Инфоурок Математика КонспектыКонспект урока: «Синоним һәм антоним сыйфатлар»

Конспект урока: «Синоним һәм антоним сыйфатлар»

Скачать материал

Тема: синоним һәм антоним сыйфатлар.

Максат: текст эченнән синоним һәм антоним сыйфатларны табу, сыйфатларны дөрес кулланып җөмләләр төзү, сыйфатка өлешчә морфологик анализ ясау күнекмәсе булдыру,  якташ язучылар әсәрләрен укуга кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, тест сораулары, карточка,  проектор, ноутбук.

Дәрес барышы:

1.Оештыру өлеше.

- Исәнмесез, укучылар, хәерле көн.

- Көннәр хәерле булсын!

- Көннәребез хәерле, елларыбыз имин булсын дигән теләк белән дәресебезне башлап җибәрәбез.

2. Актуальләштерү. Алдагы дәресләрдә без сезнең белән сыйфат сүз төркеме турында белемнәребезне киңәйтә башлаган идек. Әйдәгез, нәрсәләр беләбез икән, искә төшереп китик әле. (Тест сораулары белән эш. Дөреслеге СС буенча тикшерелә Тэйк-оф-тач-даун---бас-утыр)

1.Сыйфат нәрсә белдерә?

1. предметны

2. предметның эш,хәлен, хәрәкәтен

3. предметның билгесен

2. Сыйфатка хас үзенчәлекләр:

1. сан, тартым, килеш белән төрләнә

2. зат-сан, юнәлеш, заман белән төрләнә

3. дәрәҗә, асыл һәм нисби сыйфат була

3. Кайсы җөмләдә сыйфат хәбәр булып килгән?

1. Юмарт кыш җир өстенә карын да бирер әле.

2. Офык иңләтеп чабып үтүче атлардан да матуррак сурәт булуы мөмкинме соң?!

3.Бүген көн бигрәк салкын.

4. Кайсы җөмләдә  артыклык  дәрәҗәсендәге сыйфат бар?

1.Шуннан да олырак бәхетнең булуы мөмкинме соң?

2. Күбәләктәй ап-ак карлар, һавада бөтерелеп, иңнәреңә куна да сине биергә дәшә.

3. Мамыктай ак кар өстеннән, күзләрне камаштырып, кояш нурлары сибелә.

-Тест сорауларына биргән җавапларыбызны дәлилләп китик әле.  (һәр группадан 1 укучы дәлилләп күрсәтә)

3. Яңа теманы аңлату.  Ә хәзер әйдәгез, алга таба күз салыйк әле. “Укы, чагыштыр, нәтиҗә яса”

1. Бераз үсә төшкәч, әнием миңа Теләче базарыннан матур бизәкләр төшерелгән кечкенә генә көянтә алып кайтты. Нәни калай чиләкләргә бау тагып бирделәр дә мин чишмәгә йөгердем.

2. Бик бәхетле бала икәнсең. Төне буе үзенең үткәнен, минем бәхетсез бала булып тууымны сөйләп чыкты.

-Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең мәгънәләрен ачыклап китик әле. Сез ничек уйлыйсыз, әлеге сүзләрне икенче төрле нәрсә дип атыйбыз?  Синоним- бер үк мәгънәне аңлата торган сүзләр.

Антонимнар- капма-каршы мәгънә аңлата торган сүзләр.

-Әгәр игътибар иткән булсагыз, әлеге җөмләләр арасында безгә бик якын сүз бар иде. Әйе, ул- Теләче сүзе. Сезгә бирелгән тест мисалларында, яңа гына карап киткән җөмләләр  дә  алар безнең якташ шәхес- күпкырлы талант иясе Дания Гайнетдинова әсәрләреннән алынган җөмләләр. 

Димәк, бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшү алып барабыз. Дәрес темасы: синоним һәм антоним сыйфатлар. Алга куйган максатыбыз: текст эченнән синоним һәм антоним сыйфатларны табу, сыйфатларны дөрес  кулланып җөмләләр төзү, якташ язучылар әсәрләрен укуга кызыксыну тәрбияләү.

4. Теманы ныгыту. Алдагы слайдка күз салыйк әле.  Төркемнәрдә эш алып барабыз. Һәркем антоним кергән җөмләләр яки сүзтезмәләр уйлый. Һәр төркемнән 1 укучы мисал китерә.

