчәдән русчага турыдан-туры тәрҗемәсе «Рвем башню» икән. Башня дигәне, кешенең баш капкачыдыр инде ул, минемчә. Татарчага тәрҗемәсе дә бар икән. Интернетта «вай-вай» яки «ой бай», дигән сүзләргә юлыктым. Димәк, насвай суыручы адәми зат – баш капкачын шәхсән үзе «ачып», анда известь, дөя-тавык тизәкләре кебек «тәмләткеч»ләр белән баетылган кушылма тутыра һәм  шуның тәэсирендә вай-вай дип иләсләнеп йөрүченең «двойнигы» булып чыга түгелме соң?

Бүгенге яшьләр начар йогынтыга тиз бирелүчән. Яшерен-батырын түгел, насвай безгә һәм безнең балаларыбызга да таныш.

Краткое описание документа:

Бүгенге заманада халык арасында яман гадәтләр киң таралган.Бу күренешләр замана афәте булып тора.Бу проблема мәктәп укучылары арасында да мөһим урын били.Укучылар арасында алкогольле эчемлекләр:пиво, куллану, тәмәке тарту, насвай куллану гадәтләре көннән-көн күбәя бара.Мин бу чыгышым белән насвайның составын, аның нинди пычрак икәнен, организмга, бигрәк тә яшь организмга күпме зыян салуы турында информаөия бирәсем килә.Балаларыбызга игътибарлырак булсак иде, аның тормышында барган үзгәрешләргә битараф калмаска кирәк иде. дип искәртәсем килә!
Автор
Дата добавления 27.03.2014
Раздел Классному руководителю
Подраздел Конспекты
Просмотров408
Номер материала 40033032758
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх