Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Свидетельство о публикации

Автоматическая выдача свидетельства о публикации в официальном СМИ сразу после добавления материала на сайт - Бесплатно

Добавить свой материал

За каждый опубликованный материал Вы получите бесплатное свидетельство о публикации от проекта «Инфоурок»

(Свидетельство о регистрации СМИ: Эл №ФС77-60625 от 20.01.2015)

Инфоурок / Начальные классы / Другие методич. материалы / Исследовательская работа по татарскому языку «Развитие речи на уроках татарского языка и литературного чтения в процессе реализации ФГОС»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 28 июня.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Исследовательская работа по татарскому языку «Развитие речи на уроках татарского языка и литературного чтения в процессе реализации ФГОС»

библиотека
материалов

Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының “3 нче гимназиясе”

III муниципаль педагогик укулар.








Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә

ФГОС-ны тормышка ашыру процессында

башлангыч сыйныф укучыларының

сөйләм телен үстерү.







Эшне үтәде: татар теле һәм әдәбият

укытучысы Вәгыйзова Ләйлә

Рафыйкъ кызы







2014 ел

Эчтәлек:

1.Кереш ..................................................................................................................3-4 битләр

2.Беренче бүлек.Сөйләм телен формалаштыруда коммуникатив компетенциясенең роле.

2.1.“Коммуникатив компетенция” төшенчәсен ачыклау; ........................................5бит

2.2. Коммуникатив компетенциягә туры килгән эш алымнарын ачыклау;..........6-7 битләр

3. Икенче бүлек. Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә коммуникатив

компетенцияне формалаштыру.

3.1.Дәрес үрнәгендә коммуникатив компетенция үтәлешенең чагылышы........8-10бит

Йомгаклау .............................................................................................. ................ 11-12.бит

Кулланган әдәбият.........................................................................................................13бит

Приложение.
























Кереш

Күп белүгә караганда да, аз белдереп,

эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен

табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган

хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.

Галимҗан Ибраһимов

Минем фикеремчә, бүгенге көндә дә заманча технологияләрнең асылын Г.Ибраһимовның шушы фикере тулысынча тәшкил итә. Чөнки заманча технологияләр кулланып эшләү-ул укучыда өйрәнә торган фәнгә кызыксыну уяту, аның танып белү активлыгын үстерү һәм укучының иҗади мөмкинлекләрен камилләштереп, белемнәрен тирәнәйтү.

Мин Чистай шәһәре 3 нче гимназиядә башлангыч сыйныфларында татар теле укытучысы булып эшлим. Максатым – нәни укучыларны туган телебезнең матурлыгы, бай әдәби мирасыбыз, мәдәниятыбыз белән таныштыру, аларны татарча матур итеп сөйләшергә, үз фикерләрен әйтергә, сәнгатьле итеп әдәби әсәрләрне укырга, андагы геройларның характерын, язучы әйтергә теләгән фикерне табарга өйрәтү, үз милләтләренә карата горурлык хисләре тәрбияләү.

Россия педагоглары, заман таләпләрен искә алып, беренче мәртәбә буларак, укучы шәхесе үсеше – белем бирүнең мәгънәсе һәм максаты дигән фикергә килделәр. Мәгариф системасындагы яңалыкларны тормышка ашыру өчен икенче буын дәүләт стандартлары (ФГОС) төзелде.

Яңа стандартларның төп максаты – шәхес тәрбияләү, бәләкәйдән үк баланы шәхес итеп күрү, аның сәләтен күрә белү, аны үстерүгә ярдәм итү, иҗади баскычка күтәрү.

Хәзер башлангыч сыйныф укытучысы укучыны укырга, язарга, санарга гына өйрәтеп калырга түгел, ә универсаль уку күнекмәләре формалаштырырга, проект эшчәнлегенең эксперты, җитәкчесе булырга да тиеш. ФГОС кертү традицион программаларда кертелгән артык информациядән котылырга, репродуктив укыту алымыннан эзләнүле укыту алымына күчәргә, укучының үзбәясен күтәрергә ярдәм итәчәк. Яңа стандартларга күчү укучылар өчен генә түгел, ә укытучылар өчен дә проблема булачак, чөнки укытучыга тулысынча эш алымын үзгәртергә, психологик яктан яраклашырга кирәк булачак.

Яңа стандартлар башлангыч сыйныфлар өчен 2011 нче елда керде, урта сыйныфларда укучыларны — 2015 нче елда, өлкән сыйныфларны 2020 нче елда күчерү көтелә.

Актуальлек. Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Чөнки тел ярдәмендә кешенең һәм иҗтимагый төркемнәрнең уй-фикерләре формалаша. Тел шулай ук шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен яклаучы да, саклаучы да. Бер генә милләт тә үз мәдәнияте кысаларында гына бикләнеп кала алмый. Нәкъ менә шул башка милләт мәдәнияте белән “бәрелеш, каршылык” рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларга яхшы таныш та инде. Бу мәсьәләне нинди юллар белән хәл итеп була соң? Күбебезне шушы сорау борчыганга күрә, мин фәнни-тикшеренү эшемнең темасын “Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә ФГОС-ны тормышка ашыру процессында башлангыч сыйныф укучыларының сөйләм телен үстерү”дип алдым.

Өйрәнү объекты: татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә коммуникатив компетенцияне формалаштыру.

Өйрәнү предметы: укытуның коммуникатив универсаль гамәлләрен формалаштыруда эш алымнары.

Эшемнең өйрәнү өлкәсе: татар теле һәм әдәби уку дәресләре.Бу максатка ирешүдә түбәндәге бурычлар куелды:

1.Татар теле предметында ФГОС-ны тормышка ашыру процессының төп идеяләре белән таныштыру.

2.Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләрен булдыру алымнарын ачыклау.

3. Дәрес үрнәгендә коммуникатив компетенция үтәлешенең чагылышын күрсәтү.

Гипотеза: Дәресләрдә коммуникатив компетенцияне үстереп кенә татар сөйләмен үстереп була. Һәм бары тик шул телдә җанлы аралашу гына милләт мәдәниятенә карата кызыксыну уятыр

.Нәтиҗә: Сөйләм телен формалаштыруда коммуникатив компетенциягә нигезләнгән эш алымнары (аралаша белү сәләтен үстерү,парларда һәм күмәк эшли белү күнекмәләрен формалаштыру, әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү күнекмәләрен формалаштыру) төп рольне үти. Укучылар беренчедән, икенче бер телдә аралашырга өйрәнсәләр, икенчедән, шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен үзләштерәләр. Ягъни, сөйләм теле үсә.

Беренче бүлек. Сөйләм телен формалаштыруда коммуникатив компетенциясенең роле.

2.1.“Коммуникатив компетенция” төшенчәсен ачыклау.

Бүгенге мәктәп заман белән бергә атларга тиеш. Димәк, заман укытучысы үз эшендә төрле информацион технологияләр кулланучы, югары белемгә ия профессиональ педагог. Безнең төп максатуйлый белергә сәләтле, һәр эшкә җаваплы караучы, куйган максатына ирешүче, алган белемен тиешле дәрәҗәдә куллана белүче шәхес тәрбияләү.

Стандарт укыту процессында милли һәм региональ компонентларны киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Ник дисәгез, укыту стандартларының берничә пунктында милли, региональ һәм этник үзенчәлекләрне өйрәнү турында сүз бара.

Стандартта укыту-тәрбия процессының нигезе – компетентлыкны, махсус белем һәм күнекмәләр камиллеген тәэмин итүгә юнәлтелгән 4 төрле универсаль гамәлләр(УУД) күрсәтелгән. Алар:

шәхси сыйфатлар;

регулятив гамәлләр (уку мәсьәләсен кую, чишү юлларын билгеләү, эффектив булганын сайлап алу, чишү, үз эшенә контроль ясый һәм бәя бирү күнекмәсе);

танып-белү гамәлләре (нәрсә эшләүгә карамастан ысул аерып алу, төрле белем чыганакларыннан файдалана белү һәм эчтәлекне модельләштерү күнекмәсе);

коммуникатив гамәлләр (укучының тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле җиткерә белү күнекмәләре).

Рус телле балаларга татар телен өйрәнү чит телне өйрәнү кебек үк. Ә чит телгә өйрәтү тарихы 100 еллар белән исәпләнә. Шул исәптән укыту методикасы да күп тапкырлар алышынды: басым әле укуга, әле тәрҗемә итүгә, әле аудированиегә, әле бөтенесен бергә кушуга ясалды. Бөтен методлар арасында үзенең гадилеге һәм эффектив булуы белән игътибарны җәлеп итеп торганы “гувернантка методы”, ягъни шул телдә шәхсән аралашу методы. Фәнни телдә әйтсәк, коммуникатив укыту технологиясе.

Коммуникатив укыту технологиясенең нигезен аралашу тәшкил итә. Аралашу- чит телгә өйрәтүче бөтен интенсив курсларның асылында ята. Интенсив технологияне болгар галиме Г.Лозанов эшли. Шуның нигезендә күп кенә гамәли вариантлар барлыкка килә.

Ә коммуникатив укытуның теориясен һәм практикасын Г.А.Китайгородская эшли. Бу технология:шәхескә юнәлеше ягыннан: мәгълүмати;эчтәлек характеры һәм төзелеше буенча: өйрәтүче, гомумбелем бирүче, гуманлы;идарә итү тибы буенча: заманча традицион укыту;

оештыру формалары: бөтен төр форма булырга мөмкин; балага якын килү: хезмәттәшлек;

өстенлекле метод: диалогик+уен.

2.2.Коммуникатив компетенциягә туры килгән эш алымнарын ачыклау.

Коммуникатив компетенциягә туры килгән эш алымнарын ачыклау :

-әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү күнекмәләрен формалаштыру;

  • әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү күнекмәләрен формалаштыру;

  • аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре)күнекмәләрен формалаштыру

  • парларда һәм күмәк эшли белү күнекмәләрен формалаштыру;

  • мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару күнекмәләрен формалаштыру;

  • әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Үземнең укыту эшчәнлегемдә укучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән төрле педагогик технологияләр элементларын кулланып эшлим:шәхесне үстерүгә юнәлтелгән, проблемалы укыту, уен һәм коммуникатив технология шундый технологияләрдән.

Барлык технологияләрнең нигезен коммуникатив технология тәшкил итә, чөнки кайсы гына технологияне куллансак та, аралашу мохите булдырмыйча, без аларны гамәлгә ашыра алмыйбыз.

Татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында, уеннардан файдалану укучыны белем алуга, укуга кызыксынуын уята. Мәсәлән, мин рольле уеннарга өстенлек бирәм. Тәкъдим ителгән ситуацияне күзаллап, укучылар рольле уеннарда да теләп катнашалар. Аларны парларда һәм төркемнәрдә үткәрергә мөмкин. Рольле уен катнашучылар һәм тыңлаучылар өчен дә бер үк дәрәҗәдә файдалы. Балаларда сөйләшүдә катнашу, нидер сорау яки әңгәмәдәшенә җавап бирү ихтыяҗы туа. Уенны оештырганда берничә шарт истә тотып эшләнә: укучыларның сөйләм эшчәнлеге төрле дәрәҗәдә булуын истә тотып, рольләрне дөрес бүлеп бирү; укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрне генә файдалану; телдән актив аралашу мохите булдыру. Шулай ук дәрес-шоу, “Тамчы шоу”, “Брейн -ринг?” дәрес – уен формаларының укыту, белем бирү процессында әһәмияте зур.

Белем бирү эшчәнлегемдә проблемалы укыту технологиясен яратып кулланам. Укучылар белән берлектә проблемалы ситуациянең хәл итү юлларын эзләү процессы, укучыларның иҗади эшчәнлеген арттыра. Проблема тудыруның түбәндәге алымнарын кулланам:

-текст яки диалог төзегәндә, ситуацияне конкретлаштыру;

-дөресләү, нигезләү максатыннан чыгып, сораулар кую;

-проблемалы максат, бурычлар кую, тел күренешләрен чагыштыру, проблемалы биремнәр билгеләү.

Рус телле балаларның татар телен үзләштергәндә, беренче планга сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен дә бер-бер артлы формалаштыру һәм үстерү чыга. Димәк, рус телле балаларны, беренчедән, татар телен аңларга өйрәтергә, икенчедән, үзләренең фикерләрен татар теле чаралары белән белән әйтеп бирә белергә, өченчедән, башкаларның фикерләрен аңлап, язма һәм сөйләм формасында күрсәтә белергә тиешләр. Әйтеп киткән бурычларны укытуда коммуникатив принциплар кулланып кына максатка ирешеп була. Коммуникатив принцип телдән (тыңлап аңлау,сөйләү), язма (уку,язу), сөйләү формаларын бер-берсе белән тыгыз бәйли.

Шәхесне үстерүгә юнәлтелгән технология түбәндәгеләрне күздә тота:

- укучының субъектив тәҗрибәсенә таяну;

- биремнәрне үтәгәндә укучыларның теләкләрен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алу;

- һәр укучының җавабын игътибар белән тыңлау;

-укытучы үз фикерен такмыйча, укучыларның тәкъдим иткән фикерләрен анализлау;

-мөстәкыйльлек, активлык өчен шартлар тудыру.

Димәк, шәхесне үстерүгә юнәлтелгән технология дифференциаль якын килү алымы белән дә тыгыз бәйләнештә тора.

Икетеллелек шартларында шулай ук информацион компьютер технологияләрен куллану татар телен, аның культурасын, татар халкының тарихын өйрәнүдә зур мөмкинлекләр ача,читтән торып экскурсияләрдә булу шартлары тудыра. Бу технологияне куллану укучыларда фән белән чынлап торып кызыксыну уята. Һәрбер темага диярлек унар слайдтан торган презинтацияләр әзерләдем. Татар телен авыр үзләштерүче укучыларның да мондый дәресләрдә активлашуы күзгә күренеп арта.











Икенче бүлек. Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә коммуникатив

компетенцияне формалаштыру.

3.1.Дәрес үрнәгендә коммуникатив компетенция үтәлешенең чагылышы.

Заманча дәрес нинди булырга тиеш?

Ул бүгенге вакыт өчен актуаль булырга тиеш. Заманча дәреснең нәтиҗәле, гамәли; бала, ата-ана, җәмгыять, дәүләт кызыксынуы белән турыдан-туры бәйләнештә булуы шарт. Мондый дәрестә беренче урында – кабул ителгән дәрес структурасына (өй эшен тикшерү, яңа теманы аңлату, ныгыту, кабатлау, билгеләр кую, өй эше бирү, дәрескә йомгак ясау) формаль иярү түгел, ә балаларның мөстәкыйль эшчәнлеген оештыру. Бу очракта укытучы оештыручы, координатор, консультант ролендә.

Тәҗрибәмнән бер дәрес үрнәгендә ФГОС үтәлешенең чагылышын күрсәтеп китик. Бу - 2Г сыйныфында узган дәрес. ( Приложение)

Дәреснең темасы: Исемнәрнең төшем килеше.

Дәреснең максаты:

1.Укучыларга төшем килеше турында гомуми белем бирү. –Ны, -не кушымчаларының сүзләргә кушылу кагыйдәсен үзләштерү. Кемне? Нәрсәне? сораулары белән таныштыру. Исем турында белемнәрне ныгыту. Авазларның дөрес әйтелеше өстендә эшне дәвам итү.

2. Телдән һәм язма сөйләмдә төшем килешендәге исемнәрне табу күнекмәсен үстерүче шартар тудыру.

3. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен,үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлеген үстерүгә шартлар тудыру. Анализ ясау һәм чагыштыру осталыгын үстерүне дәвам итү, иң әһәмиятлесен аерырга өйрәтү. Аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

4.Татар теленә ихтирам , әйләнә- тирәгә мәхәбәт , бер- береңә дуслык хисләрен тәрбияләү.

1.Мотивация өлеше.

Укучыларны актив уку эшчәнлегенә көйләү(мотивация).

Укытуның коммуникатив универсаль гамәлләре- укытучы һәм яшьтәшләре белән уку хезмәттәшлекләрне планлаштыру. Алым: диалог формасында әңгәмә.-Исәнмесез, саумысыз.–Кәефләрегез ничек соң? Кояшлы иртә кебек. Тукай телен , анам телен өйрәнергә дип килдек.Сораулар системасы: нинди максат белән сез татар теле дәресенә киләсез? Татар теле дәресендә алган белемнәрегез сезгә кайда кирәгер? 2.Актуализация. Бу этапта укучыларның хәзерләнү һәм мотивация тиеш булган мөстәкыйль башкаруга сынаулык уку гамәлләре оеша, аны тормышка ашыруда шәхси читенлекләре фиксацияләнә.

Бу этапта: фикерләү операцияләр һәм танып белү процессларын актуализацияләү; сынаулык уку гамәлгә мотивацияне( “ кирәк”,“ булдырам”,” телим”) һәм аны мөстәкыйль тормышка ашырылу; шәхси авырлыкларны фиксацияләнү.Һәр дәреснең оештыру өлешеннән соң фонетик күнегү үткәрелә. Дәүләт стандартының укучыларга татар теленең фонетик, лексик, грамматик нигезләре буенча гамәли белем бирү нәкъ менә шул этапта ачык күренә. Менә бу сүзләрдә дә укучылар башта төшереп калдырган хәрефләрне куеп сүзләрне укыйлар, ул хәрефләрнең нинди аваз белдергәнен әйтәләр (калын, нечкә). Татар телендә сүзләр я калын гына,янечкә генә булуларын кабат искә төшерәләр. Составына Ө авазы кергән сүзләр:өч, көн, төн.( укучылар күмәкләп кабатлыйлар) Составына Ә авазы кергән сүзләр:әтәч, әби чәч.( укучылар күмәкләп кабатлыйлар) Составына Э авазы кергән сүзләр:сеңел, песи, бер.( укучылар күмәкләп кабатлыйлар) Укучылар нәтиҗә ясыйлар: Авазларны әйтәбез, хәрефләрне язабыз-Укытуның логик универсаль гамәлләре- нәтиҗәләү төшенчәне чыгару. Абый, апа,өй, әти, сеңел, мәктәп, укытучы апа, дус, иптәш, бакча ( сүзлек диктант язу.)Дәрестә башлангыч сыйныфларда ял итеп алуга 1-2 тапкыр тукталам. Беренчедән, бу сыйныф укучылары тиз арыйлар; икенчедән, ялдан соң аларның игътибарын туплау күпкә җиңелрәк. Ял минутларының сүзләрен дә күп вакыт темага туры китереп сайлыйм. Шул сүзләр белән телдән җөмләләр төзиләр.(парларда һәм күмәк эшли белү күнекмәләрен формалаштыру.)

Дәреснең бу этабында үз алдыма дәүләт белем бирү стандартының икенче пунктындагы максатын куям: балаларның телдән сөйләү күнекмәләрен үстерү; сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча күнекмәләр формалаштыру.

Тартым категориясен кабатлау. Аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре)күнекмәләрен формалаштыру күнекмәләрен формалаштыру.

Минем сеңел.... мәктәптә укый.Аның мәктәб... бик яхшы.Укучылар нәтиҗә ясыйлар: кагыйдә сөйлиләр.

3.Яңа теманы аңлату.

Читенлекләрнең сәбәпләрен табу.Бу этапта укытучы читенлекләрнең сәбәпләрен һәм урынын табуын оештыра. Укучылар тиеш:

-үтәүче операцияләрне торгызу һәм урынны теркәп кую ( вербаль яки знаклар ярдәмендә)-адымны, операцияне;

- үз гамәлләрне файдаланган ысул белән килештерү ( алгоритм белән,төшенчә белән) һәм шул нигездә тышкы сөйләмнәрдә читенлекнең сәбәбен күрсәтергә һәм теркәп куярга.

Проблемалы сораулар системасы:-Бу сүзләрне нинди ике төркемгә бүлеп була?

-Бу сүзләр икенче сүзләрдән нәрсә белән аерылалар?-Яңа сүзләргә нинди сораулар куеп була?

Исемнәрнең төшем килеше турында гомуми белем бирү(Укытуның логик универсаль гамәлләре- нәтиҗәләү төшенчәне чыгару).Шигырь өстендә эшләү.( Регулятив логик универсаль гамәлләре- максат кую.)

4.Читенлекләрдән чыгу юллары.

Бу этапта укучылар коммуникатив формада киләчәк уку гамәлләрнең проектын уйлыйлар: максат куялар,дәреснең темасын килештерәләр, ысул сайлыйлар, максатка ирешүнең план коралар һәм чараларны - ( алгоритмнарны,модельләрне ) билгелиләр .Бу процесс белән укытучы җитәкли.Бу сүзләргә кем? сорауын , башка сүзләргә нәрсә? сорауын куеп була.-( укучылар күмәкләп укыйлар) Яңа сүзләрдә –ны, -не кушымчалары барлыка килгән( укучылар кушымчаларны тактада билгелиләр) .

5.Проектны тормышка ашыру.

Бу этапта төзүче проектның тормышка ашыруы үтәлә: төрле вариантлар тикшерелә,оптималь вариантны сайлыйлар һәм телдә ныгытыла.Бу ысул чыгыш бурычларны чишү өчен файдаланыла. Тәмамлауда читенлекләрдән чыгу юллары фиксацияләнә. -Баш . . ., әби . . ., Алсу . . ., чәчәк . .(Укучылар нәтиҗә ясыйлар: кагыйдәне үзләре чыгаралар. ) 6.Тышкы сөйләмдә беренче ныгыту. Яңа теманы үзләштерүгә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү.Мин ( кемне?) ......... бик яратам.Мин ( нәрсәне?) ..... бик яратам.(Укучылар нәтиҗә ясыйлар: үзләре чыгаралар). Шушы этапта укучылар коммуникатив формада (фронталь, төркемнәрдә , парда ) типлаштырылган биремнәрне яңа ысул белән хәл итәләр. 7.Эталон буенча мөстәкыйль эшләү. Бу этапта индивидуаль формада эшләр кулланыла: укучылар яңа типтагы биремнәрне мөстәкыйль үтиләр һәм эталон буенча тикшерәләр.Этапның хисле юнәлгәнлеге һәр укучы өчен уңышлы башкаруда тора. 8.Белем һәм кабатлау системасына керү. Бу этапта яңа белем кулланырлык чикләр күрсәтелә һәм биремнәр үтәләләр.Буэтапны оештырганда, укытучы биремнәрне җыеп ала һәм өйрәнгән материалны ныгыта. Шулай итеп бер яктан өйрәнүче нормалар буйлап акыл гамәлләре автоматизацияләнә, ә икенче яктан- киләчәктә яңа нормаларны керешкә әзерләнү. 9. Рефлексия. Бу этапта дәрестә өйрәнгән яңа эчтәлек ныгытыла һәм рефлексия ярдәмендә үзеңне бәяләү оештырыла. Нәтиҗәдә максат һәм нәтиҗәләр яраклшалар. Бәяләү осталыгын үстерү. Укучылар узләрен билгелиләр .

Йомгаклау “Күп белдерүгә караганда, әз белдереп эзләнү орлыгын салу һәм эзләү юлларын табарга өйрәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң зурысы” - ,дигән мәгърифәтче һәм галим Г. Ибраһимов. Әлеге сүзләр белән мин дә килешәм.Чыннан да, балаларга телгә карата мәхәббәт уяту, телне өйрәнүгә ниндидер этәргеч бирү, юнәлеш күрсәтү бүгенге көн укытучысының бурычы булып тора.Бүгенге көндә галимнәр тарафыннан тәкъдим ителгән һәм гамәлгә кертелгән коммуникатив компетенция төп методларның берсе булып тора. Хәзер телгә өйрәтүнең төп максаты итеп укучыларда коммуникатив компетенция, ягъни аралашу осталыгы булдыру билгеләнә. Аралашу осталыгына ия булу өчен, укучылар белемнәрне гамәли үзләштерергә, халыкның милли-мәдәни үзенчәлекләрен һәм сөйләм этикеты үрнәкләрен истә тотып, телдән яки язмача аралаша белергә, сөйләмне логик яктан эзлекле итеп оештыра алырга, әңгәмә барышында тел “кытлыгын” җиңеп чыгарга, мәгълүматны сәнгатле итеп бирә белергә тиешләр. Аралашу осталыгына ия булу өчен, халыкның миллли казанышларын, тарихын, әдәбиятын, сәнгатен, мәдәниятын дә белергә тиешләр.

Мин укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү өстендә күп кенә эш башкарам, чөнки тел һәм әдәбият дәресләрендә аралашуга өйрәнү беренче урында тора. Әдәбият дәресләрендә этнокультур компонентлар кулланып эшләү дә укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерүгә зур өтәргеч булып тора.

Әйтелгәннәрдән чыгып, түбәндәге нәтиҗәләргә килергә мөмкин: укучыларның коммуникатив компетенцияләрен үстерү өчен, эшне эзлекле һәм системалы рәвештә алып барырга кирәк. Иң мөһиме: һәр укытучы дәресләрдә методик осталыгын һәм иҗади активлыгын арттыруга омтылса, коммуникатив биремнәрдән мөмкин кадәр күбрәк файдаланса, телне аралашу чарасы буларак өйрәтүдә уңышка ирешә алырбыз, укучыларыбыз, һичшиксез, үзләренең фикерләрен дөрес һәм матур итеп әйтә белергә өйрәнерләр, аларның коммуникатив компетенцияләре югары дәрәҗәдә булыр.

Мәктәптә укучының гоммуми үсеше, барлык уку предметлары буенча өлгереше, грамоталылыгы аның үз фикерләрен ни дәрәҗәдә эчтәлекле, логик эзлекле, ачык һәм дөрес итеп белдерә алу сәләтенә бәйле. Коммуникатив үстерелешле технология дәресләремдә кулланыла торган иң уңышлы технологияләрнең берсе. Барлык технологияләрнең нигезен коммуникатив технология тәшкил итә, чөнки кайсы гына технологияне куллансак та, аралашу мохите булдырмыйча, без аларны гамәлгә ашыра алмыйбыз.Коммуникатив технологиянең иң югары өстенлеге – укыту процессында сөйләм материалын барлык балаларның да үзләштерә алуы өчен шартлар тудыру.

Бигрәк тә рус телле балаларның татар телен үзләштергәндә, беренче планга сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен дә бер – бер артлы формалаштыру һәм үстерү чыга. Димәк , рус телле баларны, беренчедән, татар телен аңларга өйрәтергә, икенчедән, үзләренең фикерләрен татар теле чаралары белән тыгыз бәйләп бирә белергә, өченчедән, башкаларның фикерләрен аңлап, язма һәм сөйләм формасында күрсәтә белергә тиешләр. Менә шушы бурычларны укыту барышында үтәргә коммуникатив принцип телдән ( тыңлап аңлау, сөйләү), язма( уку, язу), сөйләү формаларын бер- берсе белән тыгызбәйләргә кирәк.

Әйтелгәннәрдән чыгып, түбәндәге нәтиҗәләрне ясарга була: рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм әдәбияты укытуның максаты – укучыларны татарча сөйләшергә һәм аралашырга өйрәтү, ягъни укытуны гамәли эшчәнлеккә юнәлтеп, коммуникатив нигездә оештыру. Шулай эшләгәндә генә укучылар коммуникатив компетенциягә ия булалар һәм алган белемнәрен төрле ситуацияләрдә куллану дәрәҗәсенә ирешәләр.























Кулланган әдәбият.

1.Основы коммуникативной методики обучения иноязычному общению.- Москва , 1989.

2.Ф.С.Сафиуллина. Татар теленә өйрәтүнең фәнни-методик нигезләре.-Казан, 2001.

3.Г.Д.Томахин. Лингвострановедение. Что это такое?// Ин.языки в школе.-1996.-№6. 4.Ф.Ф.Харисов.Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному

/ Под ред. .Л.З.Шакировой.- Казань, 2000.

5..Гоноболин Ф.Н. “Психология”: изд-во “Просвещение”, Москва, 1973.

6.Федосеева О.П. “Развитие речи учащихся начальных классов”: сайт gimnazia-suzran.3dn.ru

7.Җәләлиев Ш.Ш. “Татар халык педагогикасы”: “Мәгариф” нәшрияты, Казан, 2000.

8.Вәлиев Ф.С., Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы.

Казан“Раннур” нәшр., 2000.

9.Е.И.Пассов. Основы коммуникативной методики обучения иноязычному общению.- Москва , 1989.

10.Ф.Ф.Харисов.Научные основы начального обучения татарскому языку как неродному/ Под ред. Л.З.Шакировой.- Казань, 2000.

11.Интернет челтәреннән алынган материаллар.


















Приложение

Дәреснең темасы: Исемнәрнең төшем килеше

Максат: Укучыларга төшем килеше турында гомуми белем бирү

Бурычлар:

1.Укучыларга төшем килеше турында гомуми белем бирү. –Ны, -не кушымчаларының сүзләргә кушылу кагыйдәсен үзләштерү.Кемне? Нәрсәне? сораулары белән таныштыру.Исем турында белемнәрне ныгыту.Авазларның дөрес әйтелеше өстендә эшне дәвам итү.

2. Телдән һәм язма сөйләмдә төшем килешендәге исемнәрне табу күнекмәсен үстерүче шартар тудыру.

3. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен,үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлеген үстерүгә шартлар тудыру.Анализ ясау һәм чагыштыру осталыгын үстерүне дәвам итү, иң әһәмиятлесен аерырга өйрәтү. Аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

4.Татар теленә ихтирам , әйләнә- тирәгә мәхәбәт , бер- береңә дуслык хисләрен уяту.

Оборудование:интерактив такта, дәреслек, карточкалар

Этап урока

Цель

Деятельность учителя

Деятельность ученика

УУД

1.Мотивация өлеше.











































2.Өй эшен тикшерү











































3.Актуализация

















4.Яңа теманы аңлату.









































5.Ныгыту




























6. Йомгаклау
















7. Рефлексия







8. Өй эше






9. Укучыларны бәяләү



Укучыларны актив уку эшчәнлегенә көйләү(мотивация)








































Татар теленә хас булган авазларның әйтелеше өстендә эшне дәвам итү. Сүзлек диктант язу.





































Тартым категориясен кабатлау.
















Укучыларга исемнәрнең төшем килеше турында гомуми белем бирү





































Яңа теманы үзләштерүгә активлыкка һәм мөстәкыйльлеккә юнәлтү























Анализ ясарга осталыгын үстерү















Бәяләү осталыгын үстерү





Алган белемнәрне тикшерү





Алган белемнәрне анализлау

1.Исәнләшү.

Метод:сөйләү методы

Форма:коллектив

Алым: диалог формасында әңгәмә


2.Шигырь сөйләү

Метод:сөйләү методы

Форма:коллектив


3.Сораулар системасы:

-.Нинди максат белән бу шигырьне дәрес башында сөйләдегез?

-.Нинди максат белән сез татар теле дәресенә киләсез?

- Татар теле дәресендә алган белемнәрегез сезгә кайда кирәгер?

4. Укытучы сүзе:

-Бүгенге дәресебезнең девизы:



5. Укытучының бәясе:Бик яхшы. Рәхмәт.








1. Фонетик күнегү( ө, ә, э – авазлары)






















2.Укытучы сүзе: Вы сейчас самостоятельно запишите слова и друг друга оцените. Постарайтесь написать без ошибок.

3. Тикшерү формасы: парлап


4. Рефлексия



5.Укытучының бәясе:Бик яхшы. Рәхмәт.



1.Укытучы сүзе:Игътибар белән тактага карыйбыз . Нинди бирем эшләргә кирәк?

2. Конструктив күнегү эшләү( карточка).


3.Укытучының бәясе:Бик яхшы. Рәхмәт.

Син дәрес эшләдеңме? Уйла.




(6 слайд)

1. Укытучы сүзе: Игътибар белән шигырьне тыңлагыз һәм җәя эчендәге сүзләрнең тәрҗемәсен исегезгә төшерегез.


Алым:шигырь өстендә эшләү.

(проблемалы сораулар системасы)

  • Бу сүзләрне нинди ике төркемгә бүлеп була?

  • Бу сүзләр икенче сүзләрдән нәрсә белән аерылалар?


-Яңа сүзләргә нинди сораулар куеп була?

2.Укытучы сүзе:

-Димәк, дәреснең темасы:


-Дәреснең максаты:









1.Алым:Мәкалләргә игътибар итү





2.Алым: күнегү эшләү( язмача)

3.Укытучының бәясе:Бик яхшы. Рәхмәт.

Син дәрес эшләдеңме? Уйла.

4.Алым: күнегү эшләү( телдән)








5.Укытучының бәясе:Бик яхшы. Рәхмәт.




1.Метод: самоанализ(сораулар системасы):

-Нинди тема буенча эшләдек?


-Дәрестә нинди максат куйдык?


- Бу дәрестә алган белемнәрегез сезгә кая кирәгер?














1.Метод: аңлату.

Форма төркемләп (әзерлек дәрәҗәсе буенча)( 9 слайд)




Укучыларны мактау, кимчелекләрне әйтү. Саубулашу

-Исәнмесез, саумысыз.

Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек . Тукай телен , анам телен өйрәнергә дип килдек

-Туры утыр , төз утыр,

Көндәлегеңне тутыр

Матур яз хәрефеңне

Әзерлә дәресеңне.

-Дәрестә дөрес, туры утырыр өчен

- Дәфтәрдә матур язар өчен

-Өй өшен эзерләр өчен

-Яңа белемнәр алыр өчен.

-Алган белемнәр безгә тормышта кирәгер.





-“Эзлим- табам”- ищу- нахожу.( 1 слайд)

- Дәрестә без белемнәрне үзебез эзлибез һәм табабыз











- Составына Ө авазы кергән сүзләр:өч, көн, төн.( укучылар күмәкләп кабатлыйлар)

- Составына Ә авазы кергән сүзләр:әтәч, әби чәч.( укучылар күмәкләп кабатлыйлар)

- Составына Э авазы кергән сүзләр:сеңел, песи, бер.( укучылар күмәкләп кабатлыйлар)

(2 слайд)

Укучылар нәтиҗә ясыйлар: Авазларны әйтәбез,хәрефләрне язабыз





-Абый, апа,өй, әти, сеңел, мәктәп, укытучы апа, дус, иптәш, бакча


-Укучылар язган сүзләрне күмәкләп укыйлар һәм тикшерәләр( 3 слайд)




Билге куялар.

-Бәяләү ( 5- кызыл түгәрәк, 4- яшел түгәрәк, 3- зәңгәр түгәрәк) (4 слайд)




5 слайд)

-Укучылар кагыйдә сөйлиләр.




Минем сеңел.... мәктәптә укый.

Аның мәктәб... бик яхшы.

Укучылар нәтиҗә ясыйлар: кагыйдә сөйлиләр.

Физминутка





Өем- мой дом, әни-мама, энем- мой братишка, мәктәбем- моя школа, апам- моя сестра, дусым- мой друг, иптәшем- мой товарищ, бакчам- мой детскиий сад




-Бу сүзләргә кем? сорауын , башка сүзләргә нәрсә? сорауын куеп була

-( укучылар күмәкләп укыйлар) Яңа сүзләрдә –ны, -не кушымчалары барлыка килгән( укучылар кушымчаларны тактада билгелиләр)

-Кемне? Нәрсәне? сораулары





Кемне? Нәрсәне? сораулары. –ны, -не кушымчалары


-Дөрес сорау кую , кушымчалар ялгау,яңа сүзләрне дәрес тәрҗемә итү белү

- Дәфтәргә теманы, мисаллар язу( 7 слайд)



-Җиде кат үлчә, бер кат кис.

- Югалган әйбер табылыр, югалган вакыт табылмый


(8 слайд)-Баш . . ., әби . . ., Алсу . . ., чәчәк . .

Укучылар нәтиҗә ясыйлар: кагыйдә сөйлиләр .



Мин ( кемне?) ......... бик яратам.

  • Мин( нәрсәне?) ..... бик яратам.

  • Укучылар нәтиҗә ясыйлар: кагыйдә сөйлиләр






-Кемне? Нәрсәне? сораулары. –ны, -не кушымчалары

-Дөрес сорау кую , кушымчалар ялгау,яңа сүзләрне дәрес тәрҗемә итү белү











- Билге куялар.

-Бәяләү ( 5- кызыл түгәрәк, 4- яшел түгәрәк, 3- зәңгәр түгәрәк)



- бит 92, №4 ( дөрес тәрҗемәне тап)

- бит 92, №5( җөмләләр төзе)




-Саубулашу

Коммуникативные УУД - планирование учебного сотрудничества с учителем и сверстниками



Личностные УУД: смыслообразование - установление учащимися связи между целью учебной деятельности и ее мотивом


















Логические универсальные действия:

- подведение под понятие, выведение следствий;



















Коммуникативные УУД: контроль, коррекция, самооценка










Постановка и решение проблемы:

формулирование проблемы;





Коммуникативные УУД: - контроль, коррекция, оценка действий партнера;





Учитель на уроке использует интерактивные возможности ИКТ.

Логические универсальные действия:


- анализ;

-сравнение

- подведение под понятие, выведение следствий;



Регулятивные УУД: целеполагание - как постановка учебной задачи





















Логические универсальные действия

- подведение под понятие, выведение следствий;




Личностные УУД смыслообразование - установление учащимися связи между целью учебной деятельности и ее мотивом











рефлексия способов и условий действия, контроль и оценка процесса и результатов деятельности;



Учитель дает детям возможность самостоятельно выбирать задания из предложенных.




ФГОС – ны тормышка ашыру кысаларында укытуның коммуникатив универсаль гамәлләрен формалаштыру өчен татар теле укытучыларга кулланма.

1.Укытучы һәм бала хезмәттәшлек позициясендә аралашалар.

2.Укытучы балаларның нәрсә булса да эшләр алдында план төзергә өйрәтә.

3.Укытучы төркемдә рольләрне һәм бурычларны ничек бүлергә өйрәтә.

4.Укытучы һәрбер укучыны уку процессында катнаштыра.

5.Укытучы укучыларны төркемнәрдә эшләү алымнарына өйрәтә.

6.Укытучы балалар белән бергә төркемнәрдә бердәм карарга, ничек ирешергә мөмкинлеген тикшерә.

7.Укытучы укучылар белән бергә каршылыкларга нәтиҗә ясау һәм шуннан бергә чыгу юлларын табалар.

8.Укытучы дәрестә укучыларның үз-үзләрен тикшерүләренә зур игътибар бирә, аларны хаталарын табарга һәм төзәтергә мөмкинлек бирә.

9.Укытучы фикерләүнең төрле ысулларына ,үз фикерләреңне яклауга, башкаларның фикерләрен хөрмәтләүгә өйрәтә.

10.Биремне үтәгәч, дәрес ахырында балалар белән нәрсәгә өйрәнүләрен, нәрсә уңышлы,ә нәрсә юк икәнен бәялиләр. Укытучы тәкъдим иткән биремнәрдән укучыларга үзләренә сайлап алу мөмкинлеге бирә.























Чистай шәһәре 3 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вагыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызының «Татар теле һәм әдәби уку дәресләрендә

ФГОС-ны тормышка ашыру процессында

башлангыч сыйныф укучыларының

сөйләм телен үстерү»эшенә рецензия.

Бүгенге көндә илебезнең күп халыклары алдына милли мәдәниятнең мөһим бер элементы булган туган телне яклау, аны торгызу, үстерү һәм саклау, аннан файдалана белү мәсьәләсе иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып килеп баса. Чөнки тел ярдәмендә кешенең һәм иҗтимагый төркемнәрнең уй-фикерләре формалаша. Тел шулай ук шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен яклаучы да, саклаучы да. Бер генә милләт тә үз мәдәнияте кысаларында гына бикләнеп кала алмый. Нәкъ менә шул башка милләт мәдәнияте белән “бәрелеш, каршылык” рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларга яхшы таныш та инде.

Чынлап та, ике тел белгән баланың фикерләү дәрәҗәсе бел тел белгән баланыкына караганда күпкә баерак. Туган теленнән тыш икенче чит телне өйрәтү балага ничек бирелергә тиеш? Уку-укытуда укытучыга нинди метод-алымнар куллану,нинди технологияләргә таянып эшләү кулайрак? Бу мәсьәләне нинди юллар белән хәл итеп була соң?

Дөрестән дә,укытучы шул сорауларга, җавап эзли,үзенең тәҗрибәсенә таянып дәрестә коммуникатив уку гамәлләрен формалаштыру алымнарын кулланып сөйләм телен үстерә.Укытучы үзенең хезмәтендә коммуникатив компетенциясе һәм аның татар телен өйрәтүдә әһәмияте турында җентекләп сөйли.

Фәнни эшнең максаты төгәл билгеләнгән.Шулай ук бурычлар максатка яраклаштырып төзелгән.Укытучының фәнни эш кереш,төп һәм йомгаклау өлешләрдән тора. Татар теле дәресләрендә коммуникатив уку гамәлләрен формалаштыру алымнарын, үзенчәлекләрен һәм әһәмияте турында әйтелә. Коммуникатив компетенциянең өйрәнүдә нәтиҗәле булуы турында сөйләнелә.

Татар теле дәресләрендә коммуникатим алымнарны куллану үзенчәлекләре турында Вагыйзова Ләйлә Рафыйкъ кызы үзенең эш тәҗрибәсеннән чыгып күп мисаллар китерә Алымнарның төрләрен,дәреснен кайсы этабында кулланылуын аңлатып бирә.

Фәнни эш уңышлы дип бәяләнә һәм шәһәр күләмендә үткәрелгән III муниципаль «Педагогик укуларда» катнашу өчен тәкъдим ителә.

Чистай шәһәре “3 нче гимназиянең”

МБББУ директор урынбасары /М.Ә.Хәсәнова/



hello_html_a3d1e1f.jpg
hello_html_6b93a661.jpg
hello_html_47014247.jpg
hello_html_37babe9c.jpg



Җир йөзендә иң зур байлык-

кеше белән аралашу байлыгы.

А.Сент-Экзюпери

hello_html_m53d4ecad.gifhello_html_1551da35.gif











Text Box 5



Text Box 9Text Box 9Text Box 5Text Box 6

23



Подайте заявку сейчас на любой интересующий Вас курс переподготовки, чтобы получить диплом со скидкой 50% уже осенью 2017 года.


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Краткое описание документа:

Өйрәнү предметы: укытуның коммуникатив универсаль гамәлләрен формалаштыруда эш алымнары. Эшемнең өйрәнү өлкәсе: татар теле һәм әдәби уку дәресләре.Бу максатка ирешүдә түбәндәге бурычлар куелды: 1.Татар теле предметында ФГОС-ны тормышка ашыру процессының төп идеяләре белән таныштыру. 2.Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләрен булдыру алымнарын ачыклау. 3. Дәрес үрнәгендә коммуникатив компетенция үтәлешенең чагылышын күрсәтү. Гипотеза: Дәресләрдә коммуникатив компетенцияне үстереп кенә татар сөйләмен үстереп була. Һәм бары тик шул телдә җанлы аралашу гына милләт мәдәниятенә карата кызыксыну уятыр .Нәтиҗә: Сөйләм телен формалаштыруда коммуникатив компетенциягә нигезләнгән эш алымнары (аралаша белү сәләтен үстерү,парларда һәм күмәк эшли белү күнекмәләрен формалаштыру, әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү күнекмәләрен формалаштыру) төп рольне үти. Укучылар беренчедән, икенче бер телдә аралашырга өйрәнсәләр, икенчедән, шул телдә сөйләшүче халыкның мәдәниятен үзләштерәләр. Ягъни, сөйләм теле үсә.

Автор
Дата добавления 27.03.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров762
Номер материала 40588032722
Получить свидетельство о публикации
Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх