Инфоурок Обществознание КонспектыВнеклассное мероприятие о художнике Баки Урманче

Внеклассное мероприятие о художнике Баки Урманче

Скачать материал

Открытое внеклассное мероприятие 

в рамках школьного конкурса «Учитель года»

учителя татарского языка и литературы  1 квалификационной категории

Галиной Венеры Минсултановны

 

Тема: «Урманче халык күңелендә»

Максат: 1. укучыларны Б. Урманченың тормыш юлы, эшчәнлеге белән таныштыру;

               2. аларда кешелеклелек, тирә-юньгә соклану, күзәтүчәнлек, милләтебезнең бөек рәссамы белән горурлану хисләре тәрбияләү.

Формасы: сыйныф сәгате

Җиһазлау: Б. Урманченың портреты, рәссамның күпкырлы эшчәнлеген тасвирлаучы рәсемнәр, компҗютер, проектор, экран, укучыларның иҗади эшләреннән күргәзмә, яңа сүзләр.

 

Сыйныф сәгатенең барышы.

I.  Оештыру өлеше.

1.  Тема, максатны әйтү.

- Укучылар, без бүген сыйныф сәгатендә Бакый Урманченың тормыш юлы, иҗаты белән танышырбыз. Тәрбия сәгате “Әдәби журнал” рәвешендә үтәр.

II. “Әдәби журнал”.

1. Беренче сәхифә. Журналның беренче сәхифәсе “Бакый Урманченың тормыш юлы” дип атала. Рәссамның тормыш юлы белән таныштыру өчен сүзне, укучылар сезгә бирәм.

2. Ишеткәннәрне тикшерү.

Бакый Урманче кем булган?

Туган елын, көнен истә калдыра алдыгызмы?

Ул сынлы сәнгатьнең кайсы төрләре белән шөгыльләнгән?

Бөек рәссамның исемен мәңгеләштерү уңаеннан, нәрсәләр булдырылган?

Бакый Урманче ничә яшендә вафат булган?

3. Икенче сәхифә. Журналның икенче сәхифәсе “Бакый Урманченың рухи дөньясы” дип исемләнә. Рәссам “җепкә төзелгән догалар” дигән шәмаилләр иҗат итә.

Шәмаил – мөселман динен тотучыларда изге дип саналган урыннарның рәсеме төшерелеп, матурлап догалар язылган һәм стенага элү өчен рамга куелган язу. Ә хәзер рәссамның берничә шәмаилен карап үтик.

            Балалар, менә бу сез белә торган “Туган тел” җырының (Г. Тукай сүзләре, халык көе)шәмаиле. Әйдәгез, сүзләрен искә төшереп, җырлап алыйк. (Класс белән җыр башкарыла). Укучылар, өйләрегезгә кайткач карагыз әле, сезнең бүлмәләргә дә шәмаилләр эленмәгән микән? Әби-бабаларыгыздан, әти-әниләрегездән анда нәрсә турында язылуын да сорагыз.

4. Өченче сәхифә. Журналыбызның өченче сәхифәсе “Портретлар галереясе”. Бакый Урманче күп кенә күренекле шәхеснең портретларын ясаган. Портретлар галереясе һәркемне үзенә җәлеп итә. Портрет ясый башлаганчы, рәссам шәхеснең тормышындагы вакыйгаларны, кешенең холкын, эчке дөньясын, уй-кичерешләрен, нәрсә белән кызыксынуын өйрәнгән. Шуларны ачыклаганнан соң гына эшкә керешкән.

Ул портретларны буяу һәм график юл белән язган. Графика – буяусыз, сызыклар һәм штрихлар белән генә рәсем ясау сәнгате.

            Бакый Урманче үзенең автопортретын да ясаган.

5. Дүртенче сәхифә. Журналның дүртенче сәхифәсе “Бакый Урманче иҗатында агачтан уеп эшләнгән сыннар” дип атала.

            Бакый Урманче, шәмаилләр, портретлар белән беррәттән, агачтан чокып, уеп, төрле сыннар ясаган. Сәнгатьнең бу төре нәкыш дип атала. Хәзер шул сыннар белән танышып китәрбез.

6. Бишенче сәхифә. Журналның бишенче сәхифәсенә күчәбез. Ул “Бакый Урманче иҗатында пейзаж, натюрморт, иллюстрация, картиналар” дип атала.

            Пейзаж – табигать күренешен сурәтләгән картина.

Натюрморт – нинди дә булса предметлар җыелмасы (чәчәк, җиләк-җимеш) төшерелгән рәсем.

Бакый Урманче төрле әсәрләргә иллюстрацияләр ясаган. Шундыйларның берсе – уку дәресендә укыган “Сак-Сок” бәетенә иллюстрация.

            Ә менә бу картина “Зөя буенда” дип атала. Ул ТР Президенты М. Шәймиевнең картиналар коллекциясе арасында саклана.

7. Алтынчы сәхифә. Журналның алтынчы сәхифәсендә  “Бакый Урманче иҗатында скульптура” дигән темага сөйләшербез. Скульптуралар аның әсәрләре арасында иң зур урынны алып тора.

            Скульптура – чокып, коеп, уеп сыннар ясау сәнгате. Скульптура төрле материаллардан: агач, гипс, мәрмәр, бронза һ.б. эшләнә.

            Бакый Урманче сынлы сәнгатьнең бу төрен республикада беренчеләрдән булып башлаган. Ул төрле бюст, һәйкәлләр ясаган.

            Ул сыннар Б. Урманче  музеенда саклана.

Бу кадәр сәнгать әсәрләрен иҗат итү өчен нык ихтыяр көченә ия булу мөһим. Димәк, балалар Б. Урманче холкына нинди сыйфатлар хас?

Ул китаплар, әдәби әсәрләр укыган. Аның китапханәсе дә бик бай. Анда меңләгән китап саклана.

8. Җиденче сәхифә. Журналның соңгы сәхифәсе “Бакый Урманче исеме – мәңгелек” дип атала.

            Без бүген  Б. Урманченың тормыш юлы, иҗаты белән таныштык. Әйдәгез, бергәләп уйлап карыйк әле, Бакый дигән исем нәрсәне аңлата икән? (“Мәңге, мәңгелек, мәңге яшәүче” дигән сүз). Димәк, бу исем җисеменә туры киләме?

            Чыннан да, балалар, Б. Урманче исеме мәңгелек. Вафатына 18 ел үтсә дә, аның туган көне ел саен билгеләп үтелә. Хөкүмәтебез аның эшчәнлеген югары бәяләде. Бакый Идрис улы Урманче – нәкыш остасы, сынчы, график һәм педагог, Татарстанның һәм Россиянең халык, Казахстанның атказанган рәссамы, республикабызның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Аңа багышлап китаплар чыгарылды, шагыйрьләр иҗат итте.

III. Йогаклау.

-          Балалар, сез бүген нинди шәхес белән таныштыгыз?

-          Ул кем булган?

-          Сезгә аның иҗат эшчәнлеге белән танышырга нәрсә ярдәм итте?

-          Безнең шәһәрдә Бакый аганың исеме нәрсәгә бирелгән?

-          Шәһәребездә Б. Урманченың нинди әсәрләре бар?

-          Ул нәрсәләр иҗат иткән?

-          Балалар, менә без бүген сезнең иҗади эшләрегездән күргәзмә оештырдык. Сезнең арада матур итеп рәсем ясаучылар бар. Бәлки кайберләрегез киләчәктә рәссам, скульптор да булып китәр. Ә иң мөһиме – матурлыкны тоя белергә тырышыгыз.

IV.             Мин сезгә иҗат уңышлары телим.   

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Внеклассное мероприятие о художнике Баки Урманче"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Кризисный психолог

Получите профессию

HR-менеджер

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

В материале конспект классного часа о татарском художнике Баки Урманче. Классный час выстроен в форме устного журнала. Учитель дает ребятам тематику рубрик журнала, они готовят сообщения и отвечают. При этом их рассказ сопровождается презентацией. В презентации показаны основные работы великого художника татарского народа. Тем более его имя связано с нашим городом, так как в нём есть улица, носящая его имя, гимназия имени Баки Урманче, есть скульптуры, выполненные им самим ещё при жизни. Весь классный час сопровождается музыкой, тихо исполняющейся, чтобы можно было слушать выступления детей.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 666 244 материала в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.03.2014 1408
    • DOCX 36 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Галина Венера Минсултановна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Галина Венера Минсултановна
    Галина Венера Минсултановна
    • На сайте: 9 лет и 6 месяцев
    • Подписчики: 1
    • Всего просмотров: 14420
    • Всего материалов: 7

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Няня

Няня

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс профессиональной переподготовки

Педагогическая деятельность по проектированию и реализации образовательного процесса в общеобразовательных организациях (предмет "История и обществознание")

Учитель истории и обществознания

300 ч. — 1200 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 42 человека из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 53 человека

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к ЕГЭ по обществознанию в разделе «Право»

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 15 регионов
  • Этот курс уже прошли 92 человека

Курс профессиональной переподготовки

История и обществознание: теория и методика преподавания в образовательной организации

Учитель истории и обществознания

500/1000 ч.

от 8900 руб. от 4150 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 1361 человек из 79 регионов
  • Этот курс уже прошли 3 919 человек

Мини-курс

Эффективное создание и продвижение школьной газеты

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

От Зейгарника до Личко: путь к пониманию человеческой психологии

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 23 человека из 15 регионов

Мини-курс

Комплексный подход к работе с детьми с тяжелыми нарушениями развития

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе