Использование новых структур при переходе на ФГОС

Найдено 52 материала по теме

Статья «Использование новых структур при переходе на ФГОС»

    DOCX

Предпросмотр материала:

Шакирҗанова Нурфия Нурулловна-

Кукмара муниципаль районы

Кукмара 3 нче номерлы урта

гомуми белем бирү мәктәбенең

милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары,

югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

ФДББСна күчкәндә  укучыларның шәхесен формалаштыруда яңа структураларның әһәмияте.             

Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы ал­дына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамы­рыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды.Россия педагоглары, заман таләпләрен искә алып, беренче мәртәбә буларак, укучы шәхесен формалаштыруда белем бирүне мәгънәле һәм максатлы булырга тиеш дигән фикергә килделәр.  Мәгариф сис­темасындагы  шушы яңалыкларны гамәлгә ашыру­да төп көч вазифасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелде. Яңа стандартның гамәлдәгесеннән аермасы өйрәнү өчен мәҗбүри булган материалллар җыелмасында гына түгел, ә бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Ул белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тота – укучы конкрет дисциплиналар буенча белем алып кына калмый, ә аларны көндәлек тормышта, алга таба укуында файдаланырга да өйрәтә.

Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.

Билгеле булуынча, яңа стандартлар уку предметының реаль тормыш белән бәйле булуын да аерым игътибарга ала. Мәсәлән, уку дәресенең төп максаты минутына ничә сүз уку түгел, ә текстны аңлап уку һәм аңа анализ ясый белү.   Яңа стандартлар буенча баланың алган белеме тупланып кына калырга тиеш түгел. Укучы бала алган белемнәрен тормышта иркен куллана белергә,килеп туган мәсьәләләрнең чишелешен эзли,таба белергә тиеш. 1 сыйныфтан башлап,аңламыйча ятлап кына укып барган баладан, зур сыйныфларга киткәч анализлау, чагыштыру, фикерен әйтү, нәтиҗә ясауны таләп итеп булмый. Шуңа күрә 1 сыйныфтан башлап өйрәтү – яңа стандартларның төп идеясе. 

Яңа стандартларның тагын бер ягын әйтеп үтәргә кирәк: аларда укучыга һәм укытучыга гына түгел, ә бәлки барлык дә­рәҗәдәге мәгариф системасына (феде­раль, төбәк, район мәгариф системасына, мәктәпкә) билгеле бер җитди таләпләр куе­ла. Таләпләрнең өч төркеме билгеләнгән: 1) базис укыту планының төзелешенә һәм эчтәлегенә; 2) аны үзләштерү нәтиҗәлә­ренә; 3) укыту программаларын гамәлгә ашыру шартларына таләпләр.

Төп укыту программаларын үзләш­терү нәтиҗәләренә таләпләр нәрсә ул?   Бу  һәр уку­чының гыйлем туплауда ирешкән казаныш­ларын шәхси бәяләү .

Нәтиҗәләргә таләпләр — ул гомуми бе­лем программаларының барлык төрләре­нең состав өлеше. Алар шәхси, эшчәнлек­нең гомумиләштерелгән ысуллары (метапредмет) һәм фәнне өйрәнү нәтиҗәләрен үз эченә ала.

Танып – белү ихтыяҗы шәхес үсеше нәтиҗәсенә, шулай ук укучыларның бер – берсенә, уку – укыту процессында катнашучыларга, ук – укыту процессының үзенә һәм аның нәтиҗәләренә укучыларның кыйммәти мөнәсәбәтләр системасы ул.

Метапредмет нәтиҗәләренә стандарт­ларда универсал уку эшчәнлеге дип бил­геләнгән гомумиләштерелгән эшчәнлек ысуллары кертелә. Алар, уку-укыту кысала­рында гына куллану белән бергә, кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә танып-белү яки гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә фай­даланылырга мөмкин.

Тормыш таләбе бездән  иртәге  көн кешесенең үзенә юл сала алучы,мөстәкыйль карар кабул итүче һәм  аны үти алучы итеп тәрбияләүне сорый. Шуңа күрә метапредмет эшчәнлек күнекмәләре формалаштыру үз эшчәнлегеңдә кыенлыкны табу, аның сәбәпләрен ачыклау, үз алдыңа максат кую, үз эшеңне планлаштыру, проектлау, алым һәм ысулларын сайлау, үзконтроль ясау һәм үзбәя кую  ФДБС шартларында пририоритетлар булып тора.  Бу таләпләр яңа стандартларның нигезен тәшкил итә.

Яңа стандартта исә шушы максатны гамәлгә ашыру өчен алга таба сизелерлек адым ясалган: анда укыту күнекмәләре   ике зур блокка — универсал блокка һәм фән блогына бүлен­гән. Универсал блок үзе дүрт төрле эшчәнлекне —шәхси, регулятив, танып-белү һәм коммуникатив эшчәнлекне  берләштергән.

Шәхси эшчәнлек :

-үз-үзен үстерергә,шәхес буларак тормышта үз урынын билгеләргә әзер;

-укуга мотивация  булган;

-кешеләр һәм җәмгыять белән формалашкан;

-социаль компетенцияләр формалашкан;

-максатлар куеп, тормыш планнары төзи;

Регулятив эшчәнлек танып-белү про­цессы белән идарә итәргә булыша.

-гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү күнек­мәсен

- билгеле бер эшчәнлекне оештыру­ны планлаштыру

-тикшерү

- үзгәрешләр кер­түне

 -үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала.

Танып-белү эшчәнлеге:

-тиешле мәгъ­лүматны эзләү

- анализлауны

- хәл итү ысулларын

-алымнарын модельләште­рүне

- куллануны тәэмин итә

Коммуникатив эшчәнлек хезмәттәш­лекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән.

-Укучы үз иптәшен  тыңлый һәм аң­лый белергә

- мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра

- үзенең эш-хәрәкәтен, иптәшенең  эш-хәрәкәте белән чагыш­тыра белергә тиеш

Бала үз – үзен танып белсен өчен укытучы төрле юнәлештә эш алып бара.

Шулай ук, укучының үз – үзен танып – белүендә үзенә билге  куя белүе дә мөһим роль уйный. Ә инде баланың  үз- үзен бәяли белмәве башта уку процессында,ә аннан соң тормышта пассив һәм  көчсез булуына китерә. Яңа стандартлар нигезендә балаларның белем дәрәҗәләрен бәяләү һәм аның шәхесен үстерү югары дәрәҗәдә булырга тиеш.

Уку фәннәре программалары билгеле бер казанышларны күзалдында тотарга тиеш. Ирешелергә тиешле нәтиҗәләргә куелган таләпләр уку материалының составын һәм күләмен билгели. Уку елында алган белемне бәяләүгә түбәндәгеләр керә:

n    Билгеле бер уку фәне өлкәсендә функциональ грамоталылык  параметрлары: фән буенча тупланган һәм универсал ысуллар нигезендә тупланган уку бурычларын хәл итүгә сәләтлелек; теге яки бу фән эчтәлеге буенча белемнәр;

n    Алга таба белем алу өчен кирәкле төшенчәләрне бирү;

n    Төрле рәвештә – текст, рәсем, таблица һәм  диаграмма рәвешендә бирелгән мәгълүматны тәкъдим итә,үзгәртә һәм чагыштыра белү;

n    Өйрәнелә торган объект һәм күренешләрнең уку моделъләрен эшли белү сәләте;

n    Алган белемнәрне төрле тормыш ситуацияләрендә куллана белү.

Яңа стандартлар укытучыдан мәгълүмати коммуникатив технологияләр  куллануны  таләп итә. Белем бирүдә проектлар методын файдалану балага шәхси  якын килеп укытуда нәтиҗәле технологияләрдән санала. Проект төзү эшчәнлеге мөстәкыйль фикерләүне үстерү,мәгълүмат таба белү, фаразлау, стандарт булмаган карарлар кабул итү осталыгына ия булуны күздә тота. 

  Укучыларның үзара ярдәмләшүен активлаштыруга юнәлтелгән  эш формасы буларак эшчәнлекне төркемнәрдә оештыру уңай нәтиҗәләр бирә. Укучылар бер – берсе белән аралашып, бер – берсенең фикерен тыңлап, үз – үзләрендә мөстәкыйльлек сыйфатлары булдыралар, шулай итеп, алар үзүсешкә ирешә.

Проблемалы укыту технологиясе куллану нәтиҗәсендә балаларның фикерләү сәләте камилләштерелә. Моңа ирешү өчен ниниди яңа структуралардан файдалану әһәмиятле роль башкара. Нәкъ менә төркемнәрдә эшләү, баланы уйларга өйрәтү, ФИНК-РАЙД-РАУНД-РОБИН, ТАЙМД ПЭА ШЭА структуралары аша алып барыла.Тиешле мәгълүматны эзләү, тулыландыру бер гомуми картина булдыру өчен, СТЁ ЗЕ КЛАСС,  ТИК-ТЭК-ТОУ структуралары эффиктивлыгы белән аерылып тора. Без традицион дәресләрдән читләшеп, баларларны тормышка өйрәтердәй, күнекмәләр булдырырдай  дәресләр уздырырга тиеш. Заман белән бергә атлау безнең төп бурыч.

 

 

 

Краткое описание материала

Яңа структуралардан файдалану әһәмиятле роль башкара. Нәкъ менә төркемнәрдә эшләү, баланы уйларга өйрәтү, ФИНК-РАЙД-РАУНД-РОБИН, ТАЙМД ПЭА ШЭА структуралары аша алып барыла.Тиешле мәгълүматны эзләү, тулыландыру бер гомуми картина булдыру өчен, СТЁ ЗЕ КЛАСС, ТИК-ТЭК-ТОУ структуралары эффиктивлыгы белән аерылып тора. Без традицион дәресләрдән читләшеп, баларларны тормышка өйрәтердәй, күнекмәләр булдырырдай дәресләр уздырырга тиеш. Заман белән бергә атлау- безнең төп бурыч.Тормыш таләбе бездән иртәге көн кешесенең үзенә юл сала алуын, мөстәкыйль карар кабул итә белүен сорый.

Статья «Использование новых структур при переходе на ФГОС»

Файл будет скачан в формате:

    DOCX

Автор материала

Шакирзянова Нурфия Нурулловна

учитель

  • На сайте: 10 лет и 4 месяца
  • Всего просмотров: 621
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 1
  • 621
    просмотров
  • 1
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Шакирзянова Нурфия Нурулловна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт.

Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: