675178
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Манифест «Инфоурок»
ИнфоурокНачальные классыКонспекты: 1 санын берурынлы саннарга кушу.

: 1 санын берурынлы саннарга кушу.

библиотека
материалов

Тема: 1 санын берурынлы саннарга кушу.

Максат: Берурынлы саннарга 1 санын кушу очрагын искә төшерү; 1 санын берурынлы саннарга кушарга өйрәтү; берурынлы саннарның нумерациясен белүне ныгыту; төп билгеләрне чагыштыру һәм аеру күнекмәсен үстерү; тотрыклы танып белү мотивы тәрбияләү.

Җиһазлау: ноутбук , проектор, карточкалар, рәсемнәр.

Дәрес барышы

1.Оештыру моменты.

Слайд 2

У: Кыңгырау чылтырый һәм тына
Дәрескә чакыра ул безне.
Яңалык белергә, ачышлар ясарга
Әзерме биредә һәрберсе?

Дәрескә без инде әзер. Ә хәзер, балалар, кунакларыбызны үзебез белән таныштырып китик.

Слайд 3

Сингапур структурасы – ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН (“утырыргабасарга”)

* Кем математика дәресен ярата һәм кызыклы дип уйлый , шул укучы баса

* Кем спорт уеннарын ярата, шул укучы баса;

* Декабрь аенда туган укучы баса.

У: Яхшы, рәхмәт, балалар.

2.Актуальләштерү.

* Телдән исәпләү.

Слайд 4

Сингапур структурасы – КОНЭРС

Балаларга мисаллар язылган карточкалар бирелә, чишәләр, почмакларын сайлыйлар һәм ни өчен шул почмакны сайлаганнарын әйтәләр.Сумманың кыйммәтен нинди кагыйдә буенча тапканнарын әйтәләр.



5 + 4 = 4 + 2 = 6 + 1 =

4 + 5 = 2 + 4 = 1 + 6 =



* Логик разминка. Экранда турыпочмаклык күрсәтелә.

У: Ничә турыпочмаклык бар? (Балалар җавапларын колакка килеп пышылдыйлар, дөрес булмаса укытучы тагын уйларга куша)

Слайд 5

hello_html_m2c324a40.png

У: Математика дәресен яраткан укучы турыпочмаклыкларны санап күрсәтә.

Слйад 6

*Тәрәзәләргә тиешле саннарны куй. (Балалар карточкадагы буш тәрәзәләргә тиешле саннарны куялар,нинди кагыйдә буенча куйганнарын тикшергәндә аңлаталар)

6 + = 7 3 + = 4 4 + = 8

4 + = 5 3+ = 6 6 + = 9

Слайд 7 (эшләрен экраннан карап тикшерәләр)

У: Кемнең бер хатасы да юк, шул укучы баса ; Кемдә бер яки ике хата шулар баса...

Слайд 8

3.Физкультминутка

Сингапур структурасы – ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР (Балалар музыка астында бииләр, беренче кеше - лидер күрсәткән хәрәкәт белән, музыка тына,алдагы укучы артка баса, лидер хәрәкәтен кабатлап бииләр,шулай дәвам итә.

4.Яңа тема.

У: ХАЙ ФАЙВ. Ә хәзер, балалар дәресебезнең темасын белү өчен, эчтәлек битен ачарбыз һәм безгә бүгенге дәреснең темасын Камилла укыр. (укый) Димәк, безгә дәреслекнең 14 нче битен ачарга кирәк. Бу биттәге шартлы билгеләргә карыйк. (Бер укучы шартлы билгеләр турында сөйли)

У: Балалар теманы дәреслек битеннән бергәләп укыйк әле.( 1 санын берурынлы саннарга кушу.)

У: Нинди саннар берурынлы саннар дип атала? (Бер генә цифр ярдәмендә язылган сан берурынлы сан дип атала)

У: Спорт уеннарын яратучы укучы берурынлы саннарны әйтеп чыга (0,1,2,3..9).

У: Ә бүгенге дәресебезнең максаты нинди булыр икән? (1 санын 0,1,2...9 саннарына ничек кушарга кирәклеген өйрәнү). Дәрестә тагын нәрсәләр эшләрбез? (уйлыйбыз, исәплибез, дәфтәрләрдә эшләрбез.)

У: Беренче биремне карыйбыз. Әмир теләсә нинди берурынлы санга 1 санын җиңел генә куша ала . Ә сез моны эшли аласызмы? Нинди кагыйдәне файдаланырга кирәк? ( Санга берне кушканда , шул саннан соң килүче сан килеп чыга)

У: Мөстәкыйль эш дәфтәрләренә һәр рәсемгә карата сумманы һәм аның кыйммәтен язабыз. (Балалар мөстәкыйль эшлиләр)

У: ХАЙ ФАЙВ Дәресебезне дәвам итәбез.Төркемдә эш. Дәреслектән икенче биремне карыйбыз. Икенче биремдәге мисалларны беренче биремдәге мисаллар белән чагыштырып карап, нәрсә әйтә алырсыз? (Карыйлар ,чагыштыралар,киңәшләшәләр,фикерләрен әйтәләр. Шул ук мисаллар, кушылучыларның урыннары гына алыштырылган.)

У: Ә хәзер безгә бу мисалларны икенче кушылучысы үсә бару тәртибендә, кушылучыларның урын алыштыру үзлеген кулланып дәфтәрләрдә эшләргә кирәк булачак.(дәфтәрләрдә эшлиләр

У: ХАЙ ФАЙВ Килеп чыккан суммалар кыйммәтен китап тышлыгында бирелгән таблицаның беренче баганасы буенча тикшерәбез. (Балалар тикшерәләр) Кемдә бер хата да юк, шул укучы баса.

Слайд 9

5. Физкультминутка

Бер , ике - без бастык ,

Чап – чап итеп кул чаптык.

Аякларны бер урында

Тып – тып – тып итеп бастык.

Утырдык, кабат бастык.

Бер утырдык. бер бастык.

Инде бераз хәл алдык,

Тыныч кына утырдык.

6.Яңа теманы ныгыту.

* Дәфтәрләрдә эш. 39 бит № 2 (эшләп бетергәч, бергәләп тикшерәләр) 40 бит №3 – рәсем буенча сумма төзиләр һәм сумманың кыйммәтен табалар, ничек тапканнарын аңлаталар.

6. Дәресне йомгаклау.

Слайд 10

Рефлексия.

У: Балалар, бүгенге дәрестә без нәрсәгә өйрәндек? ( 1 санын берурынлы саннарга кушарга .) Дөрес итеп кушу өчен нинди кагыйдәне кулланабыз? (урын алыштыру). Сезнең парталарда конвертлар. Аның эчендә рәсемнәр сезгә дәрес ошаса, эшегездән канәгать булсагыз кояшны, дәрестә сезгә авырлыклар очрады, ләкин дәрес ошый, болытлы кояшны, дәрес ошамаса болытны парковкага ябыштырабыз.
































Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:
Элеге материал беренче класста математика дәресе үткәрү өчен әзерләнде.Бу тема «Беру-рынлы саннарны кушу таблицасы«н өйрәнүгә багышланган темалар сериясен ачып җибәрә.Таблицаны өйрәнү бер санын кушу оч-ракларыннан башлана. Дәрестә түбәндәге универсаль уку гамәлләре формалаштырыла.РУУГ (көйләгеч универсаль уку гамәлләре - регу-лятивные учебные действия)- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәмтәмамлау;- кагыйдәне истә тоту һәм шуңа ияреп гамәлләр кылу;- үз эшчәнлегеңне контрольгә алу,таблица ярдә-мендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү. 
Общая информация
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.
Благодарность за вклад в методическое обеспечение учебного процесса по преподаваемой дисциплине

Опубликуйте 3 материала, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную благодарность

Добавить материал
Сертификат о создании персонального учительского сайта

Опубликуйте 5 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить сертификат о создании сайта

Добавить материал
Грамота за высокий уровень сформированности информационно-коммуникационной компетентности

Опубликуйте 10 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Добавить материал
Свидетельство за транслирование результатов своей профессиональной деятельности

Опубликуйте 15 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данное cвидетельство

Добавить материал
Грамота за личный вклад в повышение качества образования

Опубликуйте 20 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Добавить материал
Почётная грамота за высокий уровень профессионализма

Опубликуйте 25 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную грамоту

Добавить материал
Золотая грамота за современный подход к преподаванию и повышение качества педагогического труда

Опубликуйте 40 материалов, чтобы БЕСПЛАТНО получить и скачать данную золотую грамоту

Добавить материал
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.