Апасым-туган ягым

    RAR

Документы из архива для просмотра:

  • PPT

    Апасым -туган ягым.ppt

  • Описание презентации по слайдам:

    • На районный творческий конкурс «Апас ягы – туган ягым»  посвященный 80- летию...

      1 слайд

      На районный творческий конкурс «Апас ягы – туган ягым» посвященный 80- летию образования Апастовского района.
      Фотоматериалы. Стихотворение на тему «Край, в котором я живу»

    • Апас-туган ягым

      2 слайд

      Апас-туган ягым

    • Апас районы
 Иске Йомрал  урта мәктәбенең 
башлангыч сыйныфлар укытучысы 
Ми...

      3 слайд


      Апас районы
      Иске Йомрал урта мәктәбенең
      башлангыч сыйныфлар укытучысы
      Миннегалиева Рүзилә Хәбир кызы
      җитәкчелегендә
      ,,Әкиятләр дөньясы“ түгәрәгенең
      иҗади эше.

    • Авылымның чишмәләре
 челтерәп агып тора.
Чишмә моңнары тарала 
Тауларга куна...

      4 слайд


      Авылымның чишмәләре
      челтерәп агып тора.
      Чишмә моңнары тарала
      Тауларга куна-куна.
      Авылымда чишмәләр күп.
      Сулары алтын диләр.
      Саф чишмәдәй саф күңелле
      Авылым халкы диләр.

    • 
Апасым-туган ягым


Апасым –тау ягым!

      5 слайд


      Апасым-туган ягым


      Апасым –тау ягым!

    • Үз илем - алтын бишек,         Туган илем —туган ө...

      6 слайд


      Үз илем - алтын бишек,
      Туган илем —туган өем,

      15 нче май 2010 ел.Үләмә елгасы янында.

    • Яратам авылымның
Үләмә буйларын.
Җилдә талларның
Назлы шаулавын
16 нчы июнь.2...

      7 слайд

      Яратам авылымның
      Үләмә буйларын.
      Җилдә талларның
      Назлы шаулавын
      16 нчы июнь.2009нчы ел.

    • Йомралның болыннары
Чәчәккә киенгәннәр
Чишмәләр челтер-челтер
Нәрсәгә сөенәлә...

      8 слайд

      Йомралның болыннары
      Чәчәккә киенгәннәр
      Чишмәләр челтер-челтер
      Нәрсәгә сөенәләр?
      27 нче июнь.2009 нчы ел

    • Йомралы елга буенда
Гөрли җырларың Йомрал,
Авылым күген яктырта
Көндез кояш,...

      9 слайд

      Йомралы елга буенда
      Гөрли җырларың Йомрал,
      Авылым күген яктырта
      Көндез кояш, төнлә ай.
      26 нчы август.2009 ел

    • Йомралы,Йомралы,
Урманнары бормалы
Бормалы урманнарында
Йөреп күңелем туймады...

      10 слайд

      Йомралы,Йомралы,
      Урманнары бормалы
      Бормалы урманнарында
      Йөреп күңелем туймады
      18 нче август.2009 ел

    • Сандугачлы урманнарың,
Болыннарың җиләкле
Үләмәң ургылып ага.
Тау буйларың чә...

      11 слайд

      Сандугачлы урманнарың,
      Болыннарың җиләкле
      Үләмәң ургылып ага.
      Тау буйларың чәчәкле.
      1 нчеиюль.2009 ел

    • Тупыллар башларын иеп
Җирләргә егылалар.
Китсәм синнән авылкаем.
Нишләрмен ял...

      12 слайд

      Тупыллар башларын иеп
      Җирләргә егылалар.
      Китсәм синнән авылкаем.
      Нишләрмен ялгызкаем.
      12 июнь.2009

    • Синдә үткән минем балачагым.
Куеныңда синең гөлбакча
Һичбервакыт синнән Йомра...

      13 слайд

      Синдә үткән минем балачагым.
      Куеныңда синең гөлбакча
      Һичбервакыт синнән Йомралым
      Чит җирләргә китеп адашмам.
      30 нчы июнь.2009 ел.

    • Таң куеныннан чыгып килә.
Йомралның таулары
Урамнарың урап алган
Бөдрә чәчле...

      14 слайд

      Таң куеныннан чыгып килә.
      Йомралның таулары
      Урамнарың урап алган
      Бөдрә чәчле таллары.
      26 нчы август.2009 ел.

    • Инеш буендагы Йомрал бакалары.
30 нчы июнь.2009 ел

      15 слайд

      Инеш буендагы Йомрал бакалары.
      30 нчы июнь.2009 ел

    • Кырларыбыз тугай-тугай,
Һавада сайрый тургай
Канатын җилпи матуркай
Бала очыр...

      16 слайд

      Кырларыбыз тугай-тугай,
      Һавада сайрый тургай
      Канатын җилпи матуркай
      Бала очыра бугай.
      16 нчы июнь.2009 ел.


    • Гөлбакчада  дуслар бергәләшеп куалаш уйныйлар.Их, күңелле  дә соң  аларны күз...

      17 слайд

      Гөлбакчада дуслар бергәләшеп куалаш уйныйлар.Их, күңелле дә соң аларны күзәтеп торулары.
      27 нче июнь.2009 ел

    • 
Тау ягында Йомралда,
Болынлыклар ,урманнар.
18 нче июнь.2009 ел.

      18 слайд


      Тау ягында Йомралда,
      Болынлыклар ,урманнар.
      18 нче июнь.2009 ел.

    •  Нәрсә ул чишмә?

      19 слайд


      Нәрсә ул чишмә?

    • Чишмә - җир астыннан агып, бәреп чыга торган су чыганагы.
( ,,Татар теленең...

      20 слайд


      Чишмә - җир астыннан агып, бәреп чыга торган су чыганагы.
      ( ,,Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”нән)

    • Йомрал урманындагы чишмә.Урманда агучы изге чишмәләрдән санала. Ак- чиста, б...

      21 слайд

      Йомрал урманындагы чишмә.
      Урманда агучы изге чишмәләрдән санала. Ак- чиста, бернәрсә дә катнашмаган, гөнаһсыз, саф йөрәкле, яхшы күңелле , рәхимле, миһербанлы төшенчәләрен белдерә. Ак төс изге саналган. Чишмә янында ярлы кешеләр балаларына чәчәк авыруы тимәсен өчен корбан чалганнар.Корбан итеп ак үрдәк сайланган.

    • Урман чишмәсенә суга килә, 
Таңда торып Йомрал  кызлары.
Челтерәп аккан сулар...

      22 слайд

      Урман чишмәсенә суга килә,
      Таңда торып Йомрал кызлары.
      Челтерәп аккан суларга кушылып
      Агып китә моңлы җырлары...



    •   Кул пычранса су белән юарсың, 
Су пычранса ни белән юарсың?

      23 слайд



      Кул пычранса су белән юарсың,
      Су пычранса ни белән юарсың?

    • Чишмәләрне саклыйк!Төпләрен ел саен чистартыгыз!
Ярларына, тирә-якларына агач...

      24 слайд

      Чишмәләрне саклыйк!
      Төпләрен ел саен чистартыгыз!
      Ярларына, тирә-якларына агачлар утыртыгыз!
      Чишмәләр янына чүп-чар, пыяла ватыклары ташламагыз.
      Чишмә буйларын гел карап, чистартып торыгыз!
      Чишмәләрнең тирә-юнен рәшәткә белән әйләндереп алыгыз!

    • Без иҗат                    
   иткән шигырьләр

      25 слайд

      Без иҗат
      иткән шигырьләр

    • Яратам авылымның                                                
Үләмә...

      26 слайд

      Яратам авылымның
      Үләмә буйларын.
      Җилдә талларның
      Назлы шаулавын.
       
      Болындагы чәчәкләрнең
      Гөрләп чәчәк атуын.
      Камышларның су буенда
      Яшелләнеп ятуын.
       
      Авылдагы йортларның
      Матур,төзек булуын.
      Һәрбер йортның авылга
      Үзенчә ямь бирүен.
       
      Авылымны яратам
      Үзем шунда туганмын.
      Челтерәп аккан чишмәләрдән
      Көмеш сулар алганмын.


      Туган авылым

    • Авылым минем-гүзәл җир
 Минем авылым-Йомрал.
  Анда мин туып үстем.
 Әниемне...

      27 слайд

      Авылым минем-гүзәл җир
      Минем авылым-Йомрал.
      Анда мин туып үстем.
      Әниемнең кулларыннан
      Чишмә сулары эчтем
      Болыннарында булдым мин,
      Алсу чәчәкләр җыйдым.
      Аннары шул чәчәкләрдән
      Матур такыя үрдем.
        Урманнары,кырлары,
      Елгасы шаулап тора.
      Җәйләр җитсә ,мәтрүшкәләр,
      Җиләкләр кызыктыра.
      Язларында агачлары
      Шаулап яфрак яралар.
      Көзләрен бакчаларда
      Пешә кызыл алмалар.
      Көннәре бик кояшлы,
      Ә төннәре йолдызлы.
      Чәчәкләре ал да гөл,
      Авылым минем- гүзәл җир.



    • Туган ягым
 
Яратам мин авылымның
Кырларын,болыннарын.
Йомрал елгасының
Биек-...

      28 слайд

      Туган ягым
       
      Яратам мин авылымның
      Кырларын,болыннарын.
      Йомрал елгасының
      Биек-биек ярларын.
       
      Яратам авылымны
      Шунда туганым өчен.
      Аны һаман үстерергә
      Кызганмамын минем көчем


    • Туган ягым.“
       Туган ягым, туган як “дип,
Горурланып яшим мин.
Көн саен...

      29 слайд

      Туган ягым.“
      Туган ягым, туган як “дип,
      Горурланып яшим мин.
      Көн саен күреп торсам да,
      Матурлыгын тоям мин.
      Авылымның чишмәләре
      Челтер-челтер агалар.
      Ташлар белән бергә-бергә,
      Матур көй чыгаралар.
      Йомрал елгасы бик матур.
      Сулары ташып ага.
      Аның биек таулары да
      Безне гел кызыктыра.
      Урман эчләренә керсәң,
      Анда матур һәм ямьле.
      Җир җиләкләре дә анда
      Кып-кызыл һәм бик тәмле.
      Яратырга кирәк аны,
      Саклау -төп бурычыбыз.
      Чиста итеп тотсак кына,
      Ямьле булыр туган ягыбыз
      2 нче сыйныф
      Галиакберова Язилә
       

    • Туган авылым
 
Туган авыл һәркемгә дә
Бик кадерле,бик якын.
Туган авыл кебек...

      30 слайд

      Туган авылым
       
      Туган авыл һәркемгә дә
      Бик кадерле,бик якын.
      Туган авыл кебек газиз
      Берәр җир бармы тагын?
       
      Туган авылым Йомралда
      Җәйләр ямьле,көзе мул.
      Кышлары салкын булса да,
      Язлары ягымлы шул.


    • Туган якта
 
Туган җирем –тал-тирәкле
Инешле  буйларында.
Мин туганмын ямь...

      31 слайд

      Туган якта
       
      Туган җирем –тал-тирәкле
      Инешле буйларында.
      Мин туганмын ямьле җәйдә
      Йомрал авылында.
       
      Туган ягым бигрәк матур.
      Шаулый куе камышлар.
      Икмәк үсә басуларда,
      Һәр башагы- карышлап.
       
      Туган җирнең һәр почмагы
      Матур, гөлле, чәчәкле.
      Шуңа күрә Йомралыда
      Рәхәт бит яшәүләре.
       
      Барлык кешеләр ярата
      Үзенең туган ягын.
      Туган туфрак, туган йортын,
      Кадерле бала чагын.



Краткое описание материала

Райондашыбыз Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт ага Галиевне  күрәбез.Без сезнең белән аның бик күп шигырьләрен яттан өйрәндек,тормыш юлы белән таныштык.Шәүкәт абый Галиев та үз туган ягы белән горурлана һәм ул үзенең горурлануын шигырьләрендә чагылдыра.                          ...Күңел тартты тагын шул якларга. ...Күңел тартты тагын шул якларга, Танымаслык монда үзгәреш. Күтәрелгән дәррәү яшь урманнар, Үзгә хисләр хәзер,үзгә эш.          Яңа буын үскән буйга җиткән,        Урамнарда бүтән үсмерләр.        Бер күрүдә танымаслык кеше       Әтиләрен уйлап төсмерләр. Шәүкәт ага үзенең бер чыгышында : “Җир-суы бар җирен сөйләр, Ил-йорты бар илен сөйләр”-ди .Әйе,бик дөрес әйткән туган ягы һәр кешегә дә кадерле. -Ә хәзер шушы юллрадан парлы сүзләрне табып әйтик.(Җир-су,ил-йорты) _Укучылар, әйтегез әле,  безнең авылыбыздан да олуг галим чыккан бит .Кем икән ул?(Мөхәммәт Гайнуллин)     Мөхәммәт крестьян гаиләсендә  туа.Әтисе игенчелек белән эш итә.Ләкин дөньяда кешечә яшәү өчен белемле булу кирәклеген аңлый һәм балаларына ”Бәхетне юлдан эзләмәгез, Белемннән эзләгез “-ди. -Әйе,укучылар,  тормышта чын кеше булу өчен белемле булырга кирәк. -Ә хәзер шушы мәкальдән килеш белән төрләнгән исемнәрне табабыз,килешләрен әйтәбез.(Бәхетне-Т.к.,юлдан-Ч.к.,белемнән-Ч.к.) -Укучылар димәк безнең яклардан олуг галим дә ,бөек коомпозитор да һәм композиторларыбыз язган әсәрләрне башкаручы кеше дә чыккан.Дөньяга бала аваз салгач та үзенә күрә бер сәләт белән туа –диләр.Ләкин ул сәләт өстендә эшләсәң генә,аны үстерсәң генә танылган кеше була аласың.Безнең якның халык җырчысы шушы үзлекләргә ия кеше. -Бирелгән мәкальдә кушма сүз бар микән,шуны табып карыйк.(Аккош) -Әйе,укучылар без үзебезнең якташларыбыз белән горурланабыз һәм аларны ел саен районыбызда үтә торган сабантуй бәйрәменә чакырабыз. Укучылар әйтегез әле сабантуй бәйрәме кайчан үткәрелә?(Язгы кыр эшләре беткәч)Әйе,бик дөрес.Халкыбызның милли бәйрәмнәреннән тыш тагын нинди бәйрәмнәр беләбез икән? Укучылар районыбыздан чыккан игелекле ир-атларыбыз да бар.Ул-Әсхәт абый Галимҗанов.Ярдәмгә мохтаҗ балаларга ул үзенең ярдәм кулын суза.Бу катлаулы заманда яныныбыздагы кешеләргә игътибарлы булыйк.Ярдәмгә мохтаҗларга аз гына булса да ярдәм итик!  

Апасым-туган ягым

Файл будет скачан в формате:

    RAR

Автор материала

Миннегалиева Рузиля Хабировна

учитель начальных классов

  • На сайте: 10 лет и 5 месяцев
  • Всего просмотров: 35259
  • Подписчики: 3
  • Всего материалов: 18
  • 35259
    просмотров
  • 18
    материалов
  • 3
    подписчиков

Настоящий материал опубликован пользователем Миннегалиева Рузиля Хабировна.
Инфоурок является информационным посредником. Всю ответственность за опубликованные материалы несут пользователи, загрузившие материал на сайт. Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы: