Найдено 52 материала по теме
Предпросмотр материала:
Тема: “Казан – Татарстанның башкаласы” темасын кабатлау
(2 сыйныф, рус төркеме)
Максатлар:
1. Белем бирү максаты – “Казан – Татарстанның башкаласы” темасын кабатлау, диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен ныгыту, җөмләләрне дөрес әйтергә, аларның мәгънәсенә игътибар итәргә күнектерү.
2. Үстерү максаты – активлык, аралаша белү сәләтен үстерү.
3. Тәрбияви максат – татар телен өйрәнүгә омтылыш, башкалабыз – Казанга хөрмәт хисе тәрбияләү.
Технология – коммуникатив.
Җиһазлау: компьютер, проектор, К.С.Фәтхуллова “Татар теле” дәреслеге, Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова “Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту” (2 сыйныф), Ч.М.Харисова “Методика обучения татарскому произношению”, Казан шәһәре турында фотолар һәм открыткалар.
Дәрес тибы: Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
Дәрес барышы
I. Мотивлаштыру-ориентлашу өлеше
1) Уңай психологик халәт булдыру.
а) Дежур укучы рапорты
б) Укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.
|
− Хәерле иртә, балалар! − Кәефләрегез әйбәтме?“Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк. - Хәлләрегез ничек? - Рәхмәт, яхшы. - Ә, сезнең хәлләрегез ничек? |
- Рәхмәт, әйбәт
в) Укучылар, узган дәреснең уку мәсьәләсен искә төшереп китик әле.
(Көтелгән җавап: -да/-дә, -та/-тә кушымчалары)
2) Өй эшләрен тикшерү.
- 20нче бит, 8нче күнегү
- 21 бит, 9 күнегү
- 5 җөмлә төзергә:
Мәйданда, Татарстанда, циркта, мәктәптә, музейда (Укучыларның сайлап алып эшләгән өй эшләрен тикшерү)
Үзбәя.
3) УМ кую ситуациясе. Слайдлар карау 2-10.
(Анда Казан шәһәре буенча рәсемнәр. Бу нәрсә? Бу кайда? Сораулары белән җавап алу) 10 слайдтагы шигырьне уку.
Үзбәя.
- Дәфтәрләргә число һәм тема языла.
II. УМ адымлап чишү этабы.
1. Дәреслекнең 21 битендәге 1 күнегүне парларда эшләү
1 се татарча әйтә, икенчесе русча.
- Слайдларда тикшерү. Слайд – 11
- Сүзтезмәләр белән җөмләләр төзү.
2. 3 күнегүне төркемнәрдә эшләү.
1 рәсем – 1 төркем
2 рәсем – 2 төркем
3 рәсем – 3 төркем.
3. Физминутка.
4. “Иң яхшы тәрҗемәче” конкурсы.
21 биттәге 4 күнегүне тәрҗемә итәләр.
Үзбәя.
5. Төркемнәрдә эш.
Ситуатив күнегүләр башкару. Слайд - 12- 16
1 төркем
Без Татарстанда яшибез.
Казан – зур шәһәр.
Шәһәр үзәгендә Кремль урнашкан.
Безнең башкалабыз матур.
2 төркем
Татарстанда елгалар күп.
Казан – Татарстанның башкаласы.
Татарстанда зур шәһәрләр күп.
Бөгелмә шәһәре Казаннан ерак.
3 төркем
Казанда театрлар күп.
Казанда матур биналар күп.
Казан – борынгы шәһәр.
Татарстанда дүрт зур елга бар.
4 төркем
Алабуга – борынгы шәһәр.
Казанда музейлар күп.
Казанда Кол Шәриф мәчете бар.
Казаннан Бөгелмәгә самолет оча.
Үзбәя.
6. “Казанны кем яхшырак белә” уенын оештыру.
(Укытучы төрле фотолар һәм открыткалар күрсәтеп, сораулар бирә, ә укучылар чиратлашып җавап бирәләр).
III. Рефлексия, бәяләү этабы.
1. Дәрескә нинди УМ куйган идек? Нәрсәләр эшләдек?
2. Дәрескә гомуми бәя бирү.
3. Өй эше. Слайд – 17
1 төр – 22нче бит, 6нчы күнегү
2 төр – Казан турында 5 сорау төзергә.
3 төр – рәсем ясарга.
1 төркем
Без Татарстанда яшибез.
Казан – зур шәһәр.
Шәһәр үзәгендә Кремль урнашкан.
Безнең башкалабыз матур.
2 төркем
Татарстанда елгалар күп.
Казан – Татарстанның башкаласы.
Татарстанда зур шәһәрләр күп.
Бөгелмә шәһәре Казаннан ерак.
3 төркем
Казанда театрлар күп.
Казанда матур биналар күп.
Казан – борынгы шәһәр.
Татарстанда дүрт зур елга бар.
4 төркем
Алабуга – борынгы шәһәр.
Казанда музейлар күп.
Казанда Кол Шәриф мәчете бар.
Казаннан Бөгелмәгә самолет оча.
В каталоге 6 544 курса по разным направлениям