Инфоурок Начальные классы КонспектыГөмбәләрне ничек дөрес җыярга?

Гөмбәләрне ничек дөрес җыярга?

Скачать материал

 

Тема :Гөмбәләрне ничек дөрес җыярга?

Дәрес  тибы: Белемнәрне ныгыту дәресе.

Максат: Универсаль уку гамәлләре һәм  предмет  буенча белемнәрне үзләштерү нигезендә укучыларның шәхесен үстерү.

 Бурычлары:

Предметлы:    Укучыларда терек табигать патшалыгында гөмбәләрнең билгеләрен, төзелешен, аларның төрлелеген, бер-берсеннән аермалы билгеләрен, аларның табигатьтә тоткан урыннары турында белемнәрне ныгыту, гөмбәләрне дөрес  җыю турында  күзаллау билгеләүгә юнәлтелгән эшчәнлек булдыру  .

Көйләгеч:  Укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгеләү күнекмәләрен формалаштыруны тәэмин итү ; куелган максатка таянып үз эшеңне планнаштыру; эшнең эшчәнлеген дөрес бәяләү;  

Коммуникатив: Балаларның үз фикерләрен телдән аңлата белүләре ; башкаларның фикерләрен тыңлау һәм аңлау; бергәлектә килешү һәм конфликтларны чишү;

Шәхси : Уку эшчәнлегенең уңышлылыгы критерияләре нигезендә үзбәя сәләтен үстерүгә йогынты ясау;

 

Җиһазлау: О.Н.Федотова ,  Г.Ф.Трафимова,  С.А.Трафимовның “Әйләнә-тирә дөнья»дәреслеге,гөмбә рәсемнәре, “Агулы гөмбәләр”, “Ашарга яраклы гөмбәләр” язмалары, проектор, презентация «Гөмбәләр патшалыгы», карточкалар “Кагыйдәләрне тәмамла”, тест “Гөмбәләр”, бәяләү өчен таблица.

                                                                                                                    Дәреснең барышы.

І.Оештыру  өлеше. Мотивация.

(Слайд 1)Хәерле көн алсу таңнарга!

Хәерле көн сайрар кошларга!

Хәерле көн зәңгәр күкләргә!

Хәерле көн якын дусларга!

Хәерле көн матур кызларга!

Хәерле көн батыр улларга!

-Укучылар, бер-берегезгә карап елмаегыз да күзләрегезне йомыгыз, әкрен генә минем арттан кабатлап барыгыз: “Без –дәрестә. Без хәзер укый башлыйбыз. Без бик игътибарлы. Без барысын да истә калдырырбыз”.Дәресебезне башлыйбыз.

       ІІ.   Алган белемнәрне актуальләштерү.

-Балалар, искә төшерик әле. Кеше үзенә, кешеләргә, табигатькә карата нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш?(сакчыл, игътибарлы, сизгер, көчсезләргә ярдәм итә белергә тиеш)

-Сез ничек уйлыйсыз? Без үзебездә тирә-якка, табигатькә  карата нәрсә тәрбияләргә тиешбез?

              -Без узган дәрестә гөмбәләр патшалыгында булдык .Күп белемнәр тупладык. Алган белемнәрне тикшерү өчен безгә  сингапур структурасы “Конэрс”ярдәм итәр.(Слайд 2) Хәзер мин сезгә гөмбә рәсемнәре бирәм. Сез гөмбәләрнең агулымы , әллә ашарга яраклымы икәнлеген билгелисез һәм үзегез сайлаган почмакка барасыз.(Балалар үзләре сайлаган почмакка баралар һәм ни өчен ул почмакны сайлауларын аңлаталар)

         -Булдырдыгыз балалар!Рәхмәт.

     ІІІ.   Дәрес темасын аңлату.

         А)  - Сез ничек уйлыйсыз? Без  гөмбәләр патшалыгы турында барсын да  беләбезме соң  әле дусларым ?(Юк) Алайса безгә юлыбызны дәвам итәргә кирәк. Ә юлны дәвам иткәнче дәреснең темасын ачыклыйк.Ә хәзер укучылыр дәреслекнең  эчтәлек битен ачабыз . Без нинди темада калдык? Ул тема дәреслекнең кайсы битендә?  (Слайд 3)

            -Балалар, темадан чыгып без бүген дәрестә ниләр өйрәнәчәгебезне әйтә алабызмы? Кемдә нинди фикерләр бар?

          - Әйе, гөмбәләр кайларда гына юк-суда да, һавада да, коры җирдә дә .Табигатьтә бер-берсенә охшамаган бик  күп гөмбә төрләре бар.Без гөмбәләрне урманда үсә торган табигать байлыклары дип санарга күнеккәнбез. Ә чынлыкта күп кенә гөмбәләр зарар салучылар да булып торалар.(Слайд 4) Алар паразит гөмбәләр.  Паразит гөмбәләр авыл хуҗалыгы үсемлекләренең уңышын киметә, алардан алган продуктларны ашарга яраксыз итә , агачларны черетә.

    - Паразит гөмбәләр  әле торак йортларда, кеше , хайван тәнендә дә тереклек итә.Мәсәлән:аяк табанында, бармак араларында, тырнакта гөмбә авыруын китереп чыгаручы гөмбәчекләр билгеле, терлекчелеккә зыян китерә- тире авыруы тимрәү. Ә кайбер гөмбә төрләре  медицинада һәм азык буларак файдаланыла.  Сез болар турында киң итеп 6 класста өйрәнерсез.

      Б)(Слайд 5) Ә хәзер  ял итеп алырбыз. сингапур структурасы “Фолоу зе лидер”

      в) –Гөмбәләр каен, карагаайлы, ылыслы, катнаш урманнарда күп була. Нинди агач төпләрендә кайсы гөмбә үсә? Я, әйдәгез әле, кем әйтеп карый? ( Каен агачы төбендә- ак, каен, волнушка, груздь гөмбәләре, чыршы төбендә- ак, усак, свинушка, төлке гөмбәләре), нарат төбендә- майлы, свинушка гөмбәләре, усак төбендә-усак волнушка, груздь гөмбәләре )

        -Ә сез гөмбә җыярга, аларны ашарга  яратасызмы?

         -Гөмбәләр урманда ни өчен кирәк икән дип сезнең берәр вакыт уйлаганыгыз булдымы соң , балалар?

         - Әйе, сез гөмбәләрне ашарга да яратасыздыр, алардан башка тора да аласыздыр. Ә менә урман тора алмый шул. Чөнки  урманда бик күп күләмдә яфрак, ә гөмбәләр ул яфракларны черемәгә әйләндерә, ягъни уңдырышлы туфракка. Әгәр сез урман-посадкаларда буласыз икән агулы гөмбәләргә дә тияргә тиеш түгелсез, алар урманга зур файда китерәләр, анда яшәүчеләрне дә тукландыралар.

      -Гөмбә җыйганда, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренең ниндиләрен беләсез?( Балалар фикерләре)

     - Ә хәзер төркемнәрдә эшлибез.Дәреслекнең 115-116 битләрендә бирелгән кагыйдәләрне укып чыгабыз. Бары тик сез өйтми калдырган кагыйдәләрне генә  табасыз, фикерләшәсез һәм  кычкырып  укыйсыз.( Китапның  115-116 битләре өстендә эш).

   Г) Физминуткаа “Гөлбану”(Слайд 6)

ІV. Белемнәрне ныгыту.

   А).Хәзер тест эшлибез.(тест биремнәре таратыла. Балалар мөстәкыйль эшлиләр.) Тест биремнәрегезнең җавапларын  компьютер экранындагы җаваплар белән чагыштырып тикшерәсез һәм  үзегезгә билге куясыз.( Һәр бала үзенә нинди билге куйганын аңлата)

                 (Слайд7)                     

                                                                    «Гөмбәләр”

 

1.    Гөмбәнең төп өлеше ничек атала?:

А) җимеш гәүдәсе;

Б) гөмбәлек;

В) споралар;

       2.  Гөмбә агач белән нәрсә бүлешә?

             А) су;

             Б) шикәр;

             В) тамыр;

       3.  Кайсы гөмбә артык?

             А) каен гөмбәсе;

             Б) усак гөмбәсе;

             В) чебен гөмбәсе;

       4.  Ипи пешерүдә кайсы гөмбә катнаша?:

             А) кефир гөмбәсе;

             Б) чүпрә

             В) үтле гөмбә

        5. Гөмбәләр керә….

             А) үсемлекләр патшалыгына;

             Б) хайваннар патшалыгына;

             В) аерым патшалык итеп билгеләнелә;

Б)  (Слайд 8)“Минем исемем ничек?” уены. Компьютерда башта табышмак, соңыннан җаваплары чыга.Җавап табучыларга түгәрәкләр бирелеп барыла.

                       -   Кызыл эшләпәсендә ак таплар бар, шул билгеләре буенча аны җиңел генә башкалардан аерып була. Кеше өчен бу куркыныч гөмбә, аны ашарга ярамый. Әгәр Кеше аны ашаса, ул исерек кебек әйләнгәләп йөри башлый. Элек чебеннәрне үтерү өчен аның суын кулланганнар. Шуннан аның исеме дә килеп чыккан (Чебен гөмбәсе)

                    - Иң агулы гөмбәләрдән санала. Кеше аны ашаса үлә. Ул аксыл төстә, аягы нечкә, озын. Астарак түгәрәк боҗра кигертелгән кебек өлеше бар. Эшләпәсе яшькелт ак булып та торырга мөмкин. Иске гөмбәләрдән черек бәрәңге исе килеп тора. Аларны гөмбәчеләр шампиньоннар, яшел төстәге сыроежкалар белән бутарга мөмкин. Шулай аерырга кирәк: шампиньоннарның эшләпәсе алсу төстә, ә сыроежкаларның аякларында түгәрәк боҗралары юк.(Поганка гөмбәсе)

                     - Бу гөмбә безнең урманнарда киң таралган. Бигрәк тә коры елларда алар искиткеч күп була. Бик күп еллар аларны ашарга яраклы дип санадылар. Алар бик үк тәмле гөмбәләр түгел. Газеталарда кешеләрнен бу гөмбә белән агуланулары турында язылгач, бу гөмбәләргә ышаныч кимеде. Чынлап та, әгәр аларны чамасыз күп куллансаң, кеше үләргә дә мөмкин. Кайбер кешеләрнең организмына гына бу гөмбә килешә. Шулай булгач, үзеңнең тормышыңны куркыныч астына куймаска кирәк.(Свинушка)

                 - Күксел-сары төстәге гөмбәләр. Аяклары бик озын түгел, ә астан боҗрасыман түгәрәкләре бар. Аны тозлап та, киптереп тә, кыздырып та ашап була. Ул иң тәмле гөмбәләрдән санала. (Опята)

                - Төлке төсендәге гөмбә. Шуңа күрә аны русча « лисичка» дип йөртәләр. Аның эшләпәсе дә, аягы да бер төстә. Бу гөмбә бервакытта да бозылган булмый. Искеләре корый яки череп юкка чыга. Ул бик тәмле гөмбәләрдән санала. Очраганда без аны рәхәтләнеп җыярбыз.(Әтәч гөмбәсе)

В) “Кагыйдәне тәмамла” биреме.

               -Балалар, мин сезгә карточкалар бирәм.Анда кагыйдәнең башы гына язылган. Сез ул кагыйдәләрне язып бетерергә тиеш буласыз.(Карточкалар таратыла, әзер җавапларны соңында берәм-берәм торып әйтәләр)

Г) Мөстәкыйль эш дәфтәрләре өстендә эш.

Рефлексия.

Без бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләштек? Сезгә дәрес ошадымы? Сез тагын ниләр белергә теләр идегез?Дәрестә син үзеңә файдалы нинди мәгълүматлар алдың?

Дәрес өчен үзбәя кую. Үз эшегезне бәяләгез һәм үзегез тиеш дип санаган баскычка түгәрәк куегыз.

V І Өй эше.

1. Дәреслектәге сорауларга җавап эзлә.

2. Кагыйдәләрне кабатла.

3. Дәфтәреңә экологик билге яса.

 

 

        

    -

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Гөмбәләрне ничек дөрес җыярга?"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист органа опеки

Получите профессию

Интернет-маркетолог

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Әйләнә-тирә дөнья дәресләре  балалар өчен иң кызыклы, мавыктыргыч, кирәкле дәресләрдән санала.Бу  дәресләрдә балалар күп мәгълүматалалар. Шуңа күрә мин ачык дәрес темаларынкүбрәк шушы фәннән сайлыйм.Бу тема бүгенге көндә бик тә кирәкле темалардан санала. Балалар кече яшьтән үк гөмбәләрне яхшы белергә тиешләр.Гөмбәләрне аера белү генә түгел, ә дөрес җыю кагыйдәләрен, кайда үсүләрен дә белергә кирәк.Бу дәрестә дә балаларга шушы турыда сөйләнелә. Дәрес ахырында кызыклы табышмаклар, сораулар, биремнәр бирелә.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 609 606 материалов в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.03.2014 1464
    • DOCX 29.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Газизова Гульназ Фасхутдиновна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    • На сайте: 8 лет и 8 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 1110
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Секретарь-администратор

Секретарь-администратор (делопроизводитель)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Психолого-педагогические аспекты развития мотивации учебной деятельности на уроках математики у младших школьников в рамках реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Система образовательной организации в начальном общем образовании в условиях реализации ФГОС

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 60 человек из 32 регионов

Курс повышения квалификации

Развитие предметных навыков при подготовке младших школьников к олимпиадам по математике

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 41 человек из 15 регионов

Мини-курс

Управление стрессом и эмоциями

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 46 человек из 20 регионов

Мини-курс

Политология: теория, практика, законодательство

10 ч.

1180 руб. 590 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Управление проектами и стоимостная оценка в современном бизнесе

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе