Инфоурок / Другое / Конспекты / Мастер-класс “Әхлаклы җәмгыять төзүдә ана тәрбиясенең роле” (эссе язарга өйрәтү дәресе)

Мастер-класс “Әхлаклы җәмгыять төзүдә ана тәрбиясенең роле” (эссе язарга өйрәтү дәресе)

Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 29 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>

библиотека
материалов

Тема: БСҮ “Әхлаклы җәмгыять төзүдә ана тәрбиясенең роле ” (эссе язарга өйрәтү дәресе)

Дәреснең максаты: эссе язарга әзерләнү дәресен үткәрү алымнарын күрсәтү.

Дәреснең бурычлары:

- укучының фәнни хезмәте мисалында тәрбиясез хатынның бәхетле гаилә төзеп, тәүфыйклы бала үстерә алмавын дәлилләп күрсәтү;

- эссе язуда виртуаль чыганаклардан файдалану юлларын өйрәтү;

- эссе язу алгоритмын төзү.

Җиһазлау: ИКТ, “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле хатын”, Тәрбияле кыз бала” кагыйдәләр җыелмасы, “Эссе ничек языла?” буклеты.

Материал:

  • Хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләр! Мин Платонова Дамира Даниял кызы, Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе ”Кукмара 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”ндә татар теле һәм әдәбиятын укытам. Сезне “Әхлаклы җәмгыять төзүдә ана тәрбиясенең роле” исеме астында эссе язарга әзерләнү дәресе” дигән темага уздырылачак мастер-класста катнашырга чакырам. (Слайд №1)

Хәзер сезне мастер-классның төзелеше белән таныштырып үтәм. (Слайд №2)

Мастер-классның структурасы:

  • Кереш

  • максат һәм бурычларны билгеләү.

  • Эчтәлекне ачу

  • дәрестә катнашучы контингентны билгеләү;

  • кулланылган эш алымнары һәм технологияләрнең өстенлеген дәлилләү;

  • проблемалы эзләнү технологиясенә нигезләнеп үткәрелгән дәресләр системасы;

  • эш алымнары.

  • Практик эш.


Хәзерге заманда конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү мәсьәләсе –төп проблемаларның берсе. Бу үз чиратында баланың сөйләменә, башкалар белән аралашуына игътибар арттыруны сорый. Чөнки базар мөнәсәбәтенә корылган җәмгыятьтә шәхес, үз урынын тапсын өчен, аның сөйләме камил булырга тиеш. Шушы максаттан чыгып, мин бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләренә аеруча нык игътибар бирәм. Тик сөйләме камил булып та, әхлак дәрәҗәсе түбән булган кеше җәмгыятьтә үз урынын таба алмый. Без үтә дә болгавыр, четерекле заманда яшибез. Тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Олысы да, кечесе дә тәртипсез яшәү рәвеше алып бара. Дәүләт әхлакый күчәреннән ычкынып, әхлаксызлык упкынына тәгәрәмәсме? Чөнки әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк. Нишләргә?

Мин бу очракта Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә мөрәҗәгать итүне уңышлы дип саныйм. Чөнки аның тәрбия өлкәсенә караган хезмәтләре бүген дә актуаль. Аның үгет-нәсыйхәтләрен һәрбер дәресемнең тәрбия максатында кулланам. Бүгенге мастер-классның максаты (слайд № 3) сыйфатлама элементларын файдаланып, сочинение-фикер йөртү рәвешендә эссе язарга өйрәтү алымнары белән таныштыру.

Бурычлары (слайд № 4):

- укучының фәнни хезмәте мисалында тәрбиясез хатынның бәхетле гаилә төзеп, тәүфыйклы бала үстерә алмавын дәлилләп күрсәтү;

- эссе язуда виртуаль чыганаклардан файдалану юлларын өйрәтү;

- эссе язу алгоритмын төзү.

Бу дәрестә 8 нче сыйныф укучылары катнаша: 17 укучы: (слайд № 5),

10 ысы “5” легә, 6 сы “4” легә, 1 се “3” легә укыйлар.

Дәрестә эш проблемалы-эзләнү технологиясенә нигезләнеп алып барыла. Бу технология “ачыш аша өйрәтү” принцибына нигезләнгән. Шулай ук мәгълүмати-коммуникацион технологияләрне эффектив куллануны да дөрес дип саныйм. Бу технологияне үзем укыткан барлык сыйныфларда да кулланам. Нәтиҗәсе буларак (слайд № 6), укучыларым район һәм республика күләмендә үткәрелгән төрле сочинение конкурсларында, PowerPoint, Publisher программаларында эшләнгән презентация, газета конкурсларында актив катнашып, призлы урыннар алалар. Шулай ук мәкаләләре көндәлек матбугатта да еш чыга. (слайд № 7), Мәсәлән,

  • 2007 – 08 нче уку елында Гаяз Исхакыйның 130 еллык юбилеена багышланган республикакүләм иншалар конкурсы”нда Платонова Наташа (9Б сыйныфы) – I урын, хезмәте “Син кайттың Ватанга, Исхакый” китабына кертелде;

  • Гаилә елына багышланган сочинениеләр конкурсы”нда Платонова Наташа (9Б сыйныфы), Хаҗиморатова Гүзәл, Латыйпова Ләйсән (11А сыйныфы) – III урын;

  • 2008 – 09 нчы уку елында “Без онытырга тиеш түгел”, Бөек Ватан сугышы елларындагы туган як тарихына багышланган “Без Бөек Җиңүне хәтерлибез”, янгынга каршы темага иншалар конкурсында Хисаметдинов Инсаф (7 нче сыйныф) – III урын

  • Зур фәндә минем урыным” дигән Р.И. Үтәмишев исемендәге IV регионара фәнни-гамәли конференциядә Максименко Анастасия (10 А сыйныфы) “Фәнни тикшеренүнең практик әһәмиятлелеге өчен” номинациясендә җиңүче исемен яулады;

  • 2011 – 12 нче уку елында Хисмәтова Ильвина (10А сыйныфы)

I Районкүләм Ризаэтдин Фәхреддин иҗатына багышланган фәнни-эзләнү эшләре конкурсы”нда I урын яулады.

  • 2008 нче ел. Платонова Наталья , сыйныфы, “Көчле рухлылар яшәтә дөньяны”,

  • «Син кайттың, Исхакый, Ватанга!», сочинениеләр җыентыгы - Казан, «Школа», 2008.

  • 6 март, 2009 нчы ел. Исхакова Ләйсән, 10Б сыйныфы, “Ул бик тырыш укучы”, “Хезмәт даны”, Кукмара

  • 6 март, 2009 нчы ел. Гайнетдинов Азат, 10 Б сыйныфы, “Җаныбызның якты кояшы”, “Хезмәт даны” , Кукмара

  • Гайнетдинов Азат, 10 Б сыйныфы “Җаныбызның якты кояшы “Сабантуй” газетасы, Казан, июль , 2009

  • февраль, 2009 нчы ел. Гайнетдинов Азат, 10 Б сыйныфы ,“Ял йорты истәлекләре”, “Кукмара кичләре”, Кукмара

  • февраль, 2009 нчы ел. Вәлиева Алия, 7 В сыйныфы, “Тарих белән күзгә-күз “,

  • Тимофеева Венера, 11В сыйныфы, “Юлларда сак булыйк! “,

  • Платонова Наталья , 10В сыйныфы, “Сәләткә сәбәп кирәк” (интервью), “Илһамият” газетасы, Кукмара 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе.

Эссе язарга өйрәткәндә проблемалар да бар (слайд № 8). Мәсәлән, эссе язарга өйрәтүдә ярдәмлек булырдай татарча мәгълүмат чараларыннан файдалану мөмкинлекләре булмау (Интернет, вакытлы матбугат); татар теленнән чыгарылыш имтиханнарының мәҗбүри булмавы нәтиҗәсендә балаларда телгә карата игътибар кимү.

Перспективалар:

Балаларның үз фикерләрен эзлекле рәвештә җиткерә белүләренә ирешү;

Туган телгә ихтыяҗ булдыру;

Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре аша әхлаклы шәхес үстерү.

Проблемалы укыту технологиясен кулланып, эссе язарга өйрәтү эше системалы рәвештә алып барыла. Хәзер дәресләр системасы белән таныштырам (слайд № 9).

8 нче сыйныф

  • Туган ягым – яшел бишек.

  • Кем булырга, нинди булырга?!

  • Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен.

9 нчы сыйныф

  • Бүгенге көн укучысының Бибинур образына мөнәсәбәте.

  • Сез иң гүзәл кеше икәнсез.

  • Телен саклаган илен саклаган.

  • Икмәк тәме.

10 нчы сыйныф

  • Йосыф идеалмы?!

  • Татар әдәбиятында хатын-кыз образы.

  • Спектакль карагач...

11 нче сыйныф

  • Яшьлек, гомерең кыска синең”.

  • Искәндәргә ачык хат.

Мастер-класста кулланылган эффектив эш алымнары (слайд № 10):

әңгәмә;

Интернет-ресурслардан файдалану;

дискуссия;

аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, план төзү.

Эссе планын бергәләп сөйләшү барышында төзибез. Иң беренче эссе язу тәртибе белән танышабыз

Дәрес алдыннан, укучыларны эссе язарга әзерләү максатыннан мәктәп сайтына 10 нчы сыйныф укучысы Хисмәтова Ильвинаның “Ризаэтдин Фәхреддин хезмәтләрендә хатын-кыз тәрбиясе мәсьәләләре һәм бүгенге тормышта аның чагылышы” темасына фәнни-эзләнү эшеннән өзек куела, форумда фикер алышу өчен сораулар бирелә:. (слайд № 11):

Имитатив уен.

- Эссе язу тәртибе белән таныштыру (слайд № 12):

1. Эссе – очеркның бер төре, ниндидер төгәл сорау яки хәл буенча туган хисләрне тасвирлаучы кечкенә күләмле һәм ирекле композицияле проза әсәре (слайд № 13).

2. Эсседа сөйләм предметына үзенчәлекле караш чагылырга тиеш (слайд № 14).

3. Формасы буенча эссе – сочинение-фикер йөртү ; шунлыктан анда сорау-җавап формасы, сорау җөмләләр, тиңдәш кисәкләр, кереш сүзләр, җөмләләрнең үзара параллель бәйләнелеше киң кулланыла. (слайд № 15).

4. (слайд № 16).

hello_html_m34f5b1f2.gif

5. ЭССЕның КОМПОЗИЦИЯсе (слайд № 17).

1. Кереш (чыганак тексттагы теманы, проблемаларны билгеләү, шуның аша әлеге проблемаларга, аларның җәмгыяви әһәмиятенә мөнәсәбәт белдерү)

2. Төп өлеш ( чыганак текстта автор фикерләренең чагылышын аңлату, эссе язучының үз дәлил, аргументлары аша шуларга мөнәсәбәтен белдерүе ).

3. Йомгаклау ( текст, геройлар, проблема турында шәхси фикерне белдереп йомгак ясау).


План төзү. (слайд № 18).Балалар алдында файдалану өчен “Эссе ничек языла?” дигән буклет ята. Мәктәп сайтында форумга урнаштырылган укучының фәнни эше, аңа карата сораулар буенча балаларның, укытучыларның фикерләрен дә файдаланырга мөмкин.

1. Кереш ул - чыганак тексттагы теманы, проблемаларны билгеләү. Димәк, без хәзер Ильвинаның хезмәтендә күтәрелгән төп проблеманы билгелик.

- Әйдәгез, хәзер әйтелгән фикерләрдән чыгып, планның беренче пунктына исем биреп карыйк әле.

- Әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк.

- Җәмгыятьнең нигезен халык тәшкил итә.Халык нинди – җәмгыять тә шундый. Аның нигезе булган гаилә, андагы әхлаклылык, ата-ана һәм бала мөнәсәбәте – болар барысы да бербөтен. Шуларның берсе генә дә тиешенчә булмаса, җәмгыять камил булмый. Бигрәк тә әхлаксыз җәмгыятьтә куркыныч, чөнки аның киләчәге юк.

Укытычы: Җәмгыять әхлаклы булсын өчен нишләргә соң?

(слайд № 19)

2. Төп өлеш. - чыганак текстта автор фикерләренең чагылышын аңлату, эссе язучының үз дәлил, аргументлары аша шуларга мөнәсәбәтен белдерүе.

- Бу проблемага авторның карашы нинди? Сез ничек уйлыйсыз? Хәзер әйтелгән фикерләрдән чыгып, планның икенче пунктына исем биреп карыйк әле

...Тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр”.

Зур-зур шәһәрләр салып, бихисап байлыклар туплап та җәмгыятьтә тәртип булмаса, боларның кирәге булмаячак. Ана кызны, ата улны санламаган җирдә байлыкның бәһасе түбән була. Әхлаксыз җәмгыятьне мин чыга алмаслык чытырманнарга тиңләр идем. Җәмгыятьне әхлаксызлыктан саклап калу өчен нишләргә? Моннан чыгу юллары нинди? Минемчә, адәм баласы туган көннән башлап, ана тәрбиясе алырга тиеш. Ризаэддин Фәхреддин дә үзенең “Тәрбияле хатын” хезмәтендә: “Дөньяга килгән сәгать белән балалар – тәрбиягә мохтаҗлардыр”, - ди. Шулай ук: “Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, - дип бик дөрес әйткән. Бала чагында алган тәрбияне балалар күп вакытта чәчләре агарганчы саклыйлар. Шулай булгач,

тәрбияле бала үстерү өчен ана үзе тәрбияле булырга тиеш. Чиста-пөхтә, белемле, сабыр ана баласын үз үрнәгендә тәрбияли. Һичшиксез, мондый тәрбиянең җимеше татлы булачак.

(слайд № 20)

3. Йомгаклау. - текст, геройлар, проблема турында шәхси фикерне белдереп йомгак ясау.

Бу проблеманың чишелешен автор нәрсәдә күрә? Ә сез нинди фикердә?

- Бу бүлеккә нинди исем бирербез?

...Гаиләнең нигез терәге – хатын-кыз”.

Тәрбияле ананың гына баласы тәрбияле була.Димәк, хатын-кыз – гаиләнең нигез терәге. Алай гына да түгел, хатын-кыз – бөтен бер милләтне тәрбияле итеп саклап калучы. Хатын-кыз үзенең килеш-килбәтенә, эш-гамәлләренә, кешеләр белән мөнәсәбәтенә игътибар иткән кебек, бала тәрбиясенә җитди карарга тиеш. Шулай булганда бер гаилә генә түгел, ә җәмгыять тә сау-сәләмәт, әхлаклы, төзек булачак.

Шулай итеп, эссе язуның алгоритмын һәм планын төзедек, кыскача эчтәлек барлыкка килде. (слайд № 21, 22)

Өйгә эш (слайд № 23) Үрнәк эссе һәм план нигезендәӘхлаклы җәмгыять төзүдә ана тәрбиясенең роле ” дигән темага эссе язып килергә

- Өй эшен эшләгәндә Ризаэддин Фәхреддин нәсыйхәтләренә дә нигезләнергә мөмкин. (слайд № 24). Ул бу турыда нәрсәләр әйткән?

  • Дөньяга килгән сәгать белән балалар – тәрбиягә мохтаҗлардыр. Боларны тәрбияләүчеләр дә – аналардыр”

  • Һәр гаиләнең төп бурычы – балага тәрбия бирү. Ә баланы тәрбияләү ул җәмгыятьне тәрбияләүгә тиң

  • Хатыннары тәрбияле булган милләт – тәрбияле; хатыннары тәрбиясез булган милләт – тәрбиясез; хатыннары тырыш вә идарә итүчән милләт – бай; хатыннары ялкау вә яки исраф итүчән милләт – фәкыйрь буладыр.

  • Бала тәрбияләгәндә - тел белән тәрбияләү өстенә үзеңнең шәхси үрнәгең белән дә тәрбияләргә, сүзең белән гаиләңне бер төрле алып барырга кирәк.

Ризаэддин Фәхреддиннең “Тәрбияле ана” әсәренә нигезләнеп төзелгән кагыйдәләр җыелмасы (слайд № 25).

Ризаэддин Фәхреддиннең “Тәрбияле хатын” хезмәтенә нигезләнеп төзелгән кагыйдәләр җыелмасы (слайд № 26).

Ризаэддин Фәхреддиннең “Кыз бала әдәпләре” хезмәтенә нигезләнеп төзелгән кагыйдәләр җыелмасы (слайд № 27).

Дәрес модельләштерү

- Хәзер, хөрмәтле хезмәттәшләр, проблемалы-эзләнү технологиясен кулланып, түбәндәге темаларга үзегезнең дәрес моделен төзергә тәкъдим итәм (слайд № 28). Үзегезгә ошаган бер теманы сайлап ала аласыз.

1) “Тынычлык, сугыш һәм XXI гасыр”;

2) “Кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш”;

3) “Бәхет турында уйлану”.

Рефлексия

Мин биргән сорауларга җавап бирүегезне үтенәм (слайд № 29):

- Бүгенге мастер-класс сезгә файдалы булдымы? Ни өчен?

- Кайсы эш төрләре сезгә авыр тоелды?

- Тәкъдим ителгән эш төрләренең кайсыларын үзегезнең дәресләрегездә куллана аласыз?

-Хөрмәтле коллегалар, игътибарыгыз өчен рәхмәт! (слайд № 30). Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, шатлык-куанычлар телим.






























Ризаэтдин Фәхретдиннең “Тәрбияле ана” әсәренә нигезләнеп төзелгән кагыйдәләр җыелмасы

Тәрбияле аналарның балалары күп вакытта яхшы вә тәрбияле буладыр. Бозык вә тәрбиясез аналарның балалары күп вакытта усал вә тәрбиясез булалар. Тәрбияле аналар – бу дөньяда олуг бәхет вә сәгадәттер.

  1. Тәрбияле аналар балаларының һәр эшләрен гадәткә салырлар. Вакытлы имезерләр, вакытлы йоклатырлар, вакытлы уятырлар.

  2. Тәрбияле аналар балаларын үзләре тәрбияләрләр, мөмкин кадәр икенче кешегә тапшырмаслар, чөнки балаларны үз анасы кадәр һичкем тәрбияли алмас. Шулай ук, биш яшь булмастан элек, шәфкатьле аталар да аналар кадәр була алмаслар.

  3. Тәрбияле аналар – олуглар алдында эшләргә ярамаган эшләрне балалар алдында эшләмәсләр вә сөйләргә ярамаган сүзләрне сөйләмәсләр, моннан бик сакланырлар. Шулай ук балаларының хәйләгә, ялган сөйләргә өйрәнүләренә сәбәп булырдай нәрсәләрне кылмаслар.

  4. Тәрбияле аналар үзләренең йөрү, тору, кыйланмышлары белән балаларына һәркайчан күчергеч вә үрнәк булып торырлар.

  5. Тәрбияле аналар балаларына ялган сүз әйтүдән сакланырлар, әгәр дә әйтергә ярамаган нәрсәләрне сорасалар, ул чагында берәр төрле юл табып оныттырырлар.

  6. Тәрбияле аналар балаларына акырып, җикереп кычкырмаслар, әмма һич тә сукмаслар. Чөнки тәрбияле аналарның балалары андый эшләрне кылмаслар, аналары әүвәлдән белеп сакларлар, ничек булса да чарасын табып, орышырга тиеш булырдай эшләрне балаларыннан кылдырмаслар.

  7. Тәрбияле аналар балаларга аталарын иң хөрмәтле кеше итеп күрсәтерләр. Аталары никадәр юаш булсалар да, иң зур, иң олуг вә иң гайрәтле кеше итеп танытырлар. Шуның өчен кирәк вакытта, балаларын аталары белән куркытырлар. Ләкин балаларының гаепләрен үзләре алдында һич тә аталарына әйтмәсләр.

  8. Тәрбияле аналар үзләренең кызларын сафлыкка, җыйнаклыкка гадәтләндерү өчен бигрәк тә тырышырлар.

  9. Тәрбияле аналар җиде яшьтән үткән балаларны көндез йокламаска вә кичен ашаганнары сеңмәстән элек йокламаска гадәтләндерерләр.

  10. Тәрбияле аналар күп сөйләшүдә зарар күп, вә аз сөйләшүдә файда күп икәнлеген белдерерләр.

  11. Тәрбияле аналар балаларының сәламәт вә исән булулары өчен һәркайчан игътибар итеп торырлар. Шуның өчен өй эчләрен пычрак нәрсәләрдән, бозык һавадан, әшәке исләрдән, чүпләрдән, юешлекләрдән сафландырып торырлар.

  12. Тәрбияле аналар балаларын үзебездә, күбрәк халык арасында булган – һәр көн дә ике чәй, бер аш гадәтенә акрын-акрын өйрәтерләр. Ләкин ач карынлы балаларга җиләк, алма, әфлисүн, кыяр кебек нәрсәләрне ашатмаслар.

  13. Тәрбияле аналар ачыкмастан элек ашамауны, туймастан элек туктауны балаларда гадәтләндерерләр. Ашказанының сәламәт торуы өчен шушы гадәт – беренче сәбәптер.

  14. Тоташтан утырып яки ятып тору никадәр зарарлы булса, йөрү вә эшләү – адәм баласы өчен шулкадәр файдалыдыр. Тәрбияле аналар балаларын йөртерләр, көчләре җиткән кадәр эшләтерләр.

Ризаэтдин Фәхреддиннең “Тәрбияле хатын” хезмәтенә нигезләнеп төзелгән кагыйдәләр җыелмасы.

  1. Гаиләнең бөтен идарәсе хатын кулында булганлыктан, вазифасы да бер дәүләт эшен карау кадәр олыдыр.


  1. Гаиләдә булганнарны гүзәл тәрбияләү, гаилә эченә хас булган чыгымнар вә керемнәрне тәртиптә тоту, гаилә әгъзаларының барысына да яраклы хезмәтне билгеләп эшләтү, араларында каршылык килеп чыкканда ике якны да ризалатырлык итеп килештерү, күршеләр вә яки башкалар белән гаилә арасына суыклык төшкәндә йомшак күңел белән дуслаштыру – хатын вазифасыдыр.


  1. Гакыллы хатын гаиләнең хәлен гүзәлләндерү мәсьәләсендә тузан кадәр дә җиңеллек күрмәс, һәр эшендә урталыкта булыр, шәригатькә каршы булмаган урында иренең ризалыгын алыр, иренең ата вә анасын, нәсел вә кабиләсен, шулай ук дусларын хөрмәт итәр, дошманнары белән мөнәсәбәттә булмас, кулыннан килгән кадәр тормышында мал тота белер, мал әрәм итүдән сакланыр , иренең малын саклар, мөмкин кадәр мал җыяр.


  1. Тәрбияле хатыннар кирәксез бизәнү әйберләре, кеше көлкесе булырлык дәрәҗәдә күрелмәгән, ишетелмәгән киемнәр мәсьәләсендә җиңел үлчәүче хатыннарга иярмәсләр.


  1. Хатыннар хезмәте өй эчендә булганлыктан, байлык күтәрмәслек киемнәргә ул кадәр мохтаҗ булмаслар. Хатыннар – өйнең гөлләре, бүлмәләрнең чәчәкләредер. Шундый булса да, кайбер вакытта тышка чыгу кирәк булса, ирләренең рөхсәте белән һәм дә шәригать әдәбе белән (гадәттән тыш гүзәл киенеп түгел) чыгарлар.


  1. Ире никадәр сөйсә дә, ачуы килгән вакытта аның күңеленә каршы киләчәк рәвештә сүз сөйләү килешмидер. Гакыллы хатынының эше, көче җитәрлек булса, ягымлылык күрсәтеп, иренең ачу утын сүндерү, болай мөмкин булмаганда, беркадәр сабыр итеп, вакытны күзәтү булыр.


  1. Хатыннарның гыйлемле булулары кирәкме? Уйлавымча, бу сорауны кире кагып җавап бирәчәк бер зат та, дөресрәге, бер мөселман да булмас. Хатыннарның тәрбияле булуларының кирәклеген сөйләгән идек, гыйлемле булмаган кеше тәрбия ысулыннан, әлбәттә, мәхрүм булыр.


  1. Хатын һәрвакытта үзенең гакылын тәрбияләү вә арттыру тырышлыгында булыр. Гакыллы булган бер хатын тышкы чибәрлекнең күпләреннән никадәр генә мәхрүм калса да, хөрмәтле вә һәркемнең күз алдында булыр. Гакыл һәртөрле гаепләрне каплар.





Ризаэтдин Фәхреддиннең “Кыз бала әдәпләре” хезмәтенә нигезләнеп төзелгән кагыйдәләр җыелмасы.

  1. Кыз бала, аз көннәрдән соң, чит кеше кулына китәр, бер өйне идарә итү вә бер гаиләгә ана булу вазифасы үзенә бүләк ителер.


  1. Кыз балаларның тагын да артык хезмәтләргә вә күп төрле чыгымнарга, дикъкатьле тәрбияләргә мохтаҗ булачагы шөбһәсездер. Ир балалар, күп вакытта ялгыз булулары вә ирләр сафына кергәннәреннән соң, берәр төрле кәсеп вә һөнәр белән ата вә аналарын мәшәкатьләрдән бераз булса да азат итәрләр. Ләкин кыз балалар яшьләре үсү белән ата вә ананың каравына мохтаҗ булалар.



  1. Кызлар, балигъ булып ирешкәч түгел, хәтта иргә киткәннәреннән соң да ата вә ананың хәтерләреннән чыкмый, ата вә аналары болар өчен һаман кайгыда булалар. Шул сәбәпле,кыз балалар – ата вә ананың кадерен тагын да артык белергә вә аларны чиксез яратырга, хөрмәт күрсәтергә тиешләр.


  1. Кыз бала, кирәк кыз булсын, кирәк ир булсын, үзенең туганнарын олылаучы вә аларны туры юлга күндерү хакында тырышыр. Шулай ук, ата вә анага карышмау вә кардәшләрен якын күрү мәсьәләсендә, ул барысыннан да артык тырыш булыр.



  1. Кызлык гомерләр санаулы көннәр булып, күп вакыт үтмәс, гүя һич булмаган кебек үтәр. Бүген курчакларын киендереп яки намазлык чигеп анасы янында утырган кыз бер өйгә ана буларак, балаларының тезелеп торуларын күрә алыр. Ата вә анага карышмаучан вә аларның хәер догаларына ирешкән балалар шул көндә үз балаларыннан да кадер вә хөрмәт күрерләр. Ата вә анага карышмаучан булу – нинди кадерле бер гамәл икәнлеген шушы көндә тәҗрибә итәрләр.


  1. Җыйнаксызлык, пакьсезлек, пычраклык – һәркем өчен гаеп булса да, кызлар өчен бигрәк тә гаептер. Шуның өчен, тәрбияле аналар үзләренең кызларын сафлыкка, җыйнаклыкка гадәтләндерү өчен бигрәк тә тырышырлар.




Самые низкие цены на курсы переподготовки

Специально для учителей, воспитателей и других работников системы образования действуют 50% скидки при обучении на курсах профессиональной переподготовки.

После окончания обучения выдаётся диплом о профессиональной переподготовке установленного образца с присвоением квалификации (признаётся при прохождении аттестации по всей России).

Обучение проходит заочно прямо на сайте проекта "Инфоурок", но в дипломе форма обучения не указывается.

Начало обучения ближайшей группы: 29 ноября. Оплата возможна в беспроцентную рассрочку (10% в начале обучения и 90% в конце обучения)!

Подайте заявку на интересующий Вас курс сейчас: https://infourok.ru


Краткое описание документа:

Эссе язарга әзерләнү дәресен үткәрү алымнарын күрсәтү. Дәреснең бурычлары: - укучының фәнни хезмәте мисалында тәрбиясез хатынның бәхетле гаилә төзеп, тәүфыйклы бала үстерә алмавын дәлилләп күрсәтү; - эссе язуда виртуаль чыганаклардан файдалану юлларын өйрәтү; - эссе язу алгоритмын төзү. Хәзерге заманда конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләү мәсьәләсе –төп проблемаларның берсе. Бу үз чиратында баланың сөйләменә, башкалар белән аралашуына игътибар арттыруны сорый. Чөнки базар мөнәсәбәтенә корылган җәмгыятьтә шәхес, үз урынын тапсын өчен, аның сөйләме камил булырга тиеш. Шушы максаттан чыгып, мин бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләренә аеруча нык игътибар бирәм. Тик сөйләме камил булып та, әхлак дәрәҗәсе түбән булган кеше җәмгыятьтә үз урынын таба алмый. Без үтә дә болгавыр, четерекле заманда яшибез. Тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Олысы да, кечесе дә тәртипсез яшәү рәвеше алып бара. Дәүләт әхлакый күчәреннән ычкынып, әхлаксызлык упкынына тәгәрәмәсме? Чөнки әхлаксыз җәмгыятьнең киләчәге юк. Нишләргә? Бу очракта Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләренә мөрәҗәгать итүне уңышлы дип саныйм. Чөнки аның тәрбия өлкәсенә караган хезмәтләре бүген дә актуаль. Аның үгет-нәсыйхәтләрен һәрбер дәресемнең тәрбия максатында кулланам Әлеге эшкәртмә шушы максатны күздә тота.

Общая информация

Номер материала: 4538020126
Курсы профессиональной переподготовки
124 курса

Выдаем дипломы установленного образца

Заочное обучение - на сайте «Инфоурок»
(в дипломе форма обучения не указывается)

Начало обучения: 29 ноября
(набор групп каждую неделю)

Лицензия на образовательную деятельность
(№5201 выдана ООО «Инфоурок» 20.05.2016)


Скидка 50%

от 13 800  6 900 руб. / 300 часов

от 17 800  8 900 руб. / 600 часов

Выберите квалификацию, которая должна быть указана в Вашем дипломе:
... и ещё 87 других квалификаций, которые Вы можете получить

Похожие материалы

Получите наградные документы сразу с 38 конкурсов за один орг.взнос: Подробнее ->>