-кышкы һәм җәйге табигать

- язгы һәм көзге табигать

-синонимнар табу буенча эшләү

- якташыбыз Дания Гайнетдинова турында белешмә материал бирү

5. физминутка ФОЛОУ-ЗЕ-ЛИДЕР

6. Дәреслек материалы белән эшләү. Дәфтәрдә күнегү башкару.

Күнегү 220 – телдән (синонимнарның кулланылышын аңлату)

Финк-райт-раунд-робин укучылар төркемнәрдә эшли, һәр төркем үзенә бирелгән сыйфатлар белән сүзтезмәләр төзи,  укыйлар.

1.матур,  сылу,гүзәл, зифа- кыз, каен, көн, буй, рәсем

2. олы, өлкән, зур, биек-буын, агач, кеше, йорт

3. юка, нәзек, нечкә- дәфтәр, бил, сабак

-Ә хәзер шул исемнәрнең берсен генә алып, бөтен сыйфатлар белән кулланып карагыз. Нәтиҗә ясыйбыз: синонимнарны җөмлә мәгънәсенә туры килгәнен генә сайларга кирәк.

 

Күнегү 221- язма (сыйфатларның антоним парларын табып язу)

7. Өй эше бирү. Мәкальләрне уку, антоним сыйфатларны барлау.

       Дөрес сүз таш яра, ялган сүз баш яра.

      Куркак  ашта батыр, кыю эштә батыр.

      Яхшы сүз сөендерер, яман сүз көйдерер.

      Каты сүзгә тал сына, йомшак сүзгә таш эри.

         Яхшы тел- яз кебек, яман тел- көз кебек.

Өйдә  антоним кергән 2 мәкаль язарга.

8. Йомгаклау. Укучыларның дәрестә катнашуын бәяләү. Дәрескә йомгак ясау (Бүгенге дәрестә нәрсә өйрәндек, нәрсәгә ирештек?)

 

 Мәкальләр уку, мәгънәләрен ачыклау. Артык мәкальне табу, 3 мәкальне күчереп язу, өйдә  сыйфатка морфологик анализ ясарга.

      Җылы сүз җан азыгы.

      Изге сүз сөйләсәң, изге ишетерсең.

      Сорамаган сүзгә җавап бирмиләр.

      Оста кешенең кулы бии.

Морфологик анализ тәртибен искә төшерү.

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Конспект урока: «Синоним һәм антоним сыйфатлар»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Инженер лифтового оборудования

Получите профессию

Менеджер по туризму

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Соңгы елларда сингапур структурасы буенча дәресләр бирү киң таралыш тапты. Әлеге структура элементларын башлангыч һәм урта сыйныф укучылары өчен куллану аеруча кыызыклы дип саныйм. Мин үзем шәхсән әлеге структураның тэйк-оф-тач-даун.фолоу - зе- лидер, финк-райт-раунд-робин, куйз-куйз-трэйд элементларын дәрестә кулланам.Бу алым укучыларда кызыксыну уятты дисәм ялгышмам. Түбән класслар, мәсәлән, 6нчы сыйныф укучылары бу элементларны теләп башкаралар, дәрес тә оешканлык белән үтә. Укучылар үзләренә бәя дә куеп карыйлар, кемнең хатасы китүен дә табып алып төзәтү чарасын табалар.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 610 310 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 27.03.2014 3571
    • DOCX 21.8 кбайт
    • 47 скачиваний
    • Рейтинг: 5 из 5
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Гатауллина Дания Гарафутдиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 8 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 5329
    • Всего материалов: 4

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Менеджер по туризму

Менеджер по туризму

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Развитие предметных навыков при подготовке младших школьников к олимпиадам по математике

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 41 человек из 15 регионов

Курс профессиональной переподготовки

Математика и информатика: теория и методика преподавания в профессиональном образовании

Преподаватель математики и информатики

500/1000 ч.

от 8900 руб. от 4450 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 21 региона

Курс повышения квалификации

Аспекты преподавания самостоятельного учебного курса «Вероятность и статистика» в условиях реализации ФГОС ООО

36 ч. — 180 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 275 человек из 65 регионов

Мини-курс

Искусство понимания: техники успешной жизни, отношений и бизнеса

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Аномальное психологическое развитие и психологическая травма

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 12 регионов

Мини-курс

Практические навыки трекинга и менторства

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе