Инфоурок Начальные классы КонспектыВнеклассное мероприятие ««Саубул,Әлифба»

Внеклассное мероприятие ««Саубул,Әлифба»

Скачать материал

 

Татарстан Республикасы

Ютазы муниципаль районы

Иске Урыссу урта мәктәбе

 

“Саубул,Әлифба!”

класстан тыш чарага сценарий

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Төзеде һәм үткәрде:

Башлангыч сыйныф укытучысы

                                                                                                          Фаздуллина Зилә Мөслим кызы

5 март, 2014 ел

 

 

“САУБУЛ,ӘЛИФБА”  бәйрәменә сценарий

            МАКСАТ: балаларда укуга карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.

            БУРЫЧЛАР:

-         яхшы укуның мөһимлеген төшендерү;

-         җырлар,шигырьләр ятлау аша телне баету,үстерү;

-         коллективта үз-үзеңне тотарга өйрәнү;

-         активлык,иҗадилыкны үстерү.

ҮТКӘРҮ ФОРМАСЫ: әдәби-музыкаль кичә

ҖИҺАЗЛАУ:

Сыйныф шарлар,чәчкәләр белән бизәлә, тактада Әлифба турында шигырь, медиапрезентация, уеннар өчен табышмаклар, кисмә хәрефләр.

Кичә барышы

-         Хәерле кич, хөрмәтле әти-әниләр, кунаклар. Менә сизелмидә укуның ярты елы

үтеп тә китте. Бүген без әлифба  бәйрәменә җыелдык. Безнең

кечкенә укучыларыбызның зур бәйрәме бу. Чөнки алар мәктәп

тормышында иң беренче адымнарын ясадылар. Үзләренең һәм гаилә

тырышлыгы белән, укырга да, язарга да өйрәнделәр. Әйдәгез, аларны

 берәмләп  алга чакырыйк. Мин алар турында аз гына бәяләмә укыйм,

ә сез кем икәнен танырсыз,  аннан соң аларны бирегә чакыра торырбыз.

*    Хәрәкәтчән, үзен бервакытта да кыерсыттырмаучы, чая, бөтерчек, кызу,

өлкәннәрне хөрмәт итә, белем алуга омтылучан егетебез ИЛНАР.

 

*      Өлкәннәрне хөрмәт итүче, хисле, ярдәмчел, үзенчәлекле,чибәр, нечкә

күңелле, тыйнак, белем алуга омтылучан кызыбыз КАМИЛЛА

 

*    Тыныч холыклы, салмак, төгәл, җаваплы, тыйнак,  белем алуга омтылучан,

Һәрвакыт иптәшләренә юл куя белүче,  булдыклы егетебез АЙНУР

 

*    Өлкәннәрне хөрмәт итүче, ярдәмчел, үзенчәлекле,матур, нечкә күңелле,

тыйнак, белем алуга омтылучан кызыбыз ЭЛЬЗАРА

 

*    Холкы тыныч, үзе хәрәкәтчән, төгәл, инсафлы, тыйнак, белем алуга омтылучан, сизгер, гаиләсен яратучы  фикер сәләте әйбәт  егетебез НИЯЗ

 

 

 

 

 

*    Холкы тыныч, үзе хәрәкәтчән, тыйнак, МӨЛАЕМ, белем алуга омтылучан,

гаиләсен яратучы кызыбыз  АЛИЯ

 

 

*    Ул тормышны яратучан, бөтерчек, тырыш, ярдәмчел  егетебез ИЛНАЗ

 

*    Тыныч холыклы, салмак, тыйнак,  белем алуга омтылучан, булдыклы егетебез

*          МАКСИМ

*           

-         Менә алар, кечкенә йолдызчыклар. Әйдәгез,сүзне аларга бирик.

 


Күч безнең күңелгә

Җыр яме,җир яме.

Түрдән уз,рәхим ит

Әлифба бәйрәме.

 

Әлибфа,син алып кердең

Безне белем иленә.

Тырышлык та,ялкаулык та

Шушы илдә беленә!

 

Әлифбабыз тәмам булды

Без җыелдык бәйрәмгә.

Шатлыгыбыз эчкә сыймый

Ничек сезгә сөйләргә?

 


-          Шатлыгыбызны җыр аша уртаклашыйк. Нияз-Алия җыр (Камилла- Элзара бию ).

-          Рәхмәт, балалар.

-           

-          Җир йөзендә төрле-төрле

Никадәрле китап бар....

Бик калын да, бик олы да,

Кечкенә дә китаплар.

Әмма барлык китапларның

Иң беренче баскычы,

Күңелләргә иң тәү башлап

Белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена

Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче

Тик бер китап. Аңа тиңдәш

Нинди китап бар тагын?

Беләсез,ул нинди китап?

Ул- Әлифба китабы.

(ишек шакыйлар,Әлифба керә)

-          Балалар, күрегез, безнең Әлифбабыз үзе дә бәйрәмгә килгән.

Әлифба: - Исәнмесез, балалар. Бүген  сезнең бәйрәм икәнен ишеттем дә,

бәйрәмегезгә килдем.  Сез тырышып укыдыгыз,

 

 

битләремне ертмадыгыз,пычратмадыгыз. Рәхмәт сезгә. Әйтегез әле, Әлифба

сүзе нинди хәрефләрдән тора?



Әткәй-әнкәй, газизләрем.

Гомер биргәнсез безгә.

Изге итеп үстердегез,

Мең рәхмәтлебез сезгә!

 

Өйрәндем мин күп хәрефләр,

Тырышып, тирләр түгеп.

Мин яратам Л хәрефен,

Кабатлыйм Ләйсән диеп.

 

И хәрефе ипидә бар,

Бар ул ил һәм иректә.

И хәрефе икелегә

Укымаска өйрәтә.

 

Фил бүрәнә ташып йөри,

Кара урман эчендә.

Һаман тора күз алдымда,

Күрсәм дә тик төшемдә.

 

Бәр барабан,уйна быргы!

Бар кешеләр ишетсен!

Бдан башка бәйрәм югын

Барчасы белеп торсын.

 

Алма диләр алларын да,

Яшелен дә,агын да.

Гел аласы килеп тора

Алма дигән чагында!

 


Хор белән:

 Һәммәбезнең үз урыны,

Барыбыз  дә кирәкле.

Китап безне дус булырга,

Татулыкка өйрәтте!

-         Әйдәгез, Әлифба турында җыр да җырлап китик. Җыр ӘЛИФБА



Әлифба-тормышта

Беренче баскычым!

Син белем дөньясын

Ачучы ачкычым!

Без тәртипле, тәрбияле

Булырга тырышырбыз!

Класс белән,мәктәп белән

Ярыш оештырырбыз

Безнең илгә белемле һәм

Намуслы кеше кирәк.

Туган ил өчен яшәрбез,

Үсик кенә тизерәк.

 

 

 

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел

Без укый-укый буйга җитәрбез

Сукмаклар,бәлки,китәр еракка.

Таулар үтәрбез,сулар кичәрбез

Онытмабыз сине,Әлифба!

Дус,тату  матур яшәүнең

Серенә төшенербез.

Бик тырышып укыганда,

Уңышка ирешербез!


 


Әлифба: - балалар, рәхмәт, сезгә. Мин буш кул килмәдем, сезгә бүләгем дә бар

 (китап тарата). Гел 4ле,5ле билгеләренә генә укыгыз,әти-әниләрегезне,

укытучы апагызны тыңлагыз. Сау булыгыз!

-         Сау бул, Әлифба!

-         (ишек шакыйлар, Белмәмеш керә)

Белмәмеш:  О-о-о, күпме халык! Нәрсәгә дип җыелдыгыз монда? Әллә берәр

 тәмле әйбер тараталармы?

Укытучы:  Белмәмеш, бу бит мәктәп!

Белмәмеш: Ә-ә-ә ә нишлиләр ул мәктәптә?

Укытучы: балалар, әйдәгез, берәм-берәм әйтеп чыгыйк әле, нишлибез без мәктәптә?

Укучылар берәмләп әйтәләр.

Укытучы: Әйдәгез мәктәп турында җыр да җырлыйк җыр Мәктәп ул ямьле

Белмәмеш: Мин хәзер аңладым: мәктәптә укырга,укытучы апаны тыңларга кирәк

 икән. Менә минем кесәмдә табышмаклар бар,ләкин мин укый белмим, бәлки сез

 укып күрсәтерсез?

Балалар берешәр табышмак укый,әти-әниләр җавап бирә.

-Рәхмәт,балалар. Минем сумкамда ниндидер конвертлар да бар икән.

Укытучы: Карыйк әле,ниләр бар икән анда? Монда хәрефләр икән!

Белмәмеш: Әлеге хәрефләрдән сүзләр төзергә кирәк.

Балалар сүзләр төзи.

Укытучы: Бик дөрес төзедегез, молодцы!

 

 

-         Ә хәзер әти-әниләргә бирем: тылсымлы сүзләр әйтү.(2 кеше кара-каршы

 басалар, чиратлашып сүзләр әйтәләр,сүз әйткән саен бер адым алга,

кем беренче очраша- шул җиңә.)

-         Рәхмәт,балалар,әлеге сүзләрне исләрендә калдырганнардыр.

-         Белмәмеш: Күрәм,сез бик уңган,ләкин җырлый белмисездер әле!

-         Укытучы: и,Белмәмеш,хәтерең дә начар икән. Балалар җырлап күрсәттеләр

-         бит инде. Ярый, тагын бер җыр тыңлап китик.

Җыр ӨЙРӘТӘЛӘР МӘКТӘПЛӘРДӘ

-         Я, Белмәмеш , ошадымы сиңа мәктәптә?

-         Саубул,Белмәмеш!

-         Безнең бәйрәмебез дәвам итә һәм без әтиләребезне сынап карыйк. Бирем

2 минут эчендә самолетлар ясарга һәм очыртырга. Кем күбрәк ясый-

шул җиңүче.

-         Молодцы,әтиләр! Бүләк итеп безнең егетләребездән җыр кабул итегез.

-          Җыр Солдатлар

-         Менә шулай тырышып, җырлар өйрәнеп, без Әлифба китабын да

тәмамладык. Әлифбаны тырышып укып чыкты дигән диплом алырга да вакыт

җитте. (дипломнар  тапшыру).

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

-         Укыган арада без әниләргә бүләк тә әзерләргә җитештек. Җыр Әнием

(открыткалар тапшыру)

-         Менә шулай тырышып уку елының азагына да якынлашабыз. Әтиләргә,

әниләргә түземлелек теләп калам.

-         Хәзер сүзне әниләргә бирәбез (бүләкләр тапшыралар)

Җыр Әйлән-бәйлән

-         Безнең кичәбез шуның белән тәмам. Өстәл янына рәхим итегез.

 

 

 

 

 

 

 

 

Кушымта

 

 

 

 

 

 

Выдан 
Ахмарову Айнуру Радифовичу
ученику 1 класса
Старо-Уруссинской СОШ
в том, что он прочёл АЗБУКУ
Директор школы              А.А.Галиева
Классный руков.            З.М.Фаздуллина  
2014 год
 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие ««Саубул,Әлифба»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Инженер лифтового оборудования

Получите профессию

Методист-разработчик онлайн-курсов

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Внеклассное мероприятие «Саубул,Әлифба» на татарском языке.В  интернет-ресурсах мало материала на татарском языке, поэтому  данный сценарий может использоваться учителями начальных классов татарских школ для проведения праздника Букваря. Есть стихи на татарском языке, в приложении есть образец диплома для вручения детям.  Сценарий включает  выступление детей, театрализованное представление Букваря и Незнайки, игры с детьми и родителями, песни,танцы, шуточные вопросы для родителей от детей, вручение подарков. 

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 656 252 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.03.2014 950
    • DOCX 632.2 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Фаздуллина Зиля Муcлимовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Фаздуллина Зиля Муcлимовна
    Фаздуллина Зиля Муcлимовна
    • На сайте: 8 лет и 9 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 629
    • Всего материалов: 1

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Финансовая грамотность для обучающихся начальной школы в соответствии с ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 566 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 476 человек

Курс повышения квалификации

Инклюзивное и интегративное образование детей с ОВЗ в условиях введения и реализации ФГОС НОО ОВЗ

72 ч.

2200 руб. 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 303 человека из 60 регионов
  • Этот курс уже прошли 1 197 человек

Курс повышения квалификации

Теория, методика и практика обучения младших школьников основам шахматной игры в условиях реализации ФГОС НОО

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 49 человек из 24 регионов
  • Этот курс уже прошли 187 человек

Мини-курс

Основы искусствознания

5 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Возрастные кризисы

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 17 регионов
  • Этот курс уже прошли 17 человек

Мини-курс

Детское развитие: ключевые моменты взаимодействия с детьми и подростками

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 296 человек из 66 регионов
  • Этот курс уже прошли 160 человек