Инфоурок Начальные классы Рабочие программы«Элифба бэйрэме»

«Элифба бэйрэме»

Скачать материал

Әлифба бәйрәме

Җыр: “Саумы, кояш”

 

А.б. Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана.

1 б. Күңелләр шатлыклы булганга

       Без җыелдык бүген бу залга.

       Әтиләр-әниләр, карагыз:

       Без бергәләп күңел ачабыз.

 

2 б. Бәйрәмнәр бик күп болай да

       Ә шулай да, ә шулай да

       Иң шәп бәйрәм – балачак.

       Ә тагын да шәбрәге

       Әлифба бәйрәме булачак.

 

3 б. Күчкәнме бу залга

       Дөньяның бар яме?

       Күңелләр түрендә -

       Әлифба бәйрәме!

 

4 б. Бу матур бәйрәмгә

       Кушыл, дус, әйдәле!

       Мәктәпне гөрләтсен

       Әлифба бәйрәме!

 

Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

 

5 б. Без бит әле быел гына

       Мәктәпкә диеп килдек.

       Ә аңарчы көн буена

       Бакчага йөргән идек.

6 б. Хәрефләрне тиз өйрәндек,

       Сүзләр төзеп уйнадык.

       Көн дә иртән сагынып килдек,

       Мәктәптән без туймадык.

 

7 б. Язарга да өйрәндек

       Ручка тотып кулларга.

       Хәрефләрне тездек без

       Тигез матур юлларга.

 

8 б. Бүген сезнең алда без

       Зур сынаулар үтәрбез.

       Үзебезнең осталыкны

       Сезгә дә күрсәтербез.

 

9 б. Зур ярдәм итәр безгә

       Дәрестә алган белем.

       Таяныч булыр юлда

       Әлифба биргән белем.

 

10 б. Җыр күтәрә күңелне,

         Бар да көләч, шат бүген.

         Бөек Әлифба патшабикәбез,

         Котла син безне бүген.

 

(Түрдә тәхеттә Әлифба патшабикә утыра.)

 

Әлифба.  Минем кадерле нәни дусларым, хөрмәтле әти-әниләр, мөхтәрәм кунаклар! Бүген без укучы гомерендә бер генә тапкыр була торган бәйрәмгә җыелдык. Әле кайчан гына 1 сентябрьне бөтен гаиләгез белән көтеп алган идегез. Тәүге мәртәбә мәктәп бусагасына атлап кергән нәни дусларым бүген белем дөньясындагы беренче җиңүләрен бәйрәм итә. Сезгә хәрефләрне тану, алардан иҗекләр, сүзләр төзү, укырга өйрәнү җиңел булмады. Әмма сез югалып калмадыгыз, тырыштыгыз, өйрәндегез.

  Менә хәзер мин сезнең тапкырлыгыгызны һәм зирәклегегезне тикшереп карыйм әле. Минем алып килгән сорауларыма җавап биреп карагыз әле.

 

·       Нинди аваздан сүз башланмый?(ң)

·       Тавышсыз хәрефләр (ь, ъ)

·       Бал алучы әбинең исемен әйтегез әле (Бәдәр)

·       Татар телендә авазлар ничә төркемгә бүленә? (2: тартыклар, сузыклар)

·       Уңган кыз кем ул? (Сәгъдә)

·       Шаян куян тактага нинди сүзләр язган?(яшел, яшен)

·       Шигырьне дәвам итик: Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк!...

·       Хәзер укылачак шигырь кайсы хәреф битендә? (92 бит-ң)

 

И  Л  Ф  Ә  А  Б  - хәрефләрдән сүзләр төзү

 

Әлифба.  Рәхмәт, дусларым! Минем тырышуларым юкка булмаган икән. Тагын бер соравыма да җавап тапсагыз:

  Аз да түгел,

  Күп тә түгел,

  39 төп-төгәл.

  Аны белә һәр бала

  Бу рәт ни дип атала? (алфавит)

 

Балалар бергә: Безнең сөекле дустыбыз,

                          Кадерле Әлифбабыз!

                          Рөхсәт ит “Зур рәхмәт,

                          Мең рәхмәт”, дияргә!

 

Җыр: “Әлифбам”

 

(Математика керә)

М.  Исәнмесез, нәни дусларым! Мин сезне зур бәйрәмегез, беренче җиңүегез белән котларга килдем. Башта әйтегез әле, сез мәктәптә нәрсәләргә өйрәндегез?

·       Укырга

·       Язарга

·       Санарга

·       Дус,тату булырга

·       Җырларга

·       Биергә

·       Туган илне сөяргә

М.  Мин дә сезнең зирәклегегезне сынап карыйм әле.

Балалар, әйтегез әле, сез мәктәптә ничә ай укыйсыз? (9 ай:сентябрь,...)

Хәзер мин сезгә кызыклы мәсьәләләр әйтәм. (...)

 

М. Афәрин, укучылар! Мин сезне тагын бер кат бәйрәмегез белән котлыйм. Сезгә уңышлар телим. Тәртипле булыгыз, яхшы укыгыз.Сау булыгыз!

 

А.б.  Ә хәзер уеннар уйнап алыйк.

·       “Адашкан сүзләр” уены.

1. Карлыгач пешеп утыра                

Су буенда куакта.

Ә карлыган очып йөри

Зәңгәр күктә еракта.

 

2. Чиста күлмәген киеп

Бака мәктәпкә килгән.

Балалы суга төшкән

Озын ботлы бер челән.

 

·       “Әйләнчек яки түгәрәк сүзләр” - әти-әниләр өчен уен. (кадак, кабак,...; чәкчәк, былбыл,...)

·       Ләбиб Лерон “Тишек хәтер” – сәхнәләштерү.

 

·       Бирелгән хәрефләрдән сүзләр язу.

 

Кошлар     Ашханә     Зоопарк     Бөҗәкләр

ТӘСК        ТЧКС         ЗМТК        ШЧКТ

 

·       Ял итү (физминутка) “Если весело живётся

                                           Хлопай так...”

 

(Уеннар балалар номерлары белән үрелеп бара)

 

А.б.  Кадерле укучылар! Әлифба – сезнең белем юлыгызның иң башы, якты йолдызы. Әйдәгез, Әлифба китабына үзебезнең зур рәхмәтләребезне җиткерик.

 

1 б. Сине укып бетерсәк тә,

       Күңелләрдә калырсың.

       Синсез белем дөньясына

       Юлны ничек табарсың?

 

2 б. Рәхмәт сиңа, Әлифбабыз,

       Олы бәйрәмең өчен.

       Тагын да күп белер өчен

       Беркем кызганмас көчен.

 

3 б. Әти-әнием дә әле

       Әлифбаны сагынган.

       Кызыгып торалар иде

       Мин укыган чагында.

 

4 б. Беренче китап син булдың,

       Әлифба дус, хуш инде...

       Юк ла, хуш димик, исән бул –

       Син аерылмас дус инде!

5 б. Мин үсә-үсә буйга җитәрмен,

       Бәлки юлларым китәр еракка.

       Таулар үтәрмен, сулар кичәрмен,

       Сине онытмам, дустым Әлифба!

 

6 б. Табиб, игенче, шагыйрь булырбыз,

       Бик озын-озак юллар узарбыз.

       Кайда йөрсәк тә, кемнәр булсак та,

       Күңелдә һәрчак җан дус - Әлифба!

 

Әлифба.  Укучылар, миңа сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте. Акыллы булыгыз, гел “5” кә укыгыз! Мин үз урыныма Туган телне калдырам. Әйдәгез, аны бирегә чакырыйк. Рәхим ит, Туган тел!

(Туган тел керә)

 

Т.т. Исәнмесез, дусларым!

       Мин Туган тел буламын.

       Күрәм, Әлифбаны өйрәнгәнсез,

       Матур итеп сөйлисез.

       Туган телне яратсагыз,

       Тагы да күп белерсез.

 

       Туган тел – иң татлы тел.

       Туган тел – иң тәмле тел.

       Тәмле дип телең йотма,

       Туган телне онытма!

 

       Туган тел ул бездән соң

       Яшәр өчен туган тел.

       Бүгенгедән киләчәккә

       Дәшәр өчен туган тел.

 

А.б.  Балалар, Туган тел сезгә бик күп хикәя, шигырь, табышмак һәм әкиятләр өйрәтер. Аның белән якыннан дуслашырсыз дип ышанам. Тырыш, акыллы, гыйлемле булып үсегез.

 

Җыр: “Туган тел”

 

(Котлаулар, балаларга бүләкләр тапшыру. Татарча бию.)

 

А.б.  Шуның белән безнең бәйрәмебез тәмам. Бәйрәмдә катнашкан әти-әниләргә, килгән кунакларга зур рәхмәт.

Просмотрено: 0%
Просмотрено: 0%
Скачать материал
Скачать материал "«Элифба бэйрэме»"

Методические разработки к Вашему уроку:

Получите новую специальность за 3 месяца

Специалист по ипотечному кредитованию

Получите профессию

Секретарь-администратор

за 6 месяцев

Пройти курс

Рабочие листы
к вашим урокам

Скачать

Краткое описание документа:

Әлифба бәйрәме Җыр: “Саумы, кояш” А.б. Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. 1 б. Күңелләр шатлыклы булганга Без җыелдык бүген бу залга. Әтиләр-әниләр, карагыз: Без бергәләп күңел ачабыз. 2 б. Бәйрәмнәр бик күп болай да Ә шулай да, ә шулай да Иң шәп бәйрәм – балачак. Ә тагын да шәбрәге Әлифба бәйрәме булачак. 3 б. Күчкәнме бу залга Дөньяның бар яме? Күңелләр түрендә - Әлифба бәйрәме! 4 б. Бу матур бәйрәмгә Кушыл, дус, әйдәле! Мәктәпне гөрләтсен Әлифба бәйрәме! Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” 5 б. Без бит әле быел гына Мәктәпкә диеп килдек. Ә аңарчы көн буена Бакчага йөргән идек. 6 б. Хәрефләрне тиз өйрәндек,

Скачать материал

Найдите материал к любому уроку, указав свой предмет (категорию), класс, учебник и тему:

6 662 852 материала в базе

Скачать материал

Другие материалы

Вам будут интересны эти курсы:

Оставьте свой комментарий

Авторизуйтесь, чтобы задавать вопросы.

  • Скачать материал
    • 29.03.2014 3450
    • DOCX 54 кбайт
    • Оцените материал:
  • Настоящий материал опубликован пользователем Хамматова Лилия Ильдаровна. Инфоурок является информационным посредником и предоставляет пользователям возможность размещать на сайте методические материалы. Всю ответственность за опубликованные материалы, содержащиеся в них сведения, а также за соблюдение авторских прав несут пользователи, загрузившие материал на сайт

    Если Вы считаете, что материал нарушает авторские права либо по каким-то другим причинам должен быть удален с сайта, Вы можете оставить жалобу на материал.

    Удалить материал
  • Автор материала

    Хамматова Лилия Ильдаровна
    Хамматова Лилия Ильдаровна
    • На сайте: 9 лет и 3 месяца
    • Подписчики: 0
    • Всего просмотров: 13707
    • Всего материалов: 8

Ваша скидка на курсы

40%
Скидка для нового слушателя. Войдите на сайт, чтобы применить скидку к любому курсу
Курсы со скидкой

Курс профессиональной переподготовки

Экскурсовод

Экскурсовод (гид)

500/1000 ч.

Подать заявку О курсе

Курс повышения квалификации

Проективные методики в начальной школе в соответствии с ФГОС

72/144/180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 59 человек из 26 регионов
  • Этот курс уже прошли 450 человек

Курс повышения квалификации

Методика повышения техники чтения у младших школьников с ОВЗ

36 ч. — 144 ч.

от 1700 руб. от 850 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 103 человека из 28 регионов
  • Этот курс уже прошли 414 человек

Курс повышения квалификации

Программа работы с неуспевающими и слабоуспевающими учащимися старшего дошкольного и младшего школьного возраста

72 ч. — 180 ч.

от 2200 руб. от 1100 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 131 человек из 37 регионов
  • Этот курс уже прошли 259 человек

Мини-курс

Основы налогообложения и формирования налогооблагаемых показателей

2 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

История классической музыки от античности до романтизма

4 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе

Мини-курс

Судебные процессы и взыскание убытков: правовые аспекты и процедуры

6 ч.

780 руб. 390 руб.
Подать заявку О курсе
  • Сейчас обучается 24 человека из 14 регионов
  • Этот курс уже прошли 11 человек