Гаилә - алтын бишек.

Найдено 52 материала по теме

Проектная деятельность «Гаилә - алтын бишек»

    ZIP

Предпросмотр материала:

Документы из архива для просмотра:

  • PPTX

    Проектная деятельность Гаилә -алтын бишекMicrosoft Office PowerPoint.pptx

  • DOC

    Проектная деятельность Гаилә – алтын бишек.doc

  • Описание презентации по слайдам:

    • Гаилә – алтын бишек

      1 слайд

      Гаилә – алтын бишек

    •  Проектның максаты: 
укучыларда гореф - гадәтләргә, гаилә традицияләренә, я...

      2 слайд

       
      Проектның максаты:


      укучыларда гореф - гадәтләргә, гаилә традицияләренә, ядкарьләренә кызыксыну уяту;

      үз гаиләң белән горурлану хисләре, Ватаныбызның үткәненә, өлкәннәргә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү.

    • Проектның планы.
 Проектның максаты белән таныштыру, эзләнү эшләрен башлау, п...

      3 слайд

      Проектның планы.

      Проектның максаты белән таныштыру, эзләнү эшләрен башлау, проект папкасын ачып җибәрү.
      “Минем гаиләм” темасына сочинениеләр конкурсы үткәрү.
      “Барыбыз бергә булганда җанга рәхәт” рәсем конкурсы.
      Гаиләнең гербын ясау.
      “Минем гаиләм – минем шәҗәрәм” нәсел шәҗәрәсен төзү.
      “Минем гаиләм – минем төп терәгем” шигырь сөйләү конкурсы.
      “Гаилә – бәхет ачкычы” мәкальләр туплау.
      Фоторәсемнәр туплау.
      “Минем тату гаиләм” презентация ясау.
      Проект папкасын төзеп бетерү һәм аны яклау.
      Нәтиҗәләр чыгару.

    • Проектта катнашалар:5 нче класс укучылары, 
ата-аналарПроектның җитәкчесе:Кла...

      4 слайд

      Проектта катнашалар:
      5 нче класс укучылары,
      ата-аналар
      Проектның җитәкчесе:
      Класс җитәкчесе Шакирова Г.М.

    • Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булс...

      5 слайд

      Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була

    • Папканың тышлыгы:

      6 слайд

      Папканың тышлыгы:

    • Сочинениеләр: “Минем гаиләм”

      7 слайд

      Сочинениеләр: “Минем гаиләм”

    • Гаилә... Нәрсә ул? Гаилә ул - иң мөһим нәрсә. Гаиләсез кешенең ныклы терәге,...

      8 слайд

      Гаилә... Нәрсә ул? Гаилә ул - иң мөһим нәрсә. Гаиләсез кешенең ныклы терәге, яклаучы һәм саклаучы кешеләре булмый. Андый кешеләрне канатсыз кошлар белән чагыштырып була. Гаиләле кеше үзенең якыннарының мәхәббәтен тоеп яши. Балалар йортларында әти-әниләре тарафыннан калдырылган, ятим сабыйлар бик күп. Ул ятим балалар: “Мине дә әтием, әнием алып китәчәк”, - дип өметләнеп яшиләр. Кызганыч, күпләре өчен бу матур хыял гына булып кала.
      Ә безнең җылы почмакларыбыз, кадерле әти-әниләребез, якын туганнарыбыз бар. Без һәрвакыт аларның якыннарыбызның йөрәк җылысын тоеп яшибез. Шуңа күрә дә барысына да канәгать булып, кешеләргә бәхет өләшеп яшик.

    • Рәсемнәр: “Барыбыз бергә булганда җанга рәхәт”

      9 слайд

      Рәсемнәр: “Барыбыз бергә булганда җанга рәхәт”

    • Гаиләләрнең герблары:

      10 слайд

      Гаиләләрнең герблары:

    • “Минем гаиләм – минем шәҗәрәм”

      11 слайд

      “Минем гаиләм –
      минем шәҗәрәм”

    • Шигырьләр: “Минем гаиләм – минем төп терәгем”

      12 слайд

      Шигырьләр: “Минем гаиләм – минем төп терәгем”

    • Мәкальләр: “Гаилә – бәхет ачкычы”

      13 слайд

      Мәкальләр:
      “Гаилә – бәхет ачкычы”

    • Фоторәсемнәр:

      14 слайд

      Фоторәсемнәр:

    • БЕЗНЕҢ ЯКЫННАРЫБЫЗ

      15 слайд

      БЕЗНЕҢ
      ЯКЫННАРЫБЫЗ

    • БЕЗНЕҢ  ГАИЛӘ - ҮРНӘК ГАИЛӘ,

БЕЗНЕҢ ГАИЛӘ - ДУС ГАИЛӘ.

ҺӘРЧАК ШУЛАЙ ИМИН БУ...

      16 слайд

      БЕЗНЕҢ ГАИЛӘ - ҮРНӘК ГАИЛӘ,

      БЕЗНЕҢ ГАИЛӘ - ДУС ГАИЛӘ.

      ҺӘРЧАК ШУЛАЙ ИМИН БУЛЫП

      ЯШӘСӘК ИДЕ БЕРГӘ!

    • Игътибарыгыз 
өчен бик 
зур рәхмәт!

      17 слайд

      Игътибарыгыз
      өчен бик
      зур рәхмәт!

  • Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

    Азнакай шәһәренең 7 нче  урта гомуми белем мәктәбе

     

     

     

     

     

     

                                                  

       1 СЛАЙД

    Гаилә – алтын бишек

     

    2 СЛАЙД

    Максат:

    -         укучыларда гореф - гадәтләргә, гаилә традицияләренә, ядкарьләренә кызыксыну уяту;

    -         үз гаиләң белән горурлану хисләре, Ватаныбызның үткәненә, өлкәннәргә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү.

     

    3 СЛАЙД

    План:

    1.   Проектның максаты белән таныштыру, эзләнү эшләрен башлау, проект папкасын ачып җибәрү.

    2.   “Минем гаиләм” темасына сочинениеләр конкурсы үткәрү.

    3.   “Барыбыз бергә булганда җанга рәхәт” рәсем конкурсы.

    4.    Гаиләнең гербын ясау.

    5.   “Минем гаиләм – минем шәҗәрәм” нәсел шәҗәрәсен төзү.

    6.   “Минем гаиләм – минем төп терәгем” шигырь сөйләү конкурсы.

    7.   “Гаилә – бәхет ачкычы” мәкальләр туплау.

    8.   Фоторәсемнәр туплау.

    9.   “Минем тату гаиләм” презентация ясау.

    10.   Проект папкасын төзеп бетерү һәм аны яклау.

    11. Нәтиҗәләр чыгару.

     

    4 СЛАЙД

    Катнашалар: 5 нче сыйныф укучылары һәм ата-аналар

              Җитәкчесе:  Шакирова Гөлназ Малик кызы

     

    2013 – 2014 нче елы

     

    5 СЛАЙД

            Гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши.

            Гаилә тәрбиясенең әһәмияте елдан-ел арта бара. Ул балага гаять зур йогынты ясый. Мәктәп исә үз чиратында аның уңай йогынтысын педагогик яктан баетырга, максатчанрак итәргә һәм көчәйтергә тиеш. Болай эшләү һичшиксез гаиләне мәктәпкә якынайта һәм аларның икесендә дә гаилә тәрбиясенең сыйфатын яхшырту өчен балаларга бердәм тәрбияви караш булдыра. Моңа исә укытучы һәм әти-әни бер-берсе белән  педагогик телдә сөйләшкәндә генә, бер үк тәрбияви  сәясәт  үткәргәндә генә ирешергә мөмкин. Сер түгел, өйдәге үзара начар мөнәсәбәт бөтен бер педагогик коллективның тырыш эшчәнлеген юкка чыгара. Менә шуңа күрә укучы гаиләсе белән уртак тел табу гаять зур әһәмияткә ия.

           Безнең Азнакайдагы 7 нче  урта гомуми белем бирү мәктәбендә укыту- тәрбия эшенең төп максатларыннан берсе - мәктәптә һәм өйдә балаларның индивидуаль сәләтен үстерүдә уңайлы шартлар тудыру өчен мәктәп һәм гаилә арасында җылы мөнәсәбәтләр булдыру. Гаилә - баланың иң төп ярдәмчесе. Һәр гаиләнең үзенә генә хас юллары, тәрбия алымнары бар. Шуңа күрә дә ата- аналар белән эшләү индивидуаль якын килүне сорый. Бу эшне гаиләне, тормыш -көнкүреш шартларын, традицияләрен өйрәнмичә торып тормышка ашырып булмый, ул әти-әниләр белән әңгәмәләр уздыргач, анкеталар тутыргач һәм укучыларның яшәгән урыннарында булгач башлана. Гомумән, ата-аналарны тәрбия эшенә җәлеп итү-бала үсешенең мөһим шарты булып тора.

         Шул ук вакытта, бала гаиләсен яратырга, анда сагынып кайтырга тиеш. Алар өчен гаилә - сыену, серләреңне сөйләү, аралашу, ял итү почмагы.

    Әлеге максатны тормышка ашыру юнәлешендә сыйныфыбызда “Гаилә – алтын бишек” дип исемләнгән проект башкардык. Хәзер сезне шул проект белән таныштырып китәсем килә.   

     

    6 СЛАЙД

    1.     Башта  проектның темасы, максаты һәм планы белән таныштык. Проектка җаваплы кешеләрне билгеләдек. Эшне башлаганчы папкалар булдырдык.   

    2.     Укучыларга материаллар туплау һәм эзләнү-тикшеренү алып бару өчен вакыт бирелде.

     

    7 СЛАЙД

    3.     Планның беренче өлеше буларак, “Минем гаиләм” темасына сочинениеләр яздык.

    8 СЛАЙД

     

    9 СЛАЙД

    4.     Икенче эш итеп   “Барыбыз бергә булганда җанга рәхәт” исеме астында гаиләләргә багышлап рәсемнәр иҗат иттек.

     

    10 СЛАЙД

    5.     Өченче эш итеп  һәр  укучы үз гаилә гербын ясады.

     

    11 СЛАЙД

    6.     Дүртенче эш итеп “Минем гаиләм – минем шәҗәрәм” дип аталган нәсел шәҗәрәләрен төзедек.

     

    12 СЛАЙД

    7.     Бишенче эш итеп “Минем гаиләм – минем төп терәгем” шигырь сөйләү конкурсы уздырылды.

     

    13 СЛАЙД

    8.     Алтынчы эш итеп укучылар  “Гаилә – бәхет ачкычы” исеме астында мәкальләр тупладылар.

     

    14 СЛАЙД

    9.     Алга таба һәр укучы үз гаиләләренең фоторәсемнәрен җыеп туплады.

     

    15 СЛАЙД

    10. Аннан соң һәрберсе “Минем тату гаиләм” исемле презентация иҗат иттеләр.

     

    16 СЛАЙД

    11. Соңгы эш булып проект папкасын төзеп бетерү һәм аны яклау торды. Һәр укучы үзенең  хезмәте белән чыгыш ясады.

    12. Шулай итеп, зур хезмәт таләп иткән проект эшчәнлекләренә нәтиҗә ясалды. Бу чарага без әти-әниләрне дә чакырдык. Түгәрәк өстәл артында, концерт номерлары белән аралаштырып үткәрелгән бу чара ата-ана - бала һәм мәктәп бәйләнешен тагын да ныгытырга мөмкинлек бирде. Укучыларның  гаилә традицияләрен мөстәкыйль өйрәнүләре,  аларның матур сыйфатларын үзләштерүләре  укучыларда гореф - гадәтләргә, гаилә традицияләренә, ядкарьләренә кызыксыну уятты; үз гаиләләре белән горурлану хисләре, өлкәннәргә ихтирам, хөрмәт тәрбияләүгә зур этәргеч бирде.

    17 СЛАЙД

     

Краткое описание материала

Максат:   укучыларда гореф - гадәтләргә, гаилә традицияләренә, ядкарьләренә кызыксыну уяту; үз гаиләң белән горурлану хисләре, Ватаныбызның үткәненә, өлкәннәргә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү.План:1.      Проектның максаты белән таныштыру, эзләнү эшләрен башлау, проект папкасын ачып җибәрү.2.      “Минем гаиләм” темасына сочинениеләр конкурсы үткәрү.3.      “Барыбыз бергә булганда җанга рәхәт” рәсем конкурсы.4.       Гаиләнең гербын ясау.5.      “Минем гаиләм – минем шәҗәрәм” нәсел шәҗәрәсен төзү.6.      “Минем гаиләм – минем төп терәгем” шигырь сөйләү конкурсы.7.      “Гаилә – бәхет ачкычы” мәкальләр туплау.8.      Фоторәсемнәр туплау.9.      “Минем тату гаиләм” презентация ясау.10.    Проект папкасын төзеп бетерү һәм аны яклау.11.  Нәтиҗәләр чыгару. Катнашалар: 5 нче сыйныф укучылары һәм ата-аналарҖитәкчесе:  Шакирова Гөлназ Малик кызыУкучыларның  гаилә традицияләрен мөстәкыйль өйрәнүләре,  аларның матур сыйфатларын үзләштерүләре  укучыларда гореф - гадәтләргә, гаилә традицияләренә, ядкарьләренә кызыксыну уятты; үз гаиләләре белән горурлану хисләре, өлкәннәргә ихтирам, хөрмәт тәрбияләүгә зур этәргеч бирде.

Проектная деятельность «Гаилә - алтын бишек»

Файл будет скачан в формате:

    ZIP

Автор материала

Шакирова Гульназ Маликовна

учитель татарского языка и литературы

  • На сайте: 10 лет и 4 месяца
  • Всего просмотров: 22716
  • Подписчики: 0
  • Всего материалов: 14
  • 22716
    просмотров
  • 14
    материалов
  • 0
    подписчиков

Об авторе

Место работы: МБОУ "СОШ №7 г.Азнакаево" Азнакаевского муниципального района Республики Татарстан

Мин Азнакай шәһәренең 7 нче урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытам, 7 нче сыйныфның сыйныф җитәкчесе. Мин "Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә шәхескә юнәлтелгән технологияләрне кулланып укучыларның иҗади сәләтен үстерү" дигән методик тема өстендә эшлим. Максатым - укучы шәхесе үсешен — белем бирүнең мәгънәсен һәм максатын, ә укучыларның активлыгын стимуллаштыру.

Подробнее об авторе
Подробнее об авторе

Настоящий материал опубликован пользователем Шакирова Гульназ Маликовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт.

Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: