Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / Урок на тему; «Иярчен рәвеш җөмлә» для 8 класса
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 26 апреля.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Урок на тему; «Иярчен рәвеш җөмлә» для 8 класса

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ Иярчен рәвеш җөмлә.doc

библиотека
материалов


Татарстан Республикасы

Югары Ослан муниципаль районы

Вахит урта гомуми белем бирү мәктәбе









hello_html_m1ee1678e.gif
















Югары категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Фәттахова Гөлназ Хәсби кызының

район семинары үткәргән вакытта

татар теле һәм әдәбияты укытучыларына

8 нче сыйныфта күрсәткән ачык дәресе.



2010


Дәреснең темасы: Иярчен рәвеш җөмлә (8 сыйныф)

I. Дәреснең максатлары:

1) фәнни максат: иярчен рәвеш җөмлә турында төшенчә формалаштыру, аның белдерелү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү;

2) коммуникатив максат: иярчен рәвеш җөмләләрне тану һәм аеру ысулларын билгеләү буенча әңгәмә оештыру; укучыларның сөйләм телен үстерү;

3) тәрбияви максат: 23 февраль – Ватанны саклаучылар коне турында әңгәмә үткәрү; укучыларда патриотизм хисләрен уяту.

II. Дәреснең бурычлары:

1) укучыларга иярчен рәвеш җөмлә турында төшенчә бирү, аның мәгънәсен аңлату.

2) ныклы пунктуацион күнекмәләр булдыру.

3) иярчен рәвеш җөмләләрне сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллану.

4) бәйләүче чара аркылы иярчен җөмләнең төзелеш ягыннан төрләрен табырга юнәлеш бирү.

III. Дәреснең принциплары:

1) дидактик принциплар: фәннилек, күрсәтмәлелек, уку-укыту барышының тәрбияви характерда булуы

2) гомумметодик принциплар: коммуникатив, ситуатив-тематик

3) хосусый принциплар: грамматик теория белән сөйләм практикасының берлеге

4) лингвистик принциплар: функциональ, бүлекара бәйләнеш

IV. Уку-укыту ысуллары:

1) аңлату-күрсәтү

2) өлешчә эзләнү

V. Укыту алымнары:

1) карточкалар белән эшләү

VI. Дәреснең төре: катнаш


VII. Җиһазлау: такта, карточкалар

VIII. Әдәбият исемлеге:

1. Трофимова С. М. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына (Рус һәм татар мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен методик ярдәмлек). – Казан: Яңалиф, 2005. – 220 б.

2. Каюмова Г. Ф. Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән. – Казан: Яңалиф, 2003. – 104 б.

3. Гыймадиева Н. С. Дәрестә һәм дәрестән соң. – Казан: Яңалиф, 2004. – 128 б.

4. Зәкиев М. З. Татар теле: Татар урта гомуми белем. мәкт. 8 нче с-фы өчен д-лек. – 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2002. – 88-90 б.

5. Вәлиева Ф. С., Саттаров Г. Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: Раннур, 2000. – 455 б.

6. Максимов Н. В., Шәйхразиева З. В. Таблицалар һәм схемалар / Кушма җөмлә синтаксисы: Укытучылар өчен методик ярдәмлек / Н.В. Максимов, З.В. Шәйхразиева. – Казан: “Школа” нәшрияты, 2004. – 60 б.

7. Шакурова М. М, Йосыпов А. Ф. Татар телен укыту методикасы: Теория. Дәрес эшкәртмәсе. Планнар. Тестлар / М.М.Шакурова, А.Йосыпов. – Казан: “Отечество”, 2008. - 164 б.












Дәрес планы



I. Башлам 3 мин.

II. Актуальләштерү этабы

1) өй эшен тикшерү 8 мин.

III. Яңа материалны аңлату этабы

1) тактага берничә иярчен җөмлә язылу һәм укучылар тарафыннан тикшерелү 5 мин.

2) яңа материалны аңлату өчен, тактада язылган тиешле җөмләләрне тикшерү, төрен һәм төзелешен билгеләү 5 мин.

3) шул җөмләләргә нигезләнеп, кагыйдә чыгару 4 мин.

IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы

  1. карточкалар белән эш 10 мин.

2) I һәм II вариантларга, иярчен рәвеш җөмләләр төзү өчен, схемалар тәкъдим итү 5 мин.

V. Өйгә эш

1) иярчен рәвеш җөмләләрне кулланып, 4-5 җөмлә төзеп килергә 2 мин.

VI. Дәрескә йомгак

  1. сорау-җавап рәвешендә 2 мин.

  2. билгеләр кую 1 мин.










Дәрес барышы


I. Башлам өлеше.

II. Укытучы: Укучылар, үткән дәрестә сезгә нинди өй эше бирелгән иде?

Укучы: “Сез нинди спорт төрләрен беләсез?”, яки “Спорт – сәламәт яшәү рәвеше” дигән темага (иярчен урын һәм иярчен вакыт җөмләләрне кулланып) кечкенә генә сочинение язып килергә бирелгән иде.

( Укучылар язып килгән сочинениеләрен укыйлар.)

Укытучы: Бүген без иярчен хәл җөмләләрне өйрәнүне дәвам итәбез һәм сезнең белән яңа тема үтәчәкбез. Дәресебезнең темасы: Иярчен рәвеш җөмлә.

(Тактага иярчен рәвеш җөмлә булган бер җөмлә языла һәм укучы тарафыннан тикшерелә.)

Мин аларны шулай итеп утыртырмын: бер-ике елдан эре-эре алмалар бирә башларлар.

(Җөмләнең грамматик нигезе табыла, схемасы төзелә, бәйләүче чарасы күрсәтелә.)

Укучы: Беренче җөмлә - баш җөмлә, грамматик нигезе: мин утыртырмын; икенчесе – иярчен җөмлә, грамматик нигезе: алмалар бирә башларлар. [...шулай итеп ]: ( ) Бәйләүче чара: шулай итеп мөнәсәбәтле сүзе.

Алар комиссия әгъзаларын, балалар әтиләрен көткәндәй, сөенү тойгысы белән көтеп тордылар.

Укучы: Беренче җөмлә - баш җөмлә, грамматик нигезе: алар көтеп тордылар; беренче җөмлә уртасында килгән икенче җөмлә – иярчен җөмлә, грамматик нигезе: балалар көткәндәй. [ ... (...-дәй) ] Бәйләүче чара: -дәй охшату-чагыштыру кушымчасы.

Укытучы: Укучылар, әйдәгез, бу ике җөмләнең төрен һәм төзелешен билгеләп карыйбыз.

Укучы: Ике җөмлә дә иярчен рәвеш җөмлә була. Беренче җөмлә - аналитик, икенчесе – синтетик төзелешле.

Укытучы: Укучылар, әйдәгез, җөмләнең моделенә карап, кагыйдә чыгарып карыйк әле. Иярчен рәвеш җөмлә дип нинди җөмләне атыйбыз? Иярчен рәвеш җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең нәрсәсен белдерә?

Укучы: Иярчен рәвеш җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең рәвешен белдерә һәм ничек? ни рәвешле? кебек сорауларга җавап бирә.

III. Укытучы: Бик әйбәт. Дөрес әйттегез, укучылар. Иярчен рәвеш җөмлә эш яки хәлнең рәвешен я турыдан-туры, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән рәвеш хәлен ачыклау аркылы белдерә. Иярчен рәвеш җөмләнең аналитик төрләре дә, синтетик төрләре дә була.

Аналитик рәвеш җөмлә баш җөмләгә мөнәсәбәтле сүзләр, гүя, әйтерсең, диярсең кебек теркәгеч сүзләр һәм –мыни / -мени кисәкчәсе ярдәмендә иярә.

Синтетик рәвеш җөмлә баш җөмләгә хәлдә, килеш, көенчә, шикелле, сыман, төсле бәйлекләре, -ча /-чә, -дай / -дай һәм хәл фигыль кушымчалары ярдәмендә иярә.

( Дәреслектәге кагыйдә укучылар тарафыннан укыла, дәфтәрләргә язып куела һәм укучыларга иярчен рәвеш җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чаралар дигән таблица таратыла.)

Җөмләнең төзелеше

Иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләүче чара




Аналитик








Синтетик


1. Ялгызак мөнәсәбәтле сүз: шулай, шул рәвешчә, шулай итеп һ.б.

2. Парлы мөнәсәбәтле сүз: ничек-шулай, ничек-шул рәвешчә, ничек-шулай итеп һ.б.

3. Ияртүче теркәгеч: гүя, гүя ки, әйтерсең, әйтерсең лә

4. Сорау кушымчасы: -мыни, -мени




1. Охшату-чагыштыру кушымчасы: -ча/-чә, -дай/-дәй

2. Хәл фигыль формасы: -ып, -еп, -п

3. Киләчәк заман сыйфат фигыльнең юклык формасы: -мас/-мәс + -тан/-тән чыгыш килеше кушымчасы.

4. Бәйлек яки бәйлек сүз: кебек, сыман, шикелле, итеп, дип, килеш , дигәндәй, хәлдә һ.б.




IV. 1 нче бирем.

Укытучы: Укучылар, тиздән 23 нче февраль җитә. Ул нинди бәйрәм?

Укучы: 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне.

Укытучы: Бик дөрес. Әйе, бу бәйрәм – Армиядә хезмәт итеп, Ватанны саклаучылар көне, Бөек Җиңү бәйрәмен алып килгән бабайларыбыз, ветераннарыбыз бәйрәме, безне һәр төрле начарлыклардан, явызлыклардан саклап, яклап яшәгән әтиләребез, абый-энеләребез һәм акыллы, чибәр егетләребез бәйрәме. Мин сезгә хәзер карточкалар таратам. Шунда сез әлеге бәйрәмгә карата төзелгән җөмләләр белән очрашырсыз. Карточкаларның биреме түбәндәгедән гыйбарәт: Баш һәм иярчен җөмләне, бәйләүче чараларны күрсәтеп, иярчен рәвеш җөмләләрнең схемаларын төзегез.

1. Без Җиңү бәйрәменә ничек әзерләнсәк, ул һәрберебез күңеленә шулай кереп калыр. (...ничек), [...шулай]

2. Армиягә хатыңны мин танырлык итеп яз. [ (...-еп ) ]

3. Без ветераннарны шулай итеп бүләкләрбез: аларның күңелләрендә бу бәйрәм беркайчан да онытылмас. [...шулай итеп]: (...)

4. Тирә-юнь нур белән капланган, әйтерсең бүген Җиңү бәйрәме җиткән. [ ], ( әйтерсең...)

5. Сугышчы гранатаны шулай ыргытты: ул нәкъ немец орудиесе янында ярылды. [...шулай]: (...)



2 нче бирем.

Сыйныф I һәм II вариантларга бүленә һәм аларга төрле схемалар тәкъдим ителә.

I вариантка [...шулай итеп], (...) схемасы буенча аналитик иярчен рәвеш җөмлә төзергә.

II вариантка [...ничек ], (...шулай) схемасы буенча аналитик иярчен рәвеш җөмлә төзергә.

V. Укытучы: Укучылар сезгә өйгә эш итеп иярчен рәвеш җөмләләрне кулланып, 4-5 җөмлә төзеп килергә бирелә. Җөмләләрегез төрле темага карарга мөмкин.

VI. Укытучы: Без бүген сезнең белән иярчен рәвеш җөмләләр турында сөйләштек. Бирелгән җөмләләрнең грамматик нигезләренең асларына сыздык, схемаларын төзеп, бәйләүче чараларын күрсәттек, аларның төзелеш ягыннан төрләрен билгеләдек. Аннан соң, иярчен рәвеш җөмләләр турында белгәннәрне, тикшергәннәрне гомумиләштереп, иярчен рәвеш җөмләнең кагыйдәсен чыгардык. Белгәннәрне ныгыту максатыннан карточкалар белән эшләдек. Укучылар, сезгә барысы да аңлашылдымы? Өйгә бирелгән эшне эшләп килә аласызмы?

Укучыларның эшчәнлеген бәяләү.






Краткое описание документа:

Бу дәреснең темасы 8 сыйныфта үтелгән “Иярчен рәвеш җөмлә” дип атала.  Дәреснең максатлары: 1)фәнни максат: иярчен рәвеш җөмлә турында төшенчә формалаштыру, аның белдерелү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү; 2) коммуникатив  максат: иярчен рәвеш җөмләләрне тану һәм аеру ысулларын билгеләү буенча әңгәмә оештыру; укучыларның сөйләм телен үстерү; 3) тәрбияви максат: 23 февраль – Ватанны саклаучылар коне турында әңгәмә үткәрү; укучыларда патриотизм хисләрен уяту. Аның бурычлары: 1) укучыларга иярчен рәвеш җөмлә турында төшенчә бирү, аның мәгънәсен аңлату. 2)ныклы пунктуацион күнекмәләр булдыру. 3) иярчен рәвеш җөмләләрне  сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллану. 4) бәйләүче чара аркылы иярчен җөмләнең төзелеш  ягыннан төрләрен табырга юнәлеш бирү. Уку-укыту ысуллары:1) аңлату-күрсәтү; 2) өлешчә эзләнү. Укыту алымнары:1) карточкалар белән эшләү. Дәреснең төре: катнаш.  
Автор
Дата добавления 28.03.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров1307
Номер материала 43396032820
Получить свидетельство о публикации

Идёт приём заявок на международный конкурс по математике "Весенний марафон" для учеников 1-11 классов и дошкольников

Уникальность конкурса в преимуществах для учителей и учеников:

1. Задания подходят для учеников с любым уровнем знаний;
2. Бесплатные наградные документы для учителей;
3. Невероятно низкий орг.взнос - всего 38 рублей;
4. Публикация рейтинга классов по итогам конкурса;
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://urokimatematiki.ru


Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ


"Инфоурок" приглашает всех педагогов и детей к участию в самой массовой интернет-олимпиаде «Весна 2017» с рекордно низкой оплатой за одного ученика - всего 45 рублей

В олимпиадах "Инфоурок" лучшие условия для учителей и учеников:

1. невероятно низкий размер орг.взноса — всего 58 рублей, из которых 13 рублей остаётся учителю на компенсацию расходов;
2. подходящие по сложности для большинства учеников задания;
3. призовой фонд 1.000.000 рублей для самых активных учителей;
4. официальные наградные документы для учителей бесплатно(от организатора - ООО "Инфоурок" - имеющего образовательную лицензию и свидетельство СМИ) - при участии от 10 учеников
5. бесплатный доступ ко всем видеоурокам проекта "Инфоурок";
6. легко подать заявку, не нужно отправлять ответы в бумажном виде;
7. родителям всех учеников - благодарственные письма от «Инфоурок».
и многое другое...

Подайте заявку сейчас - https://infourok.ru/konkurs

Похожие материалы
Урок
28.03.2014
Просмотров: 397
Комментариев: 0

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх