Предпросмотр материала:
1 класста үткәрелгән математика дәресенә самоанализ
Тема: 1 санын берурынлы саннарга кушу.(Сложение числа 1 с однозначными числами).
Әлеге тема “Берурынлы саннарны кушу таблицасы”н өйрәнүгә багышланган темалар сериясен ачып җибәрә. Таблицаны өйрәнү 1 санын кушу очракларыннан башлана.
Дәреснең максатлары:
Образовательные: (.................................) берурынлы саннарга 1 санын кушуны искә төшерү; берурынлы саннарның нумерациясен белүне ныгыту; 1 санын берурынлы саннарга кушарга өйрәтү.
Развивающие: (...............................) логик фикерләүне, төп билгеләрне чагыштыру һәм аеру күнекмәсен үстерү; таблица ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү гамәлләре формалаштыру.
Воспитательные: (тәрбияви) тотрыклы танып белү мотивы тәрбияләү; иптәшеңнең фикерен тыңларга, үз фикереңне ачык итеп әйтергә өйрәтү.
Дәрестә түбәндәге УУГ (универсаль уку гамәлләре) формалаштырыла.
РУУГ (Көйләгеч универсаль уку гамәлләре- регулятивные универсальные учебные действия)
- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлау һәм тәмамлау;
- кагыйдәне истә тоту һәм шуңа ияреп гамәлләр кылу;
-үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, таблица ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү.
ТБУУГ (танып белү универсаль уку гамәлләре- познавательные УУД)
-төп билгеләрне аерып алу нигезендә кагыйдә формалаштыру;
-материаль объектлар (санау таякчыклары рәсемле) куланып биремнәр үтәү.
ШУУГ (шәхси универсаль уку гамәлләре – личностные УУД)
-үз уңышларың ,уңышсызлыкларың сәбәпләре турында фикер йөртү;
-дәреслек геройларына, күршеңә ярдәм итүдә танып-белү инициативасы күрсәтү.
КУУГ (коммуникатив универсаль уку гамәлләре – КУУД)
-күршең белән хезмәттәшлек итү;
-логик фикер йөртү осталыгы формалаштыру.
Бу дәрес алдагы белемнәргә таянып, яңа теманы өйрәнү дәресе. Дәрес 5 этаптан тора. Дәреснең төп этабы – яңа теманы өйрәнү. Мин дәресемне ФГОС таләпләренә туры китереп ,эш программасында каралган таләпләргә җавап бирерлек итеп , яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзергә тырыштым. (Класста 3 укучы. Шуларның берсе бездә каникулдан соң гына укый башлады. Мәктәпкә килгәндә балалар укый яза белмиләр иде. Сәләтләре, белемнәре буенча балалар төрле.) Дәрес эчтәлегенә УУГ элементларын керттем: эчтәлек битеннән балалар теманы үзләре эзләп таптылар һәм дәрескә максатны да дәреслек биременнән чыгып, үзләре куйдылар.
Дәреснең актуальләштерү һәм төп этапларында индивидуаль , парлап эшләү, күмәк эшләү принциплары кулланылды ,уен элементлары кертелде. Дәрестә объяснительно-иллюстративный метод ( схема,таблица б-н эш), репродуктивный метод (китап белән эш,биремне алгоритм яки кагыйдәгә таянып эшләү), частично-поисковый метод (мисалларны чагыштырып, нәтиҗә чыгару), контроль, үзконтроль методлары кулланылды.
Дәрестә балаларга эш өчен уңай шартлар тудырылды.Физиологик, психологик үзенчәлекләре исәпкә алынды. Укучыларны ялыктырмас өчен төрле эш алымнары кулландым: уен элементлары(колакка пышылдау), сингапур структурасы. Сингапур структурасын куллану дәресне җанландыра, дәрескә кызыксыну уята.
Дәрескә йомгак ясалды,укучылар дәрескә бәя бирделәр. Дәрес куелган максатына иреште.
Киләчәктә исәпкә алырга:
1.Балаларны үз фикерләрен әйтә белергә, иптәшенең фикерен тыңларга өйрәтергә.
2.Укучылардан тулы , дөрес җаваплар алырга ирешергә.
3.Сингапур структурасын, күмәк эшне тагын да җанландырырга.
В каталоге 7 451 курс по разным направлениям