994807
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
Добавить материал и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
До повышения цен на курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации осталось:
0 дней 0 часов 0 минут 0 секунд
Успейте подать заявку на курсы по минимальной цене!
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 5.520 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.200 руб.

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 60%
ИнфоурокБиологияКонспектыУрок Татарской литературы 8 класс

Урок Татарской литературы 8 класс

Лабиринт
библиотека
материалов








hello_html_6efc3f29.pngГафурова Светлана Гарифзяновна учитель татарского языка и литературы I квалификационной категории МБОУ “Заинская средняя общеобразовательная школа №2” Заинского муниципального района Республики Татарстан

















Муса Җәлил – талантлы шәхес һәм герой- шагыйрь

урок татарской литературы 8 классе













Тема: Муса Җәлил – талантлы шәхес һәм герой- шагыйрь

Максат: 1. М.Җәлилнең туган илгә тугрылык хисе белән сугарылган шигырьләренең тарихи әһәмиятен ачыклау.

2. Укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

3. Компьютерда эшләү күнекмәләрен камилләштерү.

4. Укучыларда М.Җәлил иҗатына һәм шәхесенә карата ихтирам, милли үзаң, горурлык хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: 1. М.Җәлил портреты.

2. Шагыйрьнең әсәрләре буенча китап күргәзмәсе.

3. Фотоальбом. Муса Җәлил.

4. Компьютер.

5. Диск “Күренекле шәхесләр”. Муса Җәлил.

6. Тестлар.

7. М.Җәлил шигырьләренә иллюстрацияләр.

Дәрес барышы.

1.Оештыру.

2.Укытучының кереш сүзе.

“ Җырлап үттем данлы көрәш кырын,

Җырлап килдем тормыш языма ...”

М.Җәлил.

Дөнья поэзиясе күгендә якты йолдызлардай балкыган шагыйрьләр аз түгел. Әмма алар арасында азатлык көрәшенең ялкынлы җырчылары, шул көрәштә батырларча һәлак булган легендар геройлар – инглиз шагыйре Джордж Байрон, венгр шагыйре Шандор Петефи, испан шагыйре Гарсиа Лорка, болгар шагыйре Никола Вапсаров, чех язучысы, публицист Юлиус Фучик һәм татар шагыйре Муса Җәлил исемнәре бар.

Патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең шигъри таланты, сугышчан батырлыгы һәм хәрби оештыру осталыгы фашизмга каршы аяусыз көрәштә бөтен тулылыгы белән ачылды. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде. Муса халыклар дуслыгы җырчысы буларак җир йөзендә зур соклану тудырды.

Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да.

Укучылар, М.Җәлилгә багышланган дәресебез бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү максатыннан уздырыла. Шул ук вакытта шагыйрь иҗатына йомгак та ясарбыз. Компьютер аша дисктан М.Җәлилнең шигырьләрен, җырларын һәм тормышы турындагы истәлекләрне тыңларбыз. Сөйләм телегезне тикшерү һәм үстерү максатыннан шигырьләренә анализ ясарбыз.

3.Өй эшен тикшерү. Сингл Раунд Робин ( Single Round Robin)

Укучылар Муса Җәлилнең «Җырларым”шигырен бер-берсенә яттан сөйлиләр.

Укытучы. Әйе, җыр сүзе шагыйрьнең 130 дан артык шигырендә, ягъни һәр дүрт әсәренең берсендә кулланылган. Бу аның, патриот-шагыйрь генә түгел, чын мәгънәсендә романтик рухлы, көчле, зур, тирән хисле, талантлы җырчы шагыйрь булуын да дәлилләп тора.

Менә ни өчен һәм ничек итеп ул үзенең батырлык, тугрылык, үлемсезлек символын гәүдәләнлергән атаклы “Җырларым” шигырен иҗат итә алган. Һәм ул моңа бөтен иҗат гомере буе әзерләнгән сыман тоела. М.Җәлил поэзиясе иң олы һәм гадел хөкем саналган вакыт сынавын узды. Бу олы мирас хәзергәчә сугышчан рухын, сәнгатьчә матурлыгын саклый, XXI гасыр кешесен дә сокландыра һәм яшәүгә рухландыра тынычлык, иминлек сагында тора.

4. Төп өлеш.

Сорау-җавап.(М.Җәлилнең тормыш юлын һәм өйрәнелгән әсәрләрен искә төшерү сорауларын слайдларда күрсәтү һәм укучылардан җавап алу).

1).Муса Җәлил кайчан һәм кайда туган?

Көтелгән җавап: Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында туа.

2).Сугышка кадәр кайсы өлкәдә эшләгән?

Көтелгән җавап: Муса Җәлил 13 яшендә үк үзенең авылында культура-агарту эшләре алып бара, Казанда газетада эшли, Оренбургта комсомол эшләрендә катнаша, Мәскәүдә”Кечкенә иптәшләр”, “Октябрь баласы” дигән журналларның мөхәррире була. 1939 нчы елда Казанга кайтып театрда эшли һәм шул елны ТАССР Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе итеп билгеләнә.

3).Муса Җәлил ничәнче елда сугышка китә?

Көтелгән җавап: М.Җәлил 1942 нче елның февралендә Төньяк Көнбатыш фронтка җибәрелә.

4).Сугышта иҗат иткән елларын әйтегез?

Көтелгән җавап: М.Җәлил фронтка җибәрелгәч тә иҗат эшеннән аерылмый. 1942 нче елның февраленнән 1944 нче елның февраленә кадәр шагыйрь каләмен ташламый.

5).Муса Җәлилнең кайчан һәм ничек гомере өзелә?

Көтелгән җавап: 1944 нче елның февралендә Җәлил һәм җәлилчеләргә суд була. Суд аларны “дәүләткә каршы җимерү эше” алып баруда гаепли һәм үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.

6).“Тик булса иде ирек”шигерендә дүртенче куплет алдагы өчесеннән кайсы ягы белән аерыла? Шагыйрьгә барыннан да элек нәрсә кирәк?

Көтелгән җавап: Өч куплетта да шагыйрьнең татлы хыяллары тасвирлана. Ул тоткынлыкта да хыяллана, Туган илен, сөйгәнен, кызын сагына. Әмма аның олы хыялы – ирекле булу, иреккә чыгу, кулына корал алып, Туган илен саклау. Ул шушы изге юлда, данлы сугыш кырында, ирекле булып, көрәшеп үләргә әзер.

7).“Сандугач һәм чишмә” балладасының төп идеясе?

Көтелгән җавап: “ Сандугуч һәм чишмә” балладасының төп идеясе шуннан гыйбарәт: илгә, җиргә, табигатькә, аның гүзәл гәүдәләнеше булган Чишмәгә зур зарар салучы дошман җиңелсен өчен, Егет исән калырга тиеш! Сандугачның соңгы гамәле буларак үлеме аның азатлык хөрмәтенә бирелгән корбан булуы ул.

  1. Шигырьләрне төркемләү. (Дисктан шигырләр тыңлау һәм слайдта күрсәтелгән темалар буенча шигырьләрне төркемләү, аларга анализ ясау.)

1).Беренче теманы билгеләү. “Соңгы үпкә” шигыре.(Укучылар шигырьләрне тыңлаганнан соң, төркемнәрдә, я аерым-аерым укылган шигырьләрнең темасын билгелиләр һәм аларга кыска анализ ясый баралар).

Көтелгән җавап: “Соңгы үпкә” шигыре “Ирек” темасына туры килә. Туган илгә булган мәхәббәт шигырьдә бик оста чагылдырыла.

2).Икенче теманы билгеләү. “ Вәхшәт “шигыре.

Көтелгән җавап: “Вәхшәт” шигыренең темасы – “Фашизмга нәфрәт”. Шагыйрь, фашистларга каршы көрәш алып бара. Ләкин моны үзебезнекеләр белерме? Шагыйрь аны белми. Ләкин аның бик ныклы һәм ышанычлы таянычы бар! Ул – җырлары.

3).Өченче теманы билгеләү. “Күлмәк” шигыре.

Көтелгән җавап: “Дуслык һәм мәхәббәт” темасы “Күлмәк” шигырен колачлый. Шигырьдә герой күңеленең сафлыгы, мәхәббәт тойгысының матурлыгы, гүзәллеге, аның үлемнән дә көчле булуы тасвирлана.

5. Физкультминут. Башка, кулларга физик күнегүләр һәм куллар катнашында бию хәрәкәтләре ясау.

Континиус Раунд Робин (Конtinuous Round Robin )

Сораулар төзегез һәм төркемдә чиратлап тикшерегез.

Куиз-Куиз-Трейд (Quiz-Quiz-Trade)

Үзегезнең сорауларны икенче төркемгә бирегез һәм җавапларын тикшерегез..

6.Дәресне ныгыту.

Компьютерда биремнәр башкару. Эш өстәле”ндәге “Татар әдәбияты” папкасын ачып, бирелгән тест биремнәрен үтәү( Һәр биремне башкаруга 20 секунд вакыт бирелә).

Тест биремнәре:

  1. М.Җәлилнең туган елын күрсәтегез.

а) 1902

б) 1904

в) 1906

2. М.Җәлилнең әтисенең исеме ничек?

а) Мөхәммәтгариф

б) Мостафа

в) Кәрим

3. Беренче шигеренең исеме ничек?

а) “Кызыма”

б) “Бәхет”

в) “Ишек төбендә

4. Муса Җәлилнең кызы кем исемле?

а) Лилия

б) Чулпан

в) Ландыш

5. 1941 нче елда сугышта М.Җ.әлил кем буларак катнаша?

а) хәрби хәбәрче

б) шагыйрь

в) журналист

6. Муса Җәлил ничәнче елда әсирлеккә төшә?

а) 1941

б) 1943

в) 1942

7. Шагыйрьнең көрәштәше, язучы кем?

а) Абдулла Алиш

б) Фатих Әмирхан

в) Әмирхан Еники

8. “Тик булса иде ирек” шигыре ничәнче елда иҗат ителгән?

а) 1943

б) 1941

в) 1942

9. Муса Җәлилнең шигъри әсәрләре тупланган җыентык кайсы төрмә исеме белән атала?

а) Тегель

б) Моабит

в) Шпандау

10. Муса Җәлил белән бергә 11 көрәшченең гомере кайсы төрмәдә өзелә?

а) Моабит

б) Шпандау

в) Плетцензее

1 нче төркемгә сорау: Муса Җәлилнең без өйрәнгән әсәрләреннән чыгып, нинди нәтиҗә ясарбыз? Өмете акланамы? Ничек?

Көтелгән җавап: Үзе үлсә дә, шигырләре илгә кайтыр, илдә аның батырларча һәлак булуын белерләр дип, өметләнә ул. 1956 нчы елның 2 нче февралендә СССР Верховный Совет Президиумы Указы белән М.Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә, чөнки илгә “Моабит дәфтәре” җыентыгы кайта.

2 нче төркемгә сорау: Ни өчен М.Җәлил – каһарман? Ни өчен М.Җәлил – каһарман шагыйрь?

Көтелгән җавап: Муса Җәлил дошман төрмәсендә легион оештыра, татар ир-егетләренең батыр, тугры булуын дөньяга таныта. Аның шигырьләре исә Мусаны гына түгел, миллионлаган совет әсирләрен аклый.

7.Дәресне йомгаклау.

Билгеләр кую.

  1. Укытучының йомгак сүзе.

Нәрсә эшләргә тиеш идек?

Көтелгән җавап: Без бу дәрестә М.Җәлилнең талантлы шәхес, герой шагыйрь булуын тагын бер кат расларга, аның гүзәл иҗатына анализ ясарга, шул ук вакытта сөйләм телебезне баетырга, компьютерда эшләү күнекмәләрен камилләштерергә тиеш идек.

- Ничек эшләдек?

Көтелгән җавап:Үз алдыбызга куйган максатка ирешү өчен без бик күп төрле эшләр башкардык: төрле төр соруларга җавап биргәндә бәйләнешле сөйләмгә игътибар итү белән беррәттән компьютерда эшләү күнекмәләрен арттырдык, төркемнәргә бүленеп эшләдек, тест чиштек, игътибарлы тыңлау күнекмәләрен камилләштердек, бик кызыклы физкультминут үткәрдек.

- Нинди нәтиҗә ясадык?

Көтелгән җавап: Иптәшләрем сөйләгәнчә, без күп төрле эшләр эшләдек. Шул рәвешле, талантлы шагыйребез М.Җәлил турында бик күп яңа мәгълүматлар тупладык. Аның герой шагыйрь булуын раслаучы шигырьләренең батырлык эшләвен – Мусаны гына түгел, миллионлаган совет әсирләрен аклавын аңладык. Аның көчле рухлы, тирән хисле, талантлы шәхес булуына тагын бер кат инандык.

8. Өйгә эш. 1. “Гомрем минем моңлы бер җыр иде...” темасына инша язарга.( бу эш мәҗбүри, ягъни һәркем башкарырга тиеш).

2. М.Җәлилнең 1944 нче елның май-август айларында иҗат иткән шигырьләрен эзләп табарга ( бу бирем ихтыяри, әмма бик мөһим).

9. Укытучының дәресне йомгаклавы.(слайдта күрсәтелә)

Укучылар, бүгенге дәресебезне чуваш халык шагыйре Педер Хузангайның шигъри юллары белән йомгаклыйсы килә:

Башым иям бу дәһшәтле чорда

Шундый уллар биргән халыкка.

Башым иям бу халыкның исемен

Мәңге үлмәс иткән шагыйрьгә”.



Лабиринт
Найдите материал к любому уроку,
указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:
также Вы можете выбрать тип материала:
Краткое описание документа:
Урок татарской литературы в 8 классе по теме « Муса Джалиль-поэт-герой.» Проведен в декабре 2013 года. В урок включены элементы новой методики преподавания по Сингапурской системе. В урок включены тесты по вариантам. Имеется презентация урока. В урок включены стихи М.Джалиля и исторический материал по истории жизни поэта во время войны и во время плена. На уроке были показаны все места, связанные с поэтом, показаны памятники, города и улицы. Были прочитаны стихи из Моабитской тетради поэта. ученики прочитали свои рефераты, защитили проекты, посвященные поэту.
Общая информация

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Организация и руководство учебно-исследовательскими проектами учащихся по предмету «Биология» в рамках реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «ФГОС общего образования: формирование универсальных учебных действий на уроке биологии»
Курс повышения квалификации «Медико-биологические основы безопасности жизнедеятельности»
Курс повышения квалификации «Методические аспекты реализации элективного курса «Антропология и этнопсихология» в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Государственная итоговая аттестация как средство проверки и оценки компетенций учащихся по биологии»
Курс «Общее садоводство: Стилистика садов. Создание различных стилей с использованием местных и интродуцированных растений»
Курс повышения квалификации «Основы биоэтических знаний и их место в структуре компетенций ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Анатомия и физиология: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс «Общее садоводство: Древесные растения для садов средней полосы»
Курс «Общее садоводство: Травянистые растения для садов средней полосы»
Курс повышения квалификации «Гендерные особенности воспитания мальчиков и девочек в рамках образовательных организаций и семейного воспитания»
Курс профессиональной переподготовки «Биология и химия: теория и методика преподавания в образовательной организации»
Курс профессиональной переподготовки «Организация производственно-технологической деятельности в области декоративного садоводства»
Курс повышения квалификации «Инновационные технологии обучения биологии как основа реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Организация и выполнение работ по производству продукции растениеводства»
Оставьте свой комментарий
Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.