Инфоурок Начальные классы КонспектыДоклад Яңа стандартларга күчкәндә укучыларның шәхесен формалаштыру.»

Доклад Яңа стандартларга күчкәндә укучыларның шәхесен формалаштыру.»

Скачать материал

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яңа стандартларга күчкәндә  укучыларның шәхесен                формалаштыру.

 

 

 

 

 

Эшләде: 2 категорияле

 башлангыч сыйныф укытучысы

Хадиуллина Эльвира Зайналовна

 

 

 

 

 

 

 

 

2014

   Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы ал­дына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамы­рыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды.Россия педагоглары, заман таләпләрен искә алып, беренче мәртәбә буларак, укучы шәхесен формалаштыруда белем бирүне мәгънәле һәм максатлы булырга тиеш дигән фикергә килделәр.  Мәгариф сис­темасындагы  шушы яңалыкларны гамәлгә ашыру­да төп көч вазифасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелде. Яңа стандартның гамәлдәгесеннән аермасы өйрәнү өчен мәҗбүри булган материалллар җыелмасында гына түгел, ә бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Ул белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тота – укучы конкрет дисциплиналар буенча белем алып кына калмый, ә аларны көндәлек тормышта, алга таба укуында файдаланырга да өйрәтә.

Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген уку­чының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия. Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.

Билгеле булуынча, яңа стандартлар уку предметының реаль тормыш белән бәйле булуын да аерым игътибарга ала. Мәсәлән, уку дәресенең төп максаты минутына ничә сүз уку түгел, ә текстны аңлап уку һәм аңа анализ ясый белү.   Яңа стандартлар буенча баланың алган белеме тупланып кына калырга тиеш түгел. Укучы бала алган белемнәрен тормышта иркен куллана белергә,килеп туган мәсьәләләрнең чишелешен эзли,таба белергә тиеш. 1 сыйныфтан башлап,аңламыйча ятлап кына укып барган баладан, зур сыйныфларга киткәч анализлау, чагыштыру, фикерен әйтү, нәтиҗә ясауны таләп итеп булмый. Шуңа күрә 1 сыйныфтан башлап өйрәтү – яңа стандартларның төп идеясе.  Компьютерлар балаларның якын дустына әвереләчәк. Алар инде иншалар, диктантлар белән бергә смс-хәбәрләр, электрон хатлар да яза белергә тиеш. Дүртенче сыйныф укучысы компьютерда, урыс теленнән тыш, чит телдә дә текстлар җыярга өйрәнергә тиеш була.

Яңа стандартларның тагын бер ягын әйтеп үтәргә кирәк: аларда укучыга һәм укытучыга гына түгел, ә бәлки барлык дә­рәҗәдәге мәгариф системасына (феде­раль, төбәк, район мәгариф системасына, мәктәпкә) билгеле бер җитди таләпләр куе­ла. Таләпләрнең өч төркеме билгеләнгән: 1) базис укыту планының төзелешенә һәм эчтәлегенә; 2) аны үзләштерү нәтиҗәлә­ренә; 3) укыту программаларын гамәлгә ашыру шартларына таләпләр.

Төп укыту программаларын үзләш­терү нәтиҗәләренә таләпләр нәрсә ул?   Бу  һәр уку­чының гыйлем туплауда ирешкән казаныш­ларын шәхси бәяләү .

Нәтиҗәләргә таләпләр — ул гомуми бе­лем программаларының барлык төрләре­нең состав өлеше. Алар шәхси, эшчәнлек­нең гомумиләштерелгән ысуллары (метапредмет) һәм фәнне өйрәнү нәтиҗәләрен үз эченә ала.

Танып – белү ихтыяҗы шәхес үсеше нәтиҗәсенә, шулай ук укучыларның бер – берсенә, уку – укыту процессында катнашучыларга, ук – укыту процессының үзенә һәм аның нәтиҗәләренә укучыларның кыйммәти мөнәсәбәтләр системасы ул.

Метапредмет нәтиҗәләренә стандарт­ларда универсал уку эшчәнлеге дип бил­геләнгән гомумиләштерелгән эшчәнлек ысуллары кертелә. Алар, уку-укыту кысала­рында гына куллану белән бергә, кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә танып-белү яки гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә фай­даланылырга мөмкин.

Тормыш таләбе бездән  иртәге  көн кешесенең үзенә юл сала алучы,мөстәкыйль карар кабул итүче һәм  аны үти алучы итеп тәрбияләүне сорый. Шуңа күрә метапредмет эшчәнлек күнекмәләре формалаштыру үз эшчәнлегеңдә кыенлыкны табу, аның сәбәпләрен ачыклау, үз алдыңа максат кую, үз эшеңне планлаштыру, проектлау алым һәм ысулларын сайлау, үзконтроль ясау һәм үзбәя кую башлангыч белем бирүнең пририоритетлары булып тора.  Бу таләпләр яңа стандартларның нигезен тәшкил итә.

Соңгы елларда Занков, Давыдов, Гальперин  һ.б. педагогларның хезмәтләрендә укыту мәсьәләләрен чишәргә ярдәм итүче дидактик принциплар эшләде. Аларның иң төпләре:

Эшчәнлек принцибы. Традцион укытудан аермалы буларак , укучы үзе «ачкан» белем      аңа җиңелрәк аңлашыла, аның фикерләрен активлаштыра, үсәргә әзерлек бирә.

Дөньяны бербөтен картина итеп кабул итү принцибы. Күренешләрне утын  өемнәре итеп түгел, ә бәйләнештә өйрәнергә кирәк. Дөнья (табигать- җәмгыять – кеше) бербцтен итеп кабул ителергә тиеш. Мәсәлән , экологик белемнәр турында сүз барганда чәчәкләрне өзәргә ярамый дип кенә түгел, безгә дә алай эшләргә ярамый дигән карарны кабул итәргә кирәк.

Минимакс принцибы. Сыйныфта 20 бала  булса ,20 се 20 төрле укый. Шуңа күрә 2 дәрәҗә:максимум – укучы кая кадәр бара ала шул бәяләнә, һәм минимум стандартка туры килүче белемнәр бәяләнә.  Мәктәп максимум белем бирә, укучы көче җиткәнчә ала.

Психологик комфорт принцибы. Укыту процессындагы стресс тудыручы факторларны бетерү, укучылар үзләрен өйдәге кебек хис итсен өчен, сәламәтлегенә зыян килмәсен өчен тырышу.

Вариантлылык принцибы.  Укучыларда вариатив фикерләү үсүен күз алдында тота, ягъни бала проблема чишүнең төрле юлларын таба һәм алар арасыннан үзенә уңайлысын сайлап ала белергә тиеш.

Бу очракта укучы үз хатасын тану аны трагедия итеп түгел, әаны төзәтергә кирәк дигән сигнал итеп кабул итә. Уңышсызлыкка дучар булганда мондый мөнәсәбәт тормышта да кирәк була, яңа юллар эзләргә этәргеч була.

Башлангыч сыйныф укучыларын укытуга эшлекле якын килү бурычы беренче буын стандартларында ук куелган иде. Яңа стандартта исә шушы максатны гамәлгә ашыру өчен алга таба сизелерлек адым ясалган: анда укыту күнекмәләре   ике зур блокка — универсал блокка һәм фән блогына бүлен­гән. Универсал блок үзе дүрт төрле эшчәнлекне —шәхси, регулятив, танып-белү һәм коммуникатив эшчәнлекне  берләштергән.

Шәхси эшчәнлек баланың тормыш кыйммәтләрен, әхлакый һәм мораль норма­ларны аңлавын һәм кабул итүен, аның әй­ләнә-тирәсендәге барлык нәрсәгә шәхси карашы формалашуны аңлауга юнәлтелгән.

Регулятив эшчәнлек танып-белү про­цессы белән идарә итәргә булыша. Алар гыйлем туплау мәсьәләсен кабул итү күнек­мәсен, билгеле бер эшчәнлекне оештыру­ны планлаштыру, тикшерү, үзгәрешләр кер­түне, үтәлгән эшнең уңышлылыгына бәя бирүне үз эченә ала.

Танып-белү эшчәнлеге тиешле мәгъ­лүматны эзләү һәм анализлауны, хәл итү ысулларын һәм алымнарын модельләште­рүне һәм куллануны тәэмин итә.

Коммуникатив эшчәнлек хезмәттәш­лекне оештыруга һәм гамәлгә ашыруга юнәлтелгән. Укучы үз иптәшен  тыңлый һәм аң­лый белергә,, мәгълүматны тулы һәм төгәл кабул итә һәм тапшыра, үзенең эш-хәрәкәтен, иптәшенең  эш-хәрәкәте белән чагыш­тыра белергә тиеш.

Укытучы һәр балага шәхси якын килеп эшләгәндә генә, бала белемне аңлап үзләштерә.Укучы каршына нинди дә булса мәсьәлә куелган икән, ул аны ни өчен чишәргә икәнен аңларга, бу мәсьәләне чишкәннән соң, эшнең соңгы нәтиҗәсен күрә белергә тиеш.

Бала үз – үзен танып белсен өчен укытучы төрле юнәлештә эш алып бара. Укучы кайсы этник группага кергәнен белеп, үз милләте өчен горурлык хисе кичереп, аның тарихын тирәнтен өйрәнеп, башка милләт вәкилләре белән дус яшәүне дә үзләштерерлек булсын.

Шулай ук, укучының үз – үзен танып – белүендә үзенә билге  куя белүе дә мөһим роль уйный.. Ә инде баланың  үз- үзен бәяли белмәве башта уку процессында,ә аннан соң тормышта пассив һәм  көчсез булуына китерә.Яңа стандартлар нигезендә балаларның белем дәрәҗәләрен бәяләү һәм аның шәхесен үстерү югары дәрәҗәдә булырга тиеш.

Уку фәннәре программалары билгеле бер казанышларны күзалдында тотарга тиеш.Ирешелергә тиешле нәтиҗәләргә куелган таләпләр уку материалының составын һәм күләмен билгели. Уку елында алган белемне бәяләүгә түбәндәгеләр керә:

n    Билгеле бер уку фәне өлкәсендә функциональ грамоталылык  параметрлары: фән буенча тупланган һәм универсал ысуллар нигезендә тупланган уку бурычларын хәл итүгә сәләтлелек; теге яки бу фән эчтәлеге буенча белемнәр;

n    Алга таба белем алу өчен кирәкле төшенчәләрне бирү;

n    Төрле рәвештә – текст, рәсем, таблица һәм  диаграмма рәвешендә бирелгән мәгъ

n    лүматны тәкъдим итә,үзгәртә һәм чагыштыра белү;

n    Өйрәнелә торган объект һәм күренешләрнең уку моделъләрен эшли белү сәләте;

n    Алган белемнәрне төрле тормыш ситуацияләрендә куллана белү.

 

Педсовет уку елы нәтиҗәләре буенча, башлангыч мәктәпне тәмамлаучыларның төп мәктәптә укырга әзер булуы турында карар кабул итә. Карар кабул ителгәнче укучыларның белемнәре тикшерелә, мәҗбүри минимум үтәлмәгән очракта, бала классында утырып кала.

Базис укыту планының вариатив өле­шенең «Укудан тыш эшчәнлек» дигән бүлегендә укучыларның мәнфәгатьлә­рен, кызыксынуын канәгатьләндерү өчен сәгатьләр саны күрсәтелгән. Ул өс­тәмә белем бирү, укучыларны социальләштерү (тормышка җайлаштыру),  илебезнең чын гражданнарын тәрбияләүне күздә тота. Бу эшкә һәр вариантта да 10 сәгать вакыт би­релә. Болар:

-Спорт – сәламәтләндерү;

-музыка, театр, рәсем сәнгате,эстетика;

-фәнни танып – белү, предмет;

- хәрби – патриотик;

-социаль эшләр;

-проект эшләре түгәрәкләренә бүленгән.        

Дәрестән  тыш үткәрелгән түгәрәкләрдә конференцияләр, диспутлар, түгәрәк өстәлләр, олимпиадалр, ярышлар, эзләнүләр, тикшерү эшләре алып  барылырга тиеш. Кайсы түгәрәккә йөриячәген  бала әти – әнисе ярдәмендә үзе сайлап ала. Түгәрәкләр балаларның белемнәрен тирәнәйтүгә, физик яктан сәламәтлекләрен ныгытуга,илебезнең чын гражданнары итеп тәрбияләүгә  юнәлтелгән.

Шушы ярты ел эчендә  республика күләмендә ,илебезнең чын гражданнарын тәрбияләү максатыннан үткәрелгән “Я- гражданин России”, “Мои права и обязанности”, “Жить надо честно” темаларына рәсем конкурслары , парламент дәресләре  үткәрү балаларны тормышта булган проблемаларга җәлеп итә, аның эчендә кайнарга, чагыштырырга , уйланырга мөмкинлек бирә.  Рәсемнәрне укытучылары, әти – әниләр ярдәме белән безнең укучылар да, куст мәктәп укучылары да  булдыра алганча ясап җибәрделәр. Мондый конкурслар укытучыларга да , традицион кысалардан чыгып, иҗади эшләү мөмкинлеге тудыра.

Сәламәтлек театрларын, класстан тыш чараларны үткәргәндә  укытучылар укучыларның мөмкинлекләреннән чыгып, булдыра алу сәләтләренә карап рольләрне бүлеп зур әзерлек белән үткәрәләр.  Мондый чараларда укучыларның бер – берсе белән иркен аралашу осталыгы арта, сәнгатьле сөйләм күнекмәләре үстерелә. Шуның нәтиҗәсендә сәләтле балалар ачыклана .

Яңа стандартлар укытучыдан мәгълүмати коммуникатив технологияләр  куллануны  таләп итә. Компьютер технологияләрен куллану нәтиҗәсендә балалар мәгълүмат ташкынында иркен аралашырга өйрәнә, мәгълүмат алу ысулларын үзләштерә. Белем бирүдә проектлар методын файдалану балага шәхси  якын килеп укытуда нәтиҗәле технологияләрдән санала. Проект төзү эшчәнлеге мөстәкыйль фикерләүне үстерү,мәгълүмат таба белү, фаразлау ,стандарт булмаган карарлар кабул итү осталыгына ия булуны күздә тота.  Мультимедиа технологияләре электрон белешмәлекләр, энцеклопедияләр, күләмле мәгълүмат чыганаклары белән эшләүгә юл ача.

  Укучыларның үзара ярдәмләшүен активлаштыруга юнәлтелгән  эш формасы буларак эшчәнлекне төркемнәрдә оештыру уңай нәтиҗәләр бирә. Укучылар бер – берсе белән аралашып, бер – берсенең фикерен тыңлап, үз – үзләрендә  мөстәкыйльлек  сыйфатлары  булдыралар,  шулай итеп, алар үзүсешкә ирешә.

Проблемалы укыту технологиясе куллану нәтиҗәсендә балаларның фикерләү сәләте камилләштерелә.

Укытуның традицион системасында  булган иң яхшы алым,методларын кулланып һәм үстерә барып эшләгәндә генә инновацион технологияләр яхшы нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итә. Районыбызның барлык башлангыч мәктәпләре “Перспектив башлангыч мәктәп” программасы буенча эшли башлады. Бу программа  математика, рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты , әйләнә-тирә дөнья фәннәре буенча тирән белем бирүне, баланың шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып, логик фикерләвен үстерүне таләп  итә

Яңа белем бирү стандартлары куйган  таләпләрне уңышлы үтәү мәктәп, гаилә, җәмгыять һәм дәүләт бердәм булып, зур көч куеп эшләгәндә генә булачак. Яңа стандартлар буенча  башлангыч сыйныф чыгарылыш укучысы  кызыксынучан, дөньяны актив танып – белүче,белем нигезләрен яхшы үзләштерүче, мөстәкыйль һәм иҗади, үзенең туган ягын,илен яратучы,гаилә һәм җәмгыять  кыйммәтләрен кабул итүче һәм хөрмәт итүче, үзе эшләгән эшкә гаилә һәм мәктәп алдында җавап бирә белүче, кеше фикерен тыңлый һәм үз фикерен әйтә белүче, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен  төгәл үтәүче булырга тиеш.

 

 

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "Доклад Яңа стандартларга күчкәндә укучыларның шәхесен формалаштыру.»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 2 месяца

Консультант по финансам

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

   Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы ал­дына яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамы­рыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды.Россия педагоглары, заман таләпләрен искә алып, беренче мәртәбә буларак, укучы шәхесен формалаштыруда белем бирүне мәгънәле һәм максатлы булырга тиеш дигән фикергә килделәр.  Мәгариф сис­темасындагы  шушы яңалыкларны гамәлгә ашыру­да төп көч вазифасын үтәү өчен икенче буын дәүләт стандартлары төзелде. Яңа стандартның гамәлдәгесеннән аермасы өйрәнү өчен мәҗбүри булган материалллар җыелмасында гына түгел, ә бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Ул белем бирүнең нәтиҗәлелегенә йөз тота – укучы конкрет дисциплиналар буенча белем алып кына калмый, ә аларны көндәлек тормышта, алга таба укуында файдаланырга да өйрәтә. Икенче буын стандартларының нигезен яңа төр мөнәсәбәтләр тәшкил итә: бүген уку­чының билгеле бер белем дәрәҗәсенә ия булуын дәүләт кенә түгел, ә бәлки укучы, аның әти-әнисе дә дәүләттән билгеле бер күләмдә сыйфатлы белем бирүен таләп итү хокукына ия. Икенче буын стандартлары шәхес үсешен тәэмин итү, укытуга үз эшеңне төптән белеп якын килү бурычын куя. Башкача әйткәндә, мәгариф системасы баланы белемле итү хакында гына түгел, аңа күнекмәләр бирү, аны эшкә өйрәтү турында да кайгырта.

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 745 материалов в базе

Скачать материал

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 28.03.2014 1796
    • DOCX 25.5 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хадиуллина Эльвира Зайналовна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хадиуллина Эльвира Зайналовна
    Хадиуллина Эльвира Зайналовна
    • На сайте: 10 лет и 5 месяцев
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 14600
    • Всего материалов: 10

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Технолог-калькулятор общественного питания

Технолог-калькулятор общественного питания

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Ресурсы библиотерапии в работе с детьми дошкольного и младшего школьного возраста

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Этот курс уже прошли 49 человек

Курс повышения квалификации

Особенности подготовки к проведению ВПР в рамках мониторинга качества образования обучающихся по учебному предмету «Математика» в условиях реализации ФГОС НОО

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 65 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 299 человек

Курс профессиональной переподготовки

Инклюзивное образование в начальной школе

Тьютор

300/600 ч.

от 7900 руб. от 3650 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 51 человек из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 159 человек

Мини-курс

Музыка в мире: народные и культурные аспекты

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Маркетинг в сфере услуг: от управления до рекламы

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 29 человек из 14 регионов

Мини-курс

Успешая команда: опросы, сторис

3 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе