72457
столько раз учителя, ученики и родители
посетили сайт «Инфоурок»
за прошедшие 24 часа
+Добавить материал
и получить бесплатное
свидетельство о публикации
в СМИ №ФС77-60625 от 20.01.2015
Дистанционные курсы профессиональной переподготовки и повышения квалификации для педагогов

Дистанционные курсы для педагогов - курсы профессиональной переподготовки от 6.900 руб.;
- курсы повышения квалификации от 1.500 руб.
Престижные документы для аттестации

ВЫБРАТЬ КУРС СО СКИДКОЙ 50%

ВНИМАНИЕ: Скидка действует ТОЛЬКО сейчас!

(Лицензия на осуществление образовательной деятельности № 5201 выдана ООО "Инфоурок")

ИнфоурокНачальные классыКонспектыД.АППАКОВАНЫН “ШЫГЫРДАВЫКЛЫ БАШМАКЛАР” хикәясен уку

Д.АППАКОВАНЫН “ШЫГЫРДАВЫКЛЫ БАШМАКЛАР” хикәясен уку

библиотека
материалов
Скачать материал целиком можно бесплатно по ссылке внизу страницы.

3 СЫЙНЫФ, ӘДӘБИЯТ, А.Г.ЯХИН


ТЕМА : “ШЫГЫРДАВЫКЛЫ БАШМАКЛАР” Д.АППАКОВА.


МАКСАТ: а) Д.Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясен укып, анализлап, кешенең күңел дөньясын, хиснең сәбәбен ачыкларга өйрәтү.

Б) иҗади фикерләү, астракт төшенчәләрен аңларга өйрәтү күнекмәләре формалаштыру.

В) укучыларда шатлык, соклану, сөенеч, кайгыртучанлык, кызгана белү хисләре тәрбияләү.


ТИП : I.


МЕТОД : өлешчә эзләнүле


МАТЕРИАЛ : Д.Аппакованың китаплары, хикәянең эчтәлегенә иллюстрация.


ДӘРЕС БАРЫШЫ : 1. Оештыру өлеше .


2. Актуальләштерү.

- Үткән дәрестә без сезнең белән шигырьләрдәге хиснең сәбәбен табарга өйрәнгән идек.

1 бирем.

- Хәзер сез бер җыр тыңларсыз. Җырны тыңлаганда бу өлештә нинди хисләр булуын, бу хисләрнең сәбәбен ачыкларга тырышып утырыгыз.


Кыр казлары артыннан

Очарга дип, тартылам

Тик үземне бәйләгәнмен

Хыялым канатына.

- Я, әйтегез, балалар, бу куплетта нинди хис турында сөйләнә.

- Сагыну хисе.

- Сагыну хисенең сәбәбе бармы соң? Ул нигә сагына?

- Ул туган җиреннән, туганнарыннан читтә яши, алар белән озак күрешмәгән, ләкин кайтырга, күрешергә мөмкинлеге юк.

- Нәрсә соң ул хис?

- Хис ул кешенең бер сыйфаты.


1. Уку мәсьәләсен кую.

2 бирем.

- Бүген без сезнең белән Д.Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясен укып анализларбыз. Д.Аппакова татар балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән прозаик һәм драматург. Проза әсәрләре – хикәя, повесть, роман, ә драма әсәре – пьесалар була.


ТЕКСТ ӨСТЕНДӘ ЭШ.

а) сүзлек өстендә эш.

Олтан – табан, миләүшәләр – чәчәк

б) беренче өлешне эчтән уку.

- Хикәянең бу өлешен өйрәнү өчен сез үзегезгә нинди сорау бирер идегез?

(Әгәр укучылар үзләренә - үзләре сорау бирә алмасалар : “Без нинди тема үтәбез” - дип өстәмә сорау бирәбез. Теманың хис дәрәҗәсе һәм хис сәбәбе булуы беленгәч, укучы хиснең дәрәҗәсен һәм сәбәбен табарга кирәклеген әйтәчәк).

- Гөлшат нинди хисләр кичерә?

- Шатлык хисе.

- Димәк, беренче бүлеккә нинди исем куеп була?

- “Шатлык”

- Аның шатлыгы нинди?

- Бик зур (артыклык дәрәҗәсендә).

- Гөлшатның шатлык хисенең сәбәпләрен табыйк :

а) башмаклар фронттан әтисе җибәргән бүләк.

Башмаклар аңа әтисенең исән булуы һәм кызын ярату, аны онытмавы турында хәбәр бирделәр.

ә) башмаклар искиткеч матурлар.

б) ул башмаклы булды.

Бу елларда кибетләрдә кием-салым сатылмавы турында әйтәбез.

Өстәмә сорау : Гөлшат хисенең дәрәҗәсен табыгыз. Аның хисе нәрсәдә күренә?

- Гөлшат хисенең дәрәҗәсе башмак матурлыгын кабат – кабат мактауда күренә. Шул урыннарны табып укып күрсәтегез әле.

- “Күбәләк канты төсле башмаклар”, “Иң матурлар да!”, “Кию белән җырлый башлыйлар”, “Олтаннарында тылсымлы кубыз бар”, “Чыпчык малайлары да башмакларга карыйлар”. (Бу җөмләләр шатлык хисенең зурлыгын күрсәтәләр).

II өлеш буенча эш. “Сөенеч” (кычкырып уку – Булат).

- Гөлшатның хисен ачыклагыз. Хәсрәтме ул, көенечме, үкенечме, сокланумы?

- Бары тик соклану һәм шатлык кына була ала.

ФИЗКУЛЬТМИНУТ. (Башмаклар уены).


III өлеш буенча эш. “Кайгы”.

Өлешнең эчтәлеген сөйләтү – Диния.

- Бу өлештә Ләлә белән әнисе тирән хәсрәткә чумганнар. Ә Гөлшат аларны кызганып кайгыра. Хисләр нинди?

- Кайгы хисе.

- Ә кайгы хисенең сәбәпләре нинди?

а) Ләлә әнисенең кайгысы.

Ул ялгыз калдым дип, Ләлә ятим калды дип, ирен кызганып кайгыра.

ә) Ләлә кайгысы.

Кыз бала әнисе ярдәмчесез калганга, үзе әтисез калганга, бөтен өметләре чәлпәрәмә килү сәбәпле дә кайгыра.

- Гөлшатның хисе нишли?

- Гөлшат хисе хәрәкәттә. Аның сөенеч хисе һаман яши, ләкин аны хәзер кызгану хисе басты.

IV өлеш буенча эш. “Кайгы уртаклашу”

Өлешне чылбырлап уку.

Укучылар игътибарын Гөлшатка юнәлтәбез.

- Гөлшатның хисенә игътибар итик. Аның хисе нишли?

- Аның хисе өзлексез хәрәкәттә. Хәзер ул дустын юату өчен үзенең иң зур шатлыгын бүләк итте (шул урынны укып күрсәтик).

- Башмаксыз калганга Гөлшат нишли?

- Әз генә үкенә. Шул ук вакытта дусты Ләләгә шундый зур корбан ясый алуы өчен шатлана.

- Бу нинди хис була?

- Бу бик катлаулы хис.

(Соңгы җөмләне укыту). “Кинәт Гөлшатка бик җиңел, бик рәхәт булып китте”. Бу җөмлә Гөлшат хисләрен, барысын да чагылдыра.


Яңа эчтәлек ачу.

- Бу хикәясе белән автор безгә нәрсә әйтергә теләгән?

- Шатлык, сөенеч хисен саклый, кеше кайгысын аңлый, уртаклаша, аның хәленә керә белергә, дусларыңа һәрчак ярдәмгә килергә әзер булырга, үз әйбереңне башкалар белән бүлешә белергә өйрәтә.


Нәтиҗә ясау.

- Димәк, укучылар, хиснең төрлесе була икән. Хиснең шулай ук сәбәпләре дә була. Без бу хикәяне укыгач, кешеләрнең кайгы хисләрен аңларга, кайгыларын уртаклаша белергә тиешбез.

Быел, балалар, Хәйрия елы. Без бу елда гына түгел, ә һәрвакыт, һәркемгә ярдәмчел, игътибарлы, ихтирамлы булырга тиешбез.

1. Рефлекция .

- Бу дәрестә без нинди яңалык белдек?

- Хис, хиснең сәбәпләрен ачыкларга өйрәндек.

  • Бу хикәяне укыгач, сездә нинди хисләр туды? Менә сез класста 4 кенә укучы. Иң кадерле әйберегезне дустыгыз белән уртаклаша, аңа бирә алыр идегезме? (Балаларның сөйләве).

2. Гомуми бәя.

3. Өйгә эш.“Әгәр мин тылсымчы булсам, иптәшемә нинди шатлык бүләк итә алыр идем?” темасына хикәя язып килергә.



Краткое описание документа:
ТЕМА : “ШЫГЫРДАВЫКЛЫ БАШМАКЛАР” МАКСАТ: а) Д.Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясен укып, анализлап, кешенең күңел дөньясын, хиснең сәбәбен ачыкларга өйрәтү. Б) иҗади фикерләү, астракт төшенчәләрен аңларга өйрәтү күнекмәләре формалаштыру. В) укучыларда шатлык, соклану, сөенеч, кайгыртучанлык, кызгана белү хисләре тәрбияләү. ТИП : I. МЕТОД : өлешчә эзләнүле МАТЕРИАЛ : Д.Аппакованың китаплары, хикәянең эчтәлегенә иллюстрация. ДӘРЕС БАРЫШЫ : 1. Оештыру өлеше . 2. Актуальләштерү. - Үткән дәрестә без сезнең белән шигырьләрдәге хиснең сәбәбен табарга өйрәнгән идек. 1 бирем. - Хәзер сез бер җыр тыңларсыз. Җырны тыңлаганда бу өлештә нинди хисләр булуын, бу хисләрнең сәбәбен ачыкларга тырышып утырыгыз. Кыр казлары артыннан Очарга дип, тартылам Тик үземне бәйләгәнмен Хыялым канатына. - Я, әйтегез, балалар, бу куплетта нинди хис турында сөйләнә. - Сагыну хисе. - Сагыну хисенең сәбәбе бармы соң? Ул нигә сагына? - Ул туган җиреннән, туганнарыннан читтә яши, алар белән озак күрешмәгән, ләкин кайтырга, күрешергә мөмкинлеге юк. - Нәрсә соң ул хис? - Хис ул кешенең бер сыйфаты. 1. Уку мәсьәләсен кую. 2 бирем. - Бүген без сезнең белән Д.Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәясен укып анализларбыз. Д.Аппакова татар балалар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткән прозаик һәм драматург. Проза әсәрләре – хикәя, повесть, роман, ә драма әсәре – пьесалар була. ТЕКСТ ӨСТЕНДӘ ЭШ. а) сүзлек өстендә эш. Олтан – табан, миләүшәләр – чәчәк б) беренче өлешне эчтән уку. - Хикәянең бу өлешен өйрәнү өчен сез үзегезгә нинди сорау бирер идегез? (Әгәр укучылар үзләренә - үзләре сорау бирә алмасалар : “Без нинди тема үтәбез” - дип өстәмә сорау бирәбез. Теманың хис дәрәҗәсе һәм хис сәбәбе булуы беленгәч, укучы хиснең дәрәҗәсен һәм сәбәбен табарга кирәклеген әйтәчәк). - Гөлшат нинди хисләр кичерә? - Шатлык хисе. - Димәк, беренче бүлеккә нинди исем куеп була? - “Шатлык” - Аның шатлыгы нинди? - Бик зур (артыклык дәрәҗәсендә). - Гөлшатның шатлык хисенең сәбәпләрен табыйк : а) башмаклар фронттан әтисе җибәргән бүләк. Башмаклар аңа әтисенең исән булуы һәм кызын ярату, аны онытмавы турында хәбәр бирделәр. ә) башмаклар искиткеч матурлар. б) ул башмаклы булды. Бу елларда кибетләрдә кием-салым сатылмавы турында әйтәбез. Өстәмә сорау : Гөлшат хисенең дәрәҗәсен табыгыз. Аның хисе нәрсәдә күренә? - Гөлшат хисенең дәрәҗәсе башмак матурлыгын кабат – кабат мактауда күренә. Шул урыннарны табып укып күрсәтегез әле. - “Күбәләк канты төсле башмаклар”, “Иң матурлар да!”, “Кию белән җырлый башлыйлар”, “Олтаннарында тылсымлы кубыз бар”, “Чыпчык малайлары да башмакларга карыйлар”. (Бу җөмләләр шатлык хисенең зурлыгын күрсәтәләр). II өлеш буенча эш. “Сөенеч” (кычкырып уку – Булат). - Гөлшатның хисен ачыклагыз. Хәсрәтме ул, көенечме, үкенечме, сокланумы? - Бары тик соклану һәм шатлык кына була ала. ФИЗКУЛЬТМИНУТ. (Башмаклар уены). III өлеш буенча эш. “Кайгы”. Өлешнең эчтәлеген сөйләтү – Диния. - Бу өлештә Ләлә белән әнисе тирән хәсрәткә чумганнар. Ә Гөлшат аларны кызганып кайгыра. Хисләр нинди? - Кайгы хисе. - Ә кайгы хисенең сәбәпләре нинди? а) Ләлә әнисенең кайгысы. Ул ялгыз калдым дип, Ләлә ятим калды дип, ирен кызганып кайгыра. ә) Ләлә кайгысы. Кыз бала әнисе ярдәмчесез калганга, үзе әтисез калганга, бөтен өметләре чәлпәрәмә килү сәбәпле дә кайгыра. - Гөлшатның хисе нишли? - Гөлшат хисе хәрәкәттә. Аның сөенеч хисе һаман яши, ләкин аны хәзер кызгану хисе басты. IV өлеш буенча эш. “Кайгы уртаклашу” Өлешне чылбырлап уку. Укучылар игътибарын Гөлшатка юнәлтәбез. - Гөлшатның хисенә игътибар итик. Аның хисе нишли? - Аның хисе өзлексез хәрәкәттә. Хәзер ул дустын юату өчен үзенең иң зур шатлыгын бүләк итте (шул урынны укып күрсәтик). - Башмаксыз калганга Гөлшат нишли? - Әз генә үкенә. Шул ук вакытта дусты Ләләгә шундый зур корбан ясый алуы өчен шатлана. - Бу нинди хис була? - Бу бик катлаулы хис. (Соңгы җөмләне укыту). “Кинәт Гөлшатка бик җиңел, бик рәхәт булып китте”. Бу җөмлә Гөлшат хисләрен, барысын да чагылдыра. Яңа эчтәлек ачу. - Бу хикәясе белән автор безгә нәрсә әйтергә теләгән? - Шатлык, сөенеч хисен саклый, кеше кайгысын аңлый, уртаклаша, аның хәленә керә белергә, дусларыңа һәрчак ярдәмгә килергә әзер булырга, үз әйбереңне башкалар белән бүлешә белергә өйрәтә. Нәтиҗә ясау. - Димәк, укучылар, хиснең төрлесе була икән. Хиснең шулай ук сәбәпләре дә була. Без бу хикәяне укыгач, кешеләрнең кайгы хисләрен аңларга, кайгыларын уртаклаша белергә тиешбез. Быел, балалар, Хәйрия елы. Без бу елда гына түгел, ә һәрвакыт, һәркемгә ярдәмчел, игътибарлы, ихтирамлы булырга тиешбез. 1. Рефлексия . - Бу дәрестә без нинди яңалык белдек? - Хис, хиснең сәбәпләрен ачыкларга өйрәндек. Бу хикәяне укыгач, сездә нинди хисләр туды? Менә сез класста 4 кенә укучы. Иң кадерле әйберегезне дустыгыз белән уртаклаша, аңа бирә алыр идегезме? (Балаларның сөйләве). 2. Гомуми бәя. 3. Өйгә эш.“Әгәр мин тылсымчы булсам, иптәшемә нинди шатлык бүләк итә алыр идем?” темасына хикәя язып килергә.
Общая информация

Номер материала: 45719032903

Вам будут интересны эти курсы:

Курс повышения квалификации «Методика преподавания информатики в начальных классах»
Курс профессиональной переподготовки «Организация образовательного процесса для обучающихся с ограниченными возможностями здоровья»
Курс профессиональной переподготовки «Методика организации образовательного процесса в начальном общем образовании»
Курс повышения квалификации «Организация проектно-исследовательской деятельности учащихся в рамках реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Воспитание и социализация учащихся в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты инклюзивного образования в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Психолого-педагогические аспекты профессиональной компетентности педагогических работников в условиях реализации ФГОС»
Курс повышения квалификации «Мотивация учебной деятельности в условиях реализации ФГОС»
Курс профессиональной переподготовки «Теория и методика обучения информатике в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Разработка адаптированных образовательных программ в условиях ФГОС СПО»
Курс повышения квалификации «Применение методов арт-терапии в работе со старшими дошкольниками и младшими школьниками»
Курс повышения квалификации «Сурдопедагогика: организация обучения, воспитания, коррекция нарушений развития и социальной адаптации глухих, слабослышащих, позднооглохших обучающихся в условиях реализации программы Ф
Курс профессиональной переподготовки «Инклюзивное образование в начальной школе»
Курс повышения квалификации «Современные тенденции цифровизации образования»
Курс профессиональной переподготовки «Оказание психолого–педагогической помощи лицам с ОВЗ»
Оставьте свой комментарий
Для того чтобы задавать вопросы нужно авторизироватся.
Включите уведомления прямо сейчас и мы сразу сообщим Вам о важных новостях. Не волнуйтесь, мы будем отправлять только самое главное.