Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Начальные классы / Рабочие программы / Электив курска авторлык эш программасы «Татар теленнән Дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ГИА) әзерләү”
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Электив курска авторлык эш программасы «Татар теленнән Дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ГИА) әзерләү”

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ Электив курс программасы.doc

библиотека
материалов


Татарстан Республикасы

Югары Ослан муниципаль районы

Вахит урта гомуми белем бирү мәктәбе


Методик берләшмә җыелышында “Раслыйм”

кабул ителде һәм расланды Мәктәп директоры:

беркетмә № 1, 27.08.2013нче ел ___________Усманова Г.И.

Приказ № 87, 28.08.2013 нче ел




Электив курска авторлык эш программасы


«Татар теленнән Дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ГИА) әзерләү”






Авторы:

Югары квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Фаттахова Гөлназ Хәсби кызы


Рецензент – КФУ ның Идел буе төбәк-ара укытучыларының белемен күтәрү һәм өстәмә белем бирү үзәге белгече Низаметдинова Гөлүсә Маликъ кызы.

9 нчы сыйныф укучыларын «Татар теленнән Дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ГИАга) әзерләү» буенча татар теленнән электив курс программасы

Аңлатма язуы

9 нчы сыйныфта яңа формада дәүләт (йомгаклау) аттестациясе уздыру чынбарлыкка әйләнеп бара. 2012 нче елда татар теленнән яңа формада имтихан Татарстан Республикасының берничә районында эксперимент буларак уздырылды. Бу экспериментка безнең Югары Ослан районы да керде. Миңа 9 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән электив курслар алып бару өчен 17 сәгать бирелде. Уку елы башыннан ук үзем бу курсларга программа төзи башладым.

Әйе, татар теленнән Дәүләт йомгаклау аттестациясе (ГИА) гамәлгә кереп бара, шунлыктан укучыларда татар теленнән белем сыйфаты өчен җаваплылык та арта, белем бирүнең эзлеклелеген саклау принцибы тормышка аша, ә иң мөһиме, укучыдагы белем сыйфатына объектив бәя биреп булачак. Шулай ук 9 нчы сыйныф чыгарылыш укучысы системалы белем алса гына, Дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ГИА га) уңышлы әзерләнә һәм, анда катнашып, белем алуның югары баскычына күтәрелә ала.

Дәүләт йомгаклау аттестациясе (ГИА) укучының мәктәп программасында өйрәнелгән фонетика, орфоэпия, орфография, лексика, фразеология, морфемика, сүз ясалышы, грамматика (морфология, синтаксис), пунктуация, сөйләм эшчәнлегенә өйрәтү бүлекләрендә алынган белемнәрен гамәли куллана белү дәрәҗәсен тикшерү өчен үткәрелә.

Бу электив курсында укытуның традицион булмаган яңа формаларына һәм алымнарына зур игътибар бирелә. Бу юнәлештә укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерүдә объектив һәм уңайлы ысулларның берсе булган тестлар аеруча киң файдаланыла. Тестлар ике бүлектән тора: теориягә караган тест сораулары һәм гамәли тест сораулары. Тест сораулары берничә вариантта эшләнде.

Тестлар “җиңелдән-авырга” принцибы буенча төзелде. Тестлар белән беррәттән, контроль эш үткәрү максатында, грамматик биремнәр өстәп бирелде. Мисаллар татар әдәбияты әсәрләреннән, вакытлы матбугаттан, фольклор әсәрләреннән, мәкальләрдән, халык җырларыннан һәм шулай ук сөйләм теленнән алынды. Азакта шартлы кыскартмалар белән язучыларның исемлеге китерелде.

«Татар теленнән Дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ГИАга) әзерләү» электив курсы татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты, татар телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программасы (1-11 нче сыйныфлар.-Казан: Татарстан китап нщшрияты, 2011 нче ел.), шулай ук 9 нчы сыйныф дәреслеге (авторлары М.З.Зәкиев, С.М. Ибраһимов) нигезендә төзелде.

Электив курсның төп максатлары:

- укучыларның татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрне системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү;

- телнең төп грамматик чараларын сөйләм процессында куллануга ирешү;

- укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилли белергә күнектерү;

- татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга, аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү;

-телнең милли мәдәниятнең чагылышы булуын, тел һәм тарих бердәмлеген аңлату, татар теленең милли-мәдәни үзенчәлекләренә төшендерү; татар һәм башка халыкларның рухи мирасына ихтирам тәрбияләү;

- телне тулы бер система буларак күзаллау;

- текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны таба белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;

- укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылын камилләштерү.

Электив курсның бурычлары:

1. Теоретик белемне тирәнтен өйрәнү һәм системалаштыру;

2.Укучыларның игътибарын телнең эстетик функциясен чагылдыручы әдәби текстка, өйрәнелә торган тел күренешләренең сәнгатьлелек ягына юнәлтү; аның белән эшләгәндә балалар туган телнең матурлыгын күрергә һәм ишетергә өйрәнсеннәр, нинди сурәтләү чаралары аша аның тормышка ашырылуын аңласыннар өчен телнең тасвирлау һәм сурәт ясау мөмкинлекләрен күрсәтү, телнең җанлы халәтен, кулланылыш рәвешен өйрәнеп, сүз белән сөйләм арасындагы бәйләнешнең нигезенә ныграк төшенергә, әдәби әсәрдә һәм автор сөйләмендә сүзнең тәмен, ямен, матурлыгын тоярга, үз сүзен, фикерен әйтә белергә өйрәтү.

Татар теленнән Дәүләт йомгаклау аттестациясен (ГИА ны) башкарганда укучылардан түбәндәге белемнәр һәм күнекмәләр булу таләп ителә:

  • сүзләрне әдәби тел нормаларына нигезләнеп әйтү;

  • орфографик принип үзенчәлекләрен белү; шуларга нигезләнеп, сүзләрне дөрес язу, бигрәк тә кушма, ясалма, парлы, тезмә һәм кыскартылма сүзләрнең дөрес язылышын аңлата алу; төрле сүзлекләрдән, беренче чиратта орфографик сүзлектән, кирәгенчә файдалана белү; үзеңнең һәм башкаларның хаталарын төзәтү күнекмәләренә ия булу;

  • сүзлек составындагы татар теленең үз сүзләрен, башка телләрдән кергән алынма сүзләрне, төрле тармакка караган сүзләрне аера белү, алардан урынлы файдалану; синоним, антоним һәм омонимнарның үзенчәлекләрен белү; аңлатмалы сүзлек; фразеология һәм синонимнар, шулай ук башка төр сүзлекләрдән нәтиҗәле файдалану; укучының үз сөйләмен һәм чит кеше сөйләгәнне сүз һәм фразеологик берәмлекләрнең төгәл, стилистик яктан урынлы кулланылуы ягыннан бәяли алу;

  • сүзнең мәгънәле кисәкләре; мәгънәле кисәкләрнең төп билгеләрен, тамыр һәм нигез сүзләрне, шулай ук кушымчаларны һәм аларның функцияләре буенча төрләрен аера белү; сүзләрне мәгънәле кисәкләргә тарката белү күнекмәләренә ия булу;

  • сүз ясалышы төрләрен белү; сүз ясалышы белән форма ясалышы арасында аерманы аңлату;

  • сүзләрне төркемләү принципларын аңлата алу; һәр сүз төркеменең төп билгеләрен, төрләнешен, төркемчәләрен аера белү; сүзләргә морфологик һәм морфологик-синтаксик анализ ясау күнекмәләренә ия булу; сөйләмдә сүз төркемнәрен дөрес һәм урынлы куллану;

  • синтаксисның нәрсәгә өйрәтүен, сөйләм берәмлекләрен белү; сөйләмдә сүзләр бәйләнешен һәм аларны формалаштыру чаралары үзләштерү; сүзтезмә һәм җөмлә билгеләрен белү һәм аларны мисаллар белән дәлилли алу; гади һәм кушма җөмләләрне бер-берсеннән аера белү; әйтелү максатыннан чыгып, җөмлә төрләрен (хикәя, сорау, боерык җөмләләрне), шулай ук тойгылы җөмләне белү, аларны дөрес интонация белән укый (әйтә) алу; җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен, аерымланган иярчен кисәкләрне, тиңдәш кисәкләрне, эндәш сүзләрне һәм кереш сүзләрне тану, аларга хас үзенчәлекләрне мисаллар өстендә аңлата алу; тезмә кушма җөмләләрнең төрләрен, иярченле кушма җөмләләрнең төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан төрләрен, аларга хас бәйләүче чараларны аңлату; кушма җөмләләрнең компонентлары арасында тыныш билгеләрен дөрес кую, җөмләләрне дөрес интонация белән уку (әйтү) күнекмәләренә ия булу, катлаулы төзелмәләрне һәм теземне гамәли рәвештә үзләштерү һәм дөрес интонация белән укый белү; туры һәм кыек сөйләмгә хас интонация һәм тыныш билгеләрен үзләштерү; җөмләләрне төзелеше һәм мәгънәсе ягыннан аера алу; җөмләләргә тулы синтаксик анализ ясый белү;

  • тыныш билгеләренең мәгънә ачыклыгы өчен бик кирәкле чара булуына төшенү һәм шуны мисаллар өстендә аңлата алу; җөмлә ахырында, кушма җөмлә, катлаулы төзелмә өлешләре арасында тыныш билгеләрен дөрес кую һәм шуларга аңлатма бирә алу; җөмлә кисәкләре арасында (ия һәм хәбәр арасында – сызык), җөмләнең аерымланган кисәкләре (аныклагыч һәм хәлләр), модаль кисәкләр (эндәш сүзләр, кереш сүз һәм кереш җөмләләр), тиңдәш кисәкләр; ымлык һәм аваз ияртемнәре, шулай ук әйе һәм юк сүзләре янында тиешле тыныш билгеләрен дөрес кую; куштырнакларның куелу очракларын (диалог формасындагы язылмаган туры сөйләмне аеру; китап, газета, журнал һәм төрле оешма исемнәрен белдерү, я гадәти мәгънәсеннән башкачарак мәгънә белдергән сүзләрне сиземләтү өчен) гамәли рәвештә куллана белү; шулай ук күп нотаның ролен (текст яки абзац башында – дәвамы булуын, текст эчендә – төшереп калдырылган сүз яки җөмлә булуын, текст азагында сөйләмнең әйтелеп бетмәвен күрсәтү өчен) аңлау; шартлы рәвештә тыныш билгесе буларак карала торган “кызыл юл”ның ролен аңлата алу.

  • шулай ук әдәби әсәрнең жанрын тану (әдәбияттан алган мәгълүматлар күз алдында тотыла), әсәрнең төп идеясен аңлау, тексттагы проблемаларны формалаштыру, текстта күтәрелгән проблемаларны үз дәлилләрен китереп аңлата белү;

  • изложение һәм сочинениеләрне, сөйләм төрләренә туры китереп, төрле жанрда язу. Язмаларны сыйфатлама, модальлек, эмоциональлек элементларын, стиль үзенчәлекләрен кулланып тулыландыру һәм шомарту;

  • әсәр яки аның бер өлеше нигезендә конспект төзү, тезислар әзерләү, кемгә дә булса характеристика язу;

  • эш кәгазьләреннән хат, белешмә, мәкалә, расписка, акт, гариза һәм беркетмәләрне мөстәкыйль рәвештә яза алу.

Программаның эчтәлеге

«Татар теленнән Дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ГИАга) әзерләү» электив курсы төрле темалар, тестлар, текстлар белән тирәнтен эшләүне, Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү һәм татар теле, әдәбияты юнәлешендә югары уку йортларына кергәндә ярдәм итүне күздә тотып төзелде. «Татар теленнән Дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ГИАга) әзерләү” электив курсы 1 ел уку елына исәпләнгән, аңа 17 сәгать вакыт каралган. Ул 3 бүлектән тора: теоретик, гамәли, тестлар буенча тикшерү эшләре. Теоретик бүлеккә - 5 сәгать, гамәли бүлеккә – 6, тестлар буенча тикшерү эшләренә – 6 сәгать вакыт каралган.

Теоретик өлештә төп төшенчәләргә анализ, алдагы сыйныфларда алган белемнәрне тирәнәйтеп кабатлау, гомумиләштерү, тект белән эшләү күнекмәләре, анда сурәтләү чараларын табу һ.б. урын алган, алынган теоретик белемнәргә таянып, укучылар курсның гамәли бүлегенә, ягъни укытучы тәкъдим иткән биремнәргә турыдан-туры анализлау өлешенә керешә алалар, монда күбрәк грамматик анализ күнекмәләре, текст өстендә эш куела. Текст татар теле курсының төп терәк берәмлеге санала. Текстка анализ ясау дәресләре укучыларга сүзнең мәгънәсен, сөйләмдә кулланылыш үзенчәлеген, «тәмен» дөрес тоя башларга этәргеч булып тора. Текстны төрле яклап өйрәнү һәм үзләштерү укучыларның сөйләм һәм язу күнекмәләрен камилләштерүгә ярдәм итә. 9 нчы сыйныф укучылары алынган белемнәрен сөйләм практикасында, сочинение һәм изложениеләр язганда, татар теленнән Дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ГИАга) әзерләнгәндә һәм аларны үтәгәндә кулланырга өйрәнәләр (текст: төп фикер, бәйләүче чаралар, сөйләм стильләре, тел-сурәтләү чараларының кулланылышы); әдәби сөйләм нормаларына ия булу, текст анализлый белү күнекмәләренә ия булалар. Текстлар матур һәм публицистик әдәбияттан, шулай ук дидактик, БРИга әзерләнү өчен булган материаллардан алынды (2, 3 нче өлешләр). Бу бүлеккә текст белән эшләүгә 5 сәгать вакыт бирелә. Анализ өчен хәрефләре төшереп калдырылган һәм тыныш билгеләрен куюны сорый торган текстлар, диктант текстлары, иҗади биремле диктант текстлары (сайланма диктант, диктантның ахырын уйлап язу), иҗади биремле изложениеләр текстларын файдаланырга була. Тестлар буенча тикшерү эшләрендә җавапны сайлап алу мөмкинлеге булган биремнәрне башкару (А өлеше) каралган, укучы үзе дөрес дип уйлаган җавапларны билгели алырлык тестлар тәкъдим ителә.

Программаның календарь – тематик планы

Бүлекләр һәм темалар

Сәгатьләр саны

Эш гамәлләре


Үткәрү вакыты

Теоретик бүлек

Гамәли бүлек

Тестлар буенча тикшерү эшләре


1

Фонетика. Хәрефләр һәм авазлар. Сүзгә фонетик анализ ясау. Текст белән эш.

1

1


Мини- тест. Перфокарталар белән эш.


9.09.13.

16.09.13


2

Орфография. Татар теле орфографиясенең кыен очраклары. Орфографик белемнәрне тикшерү өчен тестлар эшләү.



1

Сүзлек белән эш, дидактик материаллар ясау. Туган як темасына кроссвордлар ясау. Тестлар.


23.09.13

3

Графика. Татар хакында язу тарихы.

1



Туган тел темасына докладлар сөйләргә әзерләнү.


23.09.13

4

Лексикология. Семасиология. Татар теленең сүзлек составы. Фразеология. Текст белән эш.

1


1

Проект белән эш. Кроссвордлар ясау. Тестлар.


30.09.13

7.10.13

5

Сүз ясалышы. Сүз ясалышы буенча тестлар эшләү.



1

Практик эш. Тестлар.


14.10.13

6

Морфология. Мөстәкыйль мәгънәле сүз төркемнәре, ярдәмче сүз төркемнәре. Сүзләргә морфологик анализ ясау.


1

1

Практик эш. Таблицалар ясау.


21.10.13

28.10.13

7

Гади җөмлә синтаксисы. Алар янында тыныш билгеләре. Җөмләдә тел-сурәтләү чаралары. Текст өстендә эш.



1

Әдәби текст белән эш. Тестлар.


11.11.13

8

Кушма җөмлә, алар янында тыныш билгеләре. Җөмләгә синтаксик анализ ясау. Тестлар эшләү.



1

1

Проект яклау.

Практик эш. Тестлар.


18.11.13

25.11.03

9

Текст – сөйләмнең бөтен үзенчәлекләрен үзендә туплаган сөйләм берәмлеге. Грамматик һәм синтаксик нормалар.

Бирелгән текст буенча инша язып карау.


1


Туган якка, андагы күренекле шәхесләргә карата текстлар буенча инша язу.


2.12.13

10

Стилистика һәм сөйләм культурасы.

1



Сүзлек белән эш.


9.12.13

11

Татар теленнән Дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ГИАга) әзерләнү буенча тест эшләре.



1

Практик эш. Тестлар.


16.12.13

12

Тел турында гомуми мәгълүмат.

1



Тел турында инша язу.


23.12.13

13

Текстка лингвистик анализ ясау.


1


Практик эш.


14.01.14

14

Тыгыз (сжатое) изложение язу.


1


Изложение язу.


21.01.14





Электив курс үткәннән соң укучылар белергә тиешле белем-күнекмәләр:

а) тел күренешләрен анализлый, төркемли белү;

ә) тел берәмлекләрен төгәл сайлый, дөрес файдалана белү;

б) төрле функциональ стильгә һәм функциональ - мәгънәви сөйләм төрләренә караган текстларга лингвистик анализ ясый белү;

в) максатка яраклаштырып, үз сөйләмен оештыра белү;

г) сөйләмен үзлектән тикшерә белү.

Әлбәттә, татар теленнән Дәүләт йомгаклау аттестациясе (ГИА) укытучыдан да, укучыдан да зур әзерлек сорый, күләмле, кыен эш. Сүземне йомгаклап, Конан Дойльның мәшһүр әсәреннән Шерлок Холмс сүзләрен китерәсем килә: “Чишелешен аңлатып биргәннән соң, теләсә нинди мәсьәлә дә бик җиңел, гади булып тоела башлый”.

Әдәбият

1. Л.Н.Ногманова, Г.Д.Садыйкова, Г.Г. Минһаҗева Бердәм Республика имтиханына әзерләнәбез. Татар теле. Татар мәктәпләре һәм рус телле мәктәпләрнең татар сыйныфлары өчен. Школа, Казан, 2007.

2. Вагыйзов С.Г. Кызыклы грамматика. Укытучылар өчен кулланма Казан, «Мәгариф», 2002.

3. Вәлиева Ф.С, Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. Казан, «Раннур», 2002.

4. Диктантлар җыентыгы. Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5-11 нче сыйныфлары өчен. Укытучылар өчен кулланма. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2006;

5. Ибраһимов С.М. Синтаксик стилистика. Студентлар өчен кулланма. Казан университеты нәшрияты, 1989.

6. Курбатов Хәлиф. Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. “Мәгариф” нәшрияты, 2002.

7. Максимов .Н. В. Татар теленнән тестлар. Уку-укыту ярдәмлеге. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2008;

8. Максимов Н. В. Урта мәктәптә татар телен укыту. Укытучылар өчен кулланма. Казан, «Мәгариф». 2004.

9. Максимов Н.А, Трофимова С.М., Хәмидуллина М.З.Татар теленнән дидактик материаллар. Укытучылар өчен кулланма, Казан, “Мәгариф”, 2000.

10. Сафиуллина Ф.С, Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. Урта һәм югары уку йортлары өчен дәреслек, Казан, «Мәгариф», 2002.

11. Сафиуллина Ф.С, Ибраһимов Г.Б. Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел. Казан, 1998.

12. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2006.

13. Татар теленнән бердәм Республика имтиханына әзерләнәбез. Татар мәктәпләре һәм рус мәктәпләренең татар сыйныфлары өчен кулланма. Школа, Казан, 2008.

14. Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа: 5-11 нче сыйныфлар.-Казан: Мәгариф, 2010.

15. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары. 5-11 нче сыйныфлар. Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2010.

16. Хаков В.Х.Татар теле стилистикасы. Укытучылар өчен кулланма, Казан, Татарстан кит., нәшр, 1980.

17. Язма эшләр җыентыгы. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы сыйныфында укучы татар балаларына ана теленнән язма имтиханга әзерләнү һәм аны үткәрү өчен текстлар. Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2004.

18. Шакирҗанова Ә.Б. Татар теле орфографиясенең кыен очраклары һәм укучыларның грамоталылыгын күтәрү юллары. Казан, Школа, 2009.

19. Галиуллина Г.Р. Татар теле, лексикология (таблицалар, схемалар, анализ үрнәкләре, күнегүләр, сүзлекчә).Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2007.

20.Сафиуллина Ф.С., Нәбиуллина Г.Ә. Татар теленнән тестлар (синтаксис). Казан, “Яңалиф” нәшрияты, 2006.



































Краткое описание документа:

   9 нчы сыйныф өчен  «Татар теленнән Дәүләт йомгаклау аттестациясенә (ГИА)  әзерләү” дип аталган электив курсның эчтәлеге үзенчәлекле, укучыларда телне үзләштерүгә кызыксыну һәм эчке омтылыш формалаштыруга юнәлтелгән. Хәзерге татар әдәби тел нормаларын телдән һәм язма сөйләмдә дөрес куллану үзенчәлекләрен төшендерү өчен уйланылган. Тел белеме бүлекләренең кыен очракларына игътибар бирелгән. Сүзләргә фонетик, лексик, морфологик анализ ясау тәртибе; сүз төзелеше һәм ясалышы; ситаксис һәм пунктуациягә дә урын бирелгән. Алган белемнәрне ныгыту һәм эзлеклелеккә салырга, аны гамәли куллана алу мөмкинчелеген арттырырга җирлек тудырылган.    Орфографик, орфоэпик  таләпләр үтәлеше дә язма һәм телдән сөйләм күнекмәләрендә ныгыту күздә тотылган. Татар теле әдәби тел, камил тел булуын укучылар төшенә, аңлый, ә бу курс телне тагын да чарларга, камилләштетергә омтылыш тудыра.  Бу курс татар телебезгә, халкыбызның тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләргә, укучы балаларда милли үзаң формалаштырырга, телнең үзенчәлекле якларын тирәнрәк үзләштерергә, имтиханнарны уңышлы бирергә ярдәм итә.              
Автор
Дата добавления 28.03.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Рабочие программы
Просмотров3302
Номер материала 43430032827
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх