Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Классному руководителю / Другие методич. материалы / Фәнни-тикшеренү эше.Тема:”Якташыбыз Риф Гатауллин иҗаты”. Юнәлеше: Күренекле шәхесләр һәм туган як. (Җирле - төбәк материалларына нигезләнеп).
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Классному руководителю

Фәнни-тикшеренү эше.Тема:”Якташыбыз Риф Гатауллин иҗаты”. Юнәлеше: Күренекле шәхесләр һәм туган як. (Җирле - төбәк материалларына нигезләнеп).

Выберите документ из архива для просмотра:

Выбранный для просмотра документ РИФ Гатауллин - фәнни -эзләнү эше.docx

библиотека
материалов



Татарстан Республикасы

Югары Ослан муниципаль районы

Вахит урта гомуми белем бирү учреждениесе









Фәнни-тикшеренү эше

Тема:”Якташыбыз Риф Гатауллин иҗаты”.

Юнәлеше: Күренекле шәхесләр һәм туган як.

(Җирле - төбәк материалларына нигезләнеп).

                                             























2014



Эчтәлек:

I. Кереш ................................................................................4-5 нче битләр

II. Төп өлеш:

  1. Югары Ослан ягы –Тау ягы үзенең матур табигате, күренекле шәхесләре белән данлыклы. Шулар арасында – композитор Риф Гатауллин да бар.................................................................... 6 нчы бит

  2. Риф Хоббул улының тормыш юлы ...................................7-8 нче битләр

  3. Риф Хоббул улының иҗат иткән җырлары тематикасы. .....9 нчы бит

III. Йомгаклау .......................................................................10 нчы бит

IV. Эзләнү чыганаклары................................................................11нче бит

























Кереш


Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтләнә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максаты куела. Әйе, безнең якташларыбызның күбесе районнан читтә - республика күләмендә һәм хәтта Россия күләмендә дә танылган шәхесләр. Без алар турында телевидение тапшыруларын карап, матбугат битләреннән укып та белә алабыз. Һәр укучы, минемчә, үзе яши торган төбәкнең табигатен, аның үзенчәлекләрен, халкын, традицияләрен, мәдәниятен, тарихын яхшы белергә тиеш.

Якташыбыз Риф Гатауллин иҗаты” дип исемләнгән фәнни-тикшеренү эшемә түбәндәге максатларны куям:

1. Югары Ослан төбәгеннән чыккан сәнгать кешесе буларак – композитор Риф Гатауллин, аның иҗаты турында тирәнрәк мәгълүмат алу.

2. Районыбыз тарихына бәйле күренекле шәхесләрне, мәгариф һәм сәнгать тарихын эзлекле өйрәнү.

3.Туган җиргә мәхәббәт, туган төбәккә бәйле күренекле кешеләргә хөрмәт һәм горурлану хисләре тәрбияләү.

Эшемнең төп бурычлары:

- якташ композиторыбызның әсәрләрен, эшчәнлеген һәр укучы күңеленә сеңдерү;

- шул шәхесләр үрнәгендә һөнәр сайлауда ярдәм итү;

- мәктәптәге укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.

Көтелгән белем нәтиҗәләре:

-якташларыбыз турында мәгълүмат алу;

-эшчәнлекләрен анализлый белү;

-әңгәмә-дискуссияләрдә катнашу, үз фикереңне әйтү;

-милли үзаң формалашу, туган төбәктә намуслы хезмәт итү теләге уяту;

-үз халкыңның рухи байлыгын өйрәнү, аны үстерү һәм саклау өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылыш тәрбияләү.

Дөрестән дә, татар халкының талантлы композиторлары да күп. Бу яктан татар халкы - бәхетле халык. Алар төрле – төрле төбәкләрдән уңдырышлы туфракка төшеп, тамыр җибәрәләр. Шуңа күрә һәрберебез менә шушы уңдырышлы туфрак биргән җимешләр белән мактанырга яратабыз. Безнең халкыбыз бервакытта да җырга мохтаҗлык кичермәгәндер. Җыр хәзинәбез һәрвакыт бай булды. Нинди генә матур җырлар юк татарда! “Җыр булмаса, кешенең йөрәге өши, кеше туңа”, дигән әйтем бар. Татарны җырлаткан, аның рухын җыр белән баеткан, аны юаткан, өметләндергән, шатландырган композиторларыбыз белән горурланабыз. Шулар арасында безнең якташыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты, Татарстан һәм Россия композиторлар берлеге әгъзасы, Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең гыйльми хезмәткәре, һәвәскәр композиторларның иҗтимагый оешмасы рәисе, композитор Риф Гатауллин да бар. Әтнә районында туса да, Риф Гатауллин инде күптән Югары Осланның үз егетенә әйләнде һәм ике якны да куандырып яши бирә.




















Төп өлеш

Әйе, Югары Ослан ягы –Тау ягы үзенең матур табигате, күренекле шәхесләре белән данлыклы.

Туган як. Туган җир. Туган авыл. Йөрәккә якын һәм кадерле сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп аккан йөгерек чишмә буйлары, балыклы күлләр, куе әрәмәләр белән уратылган елга буйлары, туган ягыбызның кырлары, күңелләргә рәхәтлек биреп, туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли.

Кендек каны тамган изге җир. Әткәй-әнкәй, туганнар белән бергә гомер буе күңел түрендә торачак ул. Инде әткәй-әнкәйне кайгыртып, бер-бер яхшылык эшли алмасак та, без гомер буе туган як алдында бурычлы. Бер караганда, монда, шәһәрдә торып, туып-үскән төбәгебезгә нинди ярдәм күрсәтә алабыз инде?! Ныклап уйлап караганда, күрсәтә алабыз. Риф абый да күрсәтә. Ял, бәйрәм саен диярлек Югары Ослан районы Яңа Болгар авылында яшәүче әнисенең хәлен белергә кайта. Әнисенә багышлап, Госман Сәда сүзләренә “Укытучыма” һ.б. җырлар язуы тикмәгә түгелдер. Үзенең көләч йөзе, моңлы тавышы белән авылдашларын шатландыра, бәйрәм вакытларында, сабантуйларда сәхнәдән төшерми аны халык. Туган якның матурлыгы Риф абыйның җырларына да күчкəн, шуңа күрə ул үзенең иң яхшы көйлəрен туган якка багышлаган.

Гатауллин Риф Хоббул улы 1960 нче елның 25 нче февралендә Әтнә районында беренче бала булып дөньяга килсә дә, гомерененң күп өлешен Югары Ослан районы белән бәйли. Риф абый бала чактан ук бик шук һәм шаян була. Җитешмәгән җире, уйнамаган уены, эшләмәгән эше калмый. Җәен велосипедта йөрергә, кышын чаңгыда шуарга ярата. Әтисе һәр җәй саен улына бер велосипед алып бирергә мәҗбүр була. Авылдашларының бу чаклы да әрсез, тиктормас егеткә башта исләре китә. Клубта концертлар куйганда, оста итеп җырлаучы малайга озак итеп кул чабалар.

Әнисе бервакыт аңа гармун алып бирә. Бер-ике көн дә үтми, Риф абый гармунны икегә ярып ташлый. Әнисе: “Нигә алай эшләдең?”- дип сорагач: “Эчендәге кешеләрне күрәсем килде” , – дип җавап кайтарган.

Талантлы, энергиясе ташып торган егетнең авылда каласы киләме?.. Хыяллары аны калага дәшә. Ул Казан шәһәренә килә. Әтисе йогынтысы буенча Казанның химия-технология институтына укырга керә, чөнки әтисе гомер буе үзе механик булган, улын да инженер итәсе килә. Ләкин Риф абый институтта ел ярым гына укый. Әле студент вакытта ук аның сәләтен композитор Сара Садыкова күреп ала һәм үзе җитәкләгән “Чишмә” исемле вокаль-иструменталь ансамбленә килүен үтенә. Тиздән ул Казан шәһәрендә төрле фестивальләрдә катнаша башлый. Сара апа аңа: “Вакытыңны юкка исраф итмә”, - ди. Башта музыка училищесына укырга керә. Аннан консерватория, вокал бүлеге. Берара җырчы булып йөри, аннары дәртле җырлар иҗат итә башлый.

Әнисе - Марзия апа – авыл укытучысы, гомеренең 32 елын балаларга белем бирүгә багышлый. Үз баласының тәрбияле булуын тели.

Әтисе белән әнисенең тормышлары аерылса да, Риф абый аларның икесен дә тигез күрә. Әле берсендә, әле икенчесендә яши. Күбрәк әнисе янына ашкына аның күңеле. Аның әнисе – Марзия Зият кызы Югары Ослан районы Яңа Болгар авылында яши, шундагы мәктәптә укыта.

Әнисе һәм авылдашлары әйткәнчә, көндәлек борчуларыннан аз гына арыну өчен, Риф Гатауллин Яңа Болгарга ашкына. Монда күңелле, саф һава... Ул кайтуга, өй артларындагы урманга юл тота. Күлмәк изүен ачып җибәрә, карашын еракка, бик еракка төбәп, тын гына әйләнә-тирәне күзәтә. Күңеленең кылдан нечкә тартылган андый минутларында ул сабый балага әйләнә. Йөгәнсез хыялына канат куя да, ашкынып, кабалана-кабалана, балагагы калган сукмакка йөгерә, үзе эченнән көйли-көйли өйгә йөгереп кайта да нота дәфтәрен алып көй язарга утыра. Шатлык та, кайгы да, сагыш та – барысы да кеше күңеленнән табигать кочагында түгелеп чыга бит. Бәлки ул табигать кочагында калган минутларында туган илендә, туган җирендә яшәвенә куанып, зәңгәр һаваларда сайраган тургай кебек җырлый башлагандыр.

Аның авыл табигатенә багышланган җырлары: Фәннур Сафин сүзләренә язылган “Безгә дөнья дәшә”, ”Без – Кояшның дуслары”, Рөстәм Ибраһимов сүзләренә "Минем серем", Фәнис Яруллин сүзләренә “Сөялдем сөяннәргә”, “Карауҗа авылы көе”, һ.б.

Риф абыйның һәр җырының үзенә генә хас аһәңе бар, аның һәр әсәре күңелнең нинди генә булса бер нечкә кылын чиертеп ала. Көйләрендә без шат күңелле яшьлек ашкынуларын да, юксыну, сагыну моңнарын да ишетәбез. Аның җырлары тыңлаучының күңелен күтәрә. Мәсәлән, Фәннүр Сафин сүзләренә язылган “Хушлашырга ашыкма!”, “Бир кулыңны”, ”Ялгыз көймә”, “Кал моңнарым булып”, “Безгә дөнья дәшә”, Мөдәррис Әгъләм сүзләренә “Серле йөрәк” , Г. Шакиров сүзләренә “Гармун алыйк әле, дуслар”, Н. Тукмачев сүзләренә “Торналар”, Э. Шарифуллина сүзләренә “Бергә чакларда”, Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә “Вакытлыча түгел”, Равил Фәйзуллин сүзләренә “Нигә шулай?”, Ә.Зарипов сүзләренә “Ялгыз калып кара”, Ләйлә Дәүләтова сүзләренә “Гашыйк буласым килә” җырлары һ.б.

Күпләр Риф абыйны атаклы композитор буларак кына түгел, ә бик игътибарлы, тыйнак, ачык күңелле кеше булганга да хөрмәт итәләр.

Күбрәк композитор Риф Гатауллин шагыйрь Фәннүр Сафин, Равил Фәйзуллин, шагыйрә Гөлшат Зәйнәшева, Эльмира Шәрифуллина һ.б. сүзләренә музыкалар иҗат итә.  

Балалар өчен язылган җырларга килгәндә, Муса Җәлил, Бари Рәхмәт, Шәүкәт Галиев, Роберт Миннуллин, Габдулла Тукай иҗатларына өстенлек бирә. Композитор буларак, ул сабыйларга нинди әсәрләр кирәклеген, аларның эчке дөньясын, башкару мөмкинлекләрен дә яхшы белә. Габдулла Тукайның “Кызыклы шәкерт” шигыренә, Роберт Миннуллинның “Өлкәннәр”, Күңелле тәнәфес” шигыренә, Эльмира Шәрифуллинаның “Җырланмаган җырым” шигыренә һ.б. музыка язган.

Сара апа оештырган хорга йөреп иҗади яктан рухланган Риф Гатауллин 1992 нче елларда Халык иҗаты һәм агарту эшләре буенча фәнни-методик үзәк каршында һәвәскәр композиторлар оешмасын оештыра, шулай ук 2002 нче елларда “Һәвәскәр композиторлар антологиясе”н төзеп чыга.

2010 нчы елда Риф абыйның 60 яшьлек юбилей кичәсе булды. Бу бәйрәмгә бик күп тамашачылар килгәнне күреп, күңелебезгә горурлык хисе тулды. Зәвыклы тамашачы Риф абыйның һәр чыгышын алкышлап каршы алды. Әтиләрен барысы исеменнән котлап, улы Тимерхан җыр башкарды. Әйтергә кирәк: ул бик матур җырлады, тамашачылар аңа әтисенә караганда да күбрәк кул чапты. Малае кулындагы саксофон бу гаиләдә тере моң беркайчан да тынмас дигән ышаныч бирде.

Соңгы елларда үткәрелгән “Дуслык моңы” , “Яшьләр дулкыны” һ.б. фестивальләрдә, җыр конкурсларында Риф Гатауллин жюри составында тора, хәйрия концертлары куеп йөри.

Күптән түгел композитор Риф Гатауллин җитәкчелендә “Пар алма” дигән җырлар җыентыгы дөнья күрде. Монда “Пар алма” җыры композитор Зөфәр Хәйретдиновның хәзерге көндә иң яратып җырлана торган җыр икәнлеге расланган. Шулай ук бу җыентыкта башка җырлар да урын алган.

Тиздән Риф Гатауллин җитәкчелегендә төзелгән һәвәскәр композиторларга багышланган китап чыгачак, анда 200 һәвәскәр иҗатчы, алар турында бай мәгълүмат тупланган.













Йомгаклау

Риф Хоббул улы иҗат уты белән янганда, дан турында да, мал турында да уйламый. Әйе, иҗатчы җырчымы ул, композитормы – иң беренче нәүбәттә кешеләр йөрәгенә иман, игелеклелек орлыклары салырга тиеш. Сәнгатьнең теләсә кайсы төренең иң югары күрсәткече – халык күңеленә юл таба алу. Мондый сәләткә ия кешеләр сирәк очраса да, нәкъ менә алар мәдәниятебезнең, җәмгыятебезнең яшәешен һәм үсешен билгели, халыкның рухи хәзинәсен баета. Тормышның һәр мизгелен, табигатьнең серле яшәешен, кешеләр күңелен нечкә йөрәгең аша үткәреп музыка телендә әйтә алу - ул зур бәхеттер. Композиторның кайсы гына җырын алма, алар табигыйлеге, аһәңле һәм моңлы булуы белән аерылып тора. Үзенә карата артык таләпчән, максатына ирешү өчен өзлексез иҗат утында янып, үзе сайлаган сәнгать юлында баручы тынгысыз кеше ул Риф Гатауллин.

Композитор Риф абый белән очрашканнан соң әйткән сүзләре әле дә хәтеремдә саклана: “Әйе, гүзәл дә соң минем туган җирем! Чит илләрдән матурлык эзлисе дә түгел, ул үзебездә – Югары Осланыбызда. Урманнарда йөреп күңелгә рәхәтлек аласың, саф сулы чишмәләрдән салкын су эчеп сусауны басасың. Шуңа да кая гына барсам да, Яңа Болгар авылын сагынып кайтам. Дөньяда матур җирләр күп, әмма туган яктан да кадерлерәге юктыр. Ходай туган җирдән аермасын”, - дигән иде.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсем килә: Һәркем үз язмышын үзе яза. Тәкъдирдә язылганны көтеп ятсаң, ихтимал, бәхет үзе сине эзләп килеп җитә алмас. Яшәү кыйбласын, тормышын сәнгать дөньясы белән аерылгысыз дип исәплидер Риф абый Гатауллин да. Аның өчен бәхет – җыр-музыка, газиз халкыңа хезмәт итү. Риф абый – чын мәгънәсендә милләтебезнең күренекле шәхесе, атаклы композиторы. Ял көннәрендә әнисе янында, эш вакытында Казан җирлегендә яшәп, шунда иҗат итеп, безне искиткеч моңлы җырлар белән сөендерә алуы – безнең өчен чиксез горурлык!


Эзләнү чыганаклары

  1. Гатауллин Риф - Композиторы Татарстана. – М.: “Композитор”. – 2009, 70 – 71 нче битләр.

  2. Җырлап ачыла күңел” җыентыгы, 1996 нчы ел.

  3. Җыр бишеге янында”- Казан утлары журналы, 1980, №12

  4. Кичләрегез күңелле узсын” – Саба таңнары, 10.02.2012 нче ел.

  5. Миңа көндәшлек хисе ят”- “Ватаным Татарстан” газетасы, 2010, №47.

  6. Район газетасы “Волжская новь». – 2010, № 68, 2011, №47.

  7. Риф Гатауллинның гаилә архивыннан фотолар, аудиокассета, шагыйрьнең автобиографиясе.

  8. Хәтер төпләрендә утлы күмер”- Казан утлары журналы, 2014, №1.
































10


Краткое описание документа:

”Якташыбыз Риф Гатауллин иҗаты” дип исемләнгән фәнни-тикшеренү эшемә  түбәндәге максатларны куям:1. Югары Ослан  төбәгеннән чыккан сәнгать кешесе буларак – композитор Риф Гатауллин,   аның иҗаты турында  тирәнрәк  мәгълүмат алу.2. Районыбыз тарихына бәйле күренекле шәхесләрне, мәгариф һәм сәнгать тарихын эзлекле өйрәнү. 3.Туган җиргә мәхәббәт, туган төбәккә бәйле күренекле кешеләргә хөрмәт һәм горурланухисләре тәрбияләү. Эшемнең төп бурычлары: - якташ композиторыбызның   әсәрләрен, эшчәнлеген һәр укучы күңеленә сеңдерү; - шул шәхесләр үрнәгендә һөнәр сайлауда ярдәм итү; - мәктәптәге  укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү. Көтелгән белем нәтиҗәләре:-якташларыбыз турында мәгълүмат алу; эшчәнлекләрен  анализлый белү; -әңгәмә-дискуссияләрдә катнашу, үз фикереңне әйтү; -милли үзаң формалашу, туган төбәктә намуслы хезмәт итү теләге уяту; -үз халкыңның рухи байлыгын өйрәнү, аны үстерү  һәм саклау өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылыш тәрбияләү.              
Автор
Дата добавления 28.03.2014
Раздел Классному руководителю
Подраздел Другие методич. материалы
Просмотров1398
Номер материала 43539032818
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх