Выступление с проектом на педагогическом совете на тему: ««Р.Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләрендә һәм нәсыйхәтләрендә әхлак тәрбиясе мәсьәләсе»

Документы из архива для просмотра:

  • PPTX

    ПЕДСОВЕТ.pptx

  • Описание презентации по слайдам:

    • Педсовет темасы: "Р.Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләрендә һәм нәсыйхәтләрендә әх...

      1 слайд

      Педсовет темасы:
      "Р.Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләрендә һәм нәсыйхәтләрендә әхлак тәрбиясе мәсьәләсе”

    •  
 Проектың максаты: 
1. Укытучыларга педагог, олы дин әһеле, археограф, тари...

      2 слайд

       
      Проектың максаты: 
      1. Укытучыларга педагог, олы дин әһеле, археограф, тарихчы, мәгърифәтче, философ, нәсыйхәтче, журналист, әдип Р.бине Фәхреддиннең тормыш юлы һәм күпкырлы иҗаты турында мәгълүмат бирү.
       
      2. Р.бине Фәхреддиннең гыйбрәтле сузләре һәм нәсыйхәтләре белән танышу, фикер алышу.
       
      3. Укытучыларга әдипнең гыйбрәтле сүзләре, нәсыйхәтләре аша югары әхлак тәрбиясе бирүгә омтылыш, эстетик зәвык тәрбияләү.
      4. Алган белемнәрен практикада куллана белүләре.


    • Ризаэддин Фәхреддин – мөгаллим һәм тәрбияче

      3 слайд

      Ризаэддин Фәхреддин – мөгаллим һәм тәрбияче

    • Проектның бурычлары:
 
- Һәр төркем үзенә бирелгән биремнәрне үтәп чыгу өчен...

      4 слайд

      Проектның бурычлары:
       
      - Һәр төркем үзенә бирелгән биремнәрне үтәп чыгу өчен максат куя һәм аны тормышка ашыру өстендә эшли.

      - Укытучыларның аралаша белү күнекмәләрен камилләштерү, узара дустанә мөнәсәбәт булдыру.
       
      - Төркем эчендә эшли, альтернатив фикерләрне тыңлый берү, проект биремнәрен үтәүдән һәр укытучының җаваплылыгына ирешү.

    • “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә “әхлак” сүзенә “кешеләрнең бер-берсе...

      5 слайд

      “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ндә “әхлак” сүзенә “кешеләрнең бер-берсенә һәм җәмгыятькә карата мөнәсәбәтләр нормасы һәм принциплар җыелмасы” дигән аңлатма бирелә. Димәк, кеше жәмгыятьтә үз-үзен тотнаклы, әдәпле тотарга тиеш икән. Бүген без Р.Фәхреддин әсәрләрендә әхлак темасы мәсьәләләре ничек бирелгәнлеген ачыкларбыз. Ул, энциклопедик белем иясе буларак, рухи тормышың төрле тармакларында йөзләрчә хезмәтләр, әсәрләр иҗат иткән. Бу күренекле шәхеснең тууына 150 дән артык ел.


    • Р. Фәхреддиннең әхлак мәсъәләләренә багышлап язылган китапларын барлау: 

"Нә...

      6 слайд

      Р. Фәхреддиннең әхлак мәсъәләләренә багышлап язылган китапларын барлау:

      "Нәсыйхәт",
      "Җәвамигул - кәлим шәрхе", җыентыклары
      "Әдәбе тәгълим” ("Укыту кагыйдәләре”)

    • 1 нче төркемгә - "Горурлыкның җәзасы";
 2 нче төркемгә - " Тышкы матурлык бер...

      7 слайд

      1 нче төркемгә - "Горурлыкның җәзасы";
      2 нче төркемгә - " Тышкы матурлык берни түгел";
      3 нче төркемгә "Акыл нәрсә дә, гыйлем нәрсә" хикәятләре тәкъдим ителә.)


    • 1 нче төркемгә: "Берәкәтле адәм шул кешедер: сүзенә караганда эше күп вә тышы...

      8 слайд

      1 нче төркемгә: "Берәкәтле адәм шул кешедер: сүзенә караганда эше күп вә тышына караганда эче яхшы".

      2 нче төркемгә: "Күңелне үзенә тартучы нәрсә - кешенең яхшы холкы белән яхшы гадәтләре".

      3 нче төркемгә: "Гакыллы кешенең йөге - башында,ахмак кешенең йөге аркасында".
       
      (Укытучыларның фикерләре тыңлана.)

    • Ризаэддин Фәхреддиннең «Адабе тәгълим»
 («Укыту кагыйдәләре») хезмәтен укыту-...

      9 слайд

      Ризаэддин Фәхреддиннең «Адабе тәгълим»
      («Укыту кагыйдәләре») хезмәтен укыту-тәрбия процессында куллану

    • Беренче вазифа – укытучының холкы һәм гамәленә бәйле. Ризаэддин Фәхреддин...

      10 слайд

      Беренче вазифа – укытучының холкы һәм гамәленә бәйле. Ризаэддин Фәхреддин биредә иң төп канун итеп – укытучының иң үзенең холкын яхшыртырга, үз холкы һәм гамәле белән шәкертләргә үрнәк – күчергеч булырга тиешлегенә басым ясый һәм шуннан соң гына, укытучы үзенең алдына тезелешеп утырган балаларга гүзәл әхлак турында дәрес бирергә мөмкин икәнлеген аңлата. Болай булмаганда, шәкертләргә бирелгән үгет- нәсыйхәтләр файдасыз, укытылган дәресләр дә нәтиҗәсез калачак.

    • Укытучының икенче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин гүзәл холыклы булудан...

      11 слайд

      Укытучының икенче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин гүзәл холыклы булудан тыш, укытучыга белергә тиеш булган белемнәрне белүен һәм укытучылык итәргә кулыннан килүен, булдыклылыгын күрсәтә. Болай булмаганда, укыту һәм тәрбия эшенә һичбер вакытта төзәтеп булмаслык зарар киләчәк.

    • Укытучының өченче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин йомшаклык, ягымлылык...

      12 слайд

      Укытучының өченче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин йомшаклык, ягымлылык, үз-үзен олы итеп тота белү сыйфатларын күрсәтә. Ул, укытучыларның иң элек йомшак күңелле, түзем, шәфкатьле һәм мәрхәмәтле булырга тиешлеген, болай булмаганда, укытучылар үзләренең хезмәтләрен тиешенчә үти алмаячакларын аңлата.

    • Укытучының дүртенче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин, ихласлылык, диккат...

      13 слайд

      Укытучының дүртенче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин, ихласлылык, диккатьлелек, тырышлык сыйфатларын күрсәтә.
      Укытучының бишенче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин битәрләүдән тыелу һәм тырышлыкның бөеклеге дигән төшенчәләрне күрсәтә.
      Укытучының алтынчы вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәт – яхшылыкка өндәү, тырышлык һәм теләктәшлек кебек сыйфатларны күрсәтә.


    • Укытучының җиденче вазифасы. Укытучы булган кеше – матур һәм килешле итеп...

      14 слайд

      Укытучының җиденче вазифасы. Укытучы булган кеше – матур һәм килешле итеп сөйли белергә тиеш. Шул вакытта гына аның сөйләгән сүзләре – укучыларга артыгы белән аңлашылыр.
      Укытучының сигезенче вазифасы. Укытучы кеше – язу сәнгатенә оста булырга һәм үзлегеннән иҗат итеп яза белергә тиеш.
      Укытучының тугызынчы вазифасы. Укытучы кеше һәрвакытта үзе белән хәтер дәфтәре тотып, шунда – ишетелгән яки күңелгә килгән сүзләрне язып беркетеп куеп, соңыннан, җае чыкканда, кирәк булганда аларны файдаланырга тиеш.

    • Укытучының унынчы вазифасы. Укытучы кеше тарих һәм сыйныфлар гыйлемен, шулай...

      15 слайд

      Укытучының унынчы вазифасы. Укытучы кеше тарих һәм сыйныфлар гыйлемен, шулай ук географияне бик яхшы белергә тиеш. Yз укучыларында һәм алар аркылы халыкта бу гыйлемгә карата мәхәббәт тәрбияләргә һәм аларның да кызыксынып китеп өйрәнергә керешүләренә ирешергә тиеш.
      Укытучының унберенче вазифасы. Укытучы кеше – укучы балаларга гыйлем бирүче һәм тәрбияләүче зат буларак, барлык кешеләргә караганда да гадел булырга тиеш.

    • Укытучының уникенче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин дөрес укыту ысулын...

      16 слайд

      Укытучының уникенче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин дөрес укыту ысулына игътибар итүне күрсәтә.
      Укытучының унөченче вазифасы итеп, Ризаэддин Фәхреддин мәктәпнең һәм укучыларның хәлен күзәтүне күрсәтә.

    • Сау булыгыз!Барыгызга да бик зур    рәхмәт.

      17 слайд

      Сау булыгыз!
      Барыгызга да бик зур рәхмәт.

Краткое описание материала

   Бу педсовет укытучыларга педагог, олы дин әһеле, археограф, тарихчы, мәгърифәтче, философ, нәсыйхәтче, журналист, әдип Р.бине Фәхреддиннең тормыш юлы һәм күпкырлы иҗаты турында мәгълүмат бирү, аның гыйбрәтле сузләре һәм нәсыйхәтләре белән танышу, фикер алышу; әдипнең гыйбрәтле сүзләре, нәсыйхәтләре аша укытучыларның үзләрендә  югары әхлак тәрбиясе алырга омтылыш, эстетик зәвык тәрбияләү; алган белемнәрен практикада куллана белүләре турында иде.  Гипотеза:  укытуны югарырак дәрәҗәгә күтәрү;  теоретик белемнәрен практикада куллану; укытучыларның сәләтләре төрле булуларына карамастан, проектта һәрбер укытучының катнашуына ирешү.  Проектның бурычлары: һәр төркем үзенә бирелгән биремнәрне үтәп чыгу өчен максат куя һәм аны тормышка ашыру өстендә эшли; укучылар белән укытучының аралаша белү  күнекмәләрен камилләштерү, узара дустанә мөнәсәбәт булдыру; төркем эчендә эшли,  альтернатив фикерләрне тыңлый берү, проект биремнәрен үтәүдән һәр укытучының  җаваплылыгына ирешү.     

Выступление с проектом на педагогическом совете на тему: ««Р.Фәхреддиннең гыйбрәтле сүзләрендә һәм нәсыйхәтләрендә әхлак тәрбиясе мәсьәләсе»

    ZIP

Файл будет скачан в формате:

    ZIP

Автор материала

Фаттахова Гульназ Хазбиевна

учитель татарского языка и литературы

  • На сайте: 10 лет и 7 месяцев
  • Всего просмотров: 95551
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 27
  • 95551
    просмотров
  • 27
    материалов
  • 0
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Фаттахова Гульназ Хазбиевна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: