Добавить материал и получить бесплатное свидетельство о публикации в СМИ
Эл. №ФС77-60625 от 20.01.2015

Опубликуйте свой материал в официальном Печатном сборнике методических разработок проекта «Инфоурок»

(с присвоением ISBN)

Выберите любой материал на Вашем учительском сайте или загрузите новый

Оформите заявку на публикацию в сборник(займет не более 3 минут)

+

Получите свой экземпляр сборника и свидетельство о публикации в нем

Инфоурок / Начальные классы / Конспекты / Шушы яктан, шушы туфрактан без
ВНИМАНИЮ ВСЕХ УЧИТЕЛЕЙ: согласно Федеральному закону № 313-ФЗ все педагоги должны пройти обучение навыкам оказания первой помощи.

Дистанционный курс "Оказание первой помощи детям и взрослым" от проекта "Инфоурок" даёт Вам возможность привести свои знания в соответствие с требованиями закона и получить удостоверение о повышении квалификации установленного образца (180 часов). Начало обучения новой группы: 24 мая.

Подать заявку на курс
  • Начальные классы

Шушы яктан, шушы туфрактан без

библиотека
материалов

hello_html_46b177a.gifТатарстан Республикасы

Биектау муниципаль районы

МББУ “Дөбъяз урта гомуми белем бирү мәктәбе”









Танылган шәхесләребез иҗатына

багышланган кичә



















2014 нче ел.

Максат:

Биектау төбәгеннән бщйле язучылар, сәнгать кешеләренең иҗаты, туган як фольклоры турында тирәнрәк өйрәнү.

Төп бурычлар:

1. Якташ язучыларыбызның әдәби әсәрләрен, эшчәнлекләрен укучы күңеленә сеңдерү.

2. Шул шәхесләр үрнәгендә һөнәр сайлауда ярдәм итү.

3. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.


Җиһазлау: презентация, С. Сәйдәшев музыкасы, Х. Вахит. “Әсәрләр”, һ. б.


Кичә барышы.


Шушы яктан, шушы туфрактан без” җыры яңгырый. Сәхнәнең ике ягыннан ике алып баручы кыз чыга. Җыр тавышы акрыная.


1 а. б. ( акрын гына яңгыраган җыр көенә)

Бу дөньда бәлки, күп-күп эшләр күрдем,

Билгесездер – кая ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

2 а. б. Туган җир... Туган авыл... Йөрәккә нинди якын һәм кадерле бу сүзләр. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, нигезебез урнашкан кадерле туган авылы бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары күп. Сокланып туймаслык тугайлар, челтерәп ага торган йөгерек чишмә буйлары, туган ягыбызның кырлары, басулары, шаулап торган урманнары күңелләргә рәхәтлек биреп, туган туфракка мәхәббәт тәрбияли.

1 а. б. Ә шушы җирлектә туып- үскән, гомерләрен иҗат эшенә багышлаган якташларыбыз булуы күңелдә горурлык хисе уята.

2 а. б. Әйе, Садри һәм Әхмәдхади Максудилар хезмәтләре- үзе бер тарих, Солтан Габәши һәм Сәйдәш көйләре –мәңгелек моң чишмәләре...

1 а. б. Хәй Вахит, Рафис Корбан иҗатларында – туган як авазы яңгырый...

2 а. б. Ә алда без сезнең белән якташларыбыз иҗаты белән якынрак танышырбыз.

1 нче укучы. Үзенең бар гомерен халкына, мөселман халыкларына хезмәт итүгә багышлаган Садри Максуди (Садретдин Низаметдин улы Максудов) 1878 елның 23июлендә Казан өязе Ташсу авылында (хәзерге Биектау районына керә) Низаметдин мулла гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Бу гаиләдә белемгә омтылыш көчле була. Ул башта үз авыллары мәдрәсәсендә-әтисендә укый, аннан абыйсы Әхмәтһади мөгаллимлек иткән Казандагы “Галләмия” мәдрәсәсендә белем ала. Соңрак Төркиянең Бакчасарай шәһәрендәге “Зынҗырлы” мәдрәсәсендә дә белем эсти.

Садри Максуди -беренче татарча милли роман авторы. “Мәгыйшәт” исемле романы 1898 елда басылып та чыга.

1901 елны Учительская школаны тәмамлагач, Садри Максуди Петербург университетына кермәкче була, ләкин аның ишекләре татар баласына ябык була. Шуннан соң ул Ясная Полянага барып үзе һәр әсәрен яратып укыган һәм бик хөрмәт иткән Л.Н.Толстой белән очраша, анда бер көн була. Садри Максуди үзенең Л.Н.Толстой белән очрашып-сөйләшеп уздырган вакытын гомеренең иң матур мизгеленнән саный.

Садри башта бераз Төркиядә яши, соңрак, үзлегеннән француз телен өйрәнеп, Парижның Сорбонна университетының хокук факультетына укырга керә һәм дүрт елда аны бетереп тә чыга.

Уку елларында С.Максуди “Йөз ел соңара” дигән роман яза. 1906 елны, биш ел иленнән аерылып яшәгән С.Максуди, Сорбоннаны тәмамлап, юрист дипломы алып, милли хисләр белән тулып, Россиягә кайта. Шушы елдан алып аның татар милләтенә фидакарьләрчә хезмәт итү чоры башлана.

Тик Россиядә барган сәяси хәлләр аркасында ул чит илгә китәргә мәҗбүр була. С.Максуди Төркиядә Тел Академиясен ачу өчен зур тырышлык куя, төрек белеме буенча күп санлы хезмәтләр яза. Төркиядә аның “Искетлар-сакаллар”,(1938 ел),”Урта Азия төрек дәүләтләре” (1934ел), “Төрек тарихы вә хокук” (1947 ел)исемле китаплары дөнья күрә.

С.Максуди 1955 елда гына сәясәттән китә һәм үзенең калган гомерен бары тик фәнгә генә багышлый. Ул 1957 елда Анкарада вафат була.


2 укучы. Әйе, Низаметдин мулла гаиләсе татар дөньясына ике бөек шәхес - Әхмәдһади Максуди һәм Садри Максудиларны биргән. Һади Максуди да үзенең бөтен гомерен үз халкына хезмәткә багышлаган галим, журналист һәм “Йолдыз” газетасы мөхәррире.

Ә.Максуди әле үз заманының танылган җәмәгать эшлеклесе дә була. Ул Казанда беренче рәсми татар китапханәсен оештыра, бу “Китапханәи исламия” 1906 елның 2 гыйнварында ачыла. Ачылган көненнән 1923 елга кадәр Ә.Максуди бу китапханәнең мөдире дә була. Ә.Максуди шулай ук “Мөселман иттифакы” партиясенең мәктәп-мәдрәсә эшләре буенча комиссия секретаре ясаган, үзенең “Йолдыз” гәзитендә дә аларны яктыртып барган.

Хөр фикерле татар зыялылары язмышы Ә.Максудины да читләтеп үтми. 1924 елда ул кулга алына һәм Вятка шәһәренә сөргенгә җибәрелә, ике ел бик авыр шартларда шунда яшәргә мәҗбүр була. 1936 елны аңа Казанга кайтырга рөхсәт ителә. Ләкин ул иректә озак булмый, 1937 елда Ә.Максуди яңадан кулга алына. Төрмәдә авыр җәбер-золымнар күрүгә карамастан, ул кулга алынган татар зыялылары өстеннән язылган ялган ялаларга кул куймый, үзенең намусына, үз принципларына каршы бармый. Үзе гомере буе хезмәт иткән идеалларына, татар милләтенә хыянәт итмәгән Ә.Максуди, төрмәдән чыккач, гомеренең соңгы көннәренә кадәр шуңа куанып яши.

Ә. Максуди 1941 елның 28 июлендә Казанда вафат була, Яңа Бистә зиратына күмелә, кабере Г.Тукай кабере белән янәшә.


1 а. б. Безнең җирлектән данлыклы композиторлар да тормыш сукмагы салган.

Алар: Солтан Габәши һәм Салих Сәйдәшев.

3 укучы. Композитор, музыка белгече, педагог, музыка-җәмәгать эшлеклесе 

Солтан Хәсән улы Габәши́  1891 елның 1 нче маенда Казан губернасы, Казан өязе Кече Солабаш авылында туа. Башта- атасыннан, аннары Казан мәдрәсәләренең берсендә белем ала. Уфага күчкәч, “Галия” мәдрәсәсендә укуын дәвам итә. Атасының бай китапханәсе рухи эзләнүләренә мул азык бирә. Казан артының җыр-моңы ана сөте белән күңеленә сеңгәнлектән, ул Казанда чакта ук скрипкәдә, Уфада исә шәхси укытучы яллап, пианинода уйнарга өйрәнә.

Уфада чакта ук көйләр чыгара башлаган Солтан, Казанга килгәч, алдынгы милләттәшләрнең мәҗлесләрендә кайный, шәрекъ кичәләренең, татарча спектакльләрнең музыкаль бизәкләрен иҗат итәргә керешә. Г.Исхакыйның “Зөләйха”, Ф.Борнашның “Таһир-Зөһрә”, К.Рәхимнең “Бүз егет” спектакльләренә С.Габәши иҗат иткән музыканы тамашачылар кул чабып каршылый. “Сания”, 1929 елда “Эшче” операларын иҗат итү С.Габәшинең композитор буларак тагын да үсә төшүен раслый.

Солтан Габәши кыска һәм тынычсыз гомерендә татар профессиональ музыкасы тарихында беренче буразналарны сызучы талантлы композитор, оста башкаручы, сәләтле педагог, милли сәнгатебезгә күп кенә үзенчәлекле әсәрләрен бүләк иткән кадерле зат булып кереп кала.

2 а. б. Хәзер С. Габәши музыкасы на язылган “Эшче” операсыннан өзек тыңлап китик.

(“Эшче” операсыннан өзек тыңлана)


1 а. б. Сәйдәшев халыкка 400дән артык җыр, романс, увертюра, марш бүләк итә. Шул исәптән, кырыкка якын сәхнә әсәренә музыка яза. Ул — бөек шәхесләр Бах, Моцарт, Бетховен, Глинка, Чайковский, Рахманинов, Шопен белән янәшә торырлык милли композиторыбыз. Әдәбиятта без иң беренче Тукай, дисәк, музыкада иң беренче Сәйдәш исемен әйтәбез.

4 нче укучы. Салих Сәйдәшев 1900 елның 3 декабрендә Казанда гаиләдә унынчы бала булып  туа. Әминә апасыннан башка туганнары бәләкәй чакларында ук дөнья куя. Сәйдәшевләрнең шәҗәрәсе тамырлары белән крестьян катлавына китә. Салих Сәйдәшевнең бабасы Бикчәнтәй Әбрә авылында хәлле хуҗалардан санала.

Салихның тормышында якты, тирән эз калдырган, беренче терәге, аны ятимлектән коткаручы җизнәсе Шиһап Әхмәров була. әле аларның йортына күченеп килгәнче үк бәләкәй Салих тальян гармунда оста уйнавы белән бөтен туган-тумачаны, танышларын шаккатыра. Малайның музыка белән кызыксынуын күреп, Шиһап җизнәсе аны  татарларда бөтенләй диярлек булмаган музыка училищесына укырга бирә. 

Менә шулай эзлекле рәвештә Салих Сәйдәшев үз хыялын тормышка ашыра башлый: музыка өлкәсендә белемен тирәнәйтү максатында белгечләрдән аерым дәресләр ала, аннары музыка училищесында укый, профессиональ оркестрда уйный, театр артистлары белән Буа шәһәрендә музыка студиясе оештыра. 1920 елда аны Көнчыгыш музыка мәктәбе мөдире итеп билгелиләр. Нәкъ менә шул елларда ул композиторлыкка  беренче адымнарын ясый.

Ул гомерлеккә театрга гашыйк була һәм соңгы көннәренә кадәр аңа тугры кала. Бер-бер артлы  ул “Галиябану” (М. Фәйзи), “Башмагым” (Х. Ибраһимов),  “Казан сөлгесе”, “Сүнгән йолдызлар”, “Ил”, “Зәңгәр шәл” (К. Тинчурин),  “Дим буенда” (Садри җәләл), “Наемщик” (Т. Гыйззәт) кебек дистәләгән драма әсәрләренә музыка яза.

Музыкасы белән генә түгел, шәхес буларак та Сәйдәшев халык арасында ифрат популяр кеше булган. Аны барысы да яраткан, үз күргән.

Халкыбызның сөекле композиторы нибары 54 яшендә дөнья белән хушлаша. Кабере Казаның Яңа бистә зиратында.

2 а. б. Бишек җыры белән сеңгән

Күңелемә Сәйдәш моңы.

Басып тора кебек алда

Кулын селтәп аның сыны.

Коръән сүрәләре кебек,

Татар өчен ул моң изге.

Бар дөньяга танытты ул

Бөек, горур итеп безне.

Кабатланмый илаһи моң,

Берни белән булмый тиңләп.

Тукай теле, Сәйдәш моңы

Яшәгәндә — яши милләт!

1 а. б. Әйткәнебезчә, Сәйдәш татар театрына гашыйк кеше була. Таҗи Гыйззәтнең “Наемщик” музыкаль драмасына көй яза ул. Хәзер шул драмадан Гөлйөзем ариясен тыңлап үтик.

(Гөлйөзем ариясе тыңлана)

2 нче а. б. Татар: “Ат аунаган җирдә төк кала”, дияргә ярата. Районыбызның Мәмдәл авылында күренекле драматургыбыз Хәй Вахитның тууы шушы әйтемне куәтли шикелле.

5 нче укучы. Габделхәй улы Вахитов 1918 елның 2 декабрендә Казан губернасы Арча өязе Мәмдәл авылында туа. 1934 елда Казанга килеп, Театр техникумына укырга керә. 1937-1940 елларда — музыка училищесында, 1945-1951 елларда Казан дәүләт консерваториясендә укый.

Хәй Вахит сугышка хәтле яза башлый. 1938-1940 елларда аның «Соры кортлар», «Канлы куллар» һ.б. пьесалары, «Дулкыннар», «Әкиятләр», «Безнең авылда», «Якты юл» һ. б. шигырь җыентыклары дөнья күрә.
Язучының төп иҗат жанры — драматургия. X. Вахитың 1950 еллардан соң иҗат ителгән «Беренче мәхәббәт» (1960), «Рәхим итегез!» (1961), «Кайда соң син?» (1963), «Карлыгач канат кага» (1965), «Соңгы хат» (1966), «Туй алдыннан» (1969), «Оныта алмасаң нишләрсең» (1977) һ. б. әсәрләре илнең төрле сәхнәләрендә куела
Күпкырлы талант иясе X. Вахит опера либреттолары, авторы буларак та таныла. «Самат», «Дим буенда», «Җиһангир», «Наемщик» опера либреттолары җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнә.
X. Вахит 1978 елда Казанда вафат була.

1 а. б. Сезнең игътибарыгызга Хәй Вахитның “Мәхәббәтең чын булса” исемле драмасыннан өзек тәкъдим итәбез. Аны 10 һәм 11 нче сыйныф укучылары әзерләде.


2 а. б. Якташ язучыларыбыз иҗаты белән танышуны дәвам итәбез. Алдагы сүзебез күп санлы хикәяләр, повестьлар авторы, романнан остасы Альберт Хәсәнов турында булыр.


6 нчы укучы. Альберт Бари улы Хәсәнов 1937 елның 1 декабрендә Татарстанның Биектау районы Кече Кавал авылында укытучы гаиләсендә туган. Дөбъяз урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1956 елда Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Институтны 1961 елда тәмамлый һәм шул елда Лениногорск шәһәренә эшкә җибәрелә. “Ильич васыятьләре” газета редакциясендә әдәби хезмәткәр, 1962-1965 елларда Лениногорск телестудиясендә һәм радиосында соңгы хәбәрләр бүлеге редакторы булып эшли. Шул елларда аның көндәлек матбугатта хикәяләре, очерклары басыла башлый. “Озын аяк” исемле беренче хикәяләр җыентыгы 1966 елда дөнья күрә. Хәзер язучының, очерк җыентыклары белән бергә, 20 якын басма китабы бар.
Автор үзенең әсәрләрендә табигать турында, кешенең кошлар, хайваннар дөньясына мөнәсәбәте турында сүз алып бара, табигатьне саклау кебек мөһим мәсьәләләрне күтәрә, аңа сак мөнәсәбәттә булырга өнди. Китаплары рус, башкорт, украин, литва, әрмән, вьетнам, кытай телләренә тәрҗемә ителгән. 
  А.Хәсәнов Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1994), Шамил Бикчурин һәм Саҗидә Сөләйманова (2007) исемендәге премияләр лауреаты, “Узел верности” һәм “Кан үче” китаплары өчен “Ел китабы” конкурсы дипломнары белән бүләкләнгән. 
 1 нче а. б. Якташ язучыбыз – Битаман егете - Рафис Харис улы Корбанов иҗаты да үзенә җәлеп итә. Аеруча балалар өчен язган шигырьләре һәм пьесалары хәтергә озакка сеңеп кала торганнардан. Укыган саен, аның талантлы балалар шагыйре булуына инана барасың.

Язучы Рафис Корбан мәктәп елларыннан ук иҗат эше белән шөгыльләнә, “Яшь ленинчы” газетасы, “Ялкын” журналы битләрендә шигырьләре белән еш катнаша. Журналистика бүлегендә уку исә аны әдәбият серләренә тагын да ныграк якынайта. Рафис Корбан иҗат юлының башыннан ук диярлек балалар шагыйре буларак таныла.

2нче а. б. Р. Корбан – эзләнүчән шагыйрь. Үзенең аерым күзәтүләрен ул татар балалар әдәбияты, мәктәпләрдә татар теле һәм әдәбияты укытуның торышына багышланган мәкаләләрендә, рецензияләр, радиотапшыруларда да чагылдыра. Язучы туктаусыз хәрәкәттә. Бүгенгесе көндә ул үз көче белән кечкенәләр өчен газета булдырды. Мәктәпләрдә балалар белән очрашулар оештыра. Укучыларын шигърияткә тарту, яшь талантларны билгеләү максатыннан шигырь язуга сәләте булган балалар арасында конкурслар оештыра.

Гомумән, Р. Корбан иҗаты уңышлы гына үсүен әле дә дәвам итә. Аның куйган максаты һәм тоткан мәсләге дә ачык. Балаларны төрле яклап тәрбияләү, аларга кече яшьтән үк тормыш матурлыгын һәм байлыгын күрсәтү, сау – сәламәт хисләр тәрбияүләү – шагыйрьнең иң зур теләге.


(Р. Корбан шигырьләрен сөйләү)


1 а. б. Язучы-прозаик Зиннур Хөснияр (Зиннур Зыятдин улы Хөснетдинов) 1961 елның 18 июлендә Татарстан Республикасының Биектау районы Бикнарат авылында туа.

1978 елда Олы Битаман авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Зиннур Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетына укырга килә. Студент елларында институт каршындагы «Илһам» әдәби-иҗат түгәрәгенең актив әгъзаларыннан берсе була, соңга таба аны үзе үк җитәкли. Беренче повесть-хикәяләре дә шул елларда языла, дүртенче курста укыганда «Ялкын» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли башлый.

З.Хөсниярның матур әдәбият мәйданындагы беренче басма китабы  «Таң ата да кич була» исемле хикәяләр җыентыгы — 1989 елда басылып чыга. Язучының шуннан соң укучыларга тәкъдим ителгән «Тәгәри китте язмышлар» исемле проза җыентыгы игътибарга лаеклы.

Язучы — татар балалар әдәбияты өлкәсендә дә иң актив эшләүче авторларның берсе. Ул 2001 елдан «Татарстанның атказанган сәнгать эш-леклесе» дигән мактаулы исем йөртә.

2 а. б. “Мин бәхетле язмышлы дип саныйм үземне. Чөнки мин Казан артыннан, Биектаудан. Шушында туып үссәм дә, аның турында шактый күп белсәм дә, Биектауны яшәгән саен үзем өчен һаман күбрәк ача гына барам. Гаҗәп кызыклы район бу, үзенең кабатланмас тарихы,сәнгате, мәдәнияте белән дә, затлы шәхесләре белән дә”,- дип яза Зиннур абый Хөснияр. Әйе, дөрестән дә, Казан арты төбәгенең данын еракларга алып киткән олы шәхесләребез булуы белән бәхетле безнең як.

Бергә. Без бит барыбыз да шушы яктан, шушы туфрактан!

Кичә “Шушы яктан, шушы туфрактан” җыры белән тәмамлана.









Краткое описание документа:

Әлеге сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе Биектау төбәгеннән чыккан күренекле шәхесләребезнең тормыш юлы һәм эшчәнлеген өйрәнүгә багышланган.      Максат: Биектау төбәгенә  бәйле  язучылар, сәнгать кешеләренең иҗаты, туган як  фольклоры турында  тирәнрәк   өйрәнү.Төп бурычлар: 1. Якташ язучыларыбызның әдәби әсәрләрен, эшчәнлекләрен укучы   күңеленә сеңдерү. 2. Шул шәхесләр үрнәгендә һөнәр сайлауда ярдәм итү.           3. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.  Җиһазлау: презентация, С. Сәйдәшев музыкасы, Х. Вахит. “Әсәрләр”, һ. б.Кичәдә Садри Максуди, Һади Максуди, Солтан Габәши, Салих Сәйдәшев, Хәй Вахит, Алҗберт Хәсәнов, Рафис Корбан иҗатлары турында сөйләнелә.Композиторларның музыкасы тыңлана, Хәй вахитның «Мәхәббәтең чын булса» драмасыннан өзек күрсәтелә. Чара презентация белән алып барыла. Соңыннан кичә  «Шушы яктан, шушы туфрактан без» җыры белән тәмамлана.
Автор
Дата добавления 28.03.2014
Раздел Начальные классы
Подраздел Конспекты
Просмотров679
Номер материала 44085032801
Получить свидетельство о публикации

Выберите специальность, которую Вы хотите получить:

Обучение проходит дистанционно на сайте проекта "Инфоурок".
По итогам обучения слушателям выдаются печатные дипломы установленного образца.

ПЕРЕЙТИ В КАТАЛОГ КУРСОВ

Похожие материалы

Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.
Специальное предложение
Вверх