Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015
Инфоурок / Информатика / Конспекты / «Нәсел җебем-шәҗәрә»
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Информатика

«Нәсел җебем-шәҗәрә»

библиотека
материалов

Тема: Нәсел җебе — шәҗәрә.


Максат: 1. Балаларда борынгы әби-бабалары белән кызыксыну уяту. 2. Аларга карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү. 3. Шәҗәрәләр төзергә өйрәтү.


Тәрбия сәгатенә әзерлек эше алдан үткәрелә. Укучылар үзләренең туганнары, әби- бабалары, нәселләре турында өйрәнәләр. Булса шәҗәрәләрен алып киләләр.


Материал: Ш. Галиевнең «Тарихтан сабак», «Кыйбланамә», Ф.Яруллин "Тамырлар" шигырьләре.


Җиһазлау: Танылган кешеләрнең, булса — балаларның үз гаиләләренең шәҗәрәләре, компьютер, магнитофон, аудиоязма, проектор, экран.

Дәрес барышы

I. Дәреснең темасы һәм максаты белән таныштыру.


II. Яңа материал өстендә эш.

1.Аудиоязмада Ф.Яруллинның "Тамырлар" шигыре тыңлана.

-Сез безнең классыбыз бизәлеше һәм шушы шигырь арасында нинди уртаклык табарсыз микән?

-Шагыйрь безне нәрсә турында кисәтергә тели икән?

Туган туфрагыма күмелеп калган

Гомер агачымның тамырлары.

Ул тамырлар җирдә сабыр гына

Көтеп ята безнең кагылганны.

Өр яңадан катламнарны тишеп,

Калкып чыгар алар югарыга.

Аларны тик җылы яңгыр белән

Сугарырга кирәк, сугарырга.

Һәрнәрсәне югалтмыйча саклый

Җир -хәтерле, җир- ул мәрхәмәтле.

Үпкәләмәс, бөтенесен кичерер,

Тойсын гына безнең мәхәббәтне.

Бик күпләрнең кәүсәләре читтә,

Туган җирдә калган тамыр гына.

Ә җир көтә әле, һаман көтә,

Аналарча көтә сабыр гына.

Тик җирнең дә сабыры бетеп куйса,

Черек китсә әгәр тамырларга?

Коткаралмас инде ул чагында

әллә нинди җылы яңгырлар да.

(Балалар уйланалар һәм җавапларын әйтәләр).

-Ул безне ни турында кисәтергә теләде икән соң?

-Әйе, балалар, Ф.Яруллин безгә үзебезнең тамырларыбыз, ягъни ата-бабаларыбыз, үзебезнең кайдан чыгышыбыз турында кызыксынырг кушкан икән. Без ул тамырларны дымландырып торсак кына безнең нәсел агачыбыз корымас.

-Без сезнең белән "Тарихы барның- киләчәге бар" дигән юнәлештә эш алып барган идек, ягъни үзебезнең тамырларыбызны өйрәнергә кушылган иде.Арагызда иң күп бабасын белүче кешене табыйк әле- ул ... икән.Сүзне аңа бирәбез. (Әйтелгән укучы сөйли).

-Димәк, безнең .... әтисе ягыннанда, әнисе ягыннан да җиде бабасын да белә икән.

Шушы туганлык, нәсел-нәсәп, әти-әни турында безнең татар халкы үзенең нинди мәкальләрендә әйтеп калдырган? Әйдәгез, искә төшерик әле: ( Слайд 1 - мәкальләр экранда күрсәтелә).

    • Ата-беләк, ана-йөрәк.

    • Аналы- аталы -алтын канатлы.

    • Ата- йортның матчасы, ана- йортның өрлеге, балалар- стенасы.

    • Агач нәселе җир үтә керә, адәм нәселе ил үтә керә.

    • Ата- бабасын искә алмаган кеше игелек күрмәс.

    • Кардәш кардәшне кабергә кадәр ташламый.

    • Нәселленең сүзе өскә чыгар.

    • Тамыр тарткан тарыкмый.

    • Тату туганнар таштан койганнар.

2. Ш. Галиевнең «Тарихтан сабак» шигырен аудиоязмадан тыңлау һәм сорауларга җавап бирү.

Шәҗәрә сүзен ничек аңлыйсыз? (Җаваптан соң.) Малай бабаларын белгәнме?


3. «Нәсел җебе», «нәсел агачы» турында төшенчә бирү.

Сез әбиегезнең, бабагызның әти-әниләрен беләсезме? Алар кайсы яктан? Аларның әти-әниләре кемнәр булган? Беркем дә үзеннән -үзе генә барлыкка килми. Һәркемнең әти-әнисе бар. Әти-әниләрегезнең дә әти-әнисе булган. Без — нәсел агачы дип аталган агачның бер ботагы. ( Слайд 3- бер нәсел агачы үрнәге карау.)


4. Без хәзер үзебез нәсел агачы ясап карыйбыз. Иң аска — тамыр турына — квадрат ясыйк. Анда һәркем үз исемен язсын. Агачның кәүсәсе ике ботакка аерыла. Бу ботакларга да квадрат ясыйбыз. Бер квадратка — әтиегезнең исемен, икенчесенә әниегезнең исемен язабыз. Шунда ук аларныц туган елларын, фамилияләрен, туган җирләрен, эш урыннарын язабыз. Агачны тагын да озынайтабыз. Зур ботаклар тагын ике кечкенә ботакка аерыла. Кечкенә ботаклардагы квадратларга әбиләр һәм бабайлар турында язабыз. Әгәр яза алмасагыз, әти-әниләрегездән сорашып языгыз. Мөмкин кадәр еракка китеп, нәсел җебен белергә тырышыгыз.


5. Физкульттәнәфес.


6. Укучыларның нәсел агачын анализлау.

Нәсел агачының һәр ботагы икегә аерыла. Алдагы ботак тагын икегә аерыла. Шулай итеп, ботак саны буй саен ике тапкыр артып бара. Ботаклар саны шулай арта:

1—2—4—8—16—32 ...

Һәр кешенең менә никадәр әби-бабасы бар.


7.Сезнең нәсел даны турында ишеткәнегез бармы? Нинди нәсел ул данлы нәсел?

(Балалар җавап бирәләр).

_Әйе, дөньяга танылган шәхесләр биргән нәсел ул-данлы нәсел. Шулай ук сезнең һәрберегезнең дә нәселендә тырыш, эшчән, мактауга лаек, нәселне данлый торган кешеләр күп.

Берәр атаклы кешенең шәҗэрәсе белән танышу.(Слайд 3- Г. Тукай шәҗәрәсе ).


_ Сез дә, балалар, нәселегез данына тап төшермичә, әти- әниләрегезнең йөзенә кызыллык китермичә, олыларны хөрмәтләп яшәгез.Моның өчен сезгә тырышып укырга, олыларның, әти- әниләрегезнең сүзен тыңларга, тәртипле булырга кирәк икән. Шул вакытта гына сездән мактауга лаеклы кешеләр чыгар.

— Әти-әниләрнең балалары берничә булырга мөмкин. Бер әти-әни балаларын бертуганнар дип атыйлар. Әти-әниләре бертуган булса, туганнан туган дип атыйлар. Бу шәҗәрәне борынгыдан ясап калдырганнар. Ул балаларга күчкән. Балалар аны дәвам иткәннәр.


III. Ныгыту кунегүләре.

- Галиевнең «Кыйбланамә» шигырен аудиоязмадан тыңлау һәм анализлау.

IV. Йомгаклау.

Бүгенге дәреснең йомгагы итеп, без үзебезгә мондый таләпләр алабыз:

  • ата-ананы, өлкәннәрне хөрмәтләргә;

      • олыларны олыларга кирәк;

      • туган-тумачаңны, нәсел-нәсебеңне белү кирәк;

      • җиде бабаңны белү кирәк;

      • туганнар белән аралашмау- хурлык.

Өй эше:

Нәсел агачын, әти-әниләрдән, әби-бабайлардан сорашып, мөмкин кадәр дөрес һәм озак дәвам иттерү.


Краткое описание документа:

Изучать родословные великих людей, наших соотечественников - занимательно, полезно, патриотично, но не менее увлекательно, интересно и важно заняться изучением составления своей родословной, узнать, веточкой какого древа являешься ты и где твои корни.Изучение внешних (фенотипических) признаков не теряет своей актуальности до сих пор. Действительно, ведь, наверное, каждый из людей задавался вопросом, на кого он или она похож или похожа. Или, например, родители новорождённого ребёнка спорят о том, чьи из них фенотипические данные малыш унаследовал. Изучение внешних (фенотипических) признаков играет немаловажную роль и при установлении родства, ведь у кровных родственников хоть в какой-то мере есть схожесть во внешности.Именно эти вопросы подтолкнули меня на проведение данного урока.Цель исследования для составления генеалогического древа - изучение собственных внешних (фенотипических) признаков с помощью генеалогического метода.
Автор
Дата добавления 28.03.2014
Раздел Информатика
Подраздел Конспекты
Просмотров1262
Номер материала 43697032820
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх